окружающий мир Икмәк сыныгында гөмбә үстереп буламы 2 класс
план-конспект занятия по окружающему миру (2 класс) на тему

Саетова Лилия Махмутовна

окружающий мир Икмәк сыныгында гөмбә үстереп буламы 2 класс

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Икмәк сыныгында гөмбә үстереп буламы?

      Планлаштырылган нәтиҗәләр: 

Шәхескә юнәлтелгән УУГ: укытучы ярдәмендә хезмәттәшлек итүнең гади һәм гомуми кагыйдәләрен әйтеп бирү; укытучы тәкъдим иткән  ситуацияләрдә фикер алышып, хезмәттәшлек итеп чишү юлларын эзләү һәм сайлау; танып-белүне, кызыксынуны үстерү; уку эшчәнлегенең максатын һәм нәтиҗәсен бәяли белү; мәктәпкә карата уңай мөнәсәбәтләр булдыру.

        Метопредмет нәтиҗәләр:

Регулятив УУГ: үз эш урыныңны әзерләү; укытучы белән бергәләп уку эшчәнлегенең максатын ачыклау, кабул итү һәм саклау;

            Әлегәчә белгән һәм белмәгән күнекмәлрне үзара бәйли белү.

 Танып –белү УУГ: кирәкле мәгълүматны эзли һәм таба белү;үз фикереңне сүз белән төзеп әйтә белү; сорауларга тулы җавап бирә белү;

                       дәреслек белән эшли белү, нәтиҗә ясый һәм йомгаклый белү;

КУУГ: хезмәттәшлек итү сәләте: әңгәмәне тыңлау һәм кушылу ,

              Дәрес проблемасын хәл итүдә катнашу,

            Парлап эшләп , фикерләшеп уртак фикергә килү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

- укучыларда гөмбәләр турында терек табигатьнең аерым                                                                                                                                  патшалыгы буларак күзаллау булдыру; гөмбәнең төзелеше белән таныштыру.

Гөмбәләрнең  өлешләрен табарга     үсемлекләрне аера, таный белергә  үсемлекләрне күзәтә белергә, үсемлекләрнең өлешләрен, уртак якларын табу   , үсемлекләрне үстерүдә алган белем һәм күнекмәләрне куллана

Дәреснең максаты: укучыларны гөмбәләрнең үзенчәлекләре белән таныштыру;терек табигатьм дөньясына үсемлекләрдән тыш тагы нәрсәләр керүен ачыклау;гөмбәләр төзелеше белән таныштыру;эшләпәле гөмбәләргә карамаган гөмбәләр барлыгын ачыклау;

укучыларның үзара сөйләшә, аралаша белү күнекмәсен үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, матурлыкны күрә белергә өйрәтү

Җиһазлау: Урман күренеше рәсемнәре, гөмбә муляжлары, компьютер,экран.

Дәрес барышы

І.Оештыру-мотивлаштыру өлеше .

- Хәерле көн,килгән кунаклар, укучылар!

Укучылар!Бүгенге  дәресебезгә  бик күп кунаклар килгән- Әйдәгез аларга без елмаю бүләк итик.

- Укучылар, кәефләрегез ничек?

 - Кояшлы иртә кебек.

Әйләнә-тирә дөнья серләрен

Өйрәнергә дип килдек.

 Бер-беребезгә карап елмаегыз эле.

 -Укучылар ,әйдәгез, дәресебезне башлап җибәрер алдыннан бер- беребезгә уңыш теләп,үзебезнең уңай энергиябезне иптәшләребез белән бүлешик. (Укучылар бер-берсенә кулларын тидереп алалар)

Елмаеп карагыз  дөньяга,

Рәхәт бит яшәве, шулаймы?!

Елмаеп яшәсәң көн саен,

Укырга, уйларга бик җайлы.

- Әйе, укучылар, без сезнең белән шушындый гүзәл көндә белемнәребезне тагын да ныгытырбыз, тирәнәйтербез.

II.Белемнәрне тигезләү. Үтелгән материалны кабатлау.

А)-- Бүгенге дәрестә дә без гаҗәеп  табигать дөньясы буйлап сәяхәт итүебезне, табигатьнең гаҗәеп могҗизалары белән танышуыбызны  дәвам итәрбез.Без сезнең белән бүген хыялда гына булсада урманга сәяхәт итәрбез.

