Урок окружающего мира во 2 клаcce "Зачем люди выращивают культурные растения"
план-конспект урока по окружающему миру (2 класс) по теме

Мухаметзянова Айсылу Фаргатовна

Урок составлена по программе "Перспективная начальная школа" УМК: О.Н.Федотова, Г.В.Трафимова, С.А. Трафимов  и отправлена на конкурс профессионального мастерства педагогов «Мой лучший урок» .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл keshelr_ni_ochen_kulturaly_usemleklr_iglr_konkurs.docx46.73 КБ

Предварительный просмотр:

  1. Приложение

Анкета-заявка на участие в конкурсе профессионального мастерства педагогов «Мой лучший урок»

  1. Фамилия, имя, отчество автораМухаметзянова Айсылу Фаргатовна
  2. Должность, место работыУчитель начальных классов, МБОУ “Шубанская ООШ”
  3. Наименование муниципального образованияБалтасинский муниципальный район, МБОУ “Шубанская ООШ”

конт/телефон, Е-mail884368 2-81-46, Shuban06@mail.ru

(указать обязательно)

4. Педагогический стаж работы8 лет

5. Класс проведения урока   - 2  

6.Количество детей в классе - 4

7. ПредметОкружающий мир

8. Тема урока Для чего люди выращивают культурные растения?

9. Ф.И.О. руководителя образовательного учрежденияРахимзяновХаннанГафурзянович

телефон для связи89872087071

Подпись руководителя образовательного учреждения_________________/Рахимзянов Х.Г./

  1. Аңлатма язуы

Тема: Кешеләр ни өчен культуралы (игүле) үсемлекләр игәләр?

(“Перспектив башлангыч мәктәп” программасы комплекты. Дәреслек авторлары О.Н.Федотова, Г.В.Трафимова, С.А.Трафимов)

Фән: Әйләнә-тирә дөнья

Сыйныф: 2
Тема: Табигать
Тема урока:Кешеләр ни өчен культуралы (игүле) үсемлекләр игәләр?
Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү.

Максат һәм бурычлар: Культуралы һәм кыргый үсемлекләрнең үзенчәлекләрен өйрәнү,аларны танырга өйрәтү; укучыларның хәтерләү, фикер йөртү сәләтләрен үстерү; кыргый үсемлекләр белән кызыксыну хисе тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр: Табигатьтә кыргый һәм культуралы үсемлекләр барлыгын белү; үсемлекләрне аера белү.

Коммуникатив УУЭ: информация табу, иптәшләре белән бергә эшли белү, тикшерү, үз фикерен әйтә белү.

Регулятив (көйләгеч) УУЭ: әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү, конфликтны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү.

Танып- белү УУЭ: табигать бербөтенлеген , бәйләнешләрен белү, танып-белү максатын билгеләү, сорауларга тулы җавап бирә белү, предметара бәйләнешләрне кулланып, кирәкле информация туплау, эзләнүле һәм иҗадихарактердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыль таба , үсемлекләрнең культуралы  төрләрен тану, кыргый үселекләрне белү.

Эшчәнлекне оештыру формалары:дәрестә эш төрләре һәм формалары алмашынып тора.(фронталь эш: – яңа теманы өйрәнгәндә, ныгытканда, проблемалы сорау чишкәндә компьютер һәм проектордан слайдлар карау. индивидуаль –мөстәкыйль эш - тест эшләү , үзара тикшерү,дәфтәрләрдә эш, табышмакларга җавап табу.)
Дәресне оештыру формасы:яңа материалны өйрәнү дәресе.

Җиһазлар: “Әйләнә-тирә дөнья” дәреслеге, 1 нче кисәк, эш дәфтәрләре, 1 нче кисәк, “Үз илемдә ямьле миңа” җырының язмасы, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр муляжлары, интерактив такта, проектор, компьютер, тематик презентация, санлы җилпәзә, алма.

Кулланылган җиһазлар:карточкалар(тест), җавап бирү өчен сигнал карточкалары, эш дәфтәрләре, картиналар, индивидуаль карточкалар.

