Эссе.Мин-укытучы.
материал по теме

Мусина Рамзия Рафиковна

Эссе.Мин-укытучы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse.docx.uchitel_goda.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе.

Мин-Укытучы.

“Исәнмесез!”- диеп сәлам бирдек,
Танышлар бит   бар да үзебез!
   “Исәнмесез!”-дидек, башка берни түгел,
Елмаюлы иде йөзебез!
“Исәнмесез!” сүзе үзе -гап-гади сүз!
Ә никадәр матур мәгънә бар!
Бәхетебез арткан кебек булды
Һәм ямьләнеп китте дөньялар!

Укытучының  һәр иртәсе, елмаеп укучыларына  “Исәнмесез!”дигән тылсымлы сүздән башланып китә.Һәр укучының күзләрендә шатлык очкыннары яна башлый. Үзең дә сизмәстән, балачак дөньясына килеп керәсең.Сиңа ышаныч белән караган күзләргә  туры карый аласыңмы? Күңелеңдә балаларга карата явызлык,  рәхимсезлек ятмыймы? Берсен күкләргә чөеп, икенчесенең эшен күрмәмешкә салышмыйсыңмы?Бер сүз белән әйткәндә, гаделме син?Укытучы бу мәсьәләләрне һәр көн мең кат чишә.

Педагог буларак, мин һәр балага шәхес итеп карыйм.Нинди гаиләдән булуы, социаль чыгышы, әти-әнисенең эш урыны мөһим түгел.Минем өчен алар барсы да изге, барсы да -йөрәк җимешләре.Ә инде кайбер балаларга әти-әниләре биреп җиткермәгән җылыны кызганмыйча өләшәм.

          Кунелдә уелып калган хатирә. Яңа ел алды.Укучылар тырышып-тырышып Кыш бабайга хат-инша  язалар.Кайберләре,  язганда  хыялларга бирелеп, елмаеп куялар, ә кайберләре бер-берсеннән сорый, һәркем үз дөньясында...Әнә йомшак күңелле Реналь дә ручкасын алган, уйланып кына язып утыра.Дәрес бетте.Укучыларымның эшләрен җыеп алдым.Иртәгә бу эшләргә билге куясы бит. Менә күренә инде монда укучыларның фантазияләре: кемдер Кыш бабайдан Айфон 5, икенчесе матур күлмәк, Динара кызыклы китаплар коллекциясе сораган. Әле китап сөюче балалар да бар икән дип  шатланып куйдым. Ахырдан  Ренальнең  Кыш бабайга  язган хатын  укый башладым. ”Кадерле Кыш бабай, минем бар теләгем : Яңа елны бергәләп- әти-әнием, абыем, энем белән үткәрсәк, мин бик шат булыр идем”,-дип язып куйган ул.Күзләремә яшь тулды, чөнки Реналь тулы булмаган гаиләдә  әбисе тәрбиясендә үсә.Аның өчен зур бәхет-әти-әниле булу.

          Менә Укытучының төп бурычы- сыйныфындагы һәр баланы тигез күреп, авыр вакытында ярдәм итеп, аңа ышанычлы дус та, икенче әниләре дә була алу. Башлангыч сыйныф укучылары, олы сыйныф укучыларыннан аермалы буларак, гадилекләре, һәр нәрсәгә ышанып караулары, белем алуга дәртләре зур булу, шаянлыклары, шуклыклары белән дә якын миңа.Аларга карап  мин дә балачагыма кайтып киләм.

Күңелемдә хатирәләр яңара...

...Укытучы  булу   минем балачактагы хыялым иде.Башлангыч белемне үз авылым мәктәбендә алдым, ә 5 нче сыйныфтан күрше авыл мәктәбенә йөреп укый башладык.Шахмай урта мәктәбе укытучылары   минем өчен буй җитмәслек үрнәк, хыял иде.Шул хыялымны тормышка ашырып, Яр Чаллы педагогия институтында белем алдым.Туган авылым мәктәбендә эшли башлавыма да 25 ел үтеп киткән.Әле кайчан гына үземдә укып йөргән укучыларымның  балалары миндә белем ала.Таныш йөзләр, таныш хәрәкәтләр күреп елмаеп куям.Бала- ата-ананың көзгесе.Горурланып эйтә алам: укыткан укучыларым арасында нинди генә һөнәр ияләре юк, үз эшләренең осталары, гаиләләрендә менә дигән әти-әниләр! Укытучы өчен моңардан зур шатлык бармы микән?

Әйе, тормыш үзгәрә, белем бирү тормыштан  да алдарак үзгәрә.Тәҗрибә сынаулар, заман таләбе , яңа технологияләр.Ә ничек замана укытучысына куелган таләпләргә җавап бирерлек мөгаллим булып калырга?

Хәзерге заман укытучысы- бөтен  яктан камилләшкән, иҗади идеяләр белән янучы, креатив карашлы, укучыларны үзе белән бергә әйдәп баручы, белем бирүче шәхес ул.

          Мин үземне кайвакыт “Архитектор-укытучы” итеп тоям, ни өчен дисезме?

