"Үткәнен белгәннең киләчәге бар"
проект по окружающему миру (4 класс) по теме

Тимергалиева Венера Адгамовна

Научно-исследовательская работа об итории родного села.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarstan_respublikasynyn_mgarif_hm_fn_ministrlygy.docx27.31 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән министрлыгы

Әтнә муниципаль районы Иске Өҗем  гомүм белем бирү мәктәбе

Үткәнен белгәннең киләчәге матур булыр.

Сәфәргалиева Зәринә

Әтнә районы Иске Өҗем авылы,

МБОУ- “Иске Өҗем урта гомумбелем мәктәбе”, 3 класс

 Җитәкче: Тимергалиева В.Ә

                                 

2012  

                                                             

                                                     

                                           Эчтәлек

I. Кереш өлеш.  _____________________________________ 3

II. Төп өлеш.   ______________________________________ 4

  1. Иске Өҗем авылының барлыкка килү тарихы.__________4

  1. Авылыбыз мәктәбе.  _______________________________6

  1. Авыл хуҗалыгы.  __________________________________7

  1. Һөнәрчелек. _______________________________________10

  1. Авылыбыз мәдәнияты. ______________________________13

III. Йомгаклау.  _____________________________________9

IV. Кулланылган әдәбият.  ___________________________10

                                                         Кереш.

   Туган җир… Туган авыл…

   Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, аның барча кешеләре күңелгә бигрәк тә  якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә-әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган ул кадерле урыннар.

   Авылларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгысы-шатлыгы, куанычлары һәм сагышы. Аларның берләре бик борынгы, икенчеләре шактый соң барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар. Шуның өстенә авыллар милләтебезгә, халкыбызга җиң сызганып хезмәт итүче кешеләр үстерә торган изге урыннар. Авыллар гөрләтеп яшәсә, милләт, халык яшәр, үсәр һәм көчәер.

Максат:

Бурычлар:

  • Авыл турында  фәнни чыганаклар белән танышу, теманың актуальлеген дәлилләү.
  • Темага карата интернеттан кирәкле материаллар табу.
  • Авылның үткәне, авылдашларыбыз,  һөнәрчелек турында сораштырулар үткәрү.
  • Җыелган материалларны эшкәртү, анализлау һәм нәтиҗә чыгару.

 Иске Өҗем авылының барлыкка килү тарихы.

    Г.Тукайның «Туган авыл» шигыре Иске Өҗемгә багышлап язылган дияр – сең. Аны укыганда, уйлар авылымның ерактагы үткәненә барып тоташа.

   Элек марилар яшәгән бу җирләргә бабаларыбыз Иван Грозный яуларыннан качып килгән, дип саный өлкән буын кешеләре. Татарлар җирле марилар белән каршылыкка кергәнме, урыс гаскәрләре арттан куып килеп бәрелешләр булганмы, хәзер төгәл генә әйтүе кыен.  

    Бу хакта Ш.Мәрҗани үзенең “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” китабында (171 нче бит) болай дип яза: Чар өязендә Ашыт елгасының төньягында, Иске Өҗем авылы басуында бер кабер бар.Анда болай дип язылган: “Тарих тугыз йөз кырык җидедә (1540) Байморза Даим углы Ядкәр кяфер кулыннан шәһит булды. Күршесендә тагын бер кабер бар. Авыл халкы икесен дә “шәһитләр кабере” дип йөртә. Дөреслеген хода белә, монда әйтелгән Ядкәр хан (Казан ханы) булыр микән?” Төрле юрамалар буенча Ядкәр ханның язмышы Мәскәүдә төгәлләнгән, ләкин ул елларның тарихы бик чуалган бит. Бәлки Мәрҗани хәзрәтләре хаклыдыр? Һәрхәлдә, әлеге кабердә ятучыларның “шәһитләр дип олылануы да (басып алучыларга каршы көрәшкәннәр генә изге җан дип исәпләнә бит, җирле халык белән сугышта үлсәләр, алай әйтмәсләр иде), Ядкәр хан турындагы фараз да биредә урыслар һәм татарлар арасында сугышлар булганлыгын дәлилли. Бүгенге көндә халык бу урынны Изгеләр кабере дип йөртә, чишмәне һәм каберне мәктәбебез укучылары карап тора.

