Әйләнә-тирәдән тест
тест по окружающему миру (4 класс) по теме

Магсумова Ильсеяр Ильгизовна

А.А.Плешаков дәреслеге буенча тестлар тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon test_y.t_4_kl.doc177 КБ

Предварительный просмотр:

                                            4 класс.

         Тест №1.

        Кояш системасына кергән планеталар.

1. Кояш системасына кергән планеталарны кем өйрәнә?

а) географ;        б) химик;

в) астроном;        г) физик.

2. Кояш тирәли ничә  планета әйләнә?

а) 7;        б) 9;        в) 11.

3. Плутон-ул…

а) Кояш системасындагы иң зур планета;

б) Кояш системасындагы иң кечкенә планета;

в) Зурлыгы буенча Җир планетасы кебек планета.

4. Кояш тирәсендә планеталарның урнашуы:

а) Венера, Җир, Марс, Меркурий, Нептун, Плутон, Сатурн,

   Уран, Юпитер;

б) Меркурий, Венера, Җир, Марс, Нептун, плутон, Сатурн,

        Юпитер, Уран;

в) Меркурий, Венера, Җир, Марс, Юпитер, Сатурн, Уран,

        Нептун. Плутон.

5. Җирнең иярчене бармы?

а) бар, берәү;             б) юк;         в) бар, икәү.

 

        

        4 класс.

        Тест №2.

             Йолдызлы күк.

1.Без яшәгән Галактика ничек атала…

а) Андромеда томанлыгы;

б) Зур Магеллан болыты;

в) Киек каз юлы.

2. Йолдыз-ул…

а) кызган газлы шар;

б) каты җисемнәрдән торган салкын шар.

3. Йолдызлыклар- ул…

а) торышларын үзгәртүче йолдызлар төркеме;

б) торышларын үзгәртмәүче йолдызлар төркеме.

4. Сириус йолдызы кайсы йолдызлыкка урнашкан?

а) Чаян;        б) Зур Җидегән;

в) Зур Эт;        г) Үгезбозау.

5. Поляр йолдыз һәрвакыт кайсы якта урнашкан?

а) көньякта;        б) төньякта;

в) көнбатышта;        г) көнчыгышта.

6. Иң якты йолдызлар нинди төстә?

а) кызыл;        б) сары;

в) зәңгәрсу;        г) ак.

        

        4 класс.

        Тест №3.

        Җир һәм кешелек.

1. Космик җисемнәрне өйрәнүче фән…

        а) экология;        б) география;

        в) астрономия;        г) тарих.

2. Айга беренче булып аяк басучы кеше…

        а) Юрий Гагарин;

        б) Нил Армстронг.

3. Җир өстенең шартлы билгеләр ярдәмендә яссылыкта сурәтләнүе…

        а) глобус;

        б) географик карта.

4. Кайсы йолдызлык Зур Эт йолдызлыгы?

        

5. Экватор аша үтүче җылылык поясы ничек атала?

а) поляр;

б) тропик;

в)уртача.

6. Борынгы заманның кыйммәтле табылдыклары кайда саклана?

а) архивта;        б) музейда;

7. « Безнең планетаның үпкәсе» дип нәрсәләрне атыйлар.

а) ылыслы урманнар;

б) тропик урманнар;

в) яфраклы урманнар.

8. Кайсы оешманың эмблемасы «Зур панда»?

а) Гринпис;        б) Кыргый табигатьнең бөтендөнья фонды.

        4 класс.

        Тест №4.

                       Россиянең тигезлекләре һәм таулары.

1. Безнең шәһәр кайда урнашкан?

а) Урта Себер яссытаулыгы;

б) Көнчыгыш Европа тигезлеге;

в) Көнбатыш Себер тигезлеге.

2. « Җирнең таш билдәве» дип нәрсә атала?

а) Камчатка вулканнары;

б) Кавказ таулары;

в) Урал таулары;

3. Россиянең иң биек таулары?

а) Саян;

б) Алтай;

в) Кавказ.

г) Камчатка вулканнары.

4. Көнчыгыш Европа тигезлеге- ул…

а) калкулыклы;

б) яссы.

5. Бөтендөнья мирасы исемлегенә нәрсә керә?

а) Камчатка вулканнары;

б) Саян таулары;

в) Алтай таулары.

6. Ильмен тыюлыгы кайда урнашкан?

