Транспорт. Виды транспорта.
план-конспект урока по окружающему миру (3 класс) на тему

Файзрахманова Резеда Жаудатовна

УМК "Перспектива". 3 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon transport.doc141 КБ

Предварительный просмотр:

Тема : Транспорт. Транспорт төрләре.

Максат : йөрү урынына карап, транспортның классификациясе белән таныштыру; транспортның барлыкка килү тарихы; юлда йөрү кагыйдәләрен кабатларга; транспортның кешегә һәм әйләнә - тирәгә йогынтысы.

Планлаштырылган нәтиҗәләр : Шәхси – юл йөрү кагыйдәләренең мөһимлеген аңларга; танып белү – китапта яхшы ориантлашырга, үзеңә кирәкле мәгълүмәтне дөрес таба белү; регулятив – үз үзеңә бәя бирә белү; коммуникатив – диалогта катнашу, калганнарны тыңлый һәм аңлый белү, фикереңне дөрес әйтә белү; предмет – укучылар транспорт төрләрен дөрес класссификацияләү; транспортның кешегә һәм әйләнә - тирәгә йогынтысы.

Дәрес барышы

(1 слайд)

I. Оештыру өлеше.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү

(Һәрбер өстәлдә карточкалар).

- Балалар,  сезнең каршыгызда 2 карточка. Шул карточкалардан сезгә беренче карточкадагы сүзләр арасыннан икешәр материк исемен сайлап алып, икенче карточкага күчереп язырга кирәк булачак. Сезгә барлыгы бер минут биреләчәк.

Карточка 1. Африка, Европа, Австралия, Америка, Төньяк Америка, Азия, Евразия, Гринландия, Антарктида, Көньяк Америка, Тасмания, Канада.

( 2 слайд)

2. Фронталь сорау.

- Сез нинди дөнья өлешләрен беләсез? (3 слайд)

- Ни өчен Антарктиданы дөньяның бер өлеше дип атап булмый?(4 слайд)

III. Эшчәнлеккә үзбилгеләнү.

- Без сезнең белән сәяхәт итү кагыйдәләре белән инде таныш. Һәрберегез үзенә кызык булган маршрутны сайлагансыздыр дип өмет итәм. Сәяхәтегез уңайлы узсын өчен , бугенге дәрестә без сезнең белән нәрсәгә утырып сәяхәт итергә  мөмкин булуын ачыкларбыз. (5 слайд)

- Балалар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? ( 6 слайд)

IV. Тема буенча эш.

  1. Китап буенча эш.

36 нчы бит.

- Әйдәгез беренче абзацны укыйк.

- Кешегә иң беренче транспорт буларак нәрсә хезмәт иткән? ( 7 слайд)

- Хәзерге вакытта безгә атлар гына җиткән булыр идеме?

- Нинди транспорт хәзер кешеләрне шәһәр буйлап йортә?

- Аларны нәрсә берләштерә?

(8  слайд)

Мондый транспортны коры җирдә йөрүче транспорт дип атыйлар. Коры җирдә йорүче транспорт өчен алга этәргеч буларак көпчәк уйлап табу була. (9 слайд)

Безнең Казаныбызда транспорт 1875 елда үсеш ала. Ул беренче атлы арба була. Ә инде 1926 елда беренче автобуслар йөри башлый. 1946 елда инде шәһәребез буйлап троллейбусларда йори башлый.

- Тагын нинди транспорт төрләрен сез беләсез?

- Кызыксынучанлык кешеләрне алга таба этәрде. Алар балык кебек йөзә белмәсәләрдә, яхшы уйлый беләләр.  Шулай итеп алар суда йөрүче транспортны уйлап табалар. (10 слайд)

- Әйдәгез 37 нче  биттәге икенче абзацтагы су транспорты турындагы мәгълүмәтне укыйк.

- Нәрсәне иң беренче су транспорты дип атап була? (Бүрәнә). (11 слайд)

- Тагын нинди гадәти булмаган су транспортларын сез беләсез?

Элек электән су буйлап сәяхәт итү өчен кешеләргә җил булышкан.

