Яшь янгын сүндерүчеләр
классный час по зож (4 класс) на тему

Хабибуллина Ильназ Салимовна

Их,бигрәк тәмле булды кабартмалар.Исән-сау алып бара алсам ярар иде.Алла сакласын,угрылар килеп чыга күрмәсен.Ярар ,тәртип саклаучылар бардыр әле.Алар безнең һәрвакыт яклаучыларыбыз һәм саклаучыларыбыз бит. (Юлын дәвам итә)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yash_yangyn_sunderuchelr_1.docx24.35 КБ

Предварительный просмотр:

Яшь янгын сүндерүчеләр.

Максат: 1) Балаларны янгын сүндерүчеләр хезмәте белән таныштыру;

                    2) Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү;

                    3)  Янгын сүндерү, янгын куркынычсызлыгы турында белемнәрен ныгыту;

                    4) Игътибарлылык, җитезлек, түземлек, көч һәм кыюлык кебек сыйфатларны                                    

                       үстерү;

                    5) Янгын сүндерүчеләр һөнәренә кызыксыну уяту һәм хөрмәт хисе булдыру;

          6) Янгын чыгу куркынычы янаганда югалып калмау сыйфатлары, янгын    сүндерүчеләр һөнәренә хөрмәт  тәрбияләү.

Барышы.

Урман күренеше.Залга җырлый-җырлый, Кызыл Калфак килеп керә

“Дәү әнигә бүләккә”.

Кызыл калфак.Их,бигрәк тәмле булды кабартмалар.Исән-сау алып бара алсам ярар иде.Алла сакласын,угрылар килеп чыга күрмәсен.Ярар ,тәртип саклаучылар бардыр әле.Алар безнең һәрвакыт яклаучыларыбыз һәм саклаучыларыбыз бит. (Юлын дәвам итә)

Сумкасын селти-селти Төлке килеп керә.

Төлке: Урман, саф һава, кошлар сайрый.Яле, шушы аланга утырып, учак ягып, ял итеп алыйм әле.Я ,сумкамда нәрсәләр бар икән?Әхә, шырпы бар, димәк учак ягарга була. Яле,агач ботаклары җыеп, учакны ягып та җибәрим.(шырпы сыза, учак янмый.)

Залга төтен исен иснәп, Песи килеп керә.

Песи: (куркып) Нинди ис бу? Нәрсә бу? Я нәрсә эшләвең бу? Янгын чыгарасың бит!

Төлке: Янгын! (көлеп) Бер шырпыдан янгын була ди  мени?

Песи: Шырпы белән шаярырга ярамый!

           Шырпы үзе кечкенә,

           Ләкин аннан чыккан ут

           Бар нәрсәне бетерә!

Дустым, исеңдә тот : ут белән уйнарга ярамый!

Төлке: Кара әле, син күп беләсең , ахры.

Шулвакыт Кызыл Калфак килеп чыга.Төлке белән Песи агач артына поса.

Кызыл Калфак.Нинди хәл бу?!Янгын чыгара язганнар бит.Экология дип күпме сөйлиләр,табигатьне чүпләргә ярамый бит.(Чүпләрне җыештырып агач төбенә куя.Аннан төлке белән песи сикерешеп чыга)Чү,менә кемнәр икән ул кагыйдәләрне бозучылар!

Песи,төлке.Нинди кагыйдәләр?

Кызыл калфак.Беләсезме, минем сезгә бер тәкъдимем бар. Әйдә мин сезне мәктәп – бакчага алып барам. Анда янгын куркынычсызлыгы буенча айлык үтә. Кызык булыр дип уйлыйм.Яңа белемнәр туплап кайтырбыз.Киттек.

Төлке,песи.Ярый,барырбыз.

Залдан чыгып китәләр.

Алып баручы дәвам итә.

Алып баручы: Балалар, бүген без сезнең белән янгын куркынычсызлыгына багышланган кичәгә җыелдык.Билгеле булганча,мәктәп - бакчабызда тормыш иминлегенә, янгын куркынычсызлыгына багышланган тематик айлык үтте. Бу айлыкта без тормыш иминлеге, янгын куркынычсызлыгы турында күп мәгълүмат белдек. Күргәзмәләр оештырдык, мультфильм карап, белемнәребезне ныгыттык. Бүген исә,  алган белемнәребезне кабатларбыз, тормышта куллана белергә өйрәнербез.