Балтач муниципаль районы МБОУ “Шубан төп гомуми белем” мәктәбенең 2 нче сыйныфында 4 укучы белем ала. Шуларның икесе кыз – Гыйлметдинова Энҗе һәм Закирова Талия, икесе малай – Зарипов Искәндәр һәм Хәйдәрҗанов Сөләйман. Барысы да тулы гаиләдән. Укучылар мәктәп кануннары буенча яшәргә, кагыйдәләрне үтәргә күнектеләр. 1 нче сыйныфта да адаптация чорын җиңел кичерделәр.Белем алуга кызыксыну көчле. Сыйфат һәм өлгереш Iнче чиректә 100% ны тәшкил итте. Бу сыйныфта әйләнә-тирә дөнья дәресләрен кызыклы, җанлы итеп үткәрү мөмкинлеге бик зур, чөнки укучылар бик кызыксынучан, актив.

  Мин “Перспективалы башлангыч мәктәп” проекты буенча төзелгән комплект белән икенче елымны эшлим. Ул тулысы белән яңа дәүләт стандартларына туры килә. Әлеге комплект, моңарчы булган дәреслекләрдән, дөньяны танып-белү табигатькә сәяхәт аша оештырылуы белән аерылып тора. Дәреслеккә материаллар туплаганда шәһәр һәм авыл балаларының  дөньяны танып-белү үзенчәлекләре исәпкә алынып, төрле тирәлектә яшәүче кешеләр тормышы күрсәтелгән. Авылда, табигать кочагында үскән баланың үз өстенлекләре, дөньяга үзенчәлекле карашы бар. Ул табигать ритмында яши, халык һәм гаилә традицияләре үрнәгендә, социаль тирәлек контролендә тәрбияләнә. Һәр дәрестә бер үк персонажларның катнашуы (Әмир һәм Әминә) уку-укыту процессын бербөтен итеп кабул итү мөмкинлеген бирә.

Тема: Кешеләр ни өчен культуралы (игүле) үсемлекләр игәләр?

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

УУЭ

I.Оештыру моменты

II.Өй эшен тикшерү

Укучылар, искә төшерегез әле, без барлык үсемлекләрне нинди группаларга бүләбез?

Мөстәкыйль эш. (һәр балага карточкалар өләшенә)

  1. Агачлар астына кызыл, куаклар астына зәңгәр, үләннәр астына сары төс белән сыз.

Слива, пихта, алмагач, крыжовник, тузганак, карагай, чия, әрекмән, үги ана яфрагы, кедр, кура.

-Агачлар, куаклар, үләннәр.

Биремне  эшләү һәм үзара тикшерү

Регулятив УУЭ

әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү

III.Белемнәрне

Актуаль

ләштерү

-Укучылар, ә яфраклары буенча үсемлекләрне нинди төрләргә бүләргә мөмкин?

-Ылыслы агачларга мисаллар китерегез.

- Яфраклы агачларга мисаллар китерегез.

-Ә яфраклы агачлар ылыслы агачлардан нәрсә белән аерылып тора?

-Ылыслы һәм яфраклы агачлар.

-Чыршы, карагай, нарат

-Каен, өрәңге, имән һ.б.

Коммуникатив УУЭ

информация табу, үз фикерен әйтә белү

IV.Уку мәсьәләсен чишү эшчәнлеге

Бүген без дәрестә үсемлекләр турында сөйләшербез. Без инде сезнең белән үсемлекләрнең агачларга, куакларга, үләннәргә бүленгәнен беләбез. Ә бүген исә без үсемлекләргә икенче яктан карап карарбыз.

-Кеше өчен үсемлекләрнең нинди әһәмияте бар.

- Ә нинди үсемлекләр безне туендыралар дип уйлыйсыз?

- Ә ниндиләре киендерә?

- Кайсы үсемлекләр дәвалый?

- Ә нинди үсемлекләр безгә файда китерә? Кайсылары  - мебель ясауда кулланыла, ягулык, төзелеш материаллары бирә?

Димәк, кеше үсемлекләр дөньясы белән тыгыз бәйләнештә тора?

-Бүген без үсемлекләрне нинди 2 төргә бүләрбез икән?

-Алар безне ашата, киендерә, дәвалый, һ.б.)

