Дәресләрдә әкиятләр аша әхлак тәрбиясе бирү
материал (3 класс)

Латыпова Гульназ Аглюлловна

    Әхлак  тәрбиясе тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый. Әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh.docx21.59 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

« Сибгат Хәким исемендәге Күлле – Киме төп гомуми белем мәктәбе»

муниципаль бюджет гомуми белем мәгариф учреждениесе

Дәресләрдә әкиятләр аша әхлак тәрбиясе бирү

Латыпова Гөлназ Әһлиулла кызы–

беренче квалификацион категорияле

 башлангыч сыйныф укытучысы

Күлле-Киме, 2025

    Әхлак  тәрбиясе тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый. Әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган. Атаклы швейцар педагогы  Песталоцци: “Әхлак тәрбиясе балалар учреждениеләренең төп бурычы булырга тиеш.” – дигән. Аның фикеренчә, бары әхлак тәрбиясе генә яхшы холык, яшәү авыр чагында кешеләрдә ныклылык һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра.

Ризаэтдин Фәхретдиннең түбәндәге сүзләрен исә алтын хәрефләр белән язып куярлык: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас.”

Әхлак тәрбиясе бирү хәзерге вакытта да үзенең актуальлеген һич кенә дә югалтмый. Соңгы вакытта телевидение, радио, газета-журналларда илдә җинаятьчелекнең көннән - көн кискенләшә баруы турында хәбәр итәләр. Чыннан да кеше үтерү, талау, кыйнау һ.б. күптөрле җинаятьләрнең ташкынсыман арта баруын ишетеп, күреп беләбез.

Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбиянең төп бурычы. Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп тәрбияләп үстерү ята.

Әхлаклы бала тәрбияләүдә халык авыз иҗаты әсәрләре аеруча мөһим роль уйный. Шуңа күрә дә яшь буынны тәрбияләү процессында еш кына педагоглар халык авыз иҗатыннан уңышлы файдаланалар. Халык авыз иҗатында халыкның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәт, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба.

Халык авыз иҗаты әсәрләренең барысы да диярлек балаларга тәрбия һәм гыйлем бирү идеяләре белән сугарылган. Туган тел чыгынагы булган фольклор әсәрләрен ,матур әдәбиятне өйрәнү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә булыша. Балалар фольклоры халкыбызның күп гасырлар дәвамында тупланып килгән олы поэтик һәм педагогик мирасы ул. Җиргә килгән һәр буын шул әсәрләрдә тәүге кат матурлык, шигърият белән очраша; шулар ярдәмендә аның күңелендә  туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тернәкләнә. Алар үсеп килүче яшь буынны самими матурлыкка өнди, күңел түрендә шигърият чишмәләре булып челтери.

Кече яшьтәге балаларга атап сөйләнә торган әсәрләрнең үзләренә генә хас булган сөйләм сурәтләү алымнары бар. Бу әкиятләрдә, гадәттә, детальләштерү булмый. Аларга вакыйгаларны чылбыр рәвешендә төзү характерлы. Вакыйгалар күбрәк туры сөйләмнәр белән оештырыла, аларда шулай ук җырлар, такмак, такмазалар да очрый.
  Балалар әкиятне йөрәкләре аша уздырып тыңлыйлар. Андагы геройлар белән бергә яши, кайгыра, шатлана башлыйлар. Уңай геройлар яклы булып аларга охшарга тырышалар. Ә тискәре геройларны, киресенчә, тәнкыйтьләп үзләренә: “Алай булырга ярамый”, – дип гыйбрәт алалар. Мин андый түгел дип тә нәтиҗә ясап куялар.  Матур әдәбият әсәрләрен укыганда балалар белән фикер алышабыз.Укыган әсәрдән чыгып балалар начар геройларны табып : “Мин андый тугел,мин алай эшләмим “-дип нәтиҗәләр ясыйлар.Шул ук вакытта үзләренең вакыйгаларын да сөйләп алалар.Әкиятләрне тыңлап кына калмыйча,аларны сәхнәләштерергә дә бик яраталар.Мәсәлән,татар халык әкиятен “Өч кыз”,Габдулла Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы”,Абдулла Алишның “Куян кызы”,Муса Җәлилнең “Карак песи”әсәрләрен бик теләп һәм оста итеп башкаралар .Әле шунсын да бар,әсәрләрне сәхнәләштергәндә баланың яшеренеп яткан сәләтләре дә ачыла.

Без китапханә белән дә тыгыз бәйләнештә торабыз. Китапханәче , Кадрия апаларын, балалар көтеп алалар.Ул балаларны яңа,кызыклы китаплар белән даими рәвештә таныштырып бара.Кичәләрне дә бергә оештырабыз.

