Татарстан җире - дуслык иле
классный час по окружающему миру (4 класс) на тему

Самигуллина Альбина Харисовна

Кичә уздырыласы зал бәйрәмчә бизәлгән. Залда “Әссәламәгаләйкүм” җыры яңгырый. Балалар милли киемнәрдән залга узалар һәм ярым түгәрәкләнеп басалар. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarstan_zhire_-_duslyk_ile.docx36.3 КБ

Предварительный просмотр:

Государственное бюджетное специальное (коррекционное)      общеобразовательное учреждение для обучающихся, воспитанников с ограниченными возможностями здоровья «Ново-Кинерская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа-интернат VІІІ вида»

Самигуллина А.Х.

Кичә уздырыласы зал бәйрәмчә бизәлгән. Залда “Әссәламәгаләйкүм” җыры яңгырый. Балалар милли киемнәрдән залга узалар һәм ярым түгәрәкләнеп басалар.

Тәрбияче:  Тел ачкычы, иман биргән

                   Сөекле туган телем!

                   Үзебезчә сиңа сәләм,

                   Әссәламәгәләйкүм!

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, дуслар!

Тәрбияче:  Исәнмесез диеп башлыйм әле,

                   Танышу бит шулай башлана

                   Сезнең белән очрашканга, дуслар,

                   Күңелебез шундый шатлана!

Татар малае:   Исәнмесез дусларым!

Рус малае:   Здравствуйте, мои друзья!

Мари малае:   Арумы, карендәшләр!

Тәрбияче:  Хәзер без, “Татарстан җире – дуслык иле!” дигән әдәби музыкаль кичәбезне башлыйбыз. Татарстан җире – ул дуслык иле, янәшебездә төрле милләт халкы тату яши. Бездә бүген дуслык бәйрәме! Әйдәгез, бергәләп күңел ачып, ял итеп алыйк әле.

Тәрбияче:  Торсак та без төрле җирләрдә,

                    Без яшибез татар илендә

                    Сөйләшәбез төрле телләрдә

                    Аңлашабыз дуслык телендә

Тәрбияче:  Татар, рус, чуваш һәм марилар,

                    Кулга – кул тотынышып, чыгып уртага

                    Кешелеклелекнең олы мәйданына,

                    Туганнарча бергә юл яра.

1 укучы      Төрле – төрле телдә сөйләшсәк тә

                    Төрле – төрле милләт булсак та

                    Тик бер безнең туган илебез,

                    Тик бер генә туган җиребез.      

2 укучы      Төрле – төрле җирдә яшәсәк тә,

                    Төрле – төрле исем йөртсәк тә,

                    Тик бер генә туган илебез,

                    Тик бер генә туган җиребез.

3 укучы      Дус яшибез, ярдәмләшеп,

                    Беркемне рәнҗетмибез,

                    Ачу килгән чакта да без

                    Авыр сүзләр әйтмибез.

4 укучы      Мин яратам сине, Татарстан,

                    Горур халкың өчен яратам

                    Җан өреткән әнкәм телең өчен,

                     Тугрылыгың өчен яратам.

5 укучы       Мин яратам сине, Татарстан,

                     Ал таңнарың өчен яратам

                     Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган,

                     Яңгырларың өчен яратам.

Тәрбияче:  Балалар, ә безнең Татарстаныбыз кайдан башлана икән? Әйдәгез шуны карап үтик әле. (слайдлар белән эш)

Татарстан – безнең гаиләбез, туган йортыбыз, туганнарыбыз, күршеләребез, кардәшләребез, авылдашларыбыз, дусларыбыз, райондашларыбыз.

Татарстан – бай, мәйданы ягыннан зур республика. Безнең Республиканың Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургалиевич. Татарстан Республикасының башкаласы – Казан шәһәре. Казан – бик борынгы һәм бай тарихлы шәһәр. Казаныбызның үткәне, бүгенгесе бар, аның киләчәге дә зур. Мәгълүм булганча, быел республиканың, 20, ә Казан шәһәренең 1005 еллыгы.

