Эшчәнлек конспекты,тема: “Яз килә”
план-конспект урока (окружающий мир) по теме

Хаматвалиева Ландыш Гильмыгалиевна

Занятие для старшей группы на татарском языке,окружающий мир,знакомство с весной.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yar_chally_shhrene1.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Яр Чаллы шәһәренең “Урман иясе” 88нче балаларның танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомум үстерешле балалар бакчасы “Муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе”

Эшчәнлек конспекты

Тема: “Яз килә”

9нчы зурлар төркеме

Әзерләде һәм үткәрде:

тәрбияче

Хаметвалиева Л.Г.

Тикшерде:

методист

Мухаметзянова Л.А.

2013 ел

Тема: “Яз килә”.

Максат:

  1. Балаларны ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү. Язның үзенчәлекле билгеләрен искә төшерү. Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру.
  2. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру. Мәкаль-әйтемнәр, сынамышларны ныгыту.
  3. Туган якның уянып килүче табигатенә мәхәббәт уяту.

Сузлек өстендә эш: кояш нурлары, яңгыр, җылы як.

Җиһазлар: магнитофон, яз турында рәсемнәр, кош рәсемнәре, кәгазь битләре, каләмнәр.

Эшчәнлек барышы

  1. Исәнмесез, хәерле көн, балалар.
  2. Хәлләрегез ничек?
  3. Балалар, игътибар белән тыңлагыз.
  4. Бу җыр нәрсә турында?

(Магнитофон тасмасында җыр тыңлау. “Яз җитә” Ф.Кәрим сүз., Җ.Фәйзи муз.).

  1. Балаларның җаваплары.
  2. Әйе, дөрес балалар, җыр яз турында. Ә хәзер, балалар, яз билгеләрен саныйк.
  3. Балаларның җаваплары.
  4. Көннәр кайчан җылына башлый?
  5. Яз көне җылына.
  6. Яз айларын әйтегез әле?
  7. Март, апрель, май.
  8. Кар кайчан эри?
  9. Яз көне.
  10. Яз көне тамчылар тамамы?
  11. Әйе, өй түбәләреннән тамчылар тама.
  12. Яз көне көннәр нинди була?
  13. Кояшлы, җылы була, яңгырлар ява башлый.
  14. Язын кошлар каян кайталар?
  15. Алар җылы яктан кайталар.
  16. Нинди кошлар кайта, әйтеп карагыз әле?
  17. Балаларның җаваплары.

Һәрбер бала алдына кош рәсеме куела. Аларга җылы яктан кайтучы кошларны күрсәтергә кушу. Дидактик уен “Дөрес җавап тап”.

Яз күренешләренә кагылышлы физкультминут “Чума үрдәк, чума каз” уены уйнала. Балаларга ни өчен бу уен алынганы аңлатыла. Чөнки яз көне кыр казлары, кыр үрдәкләре җылы яктан кайта.

Балалар алдына рәсемнәр куела. Шушы рәсемнәр буенча, сөйләгәннәрдән чыгып яз турында хикәя төзетү. (Бер-ике баладан хикәя сөйләтү. Балаларны мактау.)

“Тапкырлар һәм зирәкләр” уены. Балалардан яз турында мәкаль-әйтемнәр сорау.

  1. Язның байлыгы – кояш,

Көзнең байлыгы – уңыш.

  1. Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы.
  2. Каен суы күп акса, җәй яңгырлы булыр.
  3. Күк иртә күкрәсә, ел яңгырлы булыр.

Табышмаклар

  1. Яңгырлы да карлы,

Ә каеннар сулы.

Бөреләр туп-тулы

Елның кай фасылы? (Яз)

  1. Коймада - өй,

Өйдә - җырчы. (Сыерчык)

  1. Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач)

Балалардан бу мәкаль-әйтемнәрнең нәрсә турында икәнлеген сорау һәм аларга аңлатма бирү. Магнитофон тасмасына “Каз канаты” көе куела, балалар көйне тыңлап, яз турында ирекле рәсем ясыйлар.

Йомгаклау.

Балаларның рәсемнәрен күргәзмәгә кую. Аларның эшләренә бәя бирү. Балаларны мактау. Эшчәнлек шуның белән тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Спорт-сәламәтләндерү" юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлек планы.

Программаның  максаты:   Кече яшьтәге укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен уңышлы шартлар булдыру.   Балаларны,белем һәм күнекмәләрне табигать һәм яшәү за...

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча шөгыль конспекты «Актер тренингы–шәхеснең иҗади үсеше компоненты»

Максат: психофизик күнегүләр ярдәмендә шәхесне иҗади үстерү. Бурычлар:  Өйрәтү:   «Актер тренингы»темасы буенча төп төшенчәләр,аларның практик эштә әһәмияте  белән танышу   ...

дәреснең конспекты Тема: Су анасы

Дәреснең конспекты. Тема: Су анасы. Дәрестә презентация, видео “Су анасы”, дәреслек Әдәби уку 3 класс, 2 нче кисәк Ф.Ш.Гарифуллина куллана....

Учебно – методический комплект (конспект) Тема: Оригами. Снежинка из бумаги. Класс 1.

Тема: Оригами. Снежинка из бумаги.Класс 1.Тип: Урок освоения новых знаний и способов действий.Цель: Обучение навыкам работы с бумагой (оригами). Ознакомить учащихся с техникой выполнения снежинок из б...

Конспект . Тема урока: Числа 6,7. Письмо цифры 7. (программа «Школа России», предмет «Математика», 1 класс, Моро М.И.)

Цели: в совместной деятельности с учителем и одноклассниками учиться воспроизводить последовательность чисел от 1 до 7 как в прямом, так и в обратном порядке, начиная с любого числа; определять место ...

Конспект. Тема урока: Геометрические фигуры.

Цель:познакомить с существенными признаками прямоугольника и квадрата. развивать умения анализировать и обобщать....

Конспект Тема «Звук и буква М»

Тема: «Звук и буква М»...