   15-16 нчы гасырда Ашыт елгасының төньягына урнашкан Иске Әҗем авылы мариларның өязенә кергән була. 1540-42 нче елларда авылның хәзерге  зиараты  янында марилар татарларга   һөҗүм итәләр. Мариларның сугышка әзерләнеп килгәнлеген күргән берәү”Һөҗүм, һөҗүм !” дип  кычкыра. Кемнәргәдер ул өҗем дип ишетелә. Шуннан авылга Өҗем дигән исем тагылып калган дигән сүзләр йөри. Бөек галим, тел белгече Ш.Мәрҗани Иске Өҗем авылы турында: Өҗем авылы каберлегендә 1530, 1540, 1542, 1543 нче еллардагы язулы кабер ташлары бар. Аларның башында шигырь юллары китерелгән бик матур язулар бар. Ул вакытларда ук биредә һөнәрле, яхшы белемле кешеләр яшәгән, дигән фикергә киләсең, дип яза.

    Моннан ике ел элек Өҗем зираты янындагы ташлыкта, трактор чүмече борынгы кабергә юлыга. Кабердән бронза эшләнмәләр табыла. Каберлектән шулай ук  кеше сөякләре дә табылды. Галимнәр әйтүенчә, бу-хатын-кыз сөякләре. .Аларны өйрәнүләр әле дә дәвам итә.

   Иске Өҗем – тарихта тирән эз калдырган авыллырның берсе. Бу турыда шушы кабер ташлары, табылдыклар сөйли. Алар татар тарихын өйрәнүдә иң борынгы төп чыганакларның берсе булып торалар һәм тарих фәнендә теркәлгәннәр.

                                          Авылыбыз мәктәбе.

       19 нчы йөз ахырында татарларда белемгә караш үзгәрә.  Абдулкасыйм Рәхмәти ХХ йөз башында атаклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый. Россиядә мөселманнар өчен иң алдынгы уку йортларының берсен тәмамлаган егет туган авылына кайтып, гади халыкка хезмәт итә. Әтисе Фазыл белән авылда җәдит мәктәбе салдыралар алар. Сәүдә эшен дә бик уңышлы алып барган Рәхмәтиләр мәйданга нинди заман килгәнен яхшы аңлаганнар. Илгә укымышлы, киң карашлы яшьләр кирәк була. Шуңа күрә Абдулкасыймның оныгы Рәшитне авыл мәдрәсәсендә генә калдырмыйча, Кызылъяр (Петропавловский) шәһәренә сәүдә мәктәбенә укырга җибәрәләр.   1915 нче елда Иске Өҗем авылында Рәхмәтулла бай үз акчасына мәдрәсә салдыра һәм анда балалар укыта. Ләкин соңрак ул ябыла.

   1925 нче елда авыл уртасындагы иске бинада башлангыч мәктәп оештыры-ла. Ул авыл халкын укырга, язарга өйрәтүдә зур роль уйный. 1930 нчы елда Габдрахман бай йортында җидееллык мәктәп оештырыла.   1969 нчы елда мәктәпнең яңа бинасына нигез салына. Бу таш мәктәп 1961-62 нче уку елында үзенә беренче укучыларны кабул итә. Бу вакытта ул сигезьеллык мәктәп итеп үзгәртелә.

                                           Авыл хуҗалыгы.

     Авыл хуҗалыгы, башка җирләрдәге кебек үк, Иске Өҗем халкының төп шөгыле була. Хуҗалык итү ата-бабадан калган ысуллар белән алып барыла. Басу-кырларда күп гасырлардан килгән сука, сабан, агач тырма кебек эш кораллары кулланылган. Авыл хуҗалыгына товар-акча мөнәсәбәтләре үтеп кергәч, крестьяннар үзләре җитештергән азык-төлекне сата башлыйлар. Авыл халкының тормышы көйләнеп китә. Игенчелекнең югары үсеш алганын археологик материаллар да раслый. Мәсәлән, авыл җирлегендә төрле эш кораллары табылган. Иске Өҗемнәр бодай, борай, борчак, карабодай, арыш, киндер, җитен иккәннәр. Ашлыкны диварларына балчык сылаган яисә такталар белән әйләндереп алынган базларда саклаганнар. Шулай ук амбарлар да файдаланылган.