а) Кавказда;

б) Саянда;

в) Уралда.

        

        4 класс.

        Тест №5.

                 Россиянең диңгезләре, күлләре һәм елгалары.

1. Россиянең иң зур күле-ул…

        а) Онега;

        б) Байкал;

        в) Каспий.

2. Каспий диңгезенә коючы елга-ул…

        а) Дон;

        б) Идел;

        в) Кама.

3. Төньяк Боз океаны белән Байкал күлен тоташтыручы елга-ул…

        а) Енисей;

        б) Обь;

        в) Лена.

4. Россиянең иң озын елгасы-ул…

        а) Идел;

        б) Лена;

        в) Обь;

        г) Енисей.

5. Россия территориясендәге Атлантик океан диңгезе-ул…

        а) Япон диңгезе;

        б) Балтыйк диңгезе;

        в) Кара диңгез.

6. Бөтендөнья мирасы исемлегенә керә…

        а) Ак диңгез;

        б) Байкал күле.

7. Кайсы күлләрне халык «Онега-әти һәм Ладога-әни» дип атыйлар?

        а) Каспий диңгезе;

        б) Ладога һәм Онега күлләре.

        

         4 класс.

        Тест №6.

                Арктика.

1. Арктик чүллекләр кайда урнашкан?

        а) Тын океан утрауларында;

        б) Индия океаны утрауларында;

        в) Төньяк Боз океаны утрауларында.

2. Арктикада хайваннар һәм үсемлекләр өчен нинди шартлар тудырылган?

        а) начар шартлар;

        б) яхшы шартлар.

3. Бозлык зонасында нәрсәләр үсә?

        а) кедр, каен, шомырт;

        б) лишайниклар, мүкләр, котып мәге;

        

4. Арктикада нинди хайваннар яши?

        а) бүреләр, ак аюлар, рысьлар;

        б) моржлар, тюленьнәр, ак аюлар.

5. Туклануның дөрес чылбырын тап:

     а) суүсемнәр      кысласыманнар        балыклар     гагаркалар     ак аюлар;

     б) суүсемнәр      кыслалар        сайкалар     тюленьнәр.

6. Арктик тыюлык кайда урнашкан?

        а) Франц Иосиф җирендә;

        б) Төньяк җирдә;

        в) Врангель утравында.

        

        4 класс.

        Тест №7.

                Тундра.

1. Тундра зонасы кайда урнашкан?

        а) төньяк арктик чүл;

        б) көньяк арктик чүл.

2. Тундра кайда урнашкан?

        а) тигезлектә;

        б) тауларда.

3. Тундрада…

        а) елның дүрт фасылы да бертөрле дәвам итә;

        б) кырыс озын кыш һәм эссе җәй;

        в) кырыс озын кыш һәм салкынча кыска җәй.

4. Тундрада яшәүчеләрнең  төп шөгыльләре нинди?

        а) балыкчылык;

        б) болан асраучылык;

        в) җир эшләре.

5. Тундрада нинди үсемлекләр үсә?

        а) зур яфраклы биек үсемлекләр;

        б) вак яфраклы тәбәнәк үсемлекләр.

6. Тундра үсемлекләренә нинди үсемлекләр керә?

        а) дөя чәнечкесе,кактус;

        б) кедр, усак, пальма;

        в) кәрлә тал, ягель мүге, күк җиләк.

7. Тундрада нинди хайваннар яши?

        а) тюленьнәр, морңлар, китлар;

        б) ак төлкеләр, лемминглар, бүреләр;

        в) дөяләр, атлар, сыерлар.

8. Тундра тыюлыгы кайда урнашкан?

        а) Ямал ярымутравында;

        б) Таймыр ярымутравында;

        в) Коль ярымутравында.

                                                4 класс.

        Тест №8.

        Урманнарның табигый зонасы.

1. Урманнарның табигый зонасы ничә өлештән тора?

        а) биш өлештән;        б) ике өлештән;

        в) өч өлештән;          г) бер өлештән.

2. Иң зур территорияне нинди урманнар алып тора?

        а) катнаш;        б) ылыслы;

        в) киң яфраклы.

3. Россиянең табигый зоналары ничек урнашкан?

        а) тундра, арктик зона, урман зонасы;

        б) арктик зона, урман зонасы, тундра;

        в) арктик зона, тундра, урман зонасы.

