"Авылдашлар - янгын сагында"
творческая работа учащегося по окружающему миру (4 класс) по теме

Укучыларның проект эше.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yangyn_konkursy.docx26.78 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Авылдашлар – янгын сагында.( Элеккеге һәм хәзерге заманда  Шекше авылында янгын сүндерү йортлары, янгын сүндерүчеләре тарихы)

Максат:

  1. Элеккеге елларда янгын сүндерү оешмаларының тарихын өйрәнү.
  2. Авылыбыздагы янгын сүндерүчеләр белән очрашу, сөйләшү.
  3. Үткән тарихыбызны киләчәк буыннарга тапшыру өчен материал туплау.

 4. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәнү.

Эзләнү этаплары

 

  1. Шекше авылында янгын сүндерү йортларының оешу тарихын барлау.
  2. Авылдашлар хатирәсе.

3.Янгын сүндерүче булып эшләүчеләр белән очрашып сөйләшү.

4. Авылыбызда булган янгыннар, аларның чыгу сәбәпләрен ачыклау.

 5. Чит төбәкләрдә янгын сүндерүче булып эшләүче авылдашларны барлау.

6. Янгын сүндерүчеләр нәселен туплау.

  6. Саба районы 129 нчы янгын сүндерү бүлеге белән танышу.

7. Шәмәрдән янгын сүндерү бүлегендәге музейга бару, экспонатлар белән кызыксыну.

8. Мәктәбебездә янгын куркынычсызлыгына каршы эшнең куелышын карау.

Чыганаклар

  1. “Саба таңнары” газетасы, 30 июнь, 2007 ел.
  2. Шекше авылының кыскача тарихы. ( Истәлекләр дәфтәре).
  3. Колхоз бухалтериясенең теркәү кенәгәсе.
  4. Саба Шәмәрдән янгын сүндерү бүлегендәге экспонатлар.
  5. Интернет челтәреннән алынган мәгълүматләр.

Маршрутка таләпләр

  1. Тарихи чыганакларны барлау.
  2. Авылдашлар хатирәсенә таянып эшләү.
  3. Элеккеге чорларда эшләгән янгын сүндерүчеләрне эзләп табу.
  4. Аларның хәзерге язмышлары белән танышу.
  5. Эшләгән материалларны туплап буклет чыгару һәм мәктәп музеена тапшыру.

Проектның юнәлеше

   Элеккеге заманнарда Шекше авылында булдырылган  янгын сүндерү йортлары, анда эшләгән кешеләр турында материал туплау өчен эзләнү.

Килеп туган проблеманы тикшерү

   Авылның берничә җирендә урнашкан янгын сүндерү урыннары , анда эшләүчеләр, хәзерге вакытта янгын сүндерү буенча җаваплы кешеләр    турында күбрәк мәгълүмат туплау максатыннан мин эзләнү эшләре алып барырга булдым.

Төп бурычны кую һәм аны чишү

    Проблема килеп тууга, янгын сүндерү  урыннарының   тарихын барлау, анда эшләгән  кешеләрне табып сөйләшү, алар сөйләгәннәрне язып алу һәм саклауны үземнең бурычым итеп санадым.

Нәтиҗә

    Без үткәннәрне онытырга тиеш түгел. Үткәнебезне, тарихыбызны барлап кына без үзебезнең әби – бабаларыбызның якты истәлегенә лаек була алабыз. Мин элеккеге һәм хәзерге заманда янгын сүндерүчеләрнең эшен чагыштырдым, чыккан янгыннарны барладым. Элеккеге заманда эшләүчеләргә кул хезмәте таләп ителгән булса, хәзерге заманда техниканы белү бик кирәк.

      Район үзәгендәге янгын сүндерү бүлегендә булу миңа хәзерге заман  техникаларының зур әзерлекле булуын күрергә булышты.

   Авылыбыз өлкәннәре сөйләвеннән мин шуны ачык аңладым: элек тә,  хәзердә   янгыннарны булдырмый калу кешеләрнең бары тик үзләреннән генә тора. Ә табигатьтән килгән бәла - казалардан ходай безне сакласын диясе генә кала.

