Мастер класс "Башлангыч сыйныфта дәресләрдә проект эшчәнлеге"
материал (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Яббарова Альфира Мансуровна

Мастер класс "Башлангыч сыйныфта дәресләрдә проект эшчәнлеге"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass.docx16.64 КБ
Файл master_klass_2.pptx495.43 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер класс.

“Башлангыч сыйныфта дәресләрдә проект эшчәнлеге”

Федераль дәүләт белем стандартлары керү белән мәгарифтә белем алуга булган таләпләр тамырдан үзгәрде дияр идем мин. Бу шартларда укучылар да үзгә, укытучыга булган таләпләр дә бөтенләө башкача.

Балага белем бирергәме, әллә аны белем алырга өйрәтергәме?! Миңа калса, икенчеседер мөгаен. Белем алырга өйрәнгән бала, агымсу кебек, һәркайда юлын табар. Югалмас, яңа үрләр яулар. Ә моңа ничек ирешергә?

  Башлангыч сыйныфларда тупланган тәҗрибәм буенча әйтә алам: яңа стандартлар буенча без куллана башлаган проектлар методы ерактагы якты кояш кебек булды. Үзалдына шул кояшка барырга дип максат куйган бала, аңа һичшиксез бара, чөнки анда җылы һәм якты. Проектлар методының иң өстенлекле өлеше дип мн, нәкъ менә укучының үз алдына куйган максатын әйтер идем. Ә аңа ирешү юллары балада үзеннән үзе кызыксыну уята.

 Ул хәзер максатка ничек ирешергә дип кенә түгел, бәлки ничек тизрәк һәм җайлырак итеп ирешеп була дип тә кызыксына. Кул астында булган китапларга. Белем  чыганакларына үрелә, үзенә ышанычлы, белемле юлдашлар эзли. Бер төркемгә тупланган балалар бергә-бергә эшләү кагыйдәләрен дә үзләштерәләр:

  • Бер-береңне тыңларга өйрән;
  • Белгәнеңне башкаларга да өйрәт;
  • Авыр чакта иптәшләреңә таян;
  • Иптәшлреңне хөрмәт ит.
  • Ә инде бергә-бергә башкарган хезмәт җимешен тату. Монысы инде иң зур уңыш. Хәзер бу уңыш турында иптәшләреңә дә матур итеп, кызыклы итеп җиткерә аласың икән, син җиңүче пьедесталының иң югары баскычына күтәреләсең.
  •   Ә укучыны шушы баскычка күтәргән укытучы хәзер башына “шапка-невидимка” кигән сихерче кебек. Укучыларга биремне бирә дә юкка чыга.

    Проект эше укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенең бер өлеше булып тора.

   Сыйфатлы эшләнгән проект – ул эшчәнлекне этаплап  дөрес итеп планлаштыру һәм нәтиҗәләрне анализлап бару .

Проект эшчәнлегенең түбәндәге этапларын аерып күрсәтергә мөмкин.

  • Проект эшен сайлау.
  • Оештыру, эш бүленеше.
  • Эшне башкару.
  • Эш нәтиҗәләрен анализлау һәм матур итеп туплап кую  (презентацияләр, чыгышлар)
  • Алынган нәтиҗәләр буенча фикер алышу (рефлексия)

Сезнең хөрмәткә 4 нче сыйныфта әйләнә-тирә дәресендә үтелә торган  “ Кеше организмы ничек төзелгән” дигән проект дәрес үрнәген тәкъдим итәм.

  Дидактик максат : Проект эшчәнлеге кысаларында яңа белем күнекмәләре алу өчен шартлар булдыру.

 Максатлар: Кеше  организмы төзелешен, органнарның эшчәнлеген өйрәнү;

 -үз  фикереңне  исбатлап күрсәтә белергә өйрәтү:

 -Үзеңнең нәтиҗәләреңне башкаларга да җиткерү;

-үз организмың белән гармониядә яшәргә кирәклеген һәркемгә җиткерү.

-Сез көчле, дәртле, энергияле булырга телисезме?

-Сез күзләрегезнең балкып торуын, тирегезнең – чиста, тавышыгызның яңгырап торуын, йөрешегезнең ышанычлы булып күренүен телисезме?

 Төркемнәрдә эзләнү эше:

Бирем  №1.

Кеше организмында нинди органнар бар?

Бирем  №2.

Ни өчен кеше үз организмының төзелешен һәм эшчәнлеген белергә тиеш?


Бирем №3.

Сезнең организм дөрес үсеш алганмы һәм сезнең авырлыгыгыз буегызга туры киләме.

1 нче төркем өчен инструкция :

    1. Кеше төзелеше рәсемен карагыз. Аерым органнарны      
          күрсәтегез, алар кайда урнашуы турында сөйләгез.
    2.Куелган сорауга ничек җавап бирерсез .
    3.Бер чыгыш ясаучыны әзерләгез.

2 нче төркем өчен инструкция:

1. Өстәләдге өстәмә материал белән танышыгыз.
2. Куелган сорауга ничек җавап бирергә кирәклеген уйлагыз.
3. Бер чыгыш ясаучы әзерләгез.

3 нче төркем өчен инструкция:

1. Буегызны үлчәгез.
2.Үлчәүгә басыгыз һәм ничә килограмм авырлыкта булуыгызны ачыклагыз.
3. Авырлыгыгызның санын озынлыгыгызның   дециметрына бүлегез.
4. Сорау буенча чыгыш ясарга берегез әзерләнегез.

Рефлексия.


Сәламәт булу – ул зур бәхет.

Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!