- Ул ничек булышкан? (12 слайд)

V. Физкультминутка

- Ә хәзер әйдәгез ял итеп алыйк.  Урыннардан тордык. Мин сезгә коры җирдә йорүче транспортны әйткәндә сез кул чабасыз, ә суда йөзүче транспотны әйткәндә чүгәлисез.

( Автобус, катер, велосипед, яхта, троллейбус, көймә, трамвай, катамаран, автомобиль, теплоход, мотоцикл). (13 слайд)

(Берничә балага транспорт исемнәре белән карточкалар өләшенә)

  • Кемнәргә карточкалар өләшенде мине игътибар белән тыңлагыз. Кайсыгызда коры җир транспорты белән карточкалар бирелде? Такта янына чыгып “Коры җир” транспорты язуы астына куегыз.
  • Кайсыгызда су транспорты?”Су транспорты” язуы астына куегыз.
  • Кайсыгызда тагын карточкалар калды? Аларны без нинди тургә кертә алабыз?

VI. Тема буенча эшне дәвам итү.

  1. Китап буенча эш.

Еллар узу белән кешенең очу турындагы хыялыда тормышка аша.

  • Бу транспорт төренең исеме ничек? (14 слайд)

Һаваны үз итү бик җиңел бирелми, җир шарының  төрле илләрендәге кыю кешеләр төрле очучы җайланмаларны сыныйла. Алар арасында  канатлы  җайланмалар һәм эче җылы һава белән тутырылган шарлар була. (15 слайд)

Иң беренче уңышлы очу 1903 елда уза. Аны бертуган абыйлар  Уилбир һәм Орвилл Райт башкаралар (16  слайд). Ләкин кешеләр һәм галимнәре моның белән генә кәнагатьләнми. Алар алга таба юл тота. Хәзерге вакытта безнең галимнәребез яңа ачышлар ясый. Бик каты тырышлык белән алар космик транспорты үстерәләр. (17 слайд)

  • Транспортта сәяхәтегез әйбәт узсын өчен нинди кагыйдәләрне белергә кирәк?
  • Әйе, дөерс. Юл йөрү кагыйдәләрен. Юл йөрү кагыйдәләре турында без сезнең белән алдагы дәресләрдә сөйләшербез. (18 слайд)

VII. Рефлексия.

  • Бу дәрестә үзегез өчен нинди яңа мәгъләмәт белдегез?
  • Үз эшегезгә бәя бирегез. Аның өчен  өстәлдәге кәгазьләрегезгә смайлик ясарка кирәк булыр. Нинди смайлик ясарга кирәклеген слайдтан карый аласыз. (19 слайд)

                                       

Аңладым                     аңлап җиткермәдем              Аңламадым

VIII. Йомгаклау өлеше.

  • Нинди транспорт төрләрен искә алдык?
  • Нинди информацияне үзегез өчен кирәкле дип саныйсыз?

Өй эше

Яңа транспорт төре уйлап табыгыз. Аның рәсемен ясагыз. Киләсе дәрескә үзегезнең транспортыгыз турында сөйләргә әзерләнеп килегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Окружающий мир.Конспект урока "Виды транспорта" 2 класс

Окружающий мир. 2 класс УМК " Гармония" Конспект урока по теме" Виды транспорта", обобщение...

Презентация на тему :"Виды транспорта"

Данная презентация может быть использована учителями на уроках окружающего мира, она поможет детям запомнить :каким бывает транспорт...

План-конспект урока по развитию речи "Виды транспорта" во 2 классе

Урок по теме: "Виды транспорта"Цель: Систематизировать знания детей о транспорте....

Транспорт. Виды транспорта.

Презентация к урока "Транспорт. Виды транспорта". УМК "Перспетива" 3 класс....

План-конспект урока по окружающему миру "Какой бывает транспорт. Виды транспорта. История его развития" 2 класс

План-конспект урока по окружающему миру (2 класс)Тема: Какой бывает транспорт. Виды транспорта. История его развития. Конспект урока с использованием карточек Учи.ру...

Технологическая карта урока по окружающему социальному миру на тему "Транспорт.Виды транспорта"

Технологическая карта урока  по окружающему социальному миру на тему "Транспорт.Виды транспорта"...