4. Тайгада нинди агачлар үсә?

        а) ак чыршы, чыршы, карагай;

        б) имән, нарат, чыршы;

        в) каен, юкә, карагай.

5. Кызыл китапка нинди хайваннар кертелгән?

        а) кызыл түшле казарка, ак торна, төньяк лачыны;

        б) зубр, Амур юлбарысы, мандаринка үрдәк.

6. Урман зонасының экологик проблемалары…

        а) чамасыз аулау һәм браконьерлык, урманнарны кисү;

        б) начар һава шартлары;

        в) урмандагы ешайган янгыннар.

7. Урман зонасы территориясендә нинди тыюлык урнашкан?

           а) Таймыр;                   б) Врангель утравы;

           в) Ока буе-Терраса.    

8. Фитонцидлар-ул…        

        а) авыру тудыручы бактерияләрне үтерүче матдәләр;

        б) авыру тудыручы бактерияләрне арттыручы матдәләр.

9. Урманнарны саклау-ул…

        а) дәүләт бурычы;

        б) дәүләт һәм һәр кешенең дә бурычы;

        

        

                                             4 класс.

        Тест № 9.

                   Дала зонасы.

1.Дала зонасы безнең илебезнең… урнашкан.

        а) төньягында;        б) көнчыгышында;

        в) көньягында.

2. Дала зонасының төп үзенчәлекләре:

        а) тоташ үләнчел үсемлекләр;

        б) бик күп мүк, лишайниклар, куаклыклар.

        в) тоташ үсемлек катламы юк.

3.Дала кошларына керә:

        а) ак торна, кызыл түшле казарка, ал акчарлак;

        б) эрбет чыпчыгы, лачын, байгыш;

        в) төн лачыны, дүдәк, чибәр торна.

4. Дала үсемлекләренә хас сыйфатлар:

       а) киң җәелгән тамыр, эре яфрак;

       б) озын тамыр, итләч сабаклар, чәнечке-яфрак;

       в)тамыр-суганнар, тар озын яфраклар, юан итләч сабаклар һәм яфраклар.

5. Кеше гаебе белән далада килеп чыккан экологик проблемалар:

а) агачларны кисү, браконьерлык, көнкүреш чүп-чар белән пычрату, чамасыз күп агач материалы әзерләү;

б) җир өстен нефть калдыклары белән пычрату, браконьерлык, болан көтүлекләрен чамадан тыш таптату;

в) җирләрне тоташ сөрү, чамасыз көтү көтү, браконьерлык.

6. Далада яшәүчеләрнең төп шөгыле:

а) игенчелек;

б) балыкчылык;

в) болан асрау.

7. Дала зонасының Кызыл китапка кертелгән үсемлекләре һәм хайваннары:

а) ак торна, кече аккош, кызыл түшле казарка;

б) тар яфраклы пион, чибәр торна, дала дыбкасы, дүдәк, дала бөркете;

в) зубр, филин, женьшень.

                                               4 класс.

        Тест №10.

                      Чүлләр.

1. Чүлләр нинди мәйдан биләп торалар?

        а) Россиянең үзәк өлешендә зур мәйдан;

        б) төньяк диңгез ярларының зур булмаган мәйданны;

        в) илнең көньяк-көнчыгышында зур булмаган мәйданны.

2. Чүлдә һава торышы нинди?

        а) озын эссе җәй һәм кыска салкын кыш;

        б) кыска салкын җәй һәм кырыс озын кыш;

        

3. Россиянең чүлләре нинди?

        а) ташлы;

        б) комлы;

        в) балчыклы.

4. Чүлдә  явым-төшем буламы?

        а)  күп күләмдә кар һәм яңгыр ява;

        б) аз күләмдә;

        в) күп вакыт явым-төшем булмый.

5. Чүлдәге үсемлекләр нинди?

        а) биек, киң яфраклы;

        б) кыска, тар яфраклы, тамыр-суганлы;

        в) кыска, тар яфраклы, озын тамырлы.

6. Чүлдәге хайваннар нинди?

а) кечкенә, саклагыч сары төсле, тиз хәрәкәт итүчән, күбрәк төнлә  йөриләр;  

        б) зур, тире астында май катламы бар, озын йонлы;

        в) кыска буйлы кимерүчеләр һәм кошлар.

7. Чүлдә нинди үсемлекләр үсә?