Ишек шакыган тавыш ишетелә. Төлке белән Песи керә. Исәнләшәләр.

Төлке, Песи: Исәнмесез апалар, исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар! Сездә янгын куркынычсызлыгына багышланган кичә була дип ишеткән идек. Без дә белемнәребезне ныгытырга килдек әле.

Алып баручы: Әйдәгез, әйдәгез, рәхим итегез! Балалар белән без нәк шул турыда гына сөйләшә идек.Бүген балаларыбыз янгын куркынычсызлыгы турында белемнәрен туплап,2 командага бүленеп, үзләренең көчләрен сынашачаклар. Ә аларның уңышларын безнең жюри әгъзалары бакчабыз мөдире ..............., кунагыбыз ...................   теркәп барып, нәтиҗә чыгарырлар.

Алып баручы: Иң беренче Төлке синең белемеңне тикшереп карыйк әле.                                            Кып-кызыл үз

 Ялтырый күзе.

  Ай-яй ул җитез,

  Ялмап йота тиз.         (Ут)

          Яна-яна, дулый-дулый,

          Һәр нәрсәне җимерә.          (Янгын)

Күз алдыңа китер, өй тәрәзәсеннән төтен чыга,ут күренә.Син нишлисең?  Үзеңне ничек тотасың?

Төлке: Минме? Минеме? М-м-м ,мин йөгерәм, качам, мин бит уттан куркам.

Алып баручы: Тукта, тукта әле. Алай ярыймы инде?  Булышырга кирәк бит.

Төлке:Ә-ә-ә, булышырга. Алайса...... мин затлы киемнәр, туннар, уенчыклар,телевизор алып чыгам.

Алып баручы: Юк инде ,алайда бик дөрес үк булмый бит әле. Балалар, әйтегез әле, бу ситуациядә нәрсә эшләргә кирәк?

1 бирем.

Балаларның җаваплары. Янгын вакытында үзеңне ничек тотарга?(Командалар кагыйдәләрне әйтәләр,очко язылып барыла)

    Янгын зур булмаса, аны калын тукыма яки юрган ябып, яки су сибеп сүндерергә мөмкин.

     Әгәр дә ут сүнмәсә, кичекмәстән өйдән куркынычсыз урынга чыгарга һәм янгын турында зурларга әйтергә кирәк.

     Әгәр чыга алмасаң, тәрәзәне ачып күршеләрне яки үтеп баручыларны ярдәмгә чакырырга кирәк.

                   

     Истә тотыгыз! Янгын вакытында төтен уттан куркынычрак.  Төтеннән куркып, шкафларга, карават асларына керегә һич ярамый – алай итеп төтеннән котылып булмый. Әгәр сулыш алуы авырлаша икән, идәннән шуышып чыгу юлына барырга кирәк – аста төтен азрак була.

Янгын турында 01 телефоны аша хәбәр итәргә.

Алып баручы: Әйе,иң беренче  01 телефоны аша хәбәр итәргә кирәк. Адрес, кайда нәрсә  янганын әйтеп, фамилияңне әйтергә кирәк. Мөмкин кадәр  ераккарак янгын урыннан китәргә кирәк.

Төлке: Кара әле. Ничек җайлы номер- 01.Әйдәгез, балалар, бергә кабатлыйк әле.

Алып баручы: Янгын вакытында һәр секунд кадерле. Шуның өчен телефон номерын  һәрвакыт истә тотарга кирәк. 01- ул ахыргы һәм беренче номер телефонда. Әйдәгез әле, хәзер командаларыбызны тикшереп карыйк әле.Бу номерны җыя белерләрме икән?

2 бирем.  “Кем тизрәк хәбәр итә”.

Телефонга йөгереп барырга, номерны җыеп, адресыңны әйтергә һәм кире командага кайтырга. Телефон янында дөреслекне тиешереп, Песи белән Төлке торырлар.Кайсы команда дөрес һәм тиз башкарыр икән биремне.

3 бирем. “Кем тизрәк киенә”.

Урындыкта кәчтум (пиджак) .Тиз генә киенеп, төймәләрен төймәләп, “әзер” диеп кычкырырга.

