Эссе. Мин - укытучы.
статья на тему

Зарипова Лидия Азгатовна

"Мин - укытучы" темасына эссе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse._min-ukytuchy.docx19.87 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе.

Мин-укытучы.

Мин бәхетле булыр идем, әгәр

Белгәнемне шулай бирә алсам,

Шәкертләрем өчен һәрвакытта

Матур үрнәк булып кала алсам.

         Истә, барысы да истә... Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә – менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда – ап-ак тасмалар, күңелдә – ап-ак хыяллар... 

        Күңелем белән гомер башым – балачагыма әйләнеп кайтам. Балачак истәлекләреннән дә газиз нәрсә бар соң!  Аларны тыныч кына искә алып та, дулкынланмый гына сөйләп тә булмый.   

     Мәктәпне тәмамлаганга да егерме җиде  ел сизелми дә үтеп киткән. Ә тормыш юлларым мәктәптән барыбер аерылмады. Мәктәп елларының якты хатирәсе җанымны җылытып җибәрә. Һәм мин һәркем өчен тәүге уку йорты булган мәктәпнең кеше тормышында никадәр мөһим урын тотканлыгына янә бер тапкыр ышанам. Хәзер инде үзем укытучы. Мин укыткан балалар да балачак елларын, мәктәптә укыган чакларын бары якты итеп кенә искә ала алсыннар өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тиешмен.

       Әйе, мин бәхетле. Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары – ул күп еллык хезмәтем җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен. Гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул!

       Һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята, зур сулыклар да бәләкәй чишмәләрдән башлана, диләр. Олы юлга алып чыгучы кечкенә генә сукмакта да тәүге адымнар чарлана. Чишмә башыбызда торучы, тәүге адымнарыбызны ясарга ярдәм итүче кеше бит мин – Укытучы. Нинди генә заманда, чорда, гасырда яшәсәк тә, иң матур үрнәк, иң якты маяк булып калырга тиеш без!

    Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла.

Ләкин шушы һөнәрне сайлаганда мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганлыгымны уйладым микән? Юктыр. Әмма теләк барлык каршылыклардан да өстен булган, күрәсең. 

         Мин укучыларыма өйрәнүче итеп түгел, чын дус, сердәш, киңәшче итеп карарга тырышам. Алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар, һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын. Һәр бала үзе кечкенә дөнья бит. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам.. Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен яратып кына яшәү – ят нәрсә.   

      Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Әйе, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да өйрәнергә туры килде.

      Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К.Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дип язган. Заман сулышын тоеп, заман белән тигез атлап барырга омтылган кешене – заман кешесе диләр. Ә гел үсештә, эзләнүдә булып, заман таләпләренә туры килә торган кеше – һәрчак ихтыяҗ үзәгендә, һәрчак олы тормыш казанында кайнап яши. Димәк, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш.

      Эштән соң, узган гомер чакрымнарын күңелемнән барлый-барлый, салмак кына атлап,  өйгә кайтып барышым.  Урамда очраткан авылдашларым да, мәктәптән кайтып уйнарга чыккан  укучыларым да  елмаеп  сәлам биреп уза. Кайберләре туктап хәл-әхвәл сораша, кайберләре ни белән дә булса кызыксына. Ә мин җайлап кына аларның сорауларына җавап бирәм дә юлымны дәвам итәм. Башымда мең төрле уй …

    Аяк астында кар шыгырдый: шыгыр-шыгыр… Бу шыгырдау башкарылган эшләремне дә хәтерләтә, әле башкарыласыларының күп булуын да искәртә сыман. Ап-ак кар өстеннән атлау ничек күңелле! Укытучы гомер буе әнә шул аклыкка эз сала бит. Бала күңеле ап-ак кардай чип-чиста. Ә без – шул аклыкка тирән юллар сызучылар. Күккә карыйм. Ап-аяз күктә йолдызлар җемелдәшә. Алар гүя минем укучыларым. Һәркайсы якты йолдыз булып балкый. Күбесе уңышлары белән мине уздырып та җибәрделәр. Чын күңелдән сөенәм мин алар өчен. Шулар белән горурланып, үземә бетмәс көч алып яшим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе.Мин-укытучы.

Эссе.Мин-укытучы....

Эссе. Мин - укытучы.

Эссе. Мин - укытучы. Бадертдинова З.Б....

Эссе "Мин-укытучы"

Эссе учителя начальных классов Шайхелмардановой Н.А....

Эссе "Мин-укытучы".

Укытучы...     Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кеч...

Эссе "Мин-укытучы"

Кешенең якты хыяллары, иң матур истәлекләре балачагы яки үсмер еллары белән бәйләнгән. Мин кечкенә чагымнан ук укытучы булырга хыялландым. Бала вакытта бертуганым белән гел “укытучылы” уйный идек....

Эссе "Мин-укытучы"

Укытучы – иң гүзәл кеше. Укытучы исемен йөртү – үзе бер горурлык ул. Гомер-гомергә укытучы һөнәре – иң күркәм, хөрмәткә лаек һөнәрләрнең берсе булып саналган. Укытучы һәрвакыт тормыш...