-Алмагач, бодай, кәбестә...

-Җитен, киндер...

-Каен, үги ана яфрагы, юкә...

  1. Имән, нарат, чыршы...

-Аларны кеше үзе үстерә, йә ул үсемлек үзе табигатьтә үсә.

-Кеше үзе утырткан, тәрбияләп үстергән үсемлекләр һәм кеше катнашыннан башка гына үзләре үсә торган үсемлекләр турында.

Регулятив (көйләгеч) УУЭ: әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү, конфликтны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү.

V.Уенлы бирем

-Ә хәзер барыбыз бергә бакчага чыктык ди. Тылсымлы алманы бер-берегезгә бирегез. Һәр укучы берәр үсемлек атыйсы.

Шәхси УУЭ

Укуга кызыксыну формалаштыру

VI. Дәрес темасы буенча эш

-Чыршы һәм алмагач бер-берсенә нәрсәләре белән охшаш? (1 слайд)

- Ә нәрсә белән аерыла?

  1. Крыжовник белән артыш куагы бер-берсенә нәрсәсе белән охшаш, нәрсә белән аерыла? (2 слайд)

  1. Үги-ана яфрагы һәм помидорны карагыз, алар бер-берсенә охшашмы?(3 слайд)

  1. Димәк, барлык үсемлекләрне нинди төрләргә бүләргә мөмкин?

-Алар икесе дә агач.

-Чыршы урманда үсә, ә алмагач бакчада. Икесе дә кешегә файда китерәләр.

Алар икесе дә куак, тик берсе урманда үсә, ә икенчесе бакчада

Алар икесе дә үләнчел үсемлекләр, тик помидорны кеше тәрбияләп бакчада үстерә, ә үга ана яфрагы бар җирдә дә  үсә.

Кеше тәрбияләп, карап үстергән һәм табигатьтә үзләре үсүче үсемлекләр.

Танып-белү УУЭ

Анализлау, чагыштыру, классификацияләү,гомумиләштерү.

Сүзлек эше

Физкульт

минутка

Укучылар чыгышы

Парларда эшләү

Кеше үзе игеп, тәрбияләп, карап үстергән үсемлекләрне икенче төрле ничек атыйлар? (4 слайд)

Культуралы үсемлекләр — кеше үзенә яки терлеккә,азыккаүстерә торган үсемлекләр.

Культуралы үсемлекләр кыргый үсемлекләрене кеше тарафыннан йортлаштыру нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр.

-Табигатьтә үзләре, кеше катнашыннан башка гына үсүче үсемлекләрничек аталыр икән?

-Җимешләре эрерәк, тәмлерәк булсын өчен кеше берәр нәрсә эшләгәнме?

-Кыргый үсемлекләр турында сөйләшик. Аларны нинди группаларга бүләргә мөмкин?

-Кыргый үсемлекләргә мисаллар китерегез әле. (группаларда эшләү – кайсы группа күбрәк әйтә, шулар җиңүче)

Дәреслекнең 88 битендәге рәсемдә нинди үсемлекләр күрәсез? Син кыргый , ә партадашың культуралы үсемлекләрне әйтсен.

Бу нинди үсемлек?(5 слайд)

Чайкала алтын арышлар,

Арада — зәңгәрбизәк.

Ни икәнен белим дисәң,

Башыңны эшләт тизрәк.

Бу чәчәкне нәрсә белән чагыштырып була?

Аларның кешегә файдасы бармы?

-Шулай булгач аны нинди үлән дип атыйбыз?

-Ә бу нинди үсемлек?(6 слайд)

Сары эшләпә кигәннәр,

Җем-җем итә күзләре.

Гелкояшк а караганга

Кояштөслейөзләре.

-Тузганакны сез нинди үсемлек дип атар идегез?

-Ә кеше өчен аның әһәмияте бармы?

Укучылар, безнең илдә тузганак кыргый үсемлек булса, Франциядә аның культуралаштырылган  төрен дә очратырга мөмкин. Аларны ничек үстерәләр дип уйлыйсыз?

Әгәр дә иртә язда утыртсалар, кайсы өлешен файдаланалар икән?