    Бу эзләнү эше миңа бик күп яңалык бирде. Авылымның бик күп янгын сүндерүчеләре белән очрашып, таныштым. Алга таба да бу тема буенча эзләнүемне дәвам итәрмен дип уйлыйм.

               Янгын сүндерү оешмалары һәм аларның тарихы.

      Конкурсның темасын алуга , бу теманың бүгенгесе көндә актуаль икәнлегенә инандык. Чөнки быелгы эссе җәйдә булган янгыннар турында һәркөнне телевизор экраннарыннан карап, газеталардан укып белә идек. Бик күп мәйданнарда урманнар яну, табигатькә килгән зыяннар белән истә калды быелгы җәй. Шуңа да авылыбызның янгын сүндерү йортлары һәм аларның тарихын барлауны эзләнү эшебезне китапханәдән башладык. Матбугаттан   районда, Татарстанда булган янгыннар, аларның ни дәрәҗәдә куркынычлыгы турында укып өйрәндек. “Саба таңнары” газетасында чыккан мәкаләләр белән таныштык . Материалны туплауда китапханәче Сафина Наилә ападан  да ярдәм сорадык. Ул безгә материал туплауда булышты.

Матбугатта чыккан, без танышкан менә бу мәкаләләр теманы ачарга ярдәм        

                                                           иттеләр.

         Эзләнүләр барышында “Саба таңнары” газетасыннан авылдашыбыз Саба муниципаль районы янгын куркынычсызлыгы буенча дознаватель Хузин Илдар Тәлгать улының “Матбугат – имин җәй өчен” акциясенә  язган “ Уттан да яманы юк” мәкаләсен укып  фикер йөрттек. Интернет  челтәреннән бу темага күп кенә мәгълүмат тупладык.          

                                            Авылдашлар хатирәсе

                        Истәлекләрне 87 яшьлек авылыбызның мулласы

                            Газизов Гаязетдин Гадел улы сөйләде.

  Мөхәммәт Мәһдиев үзенең әсәрләрендә “маш” сүзен куллана. Бу сүз русча “башня” сүзен кыскартылып, татарча маш дип  йөртелгән. Безнең авылда да янгын сүндерү бүлекләре, ягъни машлар булган. Колхоз төзелгәнче янгын сүндерү бүлеге булып  каравыл өе торган. Ул өй Гыйлманша (хәзер малае Дамир) абый белән Хузин Тәлгатләр  арасында була. Ул өйнең хуҗасын Гаяз абый белми. Янгын сүндерү өчен җайланмалардан насос, мичкә, арба,чана булган. 1930 елларда колхозлашу чорында колхозлар төзелгәч, бу маш  икенче урынга күчә. Бу урын хәзерге Кашапов Зәкәрләр йорты  каршы. Машның проектын, эшләүне оештыручы Ситдик малае Рәхимулла була. (йорт урыны хәзерге Мирзагалямов Ризваннарның бакча урыны) Оста балта остасы , бер бригада төзеп, шушы эшкә алына. Колхоздан бирелгән нәрәд буенча агач кайткан, кул белән такта ярганнар. Алар ике ат тора торган ике абзар, лапас эшлиләр. Лапаста насос, мичкә, арба, кыш өчен чана, шланга тора.   Насоска дүрт ягыннан дүрт кеше баса. Бу насосларның куәте көчле булмый.  Шекше авылында янгыннан саклану яхшы оештырылганлыктан,  янгыннар булмагач, көчлерәк насос бүләк  итеп   бирәләр. Шлангалар озын, нечкә булалар. Лапасның ишеге рәшәткәдән эшләнә. Ишекләрен  һәрвакыт бикләп йөриләр. Ике абзар уртасына  башня (каланча) урнаштырганнар. Башняның  биеклеге 15 метр чамасы. Башняны  урнаштырганда таган ясаганнар. Озын бүрәнә утыртып, сиртмәле кое (күтәрү җайланмасы) рәвешендә эшләнгән.  