Сәйдәш моңы, Тукай, Җәлил җыры

Шаулап тора әллә кайларга

Татарстан халкын шатландырып

Үсә Казан – җырга бай кала.

Тәрбияче:  Арча районы Татрстан Республикасында иң эре районнарның берсе, Казан артының төньяк өлешендә урнашкан һәм Марий Эл Республикасы, Биектау, Саба, Балтач һәм Әтнә районнары белән чикләнә. Арча районының хәкимияте башлыгы Назиров Алмас Аминович. Бу ел безнең Арчабызга 80 яшь тулды. Арчаның күп гасырлык тарихы, үзенә генә хас йөзе бар.

Туган көнең белән, ямьле Арча ягы!

Чал тарихлы газиз төбәгем!

Котлы булсын туган 1әрбер көнең

Сине мактап җырга күмәмен.

Мәңге яшә, гүзәл туган җирем!

Йомшак җилле, изге Арча – Йорт!

Синең даның ктикән гасырларга

Үз исемеңне шулай горур йөрт!

Тәрбияче:  Арча – халкыбызга йөзләгән мәгърифәтче, әдәбият һәм сәнгәть эшлекләре биргән як. Г. Тукай, Галиасгар Камал, Гөмәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев кебек классик таратучы шәхесләребез.

Арча ягы – борынгы болгар бабалырыбыз гомер иткән тарихи төбәк, табыннабызга мең төрле сый – нигъмәтләр куючы алтын куллы эшчәннәр, татар халкының мәдәниятен, күркәм гореф – гадәтләрен үстерүгә зур өлеше керткән, олугъ шәхесләрне үстергән бәрәкәтле як!

Районыбыз халкы киң күңелле, ачык йөзле, үзенең гадилеге, хезмәт сөючәнлеге, кунакчыллыгы белән аерылып тора. Туган җирне ярату, Ватанга бирелгәнлек кебек ата – бабаларыбызның күркәм сыйфатларын халкыбыз буыннан буынга дәвам итә.

Татарстан республикада төрле милләт халыклары узара дус яшиләр: бер берсенә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр.

Безнең Яңа Кенәр интернат мәктәбендә дә төрле милләт вәкилләре укый. Алар арасында татарлар, руслар, марилар, удмуртлар бар. Алар бер – берсе белән дус – тату яшиләр. Чөнки, шулай булганда гына, яңа үрләр алып була.

Балалар, безгә бүген бик күп кунаклар килгән. Аларны сезнең ниләр белүегез, нәрсәләр белән шөгыльләнүегез, гомумән, мәктәп тормышы кызыксындыра. Әйдәгез әле укучылар, без аларга һөнәрләребезне күрсәтик. Бездә бүген бәйрәм! Дуслык бәйрәме!

1 укучы     Карап тормый ара еракка

                   Дуслар килә безгә кунакка

                   Дуслык безнең тормыш үзәге

                   Дуслык безнең бәйрәм бизәге

2 укчы       Без – бер илнең балалары,

                   Барыбызда дуслар без

                    Татарлар, чуваш, марилар,

                    Башкортлар, руслар без.

3 укчы        Без яшибез бер үк җирдә,

                    Без күршеләр,

                    Без, әйдәгез, дуслар булыйк

                    Без – кешеләр.

4 укучы      Үскәчтен дә дошман булмыйк

                    Беребез дә

                     “Дуслык” сүзе булсын безнең

                     Телебездә.

5 укучы        Туган илем – Болгар ватаны

                      Казан аның мәркәз каласы

                      Рус, мари, удмурт, татармы:

                      Барыбыз Җир – ана баласы.

