Иҗади үсеш технологиясе
материал ( класс) на тему

Тимирова Гульзира Вакифовна

укучыларның сәләтләрен үстерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Иҗади үсеш технологиясе18.17 КБ

Предварительный просмотр:

Иҗади үсеш технологиясе.

(педсоветта укылган доклад)

        Тимирова Г.В.

Башлангыч сыйныфларда математика дәресләрендә белем һәм күнекмәләр бирүдә иҗади үсеш технологиясе кулланыла. Әлеге технология нигезендә үткәрелгән математика дәресләренең төп максаты--- балаларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, интеллектуаль сәләтләрен ачу, иң гади төшенчәләр нигезендә математик гамәлләр башкара белүенә ирешү. Моның өчен безнең алда түбәндәге бурычлар тора:

  • Укучыларның логик-теоретик анализлый белү сәләтен үстерү;
  • Анализ нәтиҗәсендә проблема табарга һәм аны куя белергә өйрәтү;
  • Максатка ирешү (проблеманы чишү) юлын планлаштырырга өйрәтү;
  • Проблеманы чишү юлын модельләштерергә өйрәтү;
  • Чишелгән проблеманың эш ысулларына рефлексия (дәрестә үзләштергән барлык материалларны баштан ахырга кадәр эзлекле рәвештә күңелдән үткәрә белү сәләте) ясарга өйрәтү.

Математика дәресләрендә бала иң элек зурлыклар белән таныша. Төрле предметлар белән эшләгәндә, бер предметны шундый ук икенчесе белән алыштырганда, бала аларның зурлык була алырлык үзлекләрен аерып алырга өйрәнә, зурлыкларның билгеләрен үзләштерә. Бирелгән зурлыклар белән гамәлләр башкарганда, “тигезлек”, “тигезсезлек” төшенчәләре кертелә. Зурлыкларны чагыштырырга өйрәнгәндә, укучы иң элек тамгалар, сүзләр куллана, аннан сан төшенчәсе формалаша. Тигез, зуррак, кечерәк чагыштырмалары башта предметлар, кисемтәләр, аннары хәрефле аңлатмалар белән модельләштерелә. Укучы аңлы рәвештә санлы туры төзеп, саннар рәтенең барлыкка килүен күзәтә, санлы туры ярдәмендә гамәлләрне башкарырга өйрәнә. Бала санның зурлыклар чагыштырмасы булуын, цифрларны санны билгеләү өчен кирәк булган билге итеп кабул итә.

   Математика дәресләрендә фикерләү, белемне аңлау ничек бара соң? Укучы дәрестә теге яки бу төшенчәне предметлы, график, символлы модельләштерү аша өйрәнә. Иң элек кул белән тотып карап эшли, аннары сызым яки схемада күрсәтә, ә инде иң соңыннан гына символларга күчә.

Математика дәресләренең төп үзенчәлеге, иң нәтиҗәле өлеше—ысул чыгару. Дәрестә төшенчәләрне ачу өчен бер-бер артлы биремнәр тәкъдим итәм, һәм нәтиҗәләрне ясап барам. Шул биремнәр нәтиҗәсеннән төшенчәне ачуның гомуми ысулы туа. Ысул – билгеле бер төшенчәне ачу өчен бирелгән тотрыклы гамәлләр системасы. Алга таба ысул кулланып, укучы үзендә тотрыклы белем, күнекмә формалаштыра. Укучыда тотрыклы белем – күнекмә формалашкач, белем дәрәҗәсе үсә, аның укуга кызыксынуы арта. Мисал өчен мин 1нче сыйныфта кушу һәм алу гамәл тамгаларын ничек өйрәткәнемне тәкъдим итәм.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

Әниләре кызларына 2 стаканга сок салган. Ә кызларның берсе үпкәләгән. Ни өчен? (бер кызга сок әзрәк булган дип җавап бирәләр). Үпкәләмәсен өчен нишләргә? (җаваплар тыңлана: икесенә дә сокны тигез салырга).

--Димәк без нәрсәдән нәрсәгә күчәбез?(тигезсезлектән тигезлеккә күчәбез).

2. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү. Тигезсезлектән тигезлеккә күчү.

-- Әйдәгез, стакандагы сокның күләмен тасмалар белән күрсәтик.

--Ничек тигезләп була?(өстәргә кирәк).

--Кайсы зурлыкка өстибез?(әз булганына)

--Күпме өстәргә кирәклеген тасмада күрсәтәбез. Тасмада һәм кисемтәдә күрсәткән өлешне сүз белән әйтәбез: икесенең аермасы кадәр.

-- “Өстәдек” сүзен башка сүзләр белән алыштырып карагыз әле.

--Куштык, арттырдык.

--Бу сүзләрне нинди гамәл тамгасы белән алыштырып була?(+ тамгасы белән)

Нәтиҗә ясыйбыз: өстәү, кушу, арттыру. Дәфтәрдә һәм тактада язылышын аңлатам. Алу гамәлен дә шул рәвешчә аңлатам.

Башлангыч сыйныфта математика дәресләрен иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп укыту һәр баланың дәрестә математик төшенчәләрне кабатлап, аңлы рәвештә үзләштерүенә ярдәм итә. Өстәвенә балага, үзе аңлаганын иптәшләренә дә сөйләп,белемен тагын да ныгыту мөмкинлеге дә бирелә. Бу эшемне 2нче сыйныфта да дәвам итәргә тырышам. Иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп укыту күп көч һәм хезмәт таләп итә. Мәсәлән, кушу, алу, зурлык, кечкенәлек гамәл тамгаларын гамәлдә еш куллангандагына истә нык кала. Мөмкин кадәр күбрәк аңлатмалар эшләү аеруча мөһим шарт булып тора. Баланың белем дәрәҗәсен тикшерү максатыннан арифметик диктант яздырам. Укучы үз эшенә бәя бирә белергә өйрәнә, белмәгән урыннарын өйрәнә.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яхин технологиясе буенча 2 сыйныфта уку дәресе

quot;Сак-Сок" хикәясе буенча дәрес эшкәртмәсе (Яхин технологиясе буенча)...

Татар теле дәресендә уен технологиясе

Әлеге документта татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен кызыклы уен төрләре күрсәтелде....

Татар теле дәресендә уен технологиясе (презентация)

Алдагы проект эшенә багышланган презентация...

«Матурлык. Иҗади фикерләү технологиясе»

Минем осталык эшчәнлеге  — «Иҗади фикерләү технологиясе»  буенча төзелде.  Мин үз дәресләремдә  иҗади фикерләү технологиясен еш кулланып эшлим. Чөнки, бу тех...

Тәнкыйди фикерләү технологиясе

Тәнкыйди фикерләү технологиясенең этаплары, алынмалары...