        а) Лалә чәчәге,күк җиләк, мүк җиләге;

        б) дөя чәнечкесе, комлык солысы, джузгун.

8. Чүлдә нинди хайваннар яши?

        а) корсак, сайгак, ком әрләннәре;

        б) арыслан, юлбарыс;

        в) морж, тюлень, аю.

9. Чүлнең экологик проблемалары нинди?

        а) чиктән тыш сугару, бер көтүлектә озаклап йөрү, браконьерлык;

        б) боланнарны күп асрау, туфракны нефть белән пычрату, браконьерлык.

10. Чүлдә нинди тыюлык урнашкан?

        а) Баргузин тыюлыгы;

        б) Кара җирләр тыюлыгы;

        в) Ока буе- Терраса тыюлыгы.

              4 класс.

              Тест №11.

        Кавказның кара диңгез буе.

1. Кавказның кара диңгез буе кайда урнашкан?

        а)  арктик зонада;

        б) урман зонасында;

        в) субтропик зонада.

2. Россиянең субтропиклары-ул…

        а) төньяк диңгез ярлары буенда зур булмаган зона;

        б) Кара диңгез буенда зур булмаган зона.

3. Тау битләрендә нинди агачлар очрый?

        а) бүк, каштан;

        б) чыршы, нарат;

        в) ольха, юкә.

4. Кара диңгез буенда нинди бөҗәкләр яши?

        а) бал кортлары, черкиләр;

        б) цикада, олеандр күбәләге,  суфи чикерткә.

5. Кара диңгездә яшәүчеләр…

        а) кит, диңгез ташбакалары, тюленьнәр;

        б) медуза, краб, диңгез атлары;

6. Кара диңгез буендагы шәһәрләрнең урамнарында һәм паркларында нәрсәләр үсә?         

        а) кипарислар, пальмалар;

        б) юкә, чыршы, мәк.

7. Субтропик зонада һава торышы нинди?

        а) уртача эсселектәге җәй һәм җылы кыш;

        б) эссе җәй һәм уртача салкын кыш;

        в) уртача җылы җәй һәм салкын кыш.

                                            4 класс.

           Тест №12.

           Туган як.

1.Туган як нинди материкта урнашкан?

        а) Африка;        

        б) Евразия;

              в) Австралия;        

              г) Төньяк Америка.

2. Туган як нинди табигый зонада урнашкан?

        а) урманнар;        

        б) тундра;

               в) дала;        

               г) чүлләр.

3. Туган якта нәрсәләр үсә?

        а) кактуслар, кипарислар;        

        б) кәрлә тал, бөрлегән, мүк;

               в) чыршы, каен, усак;        

4. Туган якта нинди хайваннар яши?

        а) поши, куян, кабан;        

        б) болан, аю, бүре.

5. Туган як илгә нәрсә бирә?

        а) авыл хуҗалыгы продуктлары;

        б) җиңел машиналар;

        в) диңгез продуктлары.

                                               4 класс.

        Тест №13.

                                 Җир асты байлыклары.

1. Җир асты байлыкларын кемнәр эзли?

        а) археолог;

        б) геолог;

        в) төзүчеләр.

2. Җир асты байлыкларына нәрсәләр керә?

        а) кирпеч, бетон, бензин;

        б) станоклар, вазалар, кайчылар;

        в) нефть, газ, кызыл балчык.

3. Төзелештә нәрсә кулланыла?

        а) торф, тимер рудасы, төсле металл;

        б) ком, кызыл балчык, гранит;

        в) мрамор, ташкүмер;

4. Тимерне нәрсәдән алалар?

        а) ташкүмер, янтарь,  бур;

        б) известьташ, торф;

        в) тимер рудасы, бакыр рудасы,

5. Бораулау җайланмалары ярдәмендә нәрсәләр чыгаралар?

        а) нефть, табигый газ;

        б)калий тозы, алмаз;

        в) мрамор, гранит.

6. Шахтадан нәрсәләр алалар?

        а) известьташ, гранит;

        б) ташкүмер, антрацит, тимер рудасы;

        в)аш тозы, графит.

7. Карьерадан нәрсәләр алалар?

        а) известьташ, ком, балчык;

        б) алтын, малахит, мрамор;

        в) нефть, торф, ссоры күмер.

8.Нинди файдалы казылмалар яналар?