Тәрбияче:  Һәр халык бер зур таҗдагы асылташлар кебек. Әгәр берсе югалса, бөтен “таҗның” яме китә, чөнки һәр халкының кояш астында үз урыны бар. Шуның өчен, безнең һәрберебез үз милләтебезне яратырга, сакларга, аның белән горурланырга тиешбез. Әйдәгез, кулларны кулларга тотынышып, дуслыгыбызны ныгытыйк әле.

“Дуслык” җыры. Башкаралар: Слава, Наташа, Ильнур.

Тәрбияче:  У каждого народа свой язык, своя национальная одежда, свои традиции, обычаи, по-своему очень красивые песни, танцы.  

1 Укучы: (рус киемнән) Наш Татарстан

                                             Дружбою славится,

                                             Нам жить в Татарстане

                                             Очень нравиться!

 Тәрбияче:  Сейчас девочки исполнят русский танец.

 Тәрбияче:  Какой народ не любит праздник. А на праздниках люди веселятся, отдыхают, песни поют, танцуют. Особенно молодежь любит поиграть. Вот одна из любимых игр русского народа: «Колечко». Дети выстраиваются в ряд и ставят руки перед собой лодочкой. Выбирается ведущий. Он должен незаметно кому-нибудь из ребят положить в руки колечко и громко сказать: «Колечко-колечко, выйди на крылечко!». И тот, у кого колечко, должен выпрыгнуть вперед. Но если товарищи его удержали, ему дается наказание: рассказать русскую пословицу о дружбе. Затем он становится водящим.

Пословицы: «Дружба не гриб – в лесу не найдешь»

                        «Друг познается в беде»

                        «Нет друга, ищи, а нашел – береги»

1 Укучы:  (мари киеменнән)

Одна ты, Родина такая

Прекрасней не сыскать тебя!

Люблю душой и воспеваю

Тебя, марийская земля!

2 Укучы:  (мари киемннән)

Кулмәгемнең матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр

Марича җырлап күрсәтәм

Булган егет дисеннәр.

3 Мари халык җыры.

 Тәрбияче:  ә хәзер балалар без сезнеңбелән мари халык уенын уйнап алабыз. Безнең уеныбыз “Түгәрәкләник” дип атала. Без хәзер сезнең белән кулга-кул тотынышып ике түгәрәк ясап басабыз: бер зур түгәрәк һәм бер кечкенә түгәрәк. Көй башлануга зур түгәрәк сул якка, кечкенә түгәрәк уң якка биеп китә. Әйдәгез киттек!

1 Укучы:  (татар киеменнән)

Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә

Аллы – гөлле чәчәк төшкән

Килешәдер үземә.

2 Укучы:  (татар киемннән)

Әнием туган көнемә

Бүләк итте түбәтәй

Шундый матур түбәтәем

Үзем кебек бәләкәй.

3 Укучы:  (татар киеменнән)

Татарча да биебез,

Русча да биебез,

Илебездә, җиребездә

Дус һәм тату яшибез!

 Тәрбияче:  әйдәгез балалар, татар халык биюен биеп алыйк. Башкаралар: Гараев Нуршат, Мустафина Рәзилә, Мустафин Илҗнур, Фазуллина Гүзәл.

 Тәрбияче:  Балалар, без сезнең белән хәзер татар халкының “Кәри-Зәкәрия” уенын уйнап китәбез. Кулга-кул тотынышып түгәрәкләнеп басабыз. Уртага чыккан баланы, аның укуда, хезмәттә, җыр – биюдә булган сәлатен, уңганлыгын мактыйбыз.

 Тәрбияче:  Хәзер Сенина Ландыш башкаруында “Туган ил” җырын тыңлап үтик.

Тәрбияче:  Балалар, сезнең белән бүген дуслык турында җырлар да җырладык, шигырьләр дә сөйләдек, уеннар да уйнадык, биедек тә. ә хәзер бераз ял итеп алыйк, табышмакларның җавапларын табыйк.

  1. Татар халык табышмагы.

Җир астында алтын казык  (кишер)

Килмәсәм чакыралар

Килсәм – качалар   (яңгыр)

  1. Русская народная загадка.

Поменял трусишка цвет

А потом запутал след   (заяц)

Зимой и летом

Одним цветом    (елка)

  1. мари халык табышмагы.

Камчы белән кумыйлар,

Солы да ашатмыйлар,

Җир сөргәндә,

Җиде төрән тарта   (трактор)

Тәрбияче:  Балалар әйдәгез искә төшерик әле. Без бүгенге мероприятиядә нәрсәләр белдек, нәрсәләргә өйрәндек?

  • Без бүген биедек, шигерьләр сөйләдек, җырладык, табышмакларга җаваплар таптык.
  • Балалар, без кайсы Республикада яшибез? – Без Татарстан Республикасында яшибез.
  • Татарстан Республикасының башкаласы кайсы шәһәр? – Татарстан Республикасының башкаласы Казан  шәһәре.
  • Татарстан Республикасының президенты кем? – Татарстан республикасының президенты Миңнеханов Рөстәм Нургилиевич.
  • Безнең Республикага ничә ел булды? – Безнең Республикага 20 ел булды.
  • Безнең Казаныбызга ничә яшь? – Безнең Казаныбызга 1005 яшь.
  • Без кайсы районда яшибез? – Без Арча районында яшибез.
  • Арчпга ничә ел булды? Ничәнче елда? – 2010 елда Арчага 80 ел булды.
  • Арча районың хакимияте башлыгы кем? – Арча районың хакимияте башдыгы Назиров Алмас Әминович.

Тәрбияче:  Бик зур рәхмәт сезгә балалар. Сорауларга бик төгәл җавап бирдегез.

Тәрбияче:  Ә хәзер, әйдәгез тугандаш халкыбызның нинди аш-суга оста булулары белән дә танышыйк, аларны тыңлыйк. (һәр бала кулына күчтәнәч күтәреп чыга: чәк-чәк, коймак, нарат җиләге согы).

Татар кызы:    Безнең татар апалары

                           Пешерә баллы чәк-чәк

                           Авызга кабуга эри

                           Телең йотмыйсың чак-чак.

Рус кызы:        Ох, какие вкусные

                            Блинчики у нас,

                            От чистого сердца

                            Испекли для вас.

Мари малае:   Нарат җиләге согын

                            Һәркем яратып эчә

                           Файдасы бар бал кушкач

                             Әгәр дә салкын тисә.

(Татар кызы чәк-чәктән һәрбер кунакка авыз иттерә)

Тәрбияче:  Ә хәзер балалар, дусларыбызны тагын да ныгытыйк “Дуслык җыр”ын җырлап алыйк.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә

Дуслык булса, яшәү күңелле

Уңай була һәрбер эшен дә.

Бөтенебезгә дә дуслар кирәк,

Дустан башка булмый яшәргә

Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк

Дуслык орлыкларын чәчәргә.

Тәрбияче:  кадерле дуслар! Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Һәркайсыбызны өенә – муллык, тәнендә – саулык, фикирендә – зирәклек, илебездә иминлек һәм тынычлык булсын! Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!

                                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час Дуслык бит ул-тормыш үзәге

Классный час   Дуслык бит ул-тормыш үзәге...

презентация "Дуслык"

презентация "Дуслык " 3класс...

вечер дружбы народов "Дуслык купере"

разработка вечера дружбы народов на татарском языке проведенный для воспитателей ГПД района при участии 2х-3х классов. Цель работы : воспитание у учащихся любовь к народам республики, их традициям и о...

Дуслык белән көчле без!

классный час в начальных классах...

Чын дуслык

Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфы (рус төркеме, Хәйдәрова Р.З.) өчен....

Открытый урок “Туган җирем- Татарстан.”( Моя Родина- Татарстан")

Открытый урок " Туган җирем- Татарстан"для 4 класса...