-Ә безнең якта да аның яфракларын кулланалармы?

Культуралы үсемлекләрне үзләрен  тагын аерым группаларга бүлеп карыйлар.

 Ә хәзер “Үсемлекне таныйсыңмы?” уены уйнап алабыз. (9 слайд)

Бөртеклеләр. Бу үсемлекләрне таныйсызмы?

-Алар кайда үсә һәм аннан нәрсә ясыйлар?

Җиләк-җимешләр

Кайда үсәләр?

-Аларны шуңа күрә

җимеш бирүче үсемлекләр дип атыйлар. -Аларга шушы агачлар гына керәме, тагын безгә нинди үсемлекләр җимеш бирәләр?

Яшелчәләр.

Тукымалар туку өчен

Чәчәкләрне кеше ни өчен үстерә?Аларны икенче төрле декоратив үсемлекләр дип атыйлар

Игүле яисә культуралы

-Моннан бик күп еллар элек җирдәге барлык үсемлекләр дә кыргый булганнар. Борынгы кешеләр аларның җимешләрен, орлыкларын җыйган. Ә үзенә ошаганнарын ул үзе яшәгән тирәлеккә утырткан.

-Әйе,  җимешләре эрерәк, тәмлерәк булып өлгерсен өчен кеше ул үсемлекләрне тәрбияләгән, аларга су сипкән.
Үсемлекләр исә бу кайгыртучанлыкка җайлашканнар һәм үзгәргәннәр. Шулай итеп җирдә культуралы үсемлекләр барлыкка килгән.

-Кыргый үсемлекләрне дә агачлар, куаклар һәм үләнчел үсемлекләргә бүләбез.

Кычыткан, ромашка, имән, чикләвек куагы һ.б.

(парларда эшләү)

Күкчәчәк

-Күк йөзе белән

-Кешегә ул үсемлек файда китерми, ә киресенчә иген кырларында ашлыкларга үсү өчен комачаулый.

Аны без чүп үләне дип атыйбыз.

-Тузганак

-Ул да кыргый үсемлек.

-Бар. Аннан варенье кайнаталар.

(Укучылар интерактив тактада Францияне табалар, билгелиләр)

-Димәк, кешеләр аларны махсус чәчеп үстерәләр.

Яфракларын салатларга кушу өчен файдаланалар.

-Әйе, аны казларга җыеп ашаталар, икенче төрле әле аны “каз чәе” үләне дип тә атыйлар.

Укучылар интерактив тактада язалар

-Бу бөртекле үсемлекләр. Аларны кырларда чәчеп үстерәләр. Аннан он, көрпә ясыйлар. Оннан икмәк пешерәләр.

-Бу слива, алма, чия. Алар бакчада үсә, без аларны ашыйбыз, кайнатма әзерлибез, компот ясыйбыз.

-Җиләк, кура җиләге һ.б.

-Суган, бәрәңге – яшелчәләр. Аларны бакчада да, кырда да үстерәләр.

-Мамык, җитен. Аларны тукыма туку өчен файдаланалар.

-Роза, астра, тюльпан.

Аларны матурлык өчен үстерәләр.

Танып-белү УУЭ

Кирәкле информацияне төрле чыганаклардан эзләп таба белү.

Китап, сүзлек белән эшли белү.

Коммуникатив УУЭ

Үз фикереңне зур булмаган текст яки берничә җөмлә рәвешендә белдерү.

Башкалар сөйләмен аңлау һәм тыңлау.

Регулятив УУЭ

Группаларда эшләү

Танып-белү УУЭ

Кирәкле информациянедәреслектән таба белү, парларда эшләү

Танып-белү УУЭ

Предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү,

предметларны группалау, укыганны, тыңлаганны төгәл сөйли алу.

Коммуникатив УУЭ

Диалогта катнашу, укытучы сорауларына җавап бирү.

Танып-белү УУЭ

Предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү,

предметларны группалау, укыганны, тыңлаганны төгәл сөйли алу.

Коммуникатив УУЭ

Үз фикереңне төгәл һәм аңлаешлы итеп белдерү.

