урок окружающего мира
методическая разработка по окружающему миру (2 класс) по теме

план урока окружающего мира во 2классе на родном языке по теме "Кызыл китап битләрен ачабыз"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kizil_kitap.doc64.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН   РЕСПУБЛИКАСЫ

КУКМАРА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ЯНИЛ АВЫЛЫ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРү МәКТәБЕ

      “Кызыл китап битләрен  ачабыз”

                   2 сыйныфта әйләнә- тирә дәресе

                                              

                             Яковлева Альбина Германовна

                                1 нче КВАЛИФИКАЦИОН КАТЕГОРИЯЛЕ УКЫТУЧЫ

2009 нчы ел

    

Тема: “Кызыл китап битләрен ачабыз”    

Максат:  1. Балаларны табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү; Киң таралган экологик проблемаларның кайберләре белән таныштыру;  

          2. Кызыл китап,анда кертелгән үсемлек,бөҗәкләр белән таныштыру;  Табигать турында яңа белемнәр бирү;

            3.Табигать байлыкларына:су, үсемлек,җәнлек,бөҗәкләргә сакчыл караш тәрбияләү;    

Материал: Әйләнә-тирә  дөнья- дәреслек(12-14 битләр),эш дәфтәре (11бит), Кызыл китап, детская энциклопедия  ”Я познаю мир”, В.А.Попов ”Животный мир Татарии”.

Җиһаз:1.Кызыл китапка кертелгән хайваннар, кошлар,бөҗәкләр,үсемлекләр рәсемнәре;

    2.Магнитофон язмасында кошлар тавышы,компьютер,презентация, проектор.

    3.”Елганы чистарту” уенына күл   рәсеме,кроссворд ”Кошлар”, цифрлар һәм Кызыл китап сүзе язылган карточкалар;

      4.Укучыларның песиләре һәм этләренә карата рәсемнәренә күргәзмә, укучылар иҗат иткән шигырьләр;

Дәрес барышы:

I.Оештыру  өлеше.  

-Укучылар белән исәнләшү. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

-Дәресебезгә килгән ярдәмче кунак-Тутый кош белән танышу.        Слайд№1

II.Актуальләштерү.

1.Һава торышын билгеләү.  

-Әйдәгез әле, укучылар, Тутый кошка һава торышын тапшырыйк. Аның сорауларына җавап бирик.

А)Сораулар:  

.-Хәзер кайсы  ел фасылы? (Кыш)

-Әйе,кышның кайсы ае?      Ничәнче көн?

-Кышкы айларны атагыз әле .  

Б).  -Әйдәгез әле бүгенге көнгә   күзәтү ясыйк.(болытлы   ,җил,явым-төшем,һава температурасы) Дәфтәрләргә шартлы билгеләр белән билгеләп куйыйк.

Быел   көз чигенергә уйламый,кыш ае булса да һава торыш ы әле көз ае шикелле.

В). һава торышын алдан әйтүче үсемлекләр,кошлар,хайваннар да була.

Мәсәлән,гади чыпчык. Сынамышлар тыңлап карыйк әле.

“Чыпчыклар күңелле чыркылдашып,бер- берсе белән сугышып,талашып йөрсәләр-матур көннәргә , ә чыпчыклар кабарынып тыныч кына утырсалар-яңгыр көт.”

2.Өй эшен тикшерү.  

-Узган   дәрестә без песиләр һәм этләр турында өйрәнгән идек. Сезгә өегездә үзегезнең этегез яки песиегез турында рәсем ясап килергә, кайбер кешеләргә шигырь иҗат итәргә  кушылган иде.

- 1-2 укучыдан рәсемнәр буенча песиләре һәм этләре турында сөйләтү, үзләре язган шигырьләрен укыту.

III.Яңа тема өстендә эш.  

 1.”Табигать ул-тиңсез хәзинә.”шигыре белән танышу.Табигать турында шигырь буенча кереш әңгәмә.      

слайд№2  

        Табигать ул-тиңсез  хәзинә,

        Шаулы урман,челтер чишмә дә.

        Яшел  болын да ул,зәңгәр күк тә,

        Сакла аны,аңа син тимә!

        Табигать   -ул тиңсез хәзинә

        Авылның ул яшел урамы.

