Туган ил сагында
методическая разработка (1 класс) по теме

 Габдрахманова Айгуль Атласовна

Внеклассное мероприятие к 23 февраля 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 23_fevral_beyrem.doc78 КБ

Предварительный просмотр:

ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР

 көненә багышланган

бәйрәм кичәсе

Укытучы Габдрахманова А.А.

Бәйрәмгә әтиләр, бабайлар чакырыла. Класс бүлмәсенә батырлык, тынычлык, Туган ил турында мәкальләр язылып эленә. Мәсәлән,

Батыр – илнең казыгы.

Батыр егет - ил күрке.

Батыр ут булыр,  куркак юк булыр.

Укучыларның бәйрәмгә багышланып ясалган рәсемнәре, әтиләр hәм бабайлар турында язылган хикәяләре күргәзмәгә куела.

Укучылар ярымтүгәрәк ясап басалар.

Алып баручы. Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, hәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын иде.

1 нче yкyчы. Буген 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бу - батырлар һәм кыюлар көне. Безнеlң бабайлар, әтилар без тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган.

2 нче укучы. Безнең тыныч тормышны дошман бозмасын өчен, очучылар - илебезнең зәңгәр күген, диңгезчеләр суларын, а танкистлар, ракета гаскарләре илнең коры җирдәге чикләрен саклый.

3 нче укучы.

Еракта-еракта тора,

Минем абый сакта тора.

Әни эшта чакта тора,

Әти юлда чакта тора,

Мин уйнаган чакта тора,

 Син йоклаган чакта тора!

4 нче укучы.         

Телевизор да карамый,

Читкә карарга ярамый,

Чиккә генә карап тора,

Дошман килеп кермәсен, ди,

Безнең серне белмәсен, ди.

5 нче укучы.

Әниләр эштә булганда,

Берүзең генә калганда,

Түгел өйне саклап тору,

Бу бит - илне саклап тору!

6 нчыукучы.

Еракта-еракта тора,

Минем абый сакта тора.

Сакта һәр-һәр чакта тора.

Әйтмим кайсы якта тора,

Син узен, да сорап торма,

Бусы – хәрби сер!

7 нче укучы. Без де, үскәч Ватаныбызны саклаучылар сафына басарбыз. Ватан - Туган . ил диган сүз. Аны һәркем сакларга тиеш. -

(Әкрен генә  көй ишетелә. Солдат булып киенгән укучы керә. Ул Җ.Дәрзаманның «Солдат булдым» дигән шигырен сөйли.)

(“Диңгезчеләр биюе» башкарыла.)

1 нчеукучы.

Минем әти - капитан,

Германиядән кайткан,

Утлар-суларны кичкән,

Берлинга барып җиткән.

2 нчеукучы.

Фашистларны җиңгән ул,

Сугышны бетергән ул,

 Инде бөтен кешегә

Тынычлык китергән ул.

3 нчеукучы.

Минем дәү кызым, дигән,

Тыныч укысын, дигән,

Аның дус кызлары да

Шулай ук булсын, дигән...

4 нчеукучы.

Инде минем әтием,

- Кабат аерылмабыз, - ди,

Үзебез исән чакта,

Сугыш булдырмабыз! - ди.

5 нчеукучы.

Булмасын ул, булмасын,

Кирәкми безгә сугыш!

Булмасын бер куркыныч,

Булсын бөтен ил тыныч.

Алып баручы. Ачы хәсрат китергән дәhшәтле Бөек Ватан сугышы еллаарын беркем да онытырга тиеш түгел. Безнен, матур тормышыбыз хакына күпме кешенең гомере өзелгән. Сугыш кырыннан күпме кеше имгәнеп кайткан ...

(“Һәрвакыт булсын кояш» дигән җыр башкарыла.)

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар! Бәлки, сезнең да балаларыгызга әйтер сүзегез бардыр. (Берничә  кунакка суз бирелә.)

(Бер укучы Г.Нәбилуллинның «Армияда бер көн буе» дигән шигырен сөйли.)

Малайлар минем сүземә

Әле бик ышанмыйлар:

- Унике яшьтән беркемне

Армияга алмыйлар.

-Алмасалар ... узем бардым

Әнием белән бергә.

- Әле, - диләр, - мондый тәртип

Булганы юк гомергә.

-Анда күпме хезмәт иттең?-

Дип көлеп сорый Гомәр.

Мин дөресен әйтеп бирәм: -

 Иртәдән кичкә кадәр.

Солдат шулпасының тәмен,

Их, белсәгез менә сез!

Мин караган чын танкны

Тик рәсемдә күрәсез.

Ышанмаган ышанмасын,

Уйламыйм да ул хакта.

Солдат абыем янында

Булып кайттым кунакта.

Көлмилар инде малайлар,

Мин үзем дә сер бирмим.

Белмәгәнне сорасалар:

- Анысы хәрби сер!- димен.

Алып баручы. Әазер булачак солдатларыбызның уңганлыкларын сынап карыйк әле.

Малайлар өчен биремнәр.

  1. Маршка атлап йөру.
  2. Конвертка уз адресыңны дөрес итеп язу.
  3. Төймә тагу.
  4. Бәрәңге әрчү.
  5. Кызыклы сорауларга җавап бирү.
  6.  Бию.

(Укучыларның чыгышы мактала.)

б нчыукучы.

Узган буын мирас биргән кебек,

Йөраклардә мeңre калырлык,

Без яшибез эшебез булсын диеп,

Килер буын искә алырлык.

(“Кояшлы ил - безнең ил» җыры башкарыла.)

Алып баручы.

Кадерле кунаклар! Без сезгә, сакта торган абыйларга рәхмәт әйтәбез. Сезгә булган олы хөрмәт йөзеннан балаларның үзләре ясаган бүләкләрен кабул итеп алыгыз.

(Әкрен гене көй янгырый, балалар әтиларенә, бабайларына бүләкләрен тапшыралар.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Авылдашлар - янгын сагында"

Укучыларның проект эше....

Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.

Внеклассное мероприятие по татарскому языку для учащихся начальных классов....

Туган илебез символлары

Башлангыч классларда парламент дәрес....

21 февраль - Халыкара туган тел көне

Башлангыч  сыйныфларда  үткәрелгән  " Тел - рухи  дөнья  көзгесе" кичәсенең презентациясе...

Классный час на тему "Туган авылым - горурлыгым"

Классный час о родной деревне на татарском языке....

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....