VII. Беренчел ныгыту.

Үзләштерү дәрәҗәсен мөстәкыйль тикшерү

Эш дәфтәре, 50-51 нче бирем.

36 бит, эш дәфтәрендә 51 нче биремне парлап эшләү.

Мөстәкыйль эшләү, үзара тикшерү

Регулятив УУЭ

Дәрестә өйрәнгән материалның фәнне өйрәнүдәге,  тормыштагы әһәмиятен ачыклау.

Үз эшеңә бәя бирә белү.

Укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү.

Хаталарны табу һәм төзәтү.

Дөрес эшләнгән эшне  хаталыдан аера белү.

Танып-белү эшчәнлеген  диагности

калау

Тест. (сигнал карточкалары ярдәмендә дөрес җавапны әйтү)

Нәтиҗә ясау. Әти - әниләргә яшелчәләр һәм җиләк җимешләр турында әсәрләр укырга.

Үрнәк эшкә нигезләнеп үз эшеңне бәяләү.

Алган белемнәрне гамәли куллану

VIII.Йомгаклау

-Бүген сез культуралы үсемлекләрнең нинди төрләрен белдегез?

-Һәр группагаберәр мисал китерү.

-Бөртекле, туку өчен, декоратив, җимеш бирүче,яшелчәләр

Регулятив УУЭ

Дәрестә эшләнгән эшкә нәтиҗә ясый белү. Дәрестә өйрәнгән материалның фәнне өйрәнүдәге,  тормыштагы әһәмиятен ачыклау.

Рефлексив эшчәнлек

IX. Рефлексив эшчәнлек. (10 слайд)

Үзанализ: Мин кайсы сорауларга төгәл һәм тулы җаваплар бирдем? Миңа аеруча ошаган бирем? Минем өчен үтәве авыррак булган бирем? Үзбәя.

Мин бу дөрестә бик яхшы эшләдем (укучылар кулларын күрештереп күтәрәләр)

Миңа бу дөрестә яхшы эшләргә сыйныфташларым булышты, (укучылар ике кулны күтәрәләр)

Миңа әле тырышыбрак эшләргә кирәк икән. (укучылар бер кулларын күтәрәләр)

Регулятив УУЭ

Үз эшеңә бәя бирә белү.

IX. Өй эше

1 дәрәҗә: “Безнең якның культуралы үсемлекләре “ дигән темага чыгыш әзерләргә.

2 дәрәҗә: культуралы һәм кыргый үсемлекләргә 5 әр мисал язып килергә

Шәхси УУЭ

Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

III.Приложение

Танып - белү эшчәнлеген диагностикалау

Тест тексты экранга чыга.

Тест. (Санлы җилпәзә белән дөрес җавапларны әйтү)

  1. Кайсы үсемлек агач түгел?

  1. Чыршы
  2. Каен җиләге
  3. Каен

2. Кайсы үсемлек кеше тәрбиясе белән генә яхшы үсә?

1.Нарат

2. Алмагач

З.Усак

3. Чия кайда җитешә?

1. Куакта

2. Агачта

3. Үләннәр арасында

4. Кайсы үсемлек яшелчә?

1. Карлыган

2. Груша

3. Борчак

5. Җиләк - җимешләр барысы да агачта гына үсә?

1. Белмим.

2.Әйе

З.Юк.

Башлангыч укытуда яңалыклар көн саен туып тора. Аларны иҗади файдалану –һәр укытучының мөһим бурычы. Бу безгә дәресләрнең нәтиҗәлеген күтәрүдә ,укучыларга ныклы белем һәм күнекмәләр бирүдә зур бурычлар йөкли. Балаларның акыл һәм фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү, башка төр сәләтләрне үстерү кебек, даими алып барылырга тиеш. Ул күнегүләрне даими үтәгәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Бу проблеманы хәл итү өчен, мин педагог-новаторларның алдынгы тәҗрибәсен өйрәнүне, аларны үз практикамда куллануны максат итеп куйдым.Укучыларның танып-белү эшчәнлеген оештыруда укытуның актив формаларын куллану төп факторларның берсе булып тора. Шуны истә тотып, үз практикамда әкият – дәрес, сәяхәт – дәрес, ярыш – дәрес кебек формаларны кулланам.