        а) алмаз, известьташ, графит;

        б) тимер рудасы, аш тозы,  бур;

        в) ташкүмер, антрацит, торф.

                                                  4 класс.

        Тест № 14.

                                       Җир- ана. (туфраклар)

1. Безнең якның туфрагы нинди?

        а) кара туфрак;        б) көлсу туфрак;

        в) тундра туфрагы;        г) соры туфрак.

2. Кайсы зонада кара туфрак?

        а) тундрада;        б) урман зонасында;

        в) далада;        г) чүлдә.

3. Туфракның уңдырышлылыгы нәрсәдән тора?

        а) ком;        б) черемә;

        в) балчык;        г) тоз.

4. Черемәдән микроорганизмнар ярдәмендә нәрсә барлыкка килә?

        а) су;        б) һава;

        в) таш;        г) тоз.

5. Үлгән үсемлек һәм хайван калдыкларыннан микроорганизмнар ярдәмендә нәрсә барлыкка килә?

        а) ком;        б) балчык;

        в) черемә;        г) тоз.

6. Туфрак составына нәрсәләр керә?

        а) углекислый газ, известьташ, һава, су;

        б) су, һава, ком, балчык, гумус, тоз;

        в) аш тозы, ком, балчык, су, һава.

7. Кырларда туфракны ничек сакларга?

        а) сукалау, ашлама кертү, зарарлы бөҗәкләрне юкка чыгару;

        б) агачлар утырту, агулы химикатлар куллану, артык су сибү;

        в) кар тоту, полосалар утырту, дөрес сукалау, кирәгенчә генә су      сибү һәм ашлама кертү.

                                                4 класс.

        Тест № 15.

        Урман һәм болын- табигый бергәлек.

1. Урманны ни өчен табигый бергәлек дип атыйлар?

            а) урманда төрле-төрле үсемлекләр үсә?

            б) урманда тереклек итүчеләр бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә яшиләр;

        в) бөтен урман- агач башыннан җиргә кадәр- хайваннар белән тулган.

2. Урманда үсемлекләр яруслар барлыкка китерәләр:

а) иң өске ярус- мүкләр һәм лишайниклар, урта ярус- агачлар, түбән ярус- куаклар;

б) иң өске ярус- агачлар, урта ярус- үләнчел үсемлекләр, түбән ярус- куаклар;

в) иң өске ярус- агачлар, урта ярус- куаклар, түбән ярус- үләннәр, мүкләр һәм лишайниклар.

3. Агачларда тереклек итүчеләр…

        а) тиен, тукран;

        б) тычкан, куян, аю;

        в) сукыр тычкан, поши, суалчан.

4. Урман түшәлмәсендә нәрсәләр яши?

        а) керпе, сукыр тычкан;

        б) бактерияләр, бөҗәкләр һәм аларның личинкалары;

        в) камкалар, коңгызлар, урман тычканнары.

5. Болында нәрсәләр үсә?

        а) үләнчел үсемлекләр;

        б) мүкләр һәм лишайниклар;

        в) куаклар һәм үләнчел үсемлекләр.

6. Болында нәрсәләр яши?

        а) аккошлар, миләш чыпчыклары;

        б) ябалаклар, урман тавыклары;

        в) тирес коңгызлары, саранчалар, кәлтәләр.

7. Нинди үсемлекләр болын үсемлекләре?

        а) тукранбаш, арышбаш, йонча;

        б) ландыш, күк җиләк, пион;

8. Урманның һәм болынның санитарлары дип нәрсәләр атала?

        а) тирес коңгызлары һәм үләксә коңгызлары, тукран;

        б) умарта корты, кабан;

        в) чикерткә, кәлтә.

9. Болын бергәлегенә нинди туклану чылбыры туры килә?

        а) чикләвек- тычкан- ябалак;

        б) үсемлек азык- тычкан- ябалак;

        

         

                                                4 класс.

          Тест №16.

                           Төче сулыклардагы тереклек.

1. Ясалма сулыкларга нинди сулыклар керә?

        а) елгалар, диңгезләр, океаннар;

        б) су саклагычлар, буалар, каналлар;

        в)  елгалар, күлләр, диңгезләр, океаннар.

2. Сулыкларда нинди үсемлекләр үсә?

        а) арышбаш, көтүче сумкасы;

        б) күк җиләк, нарат җиләге, мүк;

        в) төнбоек, җикәнбаш, камыш;

3. Төче сулыкларның санитарлары дип нәрсәләр атала?

