Эссе.Мин- укытучы
статья на тему

Бариева Миляуша Илсуровна

Эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_min_ukytuchy.doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе.Мин-укытучы.

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Сынарга үземдә сабырлык көчен.

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Һәр бала күрсен дип хезмәт җимешен.

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Тарихка керсен дип иҗат өлешем.

          Мин – укытучы ... Мин – тәрбия бирүче... Мин – белем бирүче...,киңәшче..., остаз... Уйларыма чумам... Күңелемнең һәр төрле почмагыннан сорау яңгырый  “Нигә мин сайладым укытучы эшен? Уйлап-уйлап карыйм да, төгәл генә, конкрет кына кистереп җавап та биреп булмый шикелле. Чепья урта мәктәбен тәмамлап, имтиханнар биреп , туганым да, дус кызым да булган Люция белән Алабуга сәнгать көллиятенә укырга керергә хыялланып йөргәндә, сыйныф җитәкчесе  Мәрданова Рәфилә апа: “  Сине директор күрергә тели дип, -директор  Гарифҗан Галиевич янына кертеп җибәрде. Гарифҗан Галиевичның : “Сеңлем киләчәгеңне нинди һөнәр белән бәйләргә телисең?” – дигән соравына , кайда укырга барырга теләгәнемне әйттем. Ул бераз гына уйланып торды да: “ Сеңлем үкенмәссең, сезнең нәселне мин күптән беләм, бабаңның да, әниеңнең дә укытучы булырга теләп тә була алмый калганнарын да, аның сәбәпләрен дә беләм, энеңнең дә Арча педагогия көллиятендә укуын беләм, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керергә тәкъдим итәм мин сиңа”, диде. Яраткан укытучым Рәфкать абыйның математика  дәресләрендә: “Эх, Абый шикелле укытучы булсаң иде”, дигән уйлар килми калмады үзе.  Ул чорда үз өстемә никадәр җаваплылык алуым турында башыма да китермәдем әле. Мәктәптә практика узу минем өчен зур сынау булды. Менә шул чорда мин үземнең нинди җаваплы профессия сайлавымны аңлап алдым. Ялганламыйм, мине икеләнү хисе биләп алды, бер яктан балаларны ярату, алар белән эшлисе килү теләге булса, икенче яктан, мин булдыра алырмынмы?! Шул вакытта яраткан укытучыларым Гайнанов Рәфкать Гайнанович һәм Галиев Гарифҗан Галиевичларның миңа ышанып юллама бирүләре, бабам һәм әниемнең тормышка ашмый калган хыяллары –мин боларны аяк астына салып таптарга тиешме? Юк! Һәм мин үземә һичшиксез укытучы булырга дигән  максат куйдым. Икеләнүләрем юкка чыкты,икенче практиканы  Казан мәктәбендә узу, тәҗрибәле укытучы белән эшләү минем үз-үземә ышанычымны арттырды. Гомүмән, мин  укытучыларыма чиксез рәхмәтле, юлымда һәрвакыт үрнәк, зур хәреф белән язардай укытучылар очрады,шулар белән мин бәхетле. Институтны тәмамлап, Карадуган урта мәктәбенә физика укытырга  кайттым, Зыятдинов Бакый Шәймуллович кебек күренекле шәхес кул астында эшләгән чорларны сагынып искә алам.

       Беренче дәрес... Әле дә хәтеремдә, тугызынчы сыйныф укучылары алдына чыгып баскач,башыма килгән беренче уем- балалар күңеленә ачкыч таба алырмынмы, алар мине ничек кабул итәр? Беренче дәрестән чыккач укытучыларның котлавы...

       Һәр укучы – үзенчәлекле дөнья чагылышы.Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омылышым – һәр укучыга кысыксындыру аша иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага, сәләтенә карап, аның барлык эшләрне булдыра алырдай  шәхес икәнен күрсәтү- минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм.

       Шушы максаттан Пыжмара урта мәктәбенә эшкә кайткач та тайпылмаска тырыштым.Замана катлаулыгы укытучы тормышына да үтеп керде. Икенче югары белем алып, башлангыч сыйныф укытучысы  белгечлеген алдым.

      Мин укучыларым өчен укытучы апа гына түгел, мин киңәшче , ярдәмче, сердәшче һәм якын дус. Тормыш агышының һәр көнендә кеше нәрсә дә булса үзләштерә, укый, белемен күтәрә. Белем алудан да гади һәм шул ук вакытта катлаулы процесс бар микән бу дөньяда? Бигрәк тә җиһанны техника  яулап алгач. Монысы да укытучының ни дәрәҗәдә үз эшенең остасы булуына бәйле.Чор таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик ,алдынгы педагогик алымнар эзләргә туры килә.Дәреслек нинди генә булмасын, укытучының тырышлыгыннан, үҗәтлегеннән башка барыбер көткән нәтиҗәне бирмәячәк.Укучының табигатьтән бирелгән сәләтен ачыклап , индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә,  укытучы тауга түбән тәгәрәми, ә акрын гына өскә үрмәли.

       Әгәр мин үземнән яхшырак, күбрүк белгән укучылар әзерли алам икән, димәк, киләчәк өметле булачак. Ә бүген аларны тормыш зилзиләсенә бирешмәслек нык, кабатланмас шәхес итеп тәрбиялисе бар. Иртәләрен мәктәп бусагасын атлап кергәндә, мин үз җаныма тынгы бирмәс борчуларымны вак төяк мәшәкатьләремне һәм бетмәс-төкәнмәс моң-зарларымны онытып торсам иде. Сау-сәламәт булып , көләч йөз белән укучыларымны көн дә каршы алып, озатырга язсын иде.

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Яшьнәргә , эшләргә яшьнәтеп яшен,

                                 Сорыйм иллегә җиткәндә яшем

                                 Бир тагын Ходай сабырлык көчен.

Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти.

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. Мин - укытучы.

"Мин - укытучы" темасына эссе....

Эссе.Мин-укытучы.

Эссе.Мин-укытучы....

Эссе. Мин - укытучы.

Эссе. Мин - укытучы. Бадертдинова З.Б....

Эссе "Мин-укытучы"

Эссе учителя начальных классов Шайхелмардановой Н.А....

Эссе "Мин-укытучы".

Укытучы...     Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кеч...

Эссе "Мин-укытучы"

Кешенең якты хыяллары, иң матур истәлекләре балачагы яки үсмер еллары белән бәйләнгән. Мин кечкенә чагымнан ук укытучы булырга хыялландым. Бала вакытта бертуганым белән гел “укытучылы” уйный идек....

Эссе "Мин-укытучы"

Укытучы – иң гүзәл кеше. Укытучы исемен йөртү – үзе бер горурлык ул. Гомер-гомергә укытучы һөнәре – иң күркәм, хөрмәткә лаек һөнәрләрнең берсе булып саналган. Укытучы һәрвакыт тормыш...