Әкиятләр нәниләрнең рухи үсешендә зур роль уйный, аларның тәрбияви әһәмияте бәхәссез. “Әгәр минем тәрбияләнүчеләремнең рухи тормышында әкиятләр зур урын тотмаган булса, - дип яза атаклы совет педагогы В. А. Сухомлинский, - алар гомуми фикерләү күнекмәләре ала алмаслар иде... Әкият аркасында бала дөньяны акылы белән генә түгел, йөрәге белән дә танып белә... Идея тәрбияясенең башлангыч этабы да әкият ярдәмедә була”. Бөек рус педагогы К.Д. Ушинский да әкиятләрнең әһәмиятен югары бәяләгән. Әкиятнең борын-борыннан яшь буынны тәрбияләү чарасы буларак яшәп килгәнлеге мәгълүм нәрсә.

Әкиятләр тематикасы һәм поэтикасы ягыннан күптөрле. Аларның кайсын балалар әкияте дип санарга? Билгеле ки, балалар барлык әкиятләрне дә яраталар. Аларны тыңларга да, сөйләргә дә, укырга да атлыгып торалар. Тик монда бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк: ничә яшьтә ул бала? 5-6 яшьтәге баланың тыңлаган, сөйләгән әкиятләре 9-10 яшьлек балага бер дә кызык түгел. 12-13 яшьтәге бала күңеленә 9-10 яшендә тыңлаган әкиятләр бөтенләй хуш килмәскә мөмкин. Кыскасы, балаларның репертуары аларның яше һәм зәвыгы үсешенә тыгыз бәйләнгән. 5-7 яшьтәге балалар хайваннар турындагы әкиятләрне яраталар, ә 10-12 яшьтәгеләр озын маҗаралы әкиятләрне яратарак төшәләр.

Аннан соң инде алар тормыш-көнкүреш әкиятләре белән кызыксына башлый.

Без 13-14 яшькә кадәргеләрне балалар дип саныйбыз. Шәт шулай икән, димәк, “балалар әкияте” дигән термин астына барлык төр әкиятләр дә керә дигән сүз.

Әкият - халык авыз иҗатының борынгы, шул ук вакытта киң таралган һәм мавыктыргыч жанрларыннан берсе. Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәктә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, хаклыкны яклый,кешеләрне игелекле,тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә.

Күп кенә язучылар үзләрендә беренче тапкыр иҗат дәрте уянуның халык әкиятләре тәэсирендә булуын әтәләр. Алар гомумән әкиятләргә илһам чыганагы һәм иҗади осталык үрнәге итеп карыйлар. Бу поэтик җәүһәрләргә А. С. Пушкин, Г. Тукай кебек бөек шагыйрьләр дә ихлас күңелдән сокланганнар һәм алардан үз иҗатларына азык алганнар.

Халык арасында кеше ышанмастай нәрсә сөйләнсә, гадәттә,”әкият бу” диләр. Телдә “әкият” һәм “ялган” сүзләре синоним булып йөри, чөнки әкияткә гомумән уйдырма хас.

Борынгы кеше дөньяның,кешенең һәм гомумән җанлы һәм җансыз табигатьнең барлыкка килүен, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне,кешенең тормышындагы төрле хәлләрне – барысын да мифологик карашлар нигезендә анлаган, һәм аларның аңлатмалары миф – мифик риваять формасында йөргән. Бу хикәяләрнең бер өлеше изге итеп саналган. Алар теләсә кайда, теләсә кайчан һәм теләсә кемгә сөйләнмәгән. Мондый хикәяләрне сөйләү изге йоланы үтәү белән бергә алып барылган һәм бары тик балигъ кешеләргә генә җиткәрелгән,ягъни мифлар ритуал белән тыгыз бәйләнештә булган. Гамәлдә вазифа үтәгән бу мифик риваятьләр әкиятнең иң борыңгы формасы дип санала.

Чын мәгънәсендәге әкиятнең туу вакыты – ул нәкъ менә изге хикәянең (әкият “баба”сының) нәфис хикәягә әверелеп киткән чагы. Бу хәл исә изге хикәянең ритуалдан аерулуы нәтиҗәсендә була. Чөнки йоланы барлыкка китергән шартлар вакытлар узу белән бетә.

Әкият сюжетында уйдырма мөһим урын тота. Уйдырма ул – фантазик үзе генә уйдырманы тудыра алмый. Моның өчен элек тормыш материалы кирәк. Ә тормышта әкияткә кулай материал һәрвакыт булган: кеше белән табигать, иске белән яңа арасындагы көрәш, искенең кире кагылуы нәтиҗәсендә туган комизм, тормышта очрый торган игътибарга лаеклы төрле вакыйгалар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, кешеләрнең дөньяга карашындагы үзгәрешләр һ.б.