        а) кыслалар;

        б) йөзгәләк-коңгызлар;

        в) буа әкәм-төкәме.

4. Тере фильтр дип нәрсәләр атала?

        а) чукмарбашлар;

        б) кыслалар;

        в) ике капкачлы моллюсклар.

5. Төче сулыкларда плотина төзүчеләр дип нәрсәләр атала?

        а) кешеләр;        б) челәннәр;

        в) ондатралар;        г) бобрлар.

6. Кайсы кошларның тереклек итүе су белән бәйле?

        а) челән, үрдәк;

        б) аккош, ябалак.

7.Нәрсә ул сазлыклар?

        а) табигатьнең кирәксез һәм зарарлы өлеше;

        б) табигый сулыкларның саклану урыны;

        в) үсемлекләрнең һәм хайваннарның яшәү урыны.

8. Төче сулыкларның ерткычлары дип нәрсәләр атала?

        а) йөзгәләк-коңгызлар, чуртаннар, суүлчәр-кандалалар;

        б) кәрәзләр, кыслалар;

        в) буа әкәм-төкәме, чукмарбаш.

9. Ни өчен төче сулыкларда су яшел төстә була?

        а) бака тәңкәсе йөзә;

        б) микроскопик суүсемнәр күп;

        

        

        4 класс.

        Тест № 17.

            Үсемлекчелек һәм сиздерми генә уңышны саклаучылар.

1. Үсемлекчелекнең нинди тармаклары була?

        а) кырчылык, атчылык, умартачылык, бакчачылык;

        б) кырчылык, яшелчәчелек, бакчачылык, чәчәкчелек;

        в) кырчылык, яшелчәчелек, кошчылык, балыкчылык.

2. Авыл шәһәргә нәрсә бирә?

        а) туклану продуктлары;

        б) завод һәм фабрикаларга продукция;

        в) тегү фабрикасына продукция;

3. Төп иген культуралары булып нәрсәләр тора?

        а) бәрәңге, помидор, җитен;

        б)  бодай, арыш, солы, арпа;

        в) суган, шалкан, көнбагыш.

4. Яшелчә культураларына нәрсәләр керә?

        а) кишер, петрушка, помидор;

        б) кәбестә, абрикос, персик;

        в) чия, баклажан, патиссон.

5. Авыл хуҗалыгы һөнәрләренә нәрсәләр керә?

        а) тегүче, металлург, геолог;

        б) агроном, комбайнчы, яшелчә үстерүче;

        в) чәчәк үстерүче, археолог, инженер.

6. Майны нәрсә орлыгыннан алалар?

        а) карабодай һәм тары;

        б) солы һәм арпа;

        в) көнбагыш һәм җитен.

7. Ун сызыклы коңгыз ничек атала?

      а) май коңгызы;                 в) бызылдавык коңгыз.

      б) колорадо коңгызы;

8.Бетләрнең дошманы нәрсә?         

      а) песнәк;        в) камка.

     б) алтынкүз;        

9. Алма корткычының гусеницасын нәрсә юк итә?

        а) алтынкүз;        б) бызылдавык коңгыз;

        в) сыерчык.

10.Ашлыкны тычканнардан һәм кимерүчеләрдән нәрсәләр саклый?

        а) ябалак;

        б) песнәк;

        в) сыерчык.

        

        

                                                      4 класс.

                                              Тест №18.

        Бөтендөнья тарихы сәхифәләре бүлеге буенча кабатлау. 

1. Кайсы чор кешелек тарихында иң дәвамлысы?

        а) иң яңа чор тарихы;

        б) борынгы заман тарихы;

        в) борынгы тарих.

2.Мәгарәләрдә борынгы кешеләр нәрсә рәсемнәрен сүрәтләгәннәр?

        а) хайваннар;

        б) кешеләр;

        в) үсемлекләр.

3. Нинди елга буенда Мисыр патшалыгы барлыкка килгән?

        а) Нил;

        б) Дон;

        в) Нева.

4.Риваятьләргә нигезләнеп Рим шәһәрен кем төзегән?

        а) Рем;

        б) Ромул;

        в) Марс.

5. Урта гасырларда буддизм кайда барлыкка килгән?

        а) Европада;

        б) Һинстанда;

        в) Якын Көнчыгышта.

