Всемирное наследие. Урок по окружающему миру в 4 классе
методическая разработка по окружающему миру по теме

Сафина Резеда Рашатовна

Урок по окружающему миру в 4 классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zhirdge_hzinlr.doc58 КБ

Предварительный просмотр:

                Әтнә муниципаль районы Күәм урта мәктәбе.

     

        Җирдәге кыйммәтле хәзинәләрне

             кешелек ничек саклый?

              Бөтендөнья мирасы.

               (Әйләнә-тирәдән дәрес эшкәртмәсе)

                 

               

                                                             4 нче сыйныф укытучысы:

                                                                  Сафина Резеда Рашат кызы

                                                                       

Максат: укучыларны Бөтендөнья мирасы объектлары белән таныштыру, әлеге һәйкәлләрнең кабатланмас матурлыгын күрсәтү.

Бурычлар:

1. һәр укучыны актив танып-белү процесссына кертү, үз белем һәм күнекмәләреңне кулланырга өйрәтү.

2. Төрле проблемалар чишү юлы аша үз эшеңне оештыру күнекмәсен , фикерләүләрен үстерү.

3. Табигатьне саклау теләге булдыру, кызыксынучанлык тәрбияләү.

Җиһазлау: Дәреслек, http://interneturok.ru/ru, проектор, такта, талгын музыка, презентация, кроссворд.

Дәрес барышы.

1.  “Сәяхәткә чыгабыз”. (музыка уйный)

-Укучылар, безнең сыйныфыбызның исеме ничек әле?

- Хәзинә.

-Бик дөрес. Ә сез хәзинәләр эзләргә яратасызмы?

-Әйе.

-Бүген бөтен дөнья буйлап, хәтта үткәннәргә дә кире кайтып, хәзинә эзләргә чыгабызмы?

- Чыгабыз.

- Без бүген  төрле хәзинәләр күрербез, бик күп яңалыклар белербез, барысын да истә калдырырга тырышыгыз, ярыймы? Хәзинә эзләүдә барыгызга да уңышлар телим, әйдәгез, юлга.  

1 утрау. “Белемнәрне тикшерү”

Бу утрауда без кроссворд чишәргә һәм дәресебезнең темасын ачыкларга тиешбез

г

р

и

н

п

и

с

б

а

й

к

а

л

э

к

о

л

о

г

и

я

а

р

х

е

о

л

о

г

к

о

ш

л

а

р

у

р

м

а

н

1. Халыкара экологик оешманың исеме.

2. Россиядәге иң зур, чиста һәм тирән күл.

3. Тереклек ияләре һәм аларны чолгап алган тирәлек арасындагы бәйләнешне өйрәнүче фән.

4. Тарихи чыганакларны эзләүчеләр.

5. 1 апрель – халыкара … көне

6. Безнең яшел йортыбыз.

Без кроссвордны чиштек, нинди сүз таптык? Димәк без бүген сакларга тиешле хәзинәләрне дә беләчәкбез. Моның өчен безгә икенче утрауга күчәргә кирәк. Транспортка рәхим итегез.

2. “Проблема чишү” утравы.

Менә безнең кулда сандык. Анда  хәзинәләрне табар өчен сез сорауларга җаваплар бирергә тиеш диелгән.

1. Сез “Җирдәге кыйммәтле хәзинәләр” дигән төшенчәне ничек аңлыйсыз?

2. Бөтендөнья мирасы, һәйкәлләр дигән сүзләрне ничек аңлыйсыз?

3. “Кеше – табигатьне буйсындыручы һәм аның хуҗасы” дигән гыйбарәгә сезнең карашыгыз.

(Укучылар җавап бирәләр)

-Димәк, без әле нәрсәләрне белмибез?

- Бөтендөнья мирасы, аларны ничек сакларга кирәклеген.

- Боларны белү өчен без яңа утрауга күчәрбез.

3. “Яңа белем ачу” утравы.

-  Укучылар, без бүген Җиребездәге экологик проблемаларны өйрәнүне дәвам итәрбез. Бу утрауда безне Җирдәге  иң кыйммәтле хәзинәләр - Бөтендөнья мирасы объектлары белән таныштырачаклар. Безне монда гид каршы алачак, һәм Бөтендөнья табигать һәм мәдәният мираслары белән таныштырачак. Игътибар белән тыңлавыгыз сорала.

http://interneturok.ru/ru. Урок “Сокровища Земли под охраной человечества” .

Сезгә экскурсоводның сөйләгәне ышадымы? Ул сөйләгәннәрне исегездә калдырдыгызмы? Иң кыйммәтле хәзинәләр нәрсәләр икәнен белдегезме?

4. “Ял итәбез” утравы. Физминутка.

5. “Яңа белемнәрне куллану” утравы.