        Йомшак җилнең биттән иркәләве,

        Алтын көзнең яфрак бураны.  

        Очкан күбәләк тә,сайрар кош та,

        Кырмыска ул,шөпшә,ярканат.

        Агач утырт,гөлләр үст ер ,

        Табигаьне,дустым,син сакла!

-Укучылар,нәрсә ул табигать?( ...)

 -Табигатьне без төрлечә    кабул итәбез ул һәрвакыт матур, анда бөтен нәрсә урынлы.  Бер генә боҗрасы өзелсә дә,табигатьтә тигезләнеш югала, Һәм күбесенчә моңа кеше гаепле.

      Бүген    дәрестә без табигатьне саклау ,сирәк очраучы үсемлекләр, кошлар, хайваннар белән танышырбыз.

2.  Дәреснең темасын ачу. Тутый  кош биремен үтәү.

Тактага цифрлар язылган карточкалар эленә. Укытучы сораулар укый, укучылар җавап  бирәләр. Җаваптагы саннар язылган карточкалар ачыла бара, Кызыл китап дигән сүз чыга.

К

ы

з

ы

л

к

и

т

а

п

12

2

6

2

4

12

3

7

5

8

        

Сораулар:

1.Бер елда ничә ай?

2.Кошларның ничә канаты бар?    

3.Коңгызларның ничә канатлары бар?

4.Чебеннең ничә аягы бар?

5.Ничә кыш  ае бар?

6.Үрмәкүчнең ничә аягы  бар?

7.Кырмыскалар ничә ел яши?

8.Тиеннең  ничә  оясы була?  

3.Кызыл китап белән таныштыру.  Аның килеп чыгышы.

1948  елда  Халыкара табигатьне саклау берләшмәсе каршында юкка чыгу куркынычы янаган үсемлек һәм хайваннар төрләре буенча комиссия оештырыла. Англия зоологы Питер Скот тәкъдиме белән Халыкара Кызыл китап булдырыла. 1966  елдан анда сирәк төр үсемлек һәм хайваннар исемлеге, аларга аңлатмалар теркәлә башлый. СССР Кызыл китабы 1974 елда дөнья күрә. Аннан соң төрле республикаларның да шундый  ук китаплары   барлыкка килә башлый.

ТР  Министрлар кабинеты карары нигезендәТР Әйләнә-тирәне һәм табигый бай- лыкларны саклау берләшмәсе оеша.   Әлеге рәсми берләшмәлектә 32 төр имезүче хайваннар,85төр кош ,4төр сөйрлүче хайван,9 төр балык,100төр  бөҗәк,10 үрмәкүч, 29гөмбә турында  мәгълүмат,төсле рәсемнәр,безнең   төбәкләрдә  таралу урыннары картасы һәм библио тупланган.

4.Бу китап гади генә түгел.Аның тышлыгы кызып төстә.

-Ничек уйлыйсыз, кызыл   төс нәрсәне аңлата икән? (Кызыл төс кисәтә.).

   Б у китапта җир йөзендәге аз калган,бетеп бара торган үсемлекләр һәм хай- ваннар   турында белешмәләр тупланган.  Әгәр без  шушы китапка кергән үсемлекләрне ,хайваннарны сакламасак,алар үлеп бетәр иде.

4.Кызыл китап буенча   әңгәмә.          

Кызыл  китапны  кеше уйлап тапкан,ул үзенең хатасын төзәтеергә уйлый. Кызыл  китапның  к ызыл битләре дә, яшел битләре дә бар. Кызыл битткә сакларга      тиешле табигать  вәкилләре язылса,яшел биткә инде  үрчегән,югалу куркынычы беткән табигать    вәкилләре языла .

5.Дәреслек    белән эш.12 биттәге мәгълүматны уку.

Кызыл китапка кергән хайваннар,үсемлекләр белән танышу.

(Сары башмакчык, женьшень,лотос,реликт кисмән,ак торна)

-Нигә бу үсемлекләр,җәнлекләр юкка чыккан соң?

6.Физкультминут

IV.Ныгыту.      

1.Эш  дәфтәрендә кызыл китапка кергән үсемлекләрне кушымтадан карап буяу.

2.”Нәрсә артык?” уены. (төлке,куян,   зубр)

3.Тутый кошның хатын уку. Иҗади эш.

