Яз килә
методическая разработка по окружающему миру (1 класс) по теме

Терек һәм терек булмаган табигатьтәге язгы һзгәрешләр турында кузаллау

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yaz_kil.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

                  «Яз килә» темасына технологик карта. Әйләнә-тирә дөнья. 1 сыйныф.

Тема

Яз килә

Максат

Терек һәм терек булмаган табигатьтәге язгы үзгәрешләр

турында күзаллау булдыру;

табигать дусларының кагыйдәләрен үтәүләренә ирешү;

матурлыкны күрә һәм тоя белү хисләре һәм табигатькә

мәхәббәт тәрбияләү.  

Планлаштырган

нәтиҗә

Терек һәм терек булмаган табигатьтәге үзгәрешләрне әйтә белергә,табигатьтәге үзгәрешләрнең бер-берсенә бәйле

Булуын күрсәтә белергә.

Төп төшенчәләр

Яз, язгы үзгәрешләр,үсемлекләр, кошлар,җәнлекләр

Предметара бәйләнеш

“Әйләнә – тирә дөнья”,әдәби уку, сынлы сәнгать.

Кулланылган материал

О.Н.Федотова, Г.В.Трафимова ,С.А.Трафимов“Әйләнә – тирә дөнья”

Тема Яз килә.

Методик ярдәмлек.

Эш төре

Индивидуаль, парлы


Үткәрү технологиясе

Укучы эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Укыту һәм үстерү технологиясе

Һәр этапның даигностик биремнәре

I этап.

Оештыру өлеше.

Максат- укучыларны активлаштыру

Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен

Белү.

Инструктаж

үткәрү,бала-

ларны дәрескә әзерләү

I этап.

Оештыру өлеше.

Звонок ,звонок

Чакыра алга

Көч туплап бергә

Әйдә, дәрескә.

I этап.

Оештыру өлеше.

-Ни өчен бу кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

Коммуникатив

УУГ

Шәхескә кагылышлы

УУГ

IIэтап.Актуальләштерү

Максат: табигатьтәге язгы үзгәрешләрне күрсәтү.

Яз турында шигырьләр уку.Проблемалы сорауларга җавап бирү, үзеңнең фикереңне әйтү.

Укучыларның күзәтүләреннән чыгып,фронталь

тикшерү оештыру,язгы үзгәрешләрне күрсәтергә.

II этап.Актуаль-

ләштерү.1 слайд.

Боз һәм кар эреде

Сулар йөгерде,

Еглап елгалар.

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт!

Я,әйтеп кара!

Г.Тукай.

Шигырьләрдә язның нинди билгеләре сурәтләнгән?

-Яз айларын санап чыгарга.

II этап Актуаль-

ләштерү.

Танып белү

УУГ

Регулятив

УУГ

III этап.Яңа материалны

аңлату.

Максат: табигатьтәге язгы үзгәрешләрне күрсәтә белү.

Табигатьтәге язгы үзгәрешләрне

өйрәнгәндәге

Практик һәм эзләнү эшендә

катнашу.

Группаларда эш.

Табигатьтәге язгы үзгәрешләрне

өйрәнгәндәге

Практик һәм эзләнү эшен оештыру.

III этап.Яңа материалны өйрәнү.

Язгы табигать сурәтләнгән картиналар карау(3слайд).Кояш үзенең җылы нурларын җибәрә.Күк йөзе кояшлы көннәрдә ачык зәңгәрсу төстә , күк йөзендә ак болытлар йөзә.Кар әз ява.Һава температурасы -10 тан +5 градуска кадәр үзгәрә.Җил көньяктан исә.Көннәр озыная.21март – көн белән төннең тигезләшкән көне.21 марттан кошлар ае башлана.Балалр сыерчыкларга оя ясыйлар һәм бакчаларга эләләр.

5слайд.Кош рәсемнәрен карау.

Кара каргалар килде.

Түбәдән тамчы тама

Көндез көн җылы була.

Суыта кичкә таба.

Март – язның беренче ае.Әле ул кышка охшаган.Җирне кар каплаган,ләкин кояш нурлары аларны әкренләп эретә,әкрен генә түбәләрдән тамчылар тама башлый.