6. Урта гасырларда, атка атланган, шлем кигән, кулларына кылыч һәм калкан тоткан сугышчыны ничек атаганнар?

        а) рыцарь;

        б) ковбой;

        в) корал йөртүче.

7.Нинди материкны Яңа дөнья дип атаганнар?

        а) Африка;

        б) Америка;

        в) Антарктида.

8. Нәрсә XX гасырның техник яңалыгы булып тора?

        а) паровоз;

        б) автомобиль;

        в) компьютер.

                                                    4 класс.

        Тест №19.

        Борынгы славяннар тормышы.

1. Руслар, украиннар, белоруслар кайдан килеп чыкканнар?

        а) көнчыгыш славяннардан;

        б) көнбатыш славяннардан;

        в) көньяк славяннардан.

2. Борынгы славяннар нәрсәләр булып яшәгәннәр?

        а) гаиләләр;

        б) берәмләп;

        в) кабиләләр.

3. Борынгы славяннар савыт-сабаны нәрсәдән ясаганнар?

        а) балчык;

        б) металл;

        в) агач.

4. Борынгы славяннарда күк күкрәү һәм яшен алласы кем булган?

        а) Зевс;

        б) Перун;

        в) Марс.

5.Славяннар йортларын нәрсә белән төзегәннәр?

        а) таш;

        б) кирпеч;

        в) агач кәүсәләреннән.

6. Славяннар бергәләп нәрсә белән шөгыльләнгәннәр?

        а) игенчелек;

        б) балыкчылык;

        в) яшелчәчелек.

                                              4 класс.

                                            Тест №20.

        Русь канатларын ныгыта.

1. Монгол-татар походын кем җитәкли?

        а) Чынгысхан;

        б) Батый;

        в) Темучин.

2. Аларның юлында кайсы шәһәр беренче булып очраган?

        а) Рязань;

        б) Владимир;

        в) Новгород.

3. Кайсы шәһәр каршылык күрсәтә?

        а) Новгород;

         б) Рязань;

         в) Козельск.

4. 1240 елда Русьның төньяк-көнбатыш чикләренә беренче һөҗүмне кемнәр ясый?

        а) монголлар;

        б) шведлар;

        в) тәре йөртүче рыцарьлар.

5. Нева елгасы буенда кайсы князь шведларны тар-мар итә?

        а) Александр;

        б) Ярослав;

        в) Владимир.

6. Боз өсте сугышы кайчан булган?

        а) 5 апрель,1242 ел;

        б) 20 май, 1242 ел;

        в) 5 апрель, 1421 ел.

                                                  4 класс.

                    Тест №21.

                    Китап басу осталары.

1. Кайсы монгол ханы үзенең гаскәрләрен Угра елгасына алып килә?

а) Мамай;

б) Батый;

в) Әхмәт.

2. Куликово сугышы нинди елга буенда була?

а) Угра;

б) Дон;

в) Идел.

3. Куликово сугышы кайчан була?

а) 8 сентябрь, 1380 ел;

б) 1380 ел,җәй;

в) 1480 ел, көз.

4. Русьта төп храм:

а) Троицк монастыре;

б) Грановитая  палата;

в) Успение соборы.

5. Русьның Алтын Урдага буйсынуы кайчан тәмамлана?

а) 1480 ел;

б) 1380 ел;

в) 1242 ел.

6. Нинди кенәз вакытында Русь Алтын Урдага буйсынудан туктый?

а) Иван Калита;

б) Дмитрий Донской;

в) Иван III.

7.Кремльне үзгәртеп кору нинди кенәз вакытында башкарыла?

а) Иван Калита;

б) Дмитрий Донской;

в) Иван III.

        

                                              4 класс.

        Тест №22.

        XIX гасыр тарихы сәхифәләре.

1.XVIII гасырда Франциядә власть кем кулына күчә?

        а) Багратион;

        б) Наполеон;

        в) де Толли.

2. Француз армиясе Россиягә ничәнче елда басып керә?

        а) 1821 ел;

        б) 1818 ел;

        в) 1812 ел.

3. Наполеоны җиңү хөрмәтенә Мәскәүдә нәрсә төзелә?

        а) Петропавловск соборы;

        б) Коткаручы Христос храмы;

        в) Бакыр җайдак һәйкәле.