    Бер башы 4-5 метр булса, икенче башы 10-12 метр итеп эшләнгән. Озын башына бау белән Рәхимулла абыйны бәйләгәннәр. Икенче башында кешеләр бауны аска тартып, Рәхимулла абыйны чөйгәннәр. Җор телле кешеләр:” Иләбәр күренәме, Рәхимулла ?”-дип шаяртканнар. Шулай итеп башняның

биеклеген билгеләгәннәр.

            Бу вакыйга 1934-35 еллар тирәсендә була. Каравылчы булып Хамидулла дигән кеше тора.(Йорт урыны хәзерге Идиятова Гәзизә апалар урыны). Ул иртән кешеләр эшкә барганда, көндез эштән кайтканда, төштән соң эшкә барганда, кич эштән кайтканда чаң суга торган булган. Чаң сугу җайланмасы ике вагон арасына куела торган буфер (тәлинкә) булган. Вакытны белер өчен  башняның астында стена сәгате урнаштырылган. Сәгать ничә булса, шулкадәр тәлинкәгә какканнар. Чаңның тавышы көчле, яңгыравыклы булып чыккан. Басуда эшләүчеләр дә тавышын ишетеп эштән кайтканнар.  

   Хамидулла абыйдан соң  янгын сүндерү бүлегенең начальнигы булып, Сәйфетдинов Сайфулла дигән кеше эшли. Сәйфулла абыйдан соң бу эшне улы Сәйфетдинов Насибулла абый дәвам итә.

    1955 елларда колхозлар берләшкән. Безнең колхозга 3 колхозны кушканнар. Колхоз председателе булып  Низамиев Гәзиз тора. Ул  1958 нче елда машны Шекше авылы зираты  янына күчереп салдыра.  

     Бүрәнәләре яхшы сакланган булу сәбәпле үзгәртмиләр. Ничек бар шулай коралар. Башнясын  гына тулы итеп күтәрмиләр. Каравылда эшен Насибулла  абый дәвам итә. Насибулла абый лаеклы ялга киткәч, 1977 нче елдан   Алан – Елга кешесе Шаймарданов Миннегали эшли. Ул бүгенгесе көндә 90 яшен тутырып Алан – Елга авылында гомер итә.

                    Ничәнче елларда эшләгәнен Мннегали абый әйтә алмады. Без аның эшләгән елларын хезмәт кенәгәсеннән карап белдек. 4 ел эшләгәннән соң  

                                              лаеклы ялга китә.

     Колхоз председателе Юсупов Гәзиз машны кирпечтән салдырам дип сүттерә. Бик күп еллар авыл машсыз яши. Маш урынына яшел агач вагон, каравыл өе була. Машның кайбер әйберләре шунда, кайберләре амбарга кертелә.

    1995нче елда яңа янгын сүндерү машинасы тору өчен  гараж эшләнә. Аны колхоз председателе булып торган Шигабиев Раиф Самигуллович эшләтә. Гаражны кирпечтән өяләр. Өючеләр:  шушы колхозда экономист булып эшләүче Фатихов Марат, тракторист Сираҗиев Рашат, бригадир Хузин Азатлар була.

                                     

      Гараж ике яктан зур ике ишек белән эшләнә. Гаражга беренче машинаАрча янгын  сүндерү  частеннан  кайтарыла. Ул машина 1977 елда чыккан машина була. Бу машинаны кайтаруда  шушы төбәктән чыккан Алан – Елга авылы кешесе Хамидуллин Наил Хөснулла улы ярдәм итә. Ул бу вакытта Казанда эчке эшләр бүлегендә эшли. Машина кайткач беренчеләрдән булып Алан – Елга кешесе Мулләхмәт абый утыра. 1999 нчы елдан Хатипов Наил янгын сүндерүче булып бүгенгесе көндә дә хезмәт куя.

     Бүгенгесе көндә янгын булган очракта суны ничек, кайдан тутырылуы белән дә кызыксындык. Кызыксыну безне “Алтын Саба-М” ның терлекчелек фермасы ишегалдына алып килде.