Дәресләрдә укучыларга проблемалы сораулар бирү аеруча отышлы. Чөнки бала әзер мәгълүматны түгел, ә бәлки үзе фикер йөртү аша кирәкле белемнәрне эзләп таба. Проблемалы сорауларга җавап бирү өчен укучыга уйланырга, эзләнергә, элек алган белемнәренә мөрәҗәгать итү кирәк.

Башлангыч сыйныфта укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә игътибар зур булырга тиеш. Шуңа күрә мин һәр дәрестә укучыларның сөйләмнәрен үстерүгә игътибар итәм. Балаларның фикерләре белән кызыксынам: “Синеңчә ничек?”, “Син ничек уйлыйсың?” кебек сораулар бирәм, үз җавапларын дәлилләргә кушам.

Укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, дәресләрдә дифференцияле биремнәр бирәм. Мәсәлән, бер төркемгә билгеле бер темага табышмаклар табып килергә бирәм, икенче төркемгә - китапчык ясап, табышмаклар тупларга, өченчеләренә - темага карата табышмак иҗат итәргә.

Укучыларның мөстәкыйльлеген һәм иҗади активлыгын үстерү максатыннан дәресләрдә укучыларның мөстәкыйль эшләүләренә зур игътибар бирәм. Мәсәлән, мөстәкыйль рәвештә тәҗрибәләр, күзәтүләр ясау, һ.б. биремнәр.

Дәресләрдә педагог – новаторларның эш тәҗрибәләрен кулланырга тырышам.Амонашвили тәҗрибәсенә нигезләнеп, дәресләрдә уен элементлары кулланам. Чөнки кече яшьтәге мәктәп баласының укуга омтылышын ныгытуга, күзәтү эшчәнлеген арттыруда, танып – белү активлыгын үстерүдә уеннар гаять зур әһәмияткә ия. Дәресләргә кунак булып килгән әкият геройлары дәрескә тагын да җанлылык өсти.Дәресләрдә перфокарта һәм тестлар да файдаланам. Алар ярдәмендә укучылар үзләре дә белемнәренә бәя бирә алалар.

Без сыйныф белән табигатькә экскурсиягә чыгарга яратабыз. Табигатькә чыккач, кыш көне табигатьнең әкияттәгедәй сихрилегенә,көз көне һәр агачның үзенә бер төрле төскә ия булуына игътибар итәбез. Мәктәпкә кайткач, бу турыда хикәяләр язабыз, иллюстрацияләр ясыйбыз. Ә яз көне дару үләннәрен танырга өйрәнәбез. Алар турында мәгълүматныаерым папкаларга туплыйбыз, гербарийлар ясыйбыз.

Гомумән, нинди генә эш төре алсаң да, бала өчен аңлаешлы, кызыклы булырга тиеш.Балаларны белемле һәм тәҗрибәле итү һәрберебезнең бурычы. Укытучы белән укучы арасында дөрес мөнәсәбәтләр урнаштырганда гына бу максатны тормышка ашырып була. Шуңа күрә укучыларның яшь һәм психологик, индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу укыту-тәрбия процессында яңадан-яңа алымнар куллану, эшкә иҗади якын килү сорала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Культурные и дикорастущие растения. Для чего люди выращивают культурные растения?

- Выяснить:  для чего выращивают культурные растения?        - Назвать признаки, отличающие культурные растения от  дикорастущих...

Методическая разработка урока окружающего мира "Наши помощники - домашние и культурные растения"

Методическая разработка урока окружающего мира по теме "Наши помощники - домашние животные и культурные растения", 1 класс "Школа 2100"...

Конспект урока по окружающему миру 2 класс "Для чего люди выращивают культурные растения?" (УМК "Перспективная начальная школа")

Конспект урока по окружающему миру 2 класс "Для чего люди выращивают культурные растения?"Программа ПНШ...

Урок окружающего мира во 2 классе "Для чего люди выращивают культурные растения?"

Разработка урока по окружающему миру во 2 классе по теме "Для чего люди выращивают культурные растения?"(УМК "Перспективная начальная школа"). Презентацию урока вы сможете посмотре...