Тәнкыйди фикерләү технологиясе
методическая разработка (2 класс)

Шафикова Эльвира Раисовна

Тәнкыйди фикерләү технологиясенең этаплары, алынмалары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tnkyydi_fikerlu_tehnologiyase.docx19.79 КБ

Предварительный просмотр:

 Тәнкыйди фикерләү технологиясе.                                                Шәфыйкова Э.Р.

 Тәнкыйди фикерләү – ул  кызыксыну, эзләнү, үз-үзеңә сорау кую, җавап табу, үз фикереңне булдыру, башкалар фикеренә колак салу, кабул  ителгән  карарга тәнкыйть күзлегеннән карау.

Тәнкыйди фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту → төшенү(аңлау) → рефлексия.

 1. Кызыксыну этабы  һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган  тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү,  актив эшчәнлеккә ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк.

2.  Төшенү (аңлау) этабында укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра.

3. Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның  шәхси  мөнәсәбәте формалаша.

Тәнкыйди фикерләгән кеше үзенә һәрвакыт мондый сораулар бирә:

- Мин нәрсә беләм?

- Мин яңа нәрсә белдемме?

 - Минем белемем ничек үзгәрде?

  - Мин белемем белән нәрсә эшләрмен?

Бу сорауларга җавап биреп, кеше үз фикер процессын бәяли, тагын да нәтиҗәлерәк итеп фикерләргә өйрәнә.

Дәрестә кулланыла торган кайбер алынмаларны  әйтеп китәм.

1. “Ачкыч сүзләр” алымы.

Бу алымны парларда, төркемнәрдә, индивидуаль эшләр өчен тәкъдим итеп була.

Укытучы тактага тексттан алып 4-5 ачкыч сүз яза. Укучыларга шушы сүзләрне кулланып, хикәянең үз версиясен язарга куша. Укучылар чыганак текст һәм үз хикәяләрен чагыштыралар. Бу алым фантазияне, күзаллауны бик нык үстерә.

2. “Идеяләр кәрзине” алымы.

Дәреснең беренче этабында кулланыла. Ул дәрес темасы буенча балаларның ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуын күрсәтә, укучыларның белемнәрен актуальләштерә. Тактага кәрзин рәсеме эленә, бу кәрзингә шартлы рәвештә укучыларның белемнәре җыела. Алымның үтәлү адымнарын  карап үтик:

А.Укучылар тема буенча белгәннәрен дәфтәргә язалар. Һәр укучы 1-2 минут үзаллы эшли.

Ә. Парлап яки төркемнәрдә фикер алышу үткәрелә (3 минуттан артырга тиеш түгел): фикер бердәмлеге яки аермасы ачыклана.  

Б. Һәр төркем чират буенча темага караган бер факт яки мәгълүмат әйтә.

Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: дәрес вакытында битараф укучылар булмый, чөнки һәр укучыга үз фикерен яклап чыгыш ясарга туры килә.

3. “Синквейн”алымы.

1нче юл - 1 сүз. Теманы ачыклаучы сүз, исем.  (Кем? Нәрсә?)

2нче юл - 2 сүз. Теманы сурәтли торган 2 сыйфат  (Нинди?)

3нче юл - 3 сүз. Темага хас булган 3 фигыль. (Нишли?)

4нче юл - 4 сүз. Темага карата үз мөнәсәбәтеңне белдерүче фраза, җөмлә .

5нче юл - 1 сүз. Темага карата 1 синоним сүз (нәтиҗә, ассоциация).

4.”Чуалган логик  чылбыр” алымы.

Аерым битләргә текстта сурәтләнгән 5-6 вакыйга языла.Укучылар шуны хронологик яки сәбәп-эзләнү тәртибендә эзлекле чылбыр итеп урнаштырырга тиеш.Фикерләр тыңланып беткәч, укытучы чыганак текстны укый, укучылар чагыштыра. Бу алым укучыларның игътибарын һәм логик фикерләвен үстерә.

5. “Бер-береңнән сорау алышу” алымы.

6. “Түгәрәк буенча хат язу” алымы.

7.“Алты эшләпә” алымы.

Укучыларны алты төркемгә бүләбез. Аларга  төрле төстәге эшләпәләр бирелә. Төрле төстәге эшләпәләр түбәндәге мәгънәләргә ия.

1. Ак эшләпә.  Нинди яңа мәгълүмат белдегез. Фактлар.

2.Сары эшләпә.Укучылар әдәби геройның яки вакыйганың бары тик уңай якларын гына санап чыга. Позитив фикерләр.

3. Кара эшләпә.  Төркем вакыйгаларның яки геройларның тискәре яклары турында сөйли.

4. Кызыл эшләпә. Сездә нинди хисләр туды? Эмоциональ фикерләү таләп ителә.

5. Яшел эшләпә. Иҗади фикерләү.

6. Зәңгәр эшләпә. Бу эшләпә фәлсәфи фикер йөртү турында. Ул дәрескә йомгак ясарга ярдәм итә. Гомуми нәтиҗәләр чыгарыла. Бу эшләпә “хуҗалары” башкаларның фикерләрен игътибар белән тыңларга тиешләр, чөнки алар алдында иң җаваплы бурыч – барлык төркемнәрнең җавапларын берләштереп, нәтиҗә чыгару тора.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иҗади үсеш технологиясе

укучыларның сәләтләрен үстерү...

Яхин технологиясе буенча 2 сыйныфта уку дәресе

quot;Сак-Сок" хикәясе буенча дәрес эшкәртмәсе (Яхин технологиясе буенча)...

Татар теле дәресендә уен технологиясе

Әлеге документта татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен кызыклы уен төрләре күрсәтелде....

«Матурлык. Иҗади фикерләү технологиясе»

Минем осталык эшчәнлеге  — «Иҗади фикерләү технологиясе»  буенча төзелде.  Мин үз дәресләремдә  иҗади фикерләү технологиясен еш кулланып эшлим. Чөнки, бу тех...

Презентация "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану"

Презентация "Татар теле һәм әдбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану"...