Сочинение "Чын укытучы"
статья (4 класс) по теме

Хайруллина Гульсиня Асадулловна

“Укытучы” елында  үзеңнең укытучың турында  иң яхшы сочинениегә конкурс игълан ителгән иде. Шахмай урта мәктәбеннең 9 сыйныф укучысы Абдуллина Миләүшә районда беренче урынны яулады.

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon berenche_sentyabr.zip11.61 КБ

Предварительный просмотр:

   Беренче сентябрь – Белем бәйрәме көнне, чәчәкләр тотып, беренче тапкыр мәктәпкә барганым бүгенгедәй хәтеремдә. Укытучымның мөлаем елмаюы, кая карасаң да, чәчәк күтәргән укучылар, зур тантана, күңелемдә булган барлык каушавымны оныттырып, шау-гөр килеп торган кыңгыраулы мәктәп тормышына алып кереп китте. Әле миңа барысы да яңа: парталар, кара такта, ак төстәге акбур... Каршыма куйган китабым серле булып ачылып тора, янымдагы партадашым да алай ук якыннан таныш түгел. Укытучым – Хайруллина гөлсинә Әсәдулла кызы безне хәрефләр дөньясына алып керде. Әйе, кем генә беренче тапкыр, дулкынланып, кулына Әлифба алуын хәтерләми икән. Аның һәр битен, һәр язмасын хәтерлим.

   Укытучы чын тәрбияче булырга тиеш дип уйлыйм. Балалар белән эшләгәндә нечкә психолог булу, йомшак күңел, балаларны аналарча ярату да сорала. Укытучымда бу сыйфатларның өчесе дә бар. Бала бит ул үзенә нинди мөнәсәбәт булудан йә үсеп, йә кимсенеп кала. Бер саксыз сүз аны рухи гарип итәргә дә мөмкин. Безнең сыйныфта төрле шуклыклар аркасында аңлашылмаучанлык килеп чыкса, кешелеклелек сыйфаты, гаделлек беренче урынга куела иде. Әйе,укытучыбыз безне, ун баланы, үз канаты астына җыя алды.

   Әниләрчә... Һәр баланың үз сере, кичерешләре, үз шатлыгы була. Бала, бераз гына кыерсытсалар да, елап җибәрергә әзер. Чөнки ул яңа әнисеннән аерылып дөньяга чыккан кошчык кебек. Ә яклаучысы, аңлаучысы – янындагы укытучысы. Билгеләр белән беркайчан да түбәнсетмәгән, рухи дөньябызга үсеп китәргә ярдәм иткән укытучыма бик рәхмәтлемен. Ул инде 32 ел мәктәптә укыта.

   Сыйныф белән төшкән фотобыз бүлмәмдә рамка эчедә тора. Матур балачакның уеннары, җыр-биюләре әле дә хәтергә төшеп, якты хисләр уята. Барлык укытучылар да бердәй якын була алмый, ләкин башлангыч сыйныф укытучым әниемдәй якын миңа, чөнки – беренче. Белем иленә алып кергән, аналарча былы сүзе белән иркәләгән беренче укытучыма, беренче ирешкән уңышларым өчен, мин бурычлы.

   Мәктәп баланы күп нәрсәгә өйрәтә дип саныйм. Мәсәлән, тел гыйлеменә. Билгеле, ана телен балага гаиләдә ата-ана бирә. Тел гыйлеме серләренә бала мәктәптә төшенә. Үз ана телебезне яратырга, хөрмәтләргә безне башлангыч сыйныфта ук укытучыбыз өйрәтте. Ул барыбызга да үзең иҗат итеп шигырьләр язып килергә куша иде. Кемнеңдер әйбәт кенә килеп чыга, кемнеңдер бөтенләй шигырьгә охшамаган да була. Укытучым шулай балаларның сәләтләрен ачыклагандыр, мөгаен. Мин язып килгән шигырьләрне укытучым мактый, үрнәк итеп класс почмагына беркетеп куя иде. Шигырьләремне зурлагач, күңел үсенеп, шигырь иҗат иттем. Табигатьнең матур мизгелләрен күңел күзе белән күрергә, хайваннарны рәнҗетмәскә, кешеләргә һәрчак хөрмәт белән карарга өйрәтүе дә – аның мәктәбе. Табигать фасылларының һәрберсен яратам мин. Бигрәк тә җәйнең матур мизгелләрен рәсем итеп ясарга яратам. Матур картиналарым да бар. Хезмәт дәресләрендә укытучым өйрәткән кул эшләре дә гомерлек һөнәрем дип саныйм. Кечкенәдән сыйныфыбыз белән кул эшләре тоттык. Бияләй, оекбаш, башмакларны башлангычта бәйләсәк, хәзер инде, зуррак сыйныфка күчкәч, кофталар, шәлләр бәйлибез.

   Гөлсинә апа озак еллар математика фәнен укыткан. Ул – математик. Сыйныфыбызда барыбызга да математика серләрен төшендергән укытучым бүгенге көндә безнең бу фәннән көчле булуыбызга куана. Хәтта горурланып: “Минем укучыларым!” – дип тә әйтеп куя.

   Әйе, укытучы һөнәре – иң авыр һөнәрләрнең берсе. Зур гыйлем белән бергә, күпме күңел җылыңны балаларга өләшәсе, һәрбер баланың хәленә керәсе, шатлыгын уртаклашасы бар. Кайбер укытучылар укыткан укучыларының үзләрен онытуыннан зарланып ала. “Ни чәчсәң, шуны урырсың”, диләр бит. Димәк, алар укучы күңеленә юл таба алмаганнар. Ничек инде сине җиде яшеңнән гөл кебек тәрбияләп үстергән укытучыңны онытырга мөмкин булсын? Мәктәпне тәмамлап чыккач та укытучың синең белән һәрвакыт кызыксынып тора. Уңышка ирешсәк, “минем тәрбиям” дип куана, уңышсызлыкка очрасак, “минем хатам” дип хафаланасын беләм. Әти-әниемнең йөзенә кызыллык китерергә теләмәгән кебек, укытучыбызның йөзенә бервакытта да кызыллык китермәбез. Гөлсинә апабызның, “минем укучыларым” дип, гомер буе горурланып яшәвен телим. Мин дә, үз чиратымда, тәҗрибәле, ачык йөзле укытучым белән горурланып яшим. Күңелемдәге иң җылы хисләремне аңа җиткерәсем килә. Укытучыма, аның йөзләгән укучылары кебек, мин дә барысы өчен дә рәхмәтле. Ул әле һаман безгә үрнәк.

Абдуллина Миләүшә, Шахмай урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укытучым

Укытучылар елы уңаеннан үткәрелгә кичә...

"Рәхмәтемнең иң олысы сиңа, укытучым!"

Укытучылар көненә әдәби - музыкаль кичә....

Кем ул укытучы?

Коллегалар белән фикер алышу өчен чыгыш. Укытучы кем ул? 50 ел элек ул нинди иде? хәзер нинди? киләчәктә укытучы нинди булыр?...

Эссе. Мин - укытучы.

"Мин - укытучы" темасына эссе....

Эссе.Мин-укытучы.

Эссе.Мин-укытучы....

Эссе. Мин - укытучы.

Эссе. Мин - укытучы. Бадертдинова З.Б....

Эссе "Мин-укытучы"

Эссе учителя начальных классов Шайхелмардановой Н.А....