1) Әйдәгез, дәреслектән 56-57 битләрдәге карта-схеманы өйрәник. Бөтендөнья табигать һәм мәдәният мирасы объектларын табыгыз һәм әйтегез.

2) Җирнең бәһәсез хәзинәләре исәбенә сирәк калган үсемлек һәм хайваннар да керә. 20 гасырның илленче елларында галимнәр Кызыл китап ясарга уйлыйлар һәм ясыйлар.

- Бу китап нинди максат белән төзелә?

-Анда бетү куркынычы алдында торган үсемлек һәм хайваннарны кертәләр.

-Дәреслекнең 60-61 битләрендә бетү куркынычы астында калган хайваннар сурәтләнгән. Уйлагыз да, аңлатып карагыз әле, ни өчен бу хаөйваннар бетеп бара?

- Сырлы крокодилларны матур тиреләре өчен үтерәләр, ташбаканың панциреннан бизәнү әйберләре ясыйлар, итен ашыйлар, алар океан пычранудан да һәлак була һ.б.

-Аларны саклап калу өчен сез ниләр эшләр идегез?

- Җаваплар.

6 . Туган як хәзинәләре белән танышу.

Ә хәзер без Экспресс-поездда туган ягыбыз –Татарыныбызның истәлекле урыннары белән танышып чыгарбыз.

1) Казан Кремле . (10-19 гасырлар). Археологик, тарихи һәм архитектура һәйкәлләреннән торучы уникаль комплекс. Үз эченә 12-13 гасырлар, 14-15 гасырлар һәм 15-16 гасырлардагы шәһәрчекләрнең археологик алдыкларын; таш-кирпеч кирмәнне (16-18 гасыр) һәм 16-19 гасырларга караган биналарны ала. Алар шәһәр тормышындагы төрле тарихи вакыйгалар белән бәйләнгән.

2) Болгар дәүләт тарихи музей-тыюлыгы.

Болгар тарихи-археологик комплексы 10-15 гасырларга караган Болгар шәһәрлегеннән тора. Ул безнең халкыбыз тарихы шаһите,  археология, архитектура һәм эпиграфия һәйкәлләренә бай.

3) “Ашыт” заказнигы. Безнең табигатебезнең аерылгысыз бер өлеше. Аның территориясендә ТР ның Кызыл китабына кертелгән 12 төрле кош, 14 төрле күбәләк  яши, ак төнбоек үсә, төрледән-төрле имезүчеләр очрый. Заказник туган ягыбыз табигате байлыгын саклауда зур әһәмияткә ия.

7. “Йомгаклау” утравы

-Сез бүгенге сәяхәтебез вакытында нинди яңа белемнәр алдыгыз?

- “Бөтендөнья мирасы” схемасын тутырыгыз.

- Табигатьнең тиңсез хәзинәләрен саклау өчен ниләр эшләп була?

- Үз-үзеңне бәяләү.

8. Өй эше.

1) Татарстандагы бер мәдәният һәйкәле турында чыгыш яисә презентация әзерләргә.

2) Бөтендөнья мирасының  бер объекты турында чыгыш яисә презентация әзерләргә.

3.) 62 биттәге “Белемеңне тикшер” сорауларына җавап бирергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект урока по окружающему миру, 3 класс(Тема:"как человек воспринимает окружающий мир")

Конспект и презентация о том как человек воспринимает окружающий мир с помощью органов чувств....

Разработка урока по окружающему миру 4 класс Образовательная система «Школа 2100», программа по окружающему миру авт. А.А.Вахрушев. Тема урока: «Сельское хозяйство на службе человека».

     Данный урок является частью раздела «Рукотворная природа» и направлен не только на приобретение учащимися  конкретных знаний,основанных на анализе окружающего мира, ...

Урок по окружающему миру 2 класс. Тема "Страны мира"

Урок по окружающему миру 2 класс. Тема "Страны мира"...

Технологическая карта урока по окружающему миру, 3 класс. Тема.Страны и народы на политической карте мира.

Технологическая карта урока для 3 класса по окружающему миру по программе "Перспектива". Тема. Страны и народы на политической карте мира....

Конспект урока по окружающему миру 2 класс "В мире звука"

Материал содержит конспект урока по окружающему миру. Соответствует требованиям  ФГОСНОО, в уроке ярко выражен системно-деятельностный подход...

Конспект урока по окружающему миру 2 класс "Весна в мире птиц и зверей"

На данном уроке учащихся познакомятся с весенним поведением птиц и зверей, научатся объяснять весенние изменения в жизни животных....

Конспект урока по окружающему миру 4 класс( «Окружающий мир» А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая по программе "Перспектива") по теме «Век бед и побед»

Программа: ПерспективаПредмет: Окружающий мирУчебник: «Окружающий мир» А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая.Раздел: Путешествие по реке времени.Место урока в изучаемой теме: 18 урокВремя реализации ...