Күп укыган, күп белгән.
материал на тему

Сценарий праздника на татарском языке о книгах.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Күп укыган, күп белгән.29.88 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф сәгате.

«Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең»

Максат: 1.Китапларның килеп чыгу тарихы белән танышу.

2. Китап төрләре: дәреслекләр, әкиятләр, җырлар һ.б.

җыентыклар белән танышу.

3. Укучыларда китапка сакчыл караш тәрбияләү.

4. Китап - дәреслекләрне кызыксынып, аңлап укуга ирешү.

Җиһазлау: Китаплар, дәреслекләр, плакатлар.

Дәрес барышы.

- Мин сезгә табышмак әйтәм, шул табышмакның җавабын табып, без бүгенге дәреснең темасын билгелибез.

Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк

Аннан якын дус та юк.

Ул нәрсә?

- Әйе, укучылар. Безнең бүгенге дәресебез дә китап турында. Ул «Китап киңәшчең синең, дустың ярдәмчең синең…» дип атала.

Яшь дусларым! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти- әниләрегез эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз- ак корабны хәтерләткән мәктәбебезгә юл тотасыз. Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул- гыйлем алу. Көмеш кыңгырау моңлы чыңнарын таратуга, дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче булып кулга китап аласыз.

- Ә нәрсә соң ул китап?

- Китап ул нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә җыйналып төпләнгән басма әсәр.

Китап- тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана.

1 нче укучы.

Кем күп белергә тели-

Китап була кулында.

Менә хәзер сүз башлыйбыз

Шул якын дус турында.

Укый аны өлкәннәр дә,

Укый аны балалар-

Шулай гыйлем чишмәсеннән

Алар белем алалар.

2 нче укучы.

Мәктәпкә килеп керүгә,

Алабыз кулга китап.

Гомер буена укыйбыз,

Һич кенә булмый туктап.

Мәктәптә иң кирәклесе-

Иң әйбәт өйрәтүче

Беләбез ич, ул- белемнең

Учагын көйрәтүче.

- Кешеләр китаплар аша үзләренең үткәне, әби- бабаларының тормышы белән танышалар. Китаплар бик борынгы заманнардан ук басылып килгәннәр.

- Беренче китап кайчан барлыкка килгән?

Бүгенге галимнәр бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмыйлар. Париждагы бер китапханәдә безнең эрага кадәр 3350 елда язылган папирус төргәге саклана. Шушы китапны иң борынгы, иң беренче китап дип санасалар да, Мисыр каберлекләрендә әле ачылу көтеп ятучы күпме сер бар.

Беренче язу үрнәкләре шикелле үк, беренче китаплар да башта Мисырда, Кытайда, Һиндстанда барлыкка килә. Борынгы Мисырда ташка чокып язганнар. Иероглифлар белән язылган беренче язу үрнәкләре кыяташларда сакланган. Димәк, беренче китаплар таш китаплар булган.

Тора- бара ташларны папирус алыштырган. Папирус Нил елгасы буенда үскән камыш. Безнең кәгазь белән чагыштырганда, папирус нык түгел, бик тиз таралырга тора. Шулай булса да, ул бик озак алыштыргысыз язу материалы булып хезмәт иткән.

Шулай ук, беренче китапларны балчыкка, агач такталарга, тирегә, каен тузына язганнар. Китапларны элек кул белән язганнар. Ә соңрак китап басу станоклары, беренче типографияләр барлыкка килә.

Россиядә беренче китап басучылардан Иван Федоров санала. Аның 1564 елда беренче рус китабы «Апостол» басыла.

Татарстанда беренче типография 1801 елда Казан шәһәрендә отставкадагы прапорщик Габделгазиз Бурашов тарафыннан ачыла.

«Якын дус» җыры (Җ. Тәрҗеманов сүзләре, З. Хәбибуллин көе) яңгырый.

-Нинди китаплар була соң?

Китаплар күптөрле була. Әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар, мәкальләр җыентыклары була.

(китаплар күргәзмәсен күрсәтү)

Тагын бик кирәкле китаплар- төрле- төрле сүзлекләр һәм белешмәлекләр бар. Кешеләр бар нәрсәне дә үткән замандагы, хәзер булып торган вакыйгаларны, даталар, саннар, исемнәрне белешмә һәм сүзлекләрдән таба ала.

(сүзлекләр күрсәтү)

1 нче бала.