Йомгаклау
Башлангыч сыйныф укучылары өчен проект эшчәнлеге кирәкле һәм мөһим эшчәнлек;
иҗади проект методын укытуның башка актив методлары белән беррәттән уңышлы кулланылырга мөмкин


тәкыйль эшчәнлегенең бер өлеше булып тора.

Сыйфатлы эшләнгән проект – ул эшчәнлекне этаплап  дөрес итеп планлаштыру һәм нәтиҗәләрне анализлап бару


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Башлангыч сыйныфта дәресләрдә проект эшчәнлеге

Слайд 2

Проект эше укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенең бер өлеше булып тора . Сыйфатлы эшләнгән проект – ул эшчәнлекне этаплап дөрес итеп планлаштыру һәм нәтиҗәләрне анализлап бару.

Слайд 3

Проект эшчәнлегенең түбәндәге этапларын аерып күрсәтергә мөмкин . Проект эшен сайлау . Оештыру , эш бүленеше . Эшне башкару . Эш нәтиҗәләрен анализлау һәм матур итеп туплап кую ( презентацияләр , чыгышлар ) Алынган нәтиҗәләр буенча фикер алышу (рефлексия)

Слайд 4

Әйләнә-тирә дәресе, 4 нче класс « Кеше организмы ничек төзелгән ?»

Слайд 5

Дидактик максат : Проект эшчәнлеге кысаларында яңа белем күнекмәләре алу өчен шартлар булдыру

Слайд 6

Максатлар : Кеше организмы төзелешен , органнарның эшчәнлеген өйрәнү ; үз фикереңне исбатлап күрсәтә белергә өйрәтү : Үзеңнең нәтиҗәләреңне башкаларга да җиткерү ; - үз организмың белән гармониядә яшәргә кирәклеген һәркемгә җиткерү .

Слайд 7

Сез көчле , дәртле , энергияле булырга телисезме ?

Слайд 8

Сез күзләрегезнең балкып торуын , тирегезнең – чиста, тавышыгызның яңгырап торуын , йөрешегезнең ышанычлы булып күренүен телисезме ?

Слайд 9

Б ирем №1. Кеше организмында нинди органнар бар ?

Слайд 10

Бирем №2. Ни өчен кеше үз организмының төзелешен һәм эшчәнлеген белергә тиеш ?

Слайд 11

Бирем №3. Сезнең организм дөрес үсеш алганмы һәм сезнең авырлыгыгыз буегызга туры киләме .

Слайд 12

1 нче төркем өчен инструкция : 1 . К еше т ө зелеше рәсемен карагыз . Аерым органнарны күрсәтегез , алар кайда урнашуы турында сөйләгез . 2.Куелган сорауга ничек җавап бирерсез . 3.Бер чыгыш ясаучыны әзерләгез .

Слайд 13

2 нче төркем өчен инструкция: 1. Өстәләдге өстәмә материал белән танышыгыз . 2. Куелган сорауга ничек җавап бирергә кирәклеген уйлагыз . 3. Бер чыгыш ясаучы әзерләгез .

Слайд 14

3 нче төркем өчен инструкция: 1. Буегызны үлчәгез . 2.Үлчәүгә басыгыз һәм ничә килограмм авырлыкта булуыгызны ачыклагыз . 3. Авырлыгыгызның санын озынлыгыгызның дециметрына бүлегез . 4. Сорау буенча чыгыш ясарга берегез әзерләнегез .

Слайд 15

9. Рефлексия. Сәламәт булу – ул зур бәхет . Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз !

Слайд 16

Й омгаклау Башлангыч сыйныф укучылары өчен проект эшчәнлеге кирәкле һәм мөһим эшчәнлек ; иҗади проект методын укытуның башка актив методлары белән беррәттән уңышлы кулланылырга мөмкин


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

МАСТЕР-КЛАСС на совместном российско-американском проекте Института специальной педагогики и психологии им. Р.Валленберга. Семинар «Организация работы с детьми, имеющими множественные нарушения в развитии»

Государственное бюджетное специальное (коррекционное) общеобразовательное учреждение школа №439 Петродворцового района Санкт- Петербурга      МАСТЕР-КЛАСС  на совме...

МАСТЕР-КЛАСС на совместном российско-американском проекте Института специальной педагогики и психологии им. Р.Валленберга. Семинар «Организация работы с детьми, имеющими множественные нарушения в развитии»

Государственное бюджетное специальное (коррекционное) общеобразовательное учреждение школа №439 Петродворцового района Санкт- Петербурга      МАСТЕР-КЛАСС  на совме...

Выступление на педсовете "Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучының проект эшчәнлеге"

Укучылар белән эшләгәндә проектлар методын куллану отышлы. Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү ...

Башлангыч сыйныф укучылары белән фәнни тикшеренү һәм проект эшчәнлеге.

       Табигый байлыкларның кимүе,әйләнә - тирәнең пычрануы, кешелек җәмгыяте алдында зур бурычлр куя.  Планетабызның киләчәк язмышы, кешелекнең  яшәеше иң беренче...

Башлангыч мәктәптә проект эшчәнлеге.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш....

Федераль Дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда проект эшчәнлеге.

           Дөрес оештырылган проект эше балалар өчен кызыклы уенга әйләнергә тиеш. Һәр проект эше укучылардан нинди дә булса эзләнү эше таләп итә. Башлангыч класст...

Проект эшчәнлеге

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләреннән берсе булып проектлар методы санала. Бу метод укучыларның өйрәнгән белемнәрен гамәл...


 

Комментарии

Шафигуллина Лилия Асхадулловна

проект эшчәнлеге методик яктан дөрес төзелгән бик яхшы кулланма. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт!