"Укытучы эшчәнлегендә рефлексия методлары"
статья на тему

Шаймухаметова Эльмира Газизяновна

Укытучы үз эшчәнлегендә рефлексия методларын ничек куллана ала

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukytuchylyk_eshend_refleksiv_metodikalar.docx22.38 КБ

Предварительный просмотр:

Методик киңәшмә

(эшлекле уен формасында)

Тема: Укытучы эшчәнлегендә рефлексия методикасы

Максат: Максат:педагогик коллективның укыту эшчәнлегендә рефлексив методикаларны  кулланышка кертүгә этәргеч бирү;

Методик совет барышы:

-Хәерле көн хөрмәтле коллегаларМин хәзер сезнең барыгызның да каефләре яхшы булуын теләр идем, һәм киңәшмәдән соң да ул үзгәрмәсен иде.Сез аның белән генә түгел, бүген монда алачак белем һәм күнекмәләр белән тагын да баеп, уйлый торган укытучылар булып кайтып китсәгез иде.  

  Нәрсә соң ул уйлый торган укытучы психологиясе?Мөгаен бу фраза кемгәдер сәер ишетелер, кемнеңдер үпкәлисе дә килеп куяр.Ничек инде ул уйлый торган? Башкача да була ала мени?Әйдәгез  уйланып карыйк әле.Дөресен генә әйткәндә без

-Мин нинди укытучы?

-Мин хәзер нәрсә эшлим һәм нигә нәкъ  менә шулай эшлим?

-Мин нишләп башкача түгел , ә нәкъ менә шул нәтиҗәгә ирештем?

Минем укучыларым мине ничек кабул итәләр һәм аңлыйлар?

-Мин нигә ачуландым(кәефем төште, сөендем)

-Чынлап та мин үз укучыларымны аңлыйммы соң?Алар мине аңлыйлармы соң?

Әллә, үз-үзең белән тирән фәлсәфәгә кермичә, авырлыклар килгәндә “Бу укучы начар укый, чөнки аның сәләте юк.Бу укучы начар тәрбия алганга мине һәрвакыт үрти”дигән аңлатмалар китерү уңайлыракмы.Укытучы буларак мин барысын да дөрес һәм яхшы эшлим дип үз-үзеңне ышандырып бөтенләй тынычланырга да була.Әлбәттә,күпме нерв һәм физик йөкләнештән соң  болай уйлау уңайлырак та, тынычрак та.Нигә әле үз-үзеңне тагын төрледән- төрле сораулар белән җәфаларга?Югарыда китерелгән сорауларга җавап бирү чыннан да катлаулы.Ә үзен чын укытучы дип санаган укытучы үз алдына бу сорауларны һәрвакыт куя. Аларга җавап табу күп вакытны, ихтыяр көчен сорый. Элекке гадәти тормышның  уңайлылыгыннан аерып ала, үз хаталарыңны тануның  әчелеген тоясың, үзең турындагы югары фикердә булып калуның ялгышлыгын таныйсың. Болар барысы да сине үзгәртүгә сәләтле. Бу -шулай. Дәрестә уку материалын гына бирүче укытучы үз эшенең остасы түгел, ә уйлый һәм рефлексив сәләткә ия  укытучы гына үсеп килүче шәхесне һәрьяклап үстерү  кебек шаблон булмаган профессиональ мәсьәләләрне чишә ала.

1 этап. Нәрсә соң ул рефлексия?

Кешелеккә  рефлексия феномены  күптәннән билгелеме?Бу турыда сезгә  ниләр билгеле, хәзер шуны ачыкларга тырышырбыз.Хәзер без 4 группага бүленеп эшләячәкбез. 3 минут эчендә  сез үз группаларыгызда шушы сорауга җавапны табып, җавап бирүчене билгелисез һәм үз җавабыгызны коллективка җиткерәсез

Коллектив уйлау

-Вакыт чыкты, җавапларны тыңлыйбыз.Фикерләрегез өчен рәхмәт.Чыннан да нәрсә соң ул рефлексия?

Беренчеләрдән булып бу терминны Сократ, Платон һәм Аристотель кулланышка керткән. Слайд Вакытлар үтү белән Декарт, Локк, Кант,Гегель кебек акыл ияләре рефлексия төшенчәсен “намус” сүзе белән бәйләп караган.

   Заманча психологик әдәбият рефлексия терминына бик бай: рефлексив якын к илү,рефлексив идарә итү,  рефлексив уеннар..Һ.б. төшенчәләрне бирә.

    Сүзлекләр бу турыда ни сөйли соң?В.В. Даль сүзлегендә  ул рефлекс сүзе белән бер тамырдан дип бирелә.Ул бу сүзне рәсем сәнгате белән бәйләп, яктылык  чагылышы дип аңлатса,

С.И.Ожегов сүзлегендә ул үзеңнең эчке дөньяң кичерешләре турында фикер йөртү дип бирелә. Заманча педагогикада бу термин астында без үз эшчәнлегеңә һәм аның нәтиҗәсенә үзанализ дигән мәгънәне аңлыйбыз.

Нәтиҗә ясап, рефлексия –ул үзеңнең эчке кичерешләрең, хисләрең турында фикер йөртү, үз-үзеңә анализ ясау  

    2 этап.»Идеяләр кәрҗине» алымы    

Һәрбер катнашучы дәрестә кайда һәм ничек рефлексияне куллануын кәгазь битенә яза.(1-2 минут)

3 этап. Фикерләр алмашу  

хәзер группаларда  информация алмашу була.Сез хәзер бер-берегез белән белемнәрегезне уртаклашасыз.. Фикерләрегез, күзаллауларыгыз нәрсәдә туры килә,ә нәрсәдә аерыла икән. Моның өчен сезгә 3 минут вакыт  бирелә

  Соңыннан  һәр группа алдагы әйтелгәнне кабатламыйча, түгәрәк буенча нинди дә булса факт  яки мәгълүмат китерә.Ә мин бу фикерләр исемлеген бернинди аңлтмаларсыз гына тезислар рәвешендә тактага язып барам.Соңыннан уртак фикергә килербез дип уйлыйм.

-Рефлексия һәрвакыт дәрес азагында гына үткәрелә.

-Өй эше тикшергәч була. 

-Һәр дәрес этабында булырга мөмкин. 

-Яңа  тема аңлатканнан соң да була ала. 

Шулай итеп безнең  “Фикерләр кәрҗине” тулды.

4 этап.Укытучы эшчәнлегендә рефлексия методлары.

Практика күрсәткәнчә, укытучының рефлексив сәләтләрен ачуда бик күп методик чаралар, белем бирүнең форма һәм алымнары бар.Шулар арасында аны  үз профессиональ  эшчәнлегендә һәм үзен аның субъекты буларак рефлексив позициягә куюда иң киң таралган этәргеч булып түбәндәгеләр  тора:

_Профессиональ мәгънәгә ия ситуацияләрне тикшереп, нәтиҗәләрне анализлаганда үз эшчәнлегеңне күзәтү өчен программалар;  

-Профессиональ  тормышта  вакыйгаларны соңыннан  тикшереп  анализлау  өчен көндәлек язмалар алып бару;  

-Соңыннан тикшереп  анализлау өчен укытучының дәресен магнитофон яки видеоязмага яздыру; 

-Проблемалы ситуацияне чишүдә һәм эш-гамәлләрне группа белән анализлаганда катнашучыларга  билгеле бер роль  башкаруга нигезләнгән төрле уен алымнары; 

-кейс-метод(инглизчәдән кейс-очрак , ситуация, эш), ягъни, эшлекле уен-миниатюра.Бу метод профессиональ тормышта реаль вакыйгаларга нигезләнгән һәм укучылардан бирелгән проблеманы чишүдә актив эзләнүле эшчәнлек таләп итә. 

       Рефлексия , без гадәтләнгәнчә, дәрес азагында гына түгел, ә теләсә кайсы этапта булырга мөмкин.Аның максаты- дәрестә укучының белеменә бәя бирү генә түгел, ә мәгънәви чылбыр булдыру, дәрестә кулланылган ысулларны, методларны чагыштыру.

 Рефлексия, функцияләреннән чыгып, түбәндәгеләргә бүленә:

1.Эмоциональ халәт һәм каеф  рефлекциясе 

2.Эшчәнлек рефлексиясе 

3.Уку материалы эчтәлеге рефлекциясе 

Эмоциональ халәт һәм каеф  рефлекциясе-  дәрес башында группа белән  эмоциональ контакт урнаштыру өчен һәм эшчәнлек азагында..Моны  йөзләр сурәтләнгән карточкалар, каефне төсләр белән күрсәтү аша мөмкин.М-н:

Яшел төс-мин бу турыда белә идем, әмма кызык булды. 

Зәңгәр –мин бик күп яңа әйбер белдем 

Сары-киләчәктә үземнең эшемдә кулланачакмын. 

Кызыл-миңа бик кызык булды, бик күп яңа өйберләр белдем. 

Эшчәнлек рефлексиясе  –бу төр рефлексия уку материалын фикерләгәндә һәртөрле ысул һәм алымнар арасыннан иң рационален сайларга мөмкинлек бирә.Аны өй эшен тикшергәндә , проект эшен яклаганда  куллану отышлы.Бу төр рефлексияне кулланганда дәрес азагына һәр укучының активлыгын дәреснең төрле этапларында бәяләргә мөмкинлек бирә.

Уку материалы эчтәлеге рефлекциясе -Өйрәнгәннең  эчтәлеген аңлау дәрәҗәсен күрсәтү өчен кулланыла.Әйтелеп бетмәгән җөмлә , тезис лар  отышлы

.М-н:Мин белми идем.... 

Бүген белдем.... 

Кызык булды...

Авыр булды.... 

Бу күбрәк дәрес  азагында кулланыла. Шулай ук йомгаклау өчен”Плюс-минус.кызыклы”күнегүен дә кулланырга була.

Плюс(+)

Минус(-)

кызыклы

Бу күнегү укытучыга дәрескә укучылар күзлегеннән карарга мөмкинлек бирә.

Шулай ук дәрес азагында укучыларга зур булмаган анкета биреп, шуның нәтиҗәсендә дәреснең сыйфатына бәя бирергә , үзанализ ясарга була. 

Дәрестә мин

актив/ пассив

эшләдем.

Дәрес миңа

озын/ кыска булып

тоелды.

Дәрес материалы миңа

аңлаешлы/ аңлаешсыз

Минем каефем

яхшырды/начарланды

Дәрестә мин

арыдым/ арымадым

Дәрестә үз эшчәнлегемнән

кәнәгать/кәнәгать түгел

Өй эшләре миңа

Тоела.

     Уйлаучы укытучы психологиясе...Шулай да бу фраза сәер яңгырый.Нәрсәдер артык кебек.Әлбәттә ,шулай: “уйлаучы укытучы” сүзтезмәсендә ул  артыклык. “Оча торган очучы” дигән кебек бит. “Уйлаучы” да булмаса , нинди булырга тиеш соң ул?! Тик шулай да... Тик шулай да...

    Бүгенге чыгышым белән мин ашыгып нәтиҗәләр ясамау, рефлексия нең файдасы турында ниндидер нәтиҗәләргә китерә алганмындыр дип өметләнәм Әлбәттә, моның өчен вакыт һәм күңел  җитү кирәк.

     Ә хәзер сөйләгәннәргә кире кайтып, Эмоциональ халәт һәм каеф  рефлекциясе кулланып (без аны эшчәнлек азагында кулланабыз дигән идек)бу чыгышыма үз фикерегезне белдерегез әле, хөрмәтле укытучылар.

Яшел төс-мин бу турыда белә идем, әмма кызык булды.

Зәңгәр –мин бик күп яңа әйбер белдем

Сары-киләчәктә үземнең эшемдә кулланачакмын.

Кызыл-миңа бик кызык булды, бик күп яңа өйберләр белдем.

.Чыгышымны танылган  немец философы Г. Лессинг сүзләре белән тәмамлыйсым килә”Бәхәсләшегез, буталыгыз.хаталаныгыз,әмма, Алла хакы өчен,бик дөрес булмаса да үзегез уйлагыз”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укытучым

Укытучылар елы уңаеннан үткәрелгә кичә...

Укыту-тәрбия эшчәнлегендә яңа информацион һәм коммуникатив технологияләр куллану

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен әзерләнде. Темасы:Укыту-тәрбия эшчәнлегендә яңа информацион һәм коммуникатив технологияләр куллану. Проект эшчәнлеген оештыру....

Сочинение "Чын укытучы"

“Укытучы” елында  үзеңнең укытучың турында  иң яхшы сочинениегә конкурс игълан ителгән иде. Шахмай урта мәктәбеннең 9 сыйныф укучысы Абдуллина Миләүшә районда беренче урынны яулады....

"Рәхмәтемнең иң олысы сиңа, укытучым!"

Укытучылар көненә әдәби - музыкаль кичә....

Кем ул укытучы?

Коллегалар белән фикер алышу өчен чыгыш. Укытучы кем ул? 50 ел элек ул нинди иде? хәзер нинди? киләчәктә укытучы нинди булыр?...

Выступление “Габдулла Тукай иҗаты һәм эшчәнлегендә педагогик карашларның чагылышы”

Выступление “Габдулла Тукай иҗаты һәм эшчәнлегендә педагогик карашларның чагылышы&rdquo...