Җир йөзендә төрле- төрле

Никадәрле китап бар.

Бик калын да, бик олы да,

Кечкенә дә китаплар.

Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә иң тәү башлап

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап.

2 нче бала.

Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагы?

Беләмсең, ул нинди китап?

Ул- «Әлифба» китабы

И Әлифбам,

Син- тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы

Син кадерле,

Син- туган телемнең

Алтын ачкычы.

«Әлифба» җыры яңгырый.

- Матур рәсемнәренә сокланып, язуларын укып караган беренче китабыгыз- ул, һичшиксез- Әлифба. Әлифбадан без хәреф танырга, укырга, язарга өйрәнәбез. Матур- матур шигырьләр, әкиятләр укырга өйрәнәбез.

Яхшы китап һәрчак күңел түрендә саклана, андагы акыллы сүзләр якты кояш нурлары кебек. Китаплар төрле темага язылалар, төрле күләмдә булалар. Ләкин нинди генә булсалар да, алар безне Туган илебезне, хезмәтне яратырга, авыр вакытларда югалып калмаска өйрәтәләр, адашканга юл күрсәтәләр.

1 нче укучы.

Китап укырга яратам

Вакыт булган чакларда.

Рәхмәтләрем чиксез минем

Китап язучыларга.

2 нче укучы.

Сердәшчем дә, киңәшчем дә,

Якын дустым да китап,

Дөньядагы бар нәрсәне,

Сыйдырган нурлы китап.

3 нче укучы.

Китап дусты кешеләрнең

Һәм иң якын сердәше,

Һәрвакытта кирәк була

Безгә китап киңәше.

- Китап дөньясы бик бай. Аларның санын күз алдына китерүе дә кыен. Ел саен яңа китаплар басылып тора. Ә менә китапларның иң күп саклана торган урыны һәм һәркем шул китапларны алып укый ала торган урын ничек дип атала?

- Китапханә.

- Менә китапханәдән безгә бер китап килгән. Тик ул безнең алдыбызга чыгарга ояла, күргәзмәләрдә дә катнашмады.

- Менә карагыз әле, ни өчен ояла икән ул?

(ертылып беткән китап күрсәтелә)

- Ә ни сәбәпле ул шундый хәлгә төшкән икән соң? (укучылар җавабы)

Ишек шакып, китап докторы керә.

«Китап докторы» шигыре укыла.

- Мин сезгә берничә киңәш тә алып килдем әле.

- Китапханә китапларына исем- фамилияңне һәм башка сүзләр язма.

- Китапханәдән алган китапларны вакытында кайтарып бир. Шуны истә тот: аны башка укучылар көтә.

- Китапханәдән, иптәшләреңнән һәм башка танышларыңнан алган китапларны бигрәк тә нык сакла!

- Караңгы урында укыма: күзләреңне бозарсың. Укыганда яктылык күзләреңә түгел, ә китабыңа төшсен.

- Китапларның битләрен бөкләмә, укып тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй.

- Китапның ертылган битләрен ябыштыр. Әгәр кирәк булса, төплә.

- Китапны ашыкмыйча, уйлап укы.

- Сезнең киңәшләрне без һәрвакыт истә тотарбыз, чын китап дуслары булырбыз.

- Сез килешәсезме, дуслар?

- Ә бу ертылган китаплар белән нишләрбез соң?

(укучылар җавабы)

- Әйе, без аларга һичшиксез ярдәм итәрбез. Рәхмәт сезгә, доктор.

Китап- киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китап ны.

Укы, дустым, син аны.

Китапның син дусты бул.

Бик күп сорауларыңа

Җавап биреп торыр ул.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күп укыган, күп белгән.

мероприятие о книгах...

Тәуелсіз Қазақстан бейбітшіліктің, келісім мен жасампаздықтың белгісі

Жас жеткіншектерді   еліміздің   тәуелсіздік  алғалы  20 жыл  ішінде  жеткен  табыстарымен таныстырып ,білімдерін   нығайту. Отанын  құрметт...

"Үткәнен белгәннең киләчәге бар"

Научно-исследовательская работа об итории родного села....

Жол белгілерін салу

Жолда жүру ережелері туралыбастауыш кластарда  әңгімелер түрінде, экскурсия жасау, тәрбие сағаттарында, ертеңгіліктерде және бейнелеу өнері сабақтарында суреттерін салдыру арқылы мәлімет беріледі...