   Чөнки  укытучылар укучылар арасында күпер төзүчеләр. Әгәр дә архитектураны яхшылап белмәсәң, сыйныфта уку эшчәнлегенә уңай мотив тудыра алмасаң, арадагы”күпер” җимерелергә  дә мөмкин.Шуңа күрә һәр укучы белән аралашу-укытучы өчен имтихан.Һәр укучыга индивидуаль якын килеп,  белем алуга  уңай омтылыш тудыру-минем максатым.

Замана укытучысына вакыты белән  ФБР агенты Джеймс Бондтан да текәрәк булырга туры килә.

Чөнки хәзерге заман укучыларының  зиһеннәре информация белән шыплап тулган.Ә укытучы көн саен - универсаль агент.Төп коралы-шәхескә юнәлтелгән креатив укыту методлары, мультимедиа ресурслары, конкурслар, конференцияләр.

         Укытучыга пешекче   дә булырга туры килә!

Ул һәрвакыт  ”педагогик  ашына”   нинди тәмләткечләр салырга икәнен яхшы белә! Кемгә начар укучылар кирәк? Беркемгә дә!Шуңа күрә  замана укытучысы  төрле педагогик ситуацияләрдә югалып калмый: кая бутап  җибәрергә, кая бал салырга, ә кайда борычлап –тозлап та алырга туры килә, 5 минут көтәргә дә.Ә иң мөһиме: һәрбер укучы эшкә кереп китсен өчен  сыйныфта оптималь температура булдыру-укытучының бурычы.

Замана укытучысы - ул дошман һөҗүм итүенә каршы торырлык төрле тактик чара белгән бер дигән полководец, офицер яки батальон командиры да.

Шул сәбәпле укытучыга, нерв күзәнәкләренә һөҗүм ителгән очракларда, универсаль саклагыч чара - балалык чаялыгын игьтибарсыз калдырып  калкан төзүдә һәм бу көрәштә  булдырганча  көчне кимрәк югалту юлын сайлау тәҗрибәсен куллануда.

Замана укытучысы- зирәк hәм акыллы хөкемдар. Бер йөздә -   Соломон, Англия королевасы hәм дә Наполеон. 
       Укытучы, сораштырулар hәм тавыш бирүләр үткәреп, аның карамагындагы балаларны нинди эчтәлекле сораулар һәм биремнәр кызыксындырганын сиземли, аларга җитеп җитмәгән белемне тулыландырып бирә, бәхәсләрне  вакытында хәл итә.

Вакыт-вакыт хөкемдардык дилбегәсен "халык" кулына тапшыра, кайвакыт трибунадан уку тәртибе буенча лозунглар күтәрә .

Дөнья күләмендәге хөкемдарлардан үзгә буларак, беркайчан да үз урыныннан  файдаланмый., чөнки укучыларга чын ышаныч белән караганда гына  алар зур биеклекләргә ирешәчәкләрен төпле белә, аларны демократия хөкем сөргән бердәм hәм көчле команда әгьзалары итеп күрә.

 Ә иң мөһиме, мин нечкә күңелле, олы йөрәкле, чиксез яратулы һәм мәрхәмәтле авыл укытучысы.Авыл укытучысы-милләтебез сакчысы, туган телебезне, халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен бала күнеленә җиткерүче дә.Авыл укытучысы булу - зур җаваплык та,чөнки синең һәр адымың,  яшәешен авыл халкы каршында.Инде шул югарылыкта, үз мисалыңда һәр баланы кеше итеп  тәрбияләү  мөһим.

Һәр бала-кабатланмас шәхес, кечкенә кояш.Бары тик якты күңелең, тирән белемең белән генә укучыда тормышка  карата кызыксыну уята алсаң, син бәхетле...

Укучым  Саттарова Лилиянең  миңа атап язган шигыре күңелемдә һөнәремә карата горурлану хисләре үстерә, алга таба яшәргә, эшләргә,яңа үрләр яуларга көч бирә!

Каршы аласыз Сез безне,

Һәр көнне кочак җәеп,

Җыелабыз сезнең янга

Нәни чебиләр кебек.

Дәресләр бер-бер артлы үтә,

Көн саен белем арта.

Сезнең белән бик күңелле,

Безнең Укытучы апа!

Өйрәттегез дөрес уйлап,

Туры юлдан барырга,

Сүз бирәбез Сезгә һәрчак

Кеше булып калырга!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. Мин - укытучы.

"Мин - укытучы" темасына эссе....

Эссе. Мин - укытучы.

Эссе. Мин - укытучы. Бадертдинова З.Б....

Эссе "Мин-укытучы"

Эссе учителя начальных классов Шайхелмардановой Н.А....

Эссе "Мин-укытучы".

Укытучы...     Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кеч...

Эссе "Мин-укытучы"

Кешенең якты хыяллары, иң матур истәлекләре балачагы яки үсмер еллары белән бәйләнгән. Мин кечкенә чагымнан ук укытучы булырга хыялландым. Бала вакытта бертуганым белән гел “укытучылы” уйный идек....

Эссе "Мин-укытучы"

Укытучы – иң гүзәл кеше. Укытучы исемен йөртү – үзе бер горурлык ул. Гомер-гомергә укытучы һөнәре – иң күркәм, хөрмәткә лаек һөнәрләрнең берсе булып саналган. Укытучы һәрвакыт тормыш...