     Иң элек без иске су башнясы белән таныштык. Ул 2006 нчы елда эшләнелгән.  Суын Артизиян коесыннан кудырып тутырып куялар. Һәрвакыт тулы килеш тора. Янгын чыккан очракта янгын сүндерү машиналарына суны шуннан ике төрле юл белән тутырып була.

            2010 нчы елда яңа башня эшләнелә. Башня эшләүне Хайретдинов Радик (бүгенгесе көндә җирле үзидарә рәисе) үз өстенә алган һәм башкарып чыккан. Ук белән күрсәтелгән кызыл шлангадан су үз агымы белән машиналарга тула .

            Янгын машинасы  җитешә алмаганда түбәндәге техникалар һәм тракторга тагыла торган бочкалар да ярдәмгә килә. Алар төзек хәлдә,  әзер булып торалар.

                (Истәлекләр белән уртаклашучы   Явлаштау авылында яшщъче,  81 яшьлек Габдрахманова (Зиннәтова)    Маһинур Зиннәтулла кызы.)

        Тарих белән кызыксынуыбызны дәвам итеп Явлаштау авылында булдык.    

     Бүгенгесе көндә Явлаштау авылында яшәүче Габдрахманова (кыз фамилиясе Зиннәтова) Маһинур Зиннәтулла кызы менә нәрсәләр сөйли.

       ”Мин тумышым белән Шекше кешесе. Төп нигезем бүгенге көндә Кашапов Зәкәр нигезендә. Шекше авылындагы маш минем төп йорт каршында иде. Без ул чакта кечкенә идек. Ике абзарны берләштергән, абзар атында атлар өчен утары бар иде. Атлар таза иделәр. Янгын була калса дип барлык әйберләр дә әзер торды. Җәйләрен арба өстенә мичкәләрне куеп, мичкәләргә су тутырып әзерләп куялар иде. Дагалары, дугалары да эленеп, алып чыгып китәргә җайлы урында торды. Каланчасына менгәнемне хәтерләмим. Баскычлары күп, биек иде.Чаң тавышы безнең өйгә яңгырап торды. Җәйләрен ул елларда көндез мунча ягу юк иде. Мунчаны төнлә, таңга каршы яктырдылар. Моны бигрәк тә шул елларда машта каравыл торган Гыйләҗ дигән кеше барлап торды. Кешеләр гел уяу тордылар. Кайбер вакыт, янгын булмаса да, чаңны сугып кешеләрне тикшереп карый торган иделәр. Кешеләр дус, бердәм. Кулларына чиләк күтәреп капка төпләренә чыгып басырлар иде.  Янгын булган очракта чаңны сугу аерым иде. Бертуктамый сугылды. Мин колхозда хисапчы булып эшләдем. Районга отчетлар тапшырырга барырга да “маш”тагы бер атны җигеп бирә иделәр.Чөнки ул атлар көр. 1949 елда мин Явлаштау авылына кияүгә киттем. Маш әле шул урында эшләп калды.”

                   Истәлекләр белән уртаклашучы,  Шекше авылында яшәүче, 86 яшьлек

                                   Таһирова Зәкия Сайфулла кызы

              (алда әйтелгән Сәйфетдинов Сәйфулла абыйның кызы)