4 бирем. “Табышмакка җавап тап.(андаларга чиратлап бирелә)

  1. Исе юк, төсе юк,

      Аннан башка тормыш юк.  (су)

  1. Башы белән кабына

       Кагылдыңмы кабына.(шырпы)

  1. Үзе өрми, теле бар,

       Үзенең теше юк, ләкин тешли. (ут)

  1. Башыбыз бар, гәүдәбез бар,

      Юк кул, аякларыбыз.

Балалар тотса, куркабыз –

     Яман шул якларыбыз.(шырпы)

  1.  Зур ялкынны да,

      Кечкенә генә утны да,

      Су сибә дә сүндерә.

      Кем була ул? Кем әйтә? (янгын сүндерүче)

5 бирем. “Кайсы команда янгыннан уенчыкны беренче коткара”.

Янгын сүндерүчеләр янгын чыккан урынга килгәч, күп вакыт коткару эшләрен башкаралар.Уттан балаларны, олыларны, инвалид кешеләрне, хайваннарны алып чыгалар.Сезгә дә кыенлыкларны җиңеп, ялкын чыккан урынга барып җитеп, уенчыкны уттан коткарырга.( кыршаулар аша сикереп, дуга астыннан шуышып чыгып,уенчыкны алырга.)

6 бирем. “Янгын сүндерү шлангы”.

Янгын сүндерү шлангыннан су сиптерәләр.Шланг ролендә безнең лента бәйләнгән таяклар булачак. Командадан 1 кеше скамейка өстеннән йөгереп, бауны таякка чорнап, кире командага кайта.Икенче кеше дә скамейка өстеннән йөгерә, бауны сүтә, кире кайта. Уен шулай дәвам итә.

7 бирем. “Искә төшерик, хәтердә калдырыйк.

-Ә хәзер әйдәгез, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшереп алыйк әле.

Кабатлыйбыз:

-Шырпы, ут белән уйнарга ярамый;

-Мич, камин ишекләрен ачык калдырырга ярамый;

-Элетр приборларын караусыз калдырма;

-Янып торган газ плитәләрен игътибарсыз калдырма;

-Ә хәзер янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле.

-Янгын күрү белән аңа су, ком, балчык, кер юу порошогы сибәргә, юрган яки келәм капларга кирәк.

-Өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга;

- Тиз генә бинадан чыгарга;

-Өлкәннәргә, балаларга ярдәм итәргә;

-01 телефонына шалтыратып хәбәр итәргә;

-Төтенле бинада авызны юеш салфетка белән капларга;

-Янгыннан зыян күрүчене хастәханәгә озатырга.

Алып баручы: Молодцы балалар!

Сез бүген үзегезнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яхшы белүегезне күрсәттегез. Өлгер, җитез булдыгыз. Без барлык сорауларга да җавап бирдек, алга куелган максатка ирештек дип уйлыйм.(Очколарны санау,җиңүчеләрне билгеләү) 

Иң беренче шуны истә тотарга кирәк: янгынны сүндерүгә караганда, булдырмау яхшырак.Шуңа да һәрвакыт янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиешбез.Янгын булган очракта исә, куркып калмаска, бер- береңә ярдәм итәргә,янгын сүндерү эшендә булдыра  алганча катнашырга.

Бәла-казалар, хәвеф-хәтәрләр безне читләп  үтсен!

Тормышларыбыз тыныч, имин булсын!

Һөнәри бәйрәмнәре белән барлык янгын сүндерүче хезмәткәрләрен котлыйбыз,Сезгә исәнлек – саулык,хәтәр эшегездә җиңеллекләр телибез.Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Инспектор чыгышы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Авылдашлар - янгын сагында"

Укучыларның проект эше....

Урок татарского языка “Сез алмашлыгын килешләрдә төрләндерү” 2 класс

1. Агач исемнәрен дөрес әйтә һәм яза белү күнекмәләрен камилләштерү2. Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү;3. Туган якның матурлыгына соклану хисе, т...

Викторина «Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре».

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча тест...

"Спорт-сәламәтләндерү" юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлек планы.

Программаның  максаты:   Кече яшьтәге укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен уңышлы шартлар булдыру.   Балаларны,белем һәм күнекмәләрне табигать һәм яшәү за...

Янгын куркынычсызлыгы

Ут –кешенең дусты.-- Борынгы заманнардан бирле ут кешенең дустына әверелде. ул кешегә кыргый хайваннардан сакланырга, торакларын яктыртырга һәм җылытырга булышкан. ут ярдәмендә кеше тәмле итеп ашарга ...