   Ә инде 1929 елның көзендә  крестьяннарны кысу көчәя. Коллективлаштыру бурычы куела.   Бу сәясәт Иске Өҗемгә дә кагылмый калмый, әлбәттә.

   1929-30 елларда «Иске Өҗем» колхозы төзелә. Аңа 6 хуҗалык керә. Алар игътибарны яшелчә үстерүгә юнәлтәләр. Болында суган, кишер, чөгендер, бәрәңге, шалкан, әче торма үстергәннәр. Ашыт елгасыннан канаулар казып, һәрбер түтәлгә су җибәреп торганнар.  Бригадаларга бүленеп эшләгәннәр... 1937 елда  уңыш бик яхшы була. Иң бай еллардан санала, чөнки һәр хезмәт көненә 7-8 кг икмәк өләшенә. Хәзерге вакытта “Ташчишмә” СХПК сы да иң алдынгылардан санала.

                                                   

                                                  Һөнәрчелек.

       17 гасырда һөнәрчелек алга китә. Авылда да аерым һөнәр белән шөгельләнүчеләр барлыкка килә.     

   Тегермәнчелек. Авылны шартлы рәвештә икегә бүлеп йөрткәннәр: Коллар ягы һәм Петя ягы. Коллар ягында Ягор исемле урыс кешесенең тегермәне эшләгән. Тегермәнчеләр рус кешеләре булган, чөнки рус булмаган башка халыклар кебек үк, татарларга хөкүмәт тарафыннан тегермәнчелек һәм тимерчелек белән шөгыльләнү тыелган. Ягорның тегермәне 4 ташлы: бодай ташы, арыш, өргеч, карабодай ташлары булган. Ул аларны онга яки ярмага тартып бирә алган.

   Ә Ягорның 4 малае тимерчелек белән шөгыльләнгән. Алар авылны кирәкле тимер материаллары белән тәэмин итеп торган.

   Ашыт елгасынна күтәрелгәч, Хисамиев Әхмәтҗанның Җил тегермәне, ә Кызыл Утар белән Иске Өҗем арасында – Рәмидә - Су тегермәне  эшләп торган.

   Питә ягында Петя тегермәне булган. Ул тирә-якта иң бай кешеләрдән саналган. Чөнки ул вакытта яхшы эшләгән тегермәнчегә аерым йорт, лапас, конюшня бирелгән. Тегермәне дә бик зур - 2 этажлы, уннан артык ташлы. Ак он тарта торган тегермәне дә булган. Петя бөтен тегермәнчеләрне үзенә буйсындырып торган. Мәсәлән, Югары Шашы, Күшәр, Әтнә тегермәннәрен чиратлаштырып тарттырган.

   Чабата үрү. Иске Өҗемдә чабата үрү, агач башмак ясау да зур урын алып торган.

   Арба ясау белән Госманов Харис, көпчәк ясау белән Усманов Мәхмүт, Нәҗметдинов Хөснетдин исемле авылдашларыбыз шөгыльләнгән. Алар үз һөнәрләрен буыннан-буынга тапшыра килгәннәр. Шуңа күрә арба, көпчәк ясыйсы булса, әле дә Өҗем осталарына ярдәм сорап киләләр.

   Көянтә ясау, палас туку, кирпеч сугу белән дә авыл халкы бик теләп шөгыльләнгән. Иске Өҗемдә һәм Ташчишмә авылында сугылган кирпечләрне күрше районнардан да килеп ала торган булганнар.

                               Авылыбыз мәдәнияте.

Авыл халкы мәдәнияткә дә зур игътибар бирә. Бу өлкәдә дә сизелерлек уңышларга ирешелә. Иң беренче мәчетне әйтеп китәргә кирәк. Иске Өҗем мәчетендә  Касыйм мулла, Фатыйх мәзин дигән кешеләр авыл халкына дин кануннарын аңлатканнар. Ә 1936 елда мәчет манарасы киселә.

     Күренекле шәхесләргә килсәк, андый кешеләр Иске Өҗем авылында аз булмаган. Шулар арасында аеруча зур хөрмәткә лаеклы кешеләрдән Гасыйм Лотфи, Рәшит Рәхмәти, Равил Вәлиевны аерып алып әйтеп була.

     Гасыйм Лотфи 1900 нче елда Әтнә районы Иске Өҗем авылында туган. Мәктәп-мәдрәсәләрдә укып заманына күрә яхшы гына белем туплый, төрле авылларда укытучылык итә. Гасыйм ага  бөтен гомерен мәгариф эшенә багышлый. Аның уннан артык китабы бар.

     Рәшит Хисмәтулла улы Рәхмәти Арат 1900 нче елның 15 нче маенда Иске Өҗем авылында туган.1906-1910 нчы елларда авыл башлангыч мәктәбендә укый. 1923-1927 нче елларда Берлин университетының фәлсәфә факультетында укыган. 1949-1951 нче елларда Лондон университеты профессоры була. Уйгур һәм төрек телләре буенча күп кенә хезмәтләре дөнья күргән.

   Сәнгать өлкәсендә дә авыл халкы сынатмаган. Урак вакытларында агитбригадалар кыр хезмәтчәннәрен ял иттергәннәр. Сабантуй бәйрәмен дә бик күңелле итеп үткәргәннәр. Алдагы көнне мәйдан җыелган, икенче көнне бөтен традицияләренә туры китерелеп бәйрәм үткән, ә кичләрен кичке уеннар булган. Шулай ук каз өмәсе, Нәүрүз, Сөмбелә, Никах туе кебек бәйрәмнәр дә чын милли рухта үткән.  

   Хәзерге көндә дә авыл халкы бер бәйрәмне дә калдырмый. Концерт-кичәләр, очрашулар да гел булып  тора.

                                                   

                                                  Йомгаклау

       Туган як тарихының тамырлары, белгәнебезчә, бик тирәнгә, гасырлар төпкеленә барып тоташа. Иске Өҗем тарихында без күп кенә кызыклы сәхифәләр белән очраштык. Тарихның андый битләре аеруча әһәмиятле. Ләкин тарихның иң зур өлешен көндәлек эшләр һәм мәшәкатьләр тәшкил итә.Авыл тарихы да андый эш-гамәлләр белән тулы булган. Игенчеләр, һөнәрчеләр, сәүдә итүчеләрнең, галимнәр һәм сүз осталарының хезмәтләре нәтиҗәсендә гасырдан – гасырларга күчкән рухи һәм матди байлыклар туган. Без алар белән кыскача гына танышып уздык инде. Бу мирасны күз карасыдай саклау – үз тарихыңны, башка халыклар тарихын ихтирам итү дигән сүз.

                                         

                                       

                                            Кулланылган әдәбият.

1.Гарипова Ф.Г. Авыллар һәм калалар тарихыннан.  Казан, ТКН, 1994.

2.Мәрҗани Ш. Мостафадел - әхбар фи әхвале Казан вә Болгар.  Казан, ТКН,1989.

3.Пискарев В.И. Татарстан тарихы. Казан, Хәтер, 2005.

4.Равил Фәхретдинов. Мондадыр безнең бабайлар. Казан, ТКН, 1992.

5. Саттаров Г.Ф. Татарстан АССРның антропотопонимнары: Татарстан авылларының исемнәре.  Казан, 1973.

6. Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII-XVIII вв. Казань, 1972.

7. Татарстан тарихы. Казан, ТаРИХ, 2001.

8. Эзләнүләр, уйланулар, табышлар. Казан, ТКН, 1989.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күп укыган, күп белгән.

Сценарий праздника на татарском языке о книгах....

Күп укыган, күп белгән.

мероприятие о книгах...

Тәуелсіз Қазақстан бейбітшіліктің, келісім мен жасампаздықтың белгісі

Жас жеткіншектерді   еліміздің   тәуелсіздік  алғалы  20 жыл  ішінде  жеткен  табыстарымен таныстырып ,білімдерін   нығайту. Отанын  құрметт...

Жол белгілерін салу

Жолда жүру ережелері туралыбастауыш кластарда  әңгімелер түрінде, экскурсия жасау, тәрбие сағаттарында, ертеңгіліктерде және бейнелеу өнері сабақтарында суреттерін салдыру арқылы мәлімет беріледі...