4. 1812 нче елгы сугыш тәмамлангач Мәскәүнең Кызыл Мәйданында нинди һәйкәл куела?

        а) Минин һәм Пожарскийга;

        б) Бакыр җайдак;

        в) Екатерина III.

5. Рус гаскәрләренең баш командующие итеп кем билгеләнә?

        а) М.И.Кутузов;

        б) А.В.Суворов;

        в) Ф.Ф.Ушаков.

6. Бородино сугышы кайчан була?

        а) 26 январь 1812 ел;

        б) 26 август 1821 ел;

        в) 26 август 1812 ел.

7. Бородино сугышыннан соң Кутузов нинди карар кабул итә?

        а) Мәскәүне дошманга калдырырга;

        б) сугышны дәвам итәргә;

        в) Наполеонны җиңүче дип танырга.

8. 1812 нче елгы сугыш ни өчен Ватан сугышы дип атала?

        а) сугыш Мәскәү астында булганга;

        б) сугышка бөтен халык күтәрелә;

        в) Наполеонның басып керүе бик күп югалтулар китергәнгә.

        

        4 класс.

        Тест №23.

        Ватан тарихы сәхифәләре бүлеге буенча кабатлау.

1. Руслар, украиннар һәм славяннар кайдан килеп чыкканнар?

        а) көнчыгыш славяннарыннан;

        б) көнбатыш славяннарыннан;

        в) көньяк славяннарыннан.

2. Пергамент- нәрсәдән ясалган материал?

        а) каен тузыннан;

        б) тиредән;

        в) папирустан.

3. Монголларга нинди шәһәр каршы торган?

        а) Новгород;

        б) Киев;

        в) Козельск.

4. Мәскәү кенәзе Иван Даниловичның кушаматы нинди?

        а) Калита;

        б) Кызыл Кояш;

        в) Невский.

5. Ломоносов укыган «Грамматика»ның авторы кем?

        а) Метелей Смотрицкий;

        б) Василий Бурцов;

        в) Карион Штомин.

6. Екатерина II вакытында Санкт- Петербургның Сенат мәйданында нинди һәйкәл куелган?

        а) Минин һәм Пожарскийга;

        б) Суворовка;

        в) Бакыр җайдак-Петр I.

7. 1970 елда Кара диңгез флотын кем җитәкләгән?

        а) Ф.Ф.Ушаков;

        б) А.В.Суворов;

        в) М.И.Кутузов.

8. Большевиклар партиясе кайчан властька килгән?

        а) 7 ноябрь 1914 ел;

        б) февраль 1917 ел;

        в) 7 ноябрь 1917 ел.

9.Бөек Ватан сугышы кайчан башланган?

        а) 22 июнь 1941 ел;

        б) 9 май 1945 ел;

        в) 1939 елда.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тесты по математике.Тесты по литературному чтению 3класс

Тестирование обучающихся 3класса по математике...

Тест по окружающему миру (1 тест-1четверть 3 класс, 2тест- год 2 класс)

Тест создан для проверки знаний учащихся 3 класса за 1 четверть....

Тест по произведению Лии Гераскиной "В стране невыученных уроков"; Николай Носов "Приключения Незнайки и его друзей", Тест по произведению "Королевство кривых зеркал"

Дать возможность учителю узнать насколько внимательно учащиеся работают с книгой, внимательно читают, понимают прочитанное....

Тест по математике (2 класс), тест по окружающему миру (2 класс)

Данные  тесты   можно использовать как промежуточную контрольную работу....

Итоговый контрольный тест по окружающему миру за 3 класс. Результаты оценивания теста в баллах.

УМК "Школа России" Итоговый контрольный тест по предмету "Окружающий мир" за курс третьего класса.. Данный тест охватывает все основные темы курса "Окружающий мир" для 3-го класса. Задания 1-10 позвол...

Тест по русскому языку 2 класс. Контрольные тесты по русскому языку и математике 4 класс Планета Знаний. Презентация "Знакомство с многоугольниками 1 класс Планета знаний.

2 класс. Безударные гласные гласные в корне.Деформированная фраза.Морфемный разбор слов. 4 класс - 1 полугодие Планета Знаний.1 класс "Знакомство с многоугольниками"...

Тест по теме "Земля и человечество" и итоговый тест за 2 четверть

Тест по теме "Земля и человечество" окружающий мир 4 классИтоговый тест за 2 четверть по окружаещему миру....