Әкиятләрдә уйдырма – ул ниндидер мәгънәсезлек түгел, бәлки реаль тормыш, реаль чынбарлык күренешләренең, шулай ук кеше хыялларының үзенчәлекле чагылышы. Әкияттән тормыштагы тәңгәллекләрне эзләү нәтиҗәсез һәм хәтта мәгънәсез эш булыр иде.

Әкиятләр күп гасырлар дәвамында зур үзгәрешләр кичергән, һәм һәр чор аларда үзенең эзен калдырган. Шуңа күрә, бүген без белгән әкиятләрдә, борынгы катлам белән беррәттән, сыйнфый җәмгыятләргә хас билгеләрне дә һәм хәзерге тормыш детальләрен дә таба алабыз. Әкиятләрдә һәрвакыт яхшылык белән явызлык көрәшә. Соңыннан яхшылык җиңеп чыга.

    Нәрсә соң явызлык? Кем соң ул — явыз кеше? Җир йөзендә үзен явыз дип санаучы берәр кеше бармы икән? Мөгаен, юктыр. Алай булгач, явызлык та юкмы әллә? Барыбыз да әйбәт булгач, явызлык кайдан килеп чыга? Берәүнең дә явызлыкны җене сөйми. Шулай булгач, ул ничек тормышыбызга килеп керә?’
    Явызлык ул — ут кебек. Утның көче бар нәрсәне юкка чыгаруга яндыруга корылган. Явызлык та, ут шикелле үк, куркыныч һәм дәһшәтле. Шулай булса да утның да, явызлыкның да йомшак яклары бар. Әгәр учакка яну өчен нәрсә дә булса өстәп тормасак, ул үзеннән-үзе бетә, юкка чыга. Шуның кебек үк, явызлыкны да әледән-әле котыртып, куәтләп тормасаң, үзеннән-үзе бетә.
Шуның өчен дә Аллаһ Раббебез явызлыкка яхшылык белән каршы торырга кушкан. Чөнки явызлык ул явызлыктан көч ала, куәтләнә. Яхшылык белән аңа каршы торып, без аның тамырын корытабыз, нигезенә кадәр янып бетәргә мәҗбүр итәбез.

     Ә яхшылык - кешенең эчке тойгысы. Ул аны сүзләре, кылган гамәлләре белән тирә-ягындагыларга күрсәтә ала. Кеше яхшы икән, ул башкаларга шатлык һәм бәхет кенә китерә. Андый кешеләр туганнарына гына түгел, һәр кешегә дә яхшы мөнәсәбәттә булалар: кечкенәләргә ярдәм күрсәтәләр, үз тиңнәре белән дус һәм тату яшиләр, өлкәннәрне хөрмәт итәләр. Алар табигатькә карата дә сакчыл: җәнлекләрне яраталар, агачларны сындырмыйлар, тирәлекне пычратмыйлар.

    2 нче сыйныфта әдәби укудан “Гөлчәчәк” дигән татар халык әкиятен балалар яратып укыйлар. Андагы геройлар мисалында яхшылык һәм явызлыкны ачыклыйк.Мин сезгә ике агач тәкъдим итәм: “Яхшылык” һәм “Явызлык” агачлары. Кайсы герой кайсы агачка туры килә? Хәзер Гөлчәчәккә хас сыйфатларны ачыклыйк һәм Убырлыга хас сыйфатларны. Яхшылыклардан агачыбыз яшәрде, матурайды. Ә явызлыктан агачыбыз корыды. Димәк, яхшы сыйфатлар безне матурлый, яшәтә. Гел яхшы эшләр эшлик, матур сыйфатлар безне бизәп торсын.

             

Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әхлак тәрбиясе

Борынгы грек фәлсәфәчесе Сенека: “Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлаклылыкта артта калган кеше алга китүдә иң артка калган кеше”, - дигән. Галим Р.Фәхретдин сүзләрен дә яшь буынга әхлак тәрбиясе ...

Доклад на тему: "Әхлак тәрбиясе"

Гаипә - баланың оясы. Без, бәлки, оябызның көчен аңлап та бетермибездер : аның бит кодрәте киң, ул я имгәтә, я тәрбияли. ”Алтын бөртекләр”ен хәтәр ялгышлардан, төзәлмәслек хаталардан бары тик әти - ән...

Доклад на тему "Гаиләдә әхлак тәрбиясе"

доклад для выступления на родительском собрании...

Мастер класс “Башлангыч сыйныфта әдәби уку дәресләрендә балаларны әкиятләр укуга кызыксындыру һәм анализлау алымнары”

Мастер класс “Башлангыч сыйныфта әдәби уку дәресләрендә балаларны әкиятләр укуга кызыксындыру һәм анализлау алымнары”Максат:  башлангыч сыйныф укучыларында әкиятләр укуга кызыксындыру...

Балада әхлак тәрбиясе үстерү

Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән. Әхлак ул – кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, би...