       Тарихны барлавыбызны дәвам итеп, Шекше авылында яшәүче 86 яшьлек Таһирова Зәкия апа белән очраштык. Аның да балачагы, яшьлеге маш  булган урамда үткән. Зәкия апа бу турыда бик теләп сөйләде.  Аның әтисе Сәйфетдинов Сайфулла абый машның начальнигы булганлыгын белдек. Ә чаң сугучы аерым кеше (алда әйтелде, Хамидулла ) булганлыгын әйтте. Машның атларына ашарларына юнәлтү, җигү әти өстендә иде. Лапасының ишеге ике якка ачыла торган, амбар ишекләре кебек зур иде. Каланчасы бик биек, баскычы бормалы итеп эшләнгән. Зәкия апа каланчага бер мәртәбә менгәнен хәтерли. Дуслары Хәйри, Кәрәмиләр белән менәләр. Өскә менгәч, Хәйри куркыныч вакыйгалар турында искә ала. Зәкия апа төшәргә куркып елаганын, өйләре күршедә генә булгач, әнисе ишетеп каланчага менеп алганын зур кызыксыну белән сөйли. Каланчасы бик матур була. Такталарын бизәкләп эшләгәннәр. Як-яктан ярты метр чамасы такта белән күтәртелгән, түбәгә кадәр калган өлеше ачык булган. Чаң суга торган тимере калын, тишегеннән чылбыр белән каланчаның түбәсенә асылган  була. Янгын сүндерү өчен кирәк җиһазларны санады. Безгә яңалык булганы:  суны елгадан мичкәләргә чиләк белән тутырылганын әйтте. Ул чиләк саплы була. Озын сапка  чиләкне чылбыр белән эләктереп эшләнелгән. Янгын булганда су сиптерү насосларына 4 көчле ир – атны куялар иде дип сөйләде. Янгыннардан кисәтү өчен һәр көнне дозор куелган. Ул кеше хәвеф – хәтәр юкмы дип төннәрен урам әйләнгән. Хәтта кайчакта таяк сугып, кеше уяумы дип тикшереп тә алганнар. Зәкия апа хәтерләгән көчле янгын да бар. Ул Вәли һәм Сара апаларның йортлары яшен сугып януы. (Бүгенгесе көндә бу нигездә Валиев Ринатның апасы яши.)

                          Бездән Сезгә – киңәшләр!

       Янгын  - иң куркыныч афәтләрнең берсе һәм ул зур көчкә ия. Күп очракларда кешеләр янгын чыкканда каушап – югалып калалар һәм шуның белән аны сүндерергә яки кешеләрне коткарырга мөмкин булган мөһим вакытны кулдан ычкындыралар. Янгын вакытында дөрес хәрәкәт итмәү зур фаҗигаләргә һәм күп югалтуларга китерә.

     Паникага бирелмәскә! Әгәр дә акыл белән тыныч кына хәрәкәт итсәң, хәвефтән котылу җиңелрәк. Паника – килеп туган хәлдән акыллы чыгу юлын югалту ул.

    Янгын чыгу турында кичекмәстән янгын сүндерү частена “01” телефоны буенча хәбәр итегез. Янгынчыларны чакырганда, янгын чыккан торак пунктның яки авылның, урамның исемен, йортның номерын, ачык хәбәр итәргә кирәк. Нәрсә янганын мәгънәле итеп төшендерергә, кем шалтыратканлыгын аңлатырга, үз телефоның номерын әйтергә кирәк. Әгәр дә өегездә телефон юк һәм сез йортыгыздан чыга алмыйсыз икән, тәрәзәне ачыгыз һәм “Янгын” дип кычкырып ярдәмгә чакырыгыз. Янгын зур булмаса, төгәл  хәркәтләр белән аны сүндерергә мөмкин.

      Исегездә тотыгыз: өйдә һәрвакытта да янгын сүндерергә мөмкинлек бирүче чаралар – юрганнар, тупас тукымалар, шулай ук чиләкләр һәм су өчен башка сыемнар (емкости) бар.

     Шул ук вакытта:

    -ишекләр һәм тәрәзәләрне ачмаска, чөнки керүче саф һава януны көчәйтә. Үтәли җил һәм көчле һава агымы янгын чыккан бүлмәгә кертүдән сак булырга кирәк. Шулай ук тәрәзә пыялаларын вату да ялкын көчәюгә китерәчәк.

   -электр тоташтырылган приборларны су белән сүндерергә ярамый. Иң элек янып киткән электр приборларын токтан аеру кирәк, шуннан соң гына су сибәргә ярый.