-Кеш нәрсә әйтергә тели?     Әйдәгез,укыйк.  

        “Мин затлы тунлы урман җәнлеге. Безне кешеләр махсус үрчетәләр,

саклыйлар.Безнең туныбыз алтын барәбәренә йөри.Бездән башка урман урман түгел инде ул.Кешеләр безне күпләп кыра,юк итә башладылар.Алар безнең мехлардан  бүрекләр,якалар тегәләр.Минем кеше башында бүрек булып йөрисем килми.Кешеләр безгә карата мәрхәмәтле булсыннар иде.”

Кеш(куница)

           

Әгәр дә  табигатьнең телләре  булса алар безгә үзләренең моң-зарларын әйтерләр иде.  Әйдәгез бездә  рәсемдәге чәчәкләр яки кошлар исеменнән кешеләргә хат  җибәрик.

4.Уен:”Елганы  чистарту” уены.

-Нәрсә булган буе  елгага?

-Ә каян килгән соң бу чүпләр?

-Безгә  нишләргә  кирәк?

-Төнбоекны нигә өзмәдегез?

5.Кошлар турында кросворд.        

Магнитофон язмасында кошлар тавышы тыңлана.Кроссворд чишелә.

-Укучылар,бу нинди  тавыш?(кошлар )

-Аларның сезгә әйтер сүзләре бар. Ә ул сүзләрне кроссвордны чишеп табабыз.

-Кошлар безгә нәрсә дип әйтәләр? Кызыл хәрефләр белән нинди сүз чыкты?(Табигатьне саклагыз!)

-Без табигатьне ничек саклый алабыз?

V.Йомгаклау.

-Дәрестә нәрсәләр эшләдек?

-Билгеләр кую.

-Өй эше бирү.  

1.Эш дәфтәрендәге кушымтадан кисеп хайваннарны ябыштырырга.

2.Үзеңнең  Кызыл китабыңны төзе.

3.Рәсем ясарга : ”Кырмыска күргән дөнья”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер-класс урока окружающего мира по теме "Про воздух". Мастер-класс урока окружающего мира по теме "Про воздух".

Одна из основных задач педагогов -  разработать и показать урок в рамках реализации нового образовательного стандарта.Тип урока – урок изучения и первичного закрепления новых знаний. Е...

Методическая разработка раздела образовательной программы по окружающему миру "Формирование экологической культуры учащихся на уроках окружающего мира"

Методическая разработка раздела образовательной программы по окружающему миру составлена по плану аттестационных требований.В работе представлен раздел по окружающему миру 3 класс А.А.Плешаков "Как ус...

Урок окружающего мира по теме "Если хочешь быть здоров" МБОУ лицея №32 г.Орла Тип урока: обобщение изученного материала. Форма урока: урок - путешествие Программа: УМК "Перспективная начальная школа" Учебник: Окружающий мир 2-й класс, часть 2. Авторы:

Урок окружающего мира  по теме "Если хочешь быть здоров"Тишина Ирина Викторовна, учитель начальных классовМБОУ лицея №32 г.ОрлаТип урока: обобщение изученного материала.Форма урока:...

Урок окружающего мира по теме "Если хочешь быть здоров" МБОУ лицея №32 г.Орла Тип урока: обобщение изученного материала. Форма урока: урок - путешествие Программа: УМК "Перспективная начальная школа" Учебник: Окружающий мир 2-й класс, часть 2. Авторы:

Урок окружающего мира  по теме "Если хочешь быть здоров"Тишина Ирина Викторовна, учитель начальных классовМБОУ лицея №32 г.ОрлаТип урока: обобщение изученного материала.Форма урока:...

Урок окружающего мира во втором классе по теме «Моря». ОБЖ Правила поведения на воде. Интерактивная доска при изучении окружающего мира

Конспект урока по теме "Моря". Окружающий мир 2 класс. В приложении представлена презентация и печатный материал: кроссворд и правила поведения на воде....

Урок окружающего мира в 1 классе Тема: « МЫ – ЧАСТЬ ОКРУЖАЮЩЕГО МИРА»

Урок окружающего мира в 1 классеТема: « МЫ – ЧАСТЬ ОКРУЖАЮЩЕГО МИРА»...