Түбәләрдә бозлар барлыкка килә.

-Түбәдәге бозлар нилектән үсә һәм җиргә төшә?

-Ни өчен бозларны түбәдән сугып төшерәләр?

Боз чистамы? Ни өчен бозны суырырга ярамый? Тәҗрибә ясау.

Стаканга боз салабыз.

Стаканның төбендә нәрсә барлыкка килде?

Нәтиҗә ясау.

Гөрләвекләр агалар

Күктән кояш елмая.

Каңгылдашып торналар

Тезелеп үтте бая.

Апрель аенда елгалардан бозлар ага ,көньяктан кошлар кайта.

Агачлар яфрак ярды

Алмагач чәчәк атты.

Килде туган якларга

Елмаеп чәчәкле май

Язгы сынамышлар.

Март башында тамчы тамса,җәй яхшы килә.

Әгәр беренче мартта җилле булса, бөтен җәй җилле була.

Әгәр беренче мартта тәрәзәләргә боз катса, бу елны кыяр уңар.

III этап. .Яңа материалны өйрәнү.

Яз күренешләре сурәтләнгәнрәсемнәрдән язның билгеләрен күрсәтергә.

Биремне үтәү.

-Рәсемнәрдә язның нинди билгеләре сурәтләнгән?

Укучыларның җаваплары.

Нәтиҗә ясау:

Кояш ныграк җылыта,шуңа күрә кар эри,тамчылар тама, һава температурасы үзгәрә,

Көннәр озыная ,ә төннәр кыскара.Кар эрегән урыннарда язның беренче чәчәкләре чыга.

Шәхескә кагылышлы УУГ

Регулятив УУГ

Танып-белү УУГ

Коммуникатив УУГ

IV этап.

Үткәннәрне ныгыту.

Максат:язгы табигатьтәге үзгәрешләрне әйтә,күрсәтә,табигатьтәге үзгәрешләрнең бер-берсенә бәйле булуын аңлата белергә өйрәтү.

ПР:язгы күренешләрне әйтә, күрсәтә белергә.

Рәсемнәрдә биргән мәгълүмат белән эшләргә.

Күмәкләп ,парлап эшләгәндә бер-берсен тикшерү, ярдәм итергә.

Проблемалы сорауларга җавап эзләгәндә катнашу, үзеңнең фикереңне әйтү ,аны аргументлаштырырга.

Күмәкләп,парлап эшне оештыру һәм тикшерү.Дәреслек буенча фронталь эш оештыру,укучылырга проблемалы сораулар биреп,шуларга җавап

таптыру.

III этап. .Яңа материалны өйрәнү.

Яз күренешләре сурәтләнгән рәсемнәрдән язның билгеләрен күрсәтергә.

Биремне үтәү.

-Рәсемнәрдә язның нинди билгеләре сурәтләнгән?

Укучыларның җаваплары.

Нәтиҗә ясау:

Кояш ныграк җылыта,шуңа күрә кар эри,тамчылар тама, һава температурасы үзгәрә,

Көннәр озыная ,ә төннәр кыскара.Кар эрегән урыннарда язның беренче чәчәкләре чыга.

IV этап.

Үткәннәрне ныгыту.

Эш дәфтәрләрендә биремнәрне үтәү.

РегулятивУУГ

Танып белүУУГ

Коммуникатив

УУГ

Тикшерү биреме.

Тест.

1.Су ташу кайчан була?

А)кыш көне;

Б)яз көне;

В) җәй көне;

2.Кайсы табигать күренеше яз көне була?

А)җылы яктан кошлар килә?

Б)яфрак коелу;

В)җиләк пешү.

3.Кайсы кош беренче килә?

А)Карлыгач;

Б) үрдәк;

В) кара карга.

4.Кайсы хайван кышкы йокыдан уяна?

А)куян;

Б) төлке;

В) бурсык.

V.Йогаклау.

Эшчәнлек рефлекциясе.

Максат:дәрестә эшләгән эшкә йомгак ясау.

V.Йогаклау.

Эшчәнлек рефлекциясе

-Сез бу дәрестә нәрсәләр белдегез?