    -агып җәелгән янучан сыекчаларны (бензин, керосин, эреткечләр, дизель ягулыгы, төрле техник майлар) су белән сүндерергә тырышмагыз, бу гамәл ялкынның тагын да зуррак мәйданга җәелүенә китерәчәк.

    Әгәр дә сез утны җиңә алмавыгызны аңласагыз һәм янгын куркыныч төс алса, бинаны ашыгыч рәвештә калдырып чыгыгыз һәм башкаларга чыгарга ярдәм итегез.Кичекмичә янгын зонасыннан балаларны, картларны, авыру кешеләрне чыгара башлагыз. Бүлмәләрдә мөмкин кадәр электрны һәм газны сүндерергә кирәк. Беренче нәүбәттә, кешеләр шул бүлмәләрдән чыгарыла башлыйлар, кайсыларында аларның тормышына зуррак куркыныч яный, шулай ук югары катлардан, бигрәк тә башта кече яшьтәге балалар, картлар һәм инвалидлар чыгарыла. Кышкы салкыннарда үзең белән җылы киемнәр алу һәм балаларны җылы киендерү яки юрганнарга төрү мөһим.

  Киемгә ут капкан очракта, зыян күрүчене тыгыз тукыма яки пальто, юрган (юеш булса яхшырак) белән төреп алырга яисә өстенә су сибәргә кирәк. Ялкынны, башны саклаган хәлдә, җирдә тәгәрәп – аунап та сүндерегә мөмкин. Ут кабучының йөгерүенә юл куярга, киемен йолкырга ярамый. Аяк чалып булса да, янучының хәрәкәтләнүен булдырмау зарур. Якынны тулысынча сүндерү өчен саклагыч каплау астына һава агымы үтеп керүне туктатыгыз, пешкән урыннарга дымлы тукыма куегыз, әмма майламагыз. Пешкән-янган урыннарга ябышкан бер нәрсәгә дә кагылмагыз.

   Бүлмәдәге көчле газ исе дә хәтәр вәзгыять тудыра. Кичекмәстән тәрәзәләрне, ишекләрне ачарга кирәк. Шырпы сызарга һәм электр утын кабызырга ярамый, кечкенә генә очкын   да шартлау һәм янгын китереп  чыгарырга сәләтле. Газ кранын ябарга һәм “04” телефоны аша авария хезмәтен чакырырга кирәк.

      Әгәр дә яна торган бүлмәләрдә газ челтәре булса, аны мөмкин кадәр тизрәк ябу тиешле. Газ исе барлыкка килгән очракта, очкын чыгара торган кискен хәрәкәтләр ясаудан сак булу зарур. Шулай ук бүлмә температурасы күтәрелүне дә булдырмаска тырышырга кирәк.

  Гомумән, янгында зыян күрүчегә “03” телефоны буенча ашыгыч ярдәм чакыру мөһим, ул килгән арада зарарланучыга ясалма сулыш алдырырга кирәк. Тәнендәге пешкән урыннарын бинт яки чүпрәк белән бәйләү ярамый, киресенчә, киемнәрен саладыру зарур.

     Районның янгыннан саклау подразделениеләре һәм эзләү- коткару отряды телефоннары:

-кәрәзле телефон (район буенча)- 112;

-Байлар Сабасы- 2-32-01;

-Шәмәрдән -3-21-01;


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Викторина «Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре».

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча тест...

Туган ил сагында

Внеклассное мероприятие к 23 февраля...

Яшь янгын сүндерүчеләр

Их,бигрәк тәмле булды кабартмалар.Исән-сау алып бара алсам ярар иде.Алла сакласын,угрылар килеп чыга күрмәсен.Ярар ,тәртип саклаучылар бардыр әле.Алар безнең һәрвакыт яклаучыларыбыз һәм саклаучыларыбы...

Янгын куркынычсызлыгы

Ут –кешенең дусты.-- Борынгы заманнардан бирле ут кешенең дустына әверелде. ул кешегә кыргый хайваннардан сакланырга, торакларын яктыртырга һәм җылытырга булышкан. ут ярдәмендә кеше тәмле итеп ашарга ...