-Укучылар , ә урман нәрсә ул?(Агачлар күп булган урын)

-Эйе, укучылар,урман ул табигый бергәлек.Анда агачлар,куаклар гына түгел,ә үләннәрдә үсә,төрле җәнлекләр яши.

-Урманның әһәмияте нәрсәдә? (Үсемлекләр һәм хайваннарның өйләре,кислород бүлеп чыгара,сулыкларны ,туфракны саклый,дару үләннәре үсә,су һәм азык чыганагы да)

-Ә кешеләр өчен урманның нинди әһәмияте бар?(Ял итү урыны,ягулык чыганагы,дару үләннәре җыялар,урман чиста һава бүлеп чыгара)Бик яхшы.

Б)-Әйдәгез искә төшерик әле, нәрсә ул табигать?( табигать- ул безне чолгап алган кеше кулы белән ясалмаган тирәлек)

-Дөрес.

-Табигать нинди ике төркемгә бүленә?(Терек һәм терек булмаган табигать)

- Терек һәм терек булмаган табигать нәрсә белән аерыла? (Терек табигать сулый,туклана,үсә,үрчи һәм үлә)

 -Укучылар,әйдәгез, бергәләп  терек һәм терек булмаган табигатькә карата схема төзеп карыйк әле.

Димәк, табигать нинди 2 торкемгә буленэ (Терек һәм терек булмаган табигать) (терек табигатькә  нәрсәләр керә(усемлекләр хәм хайваннар)

Үзбәя.

ІІI. Яна тема Уку мәсьәләсен кую.

1. Дәреснең темасын ачыклау

- Табышмакның җавабын дөрес әйтсәгез, бүгенге дәреснең темасын белерсез.

Утырабыз урманда

Ап-ак эшләпә киеп.

Киптерә дә, кыздыра да

Кешеләр безне җыеп.

- Дәреснең темасы ничек? Гөмбэ

-Дөрес ,бик яхшы .

---Димәк , без дәрестә нәрсә турында сойлэшәчәкбез.дәреснең темасы ничек булыр?(Гөмбәләр)

-- Ә гөмбәләр турында беләсегез киләме?(Эйе)

-Димәк без сезнең белән гөмбәләр иленә сәяхәткә китәбез.

Игътибар белән карыйк эле.

-Сезнең микология турында ишеткәнегез бармы?

-Ә менә микология дигән төшенчә кайсы фәнне ачыклаучы сүз булыр икән?

-Белергә телисезме соң?

Микология –ул борынгы грек теленнән алынган: “Микос”-гөмбә, “Логос” –фән дигәнне аңлата. Димәк,микология -гөмбәләрне өйрәнүче фән икән)

-Ә нәрсә соң ул гөмбә?

-Үсемлекме?

-Әйдәгез үсемлек белән чагыштырып карыйк.

- Үсемлекнең төзелешен  кем  искә төшерә? (Үсемлекнең төзелешен искә төшерү:тамыр, сабак, яфрак, чәчәк, җимеш).

-Бу төзелеш гөмбәгә туры киләме?

-(юк)

-- Хайваннар патшалыгына кертә алабызмы?( Юк)

Ә кайсы төркемгә кертик соң?        

өмбәләр алар  аерым бер патшалыкка керә . Ул үсемлек тә, хайван да түгел.

Үзбәя.

ІV. Уку мәсьәләсен чишү.

  1. Гөмбә турында мәгълүмат бирү.

--Чыннанда укучылар Тарихка күз салсак, гөмбәләр турында инде 4нче  гасырда ук мәгълүмат тупланылган.Шул вакытта ук аларны өйрәнә башлаган булганнар.

Һәм 19 нчы гасырдан  гөмбәләрне аерым патшалык итеп  йөртә башлыйлар.

Гөмбәләрнең төрләре бик күп. Хәзерге вакытта 100 мең төрле гөмбә билгеле.

2)Гөмбәнең төзелешен өйрәнү.Үрчүе.

А)- Гөмбәнең төзелеше белән танышыйк 

- Гөмбә нинди өлешләрдән тора? (Күпчелек гөмбәләр эшләпә һәм аяктан (төп)  тора. Эшләпә һәм аяк җир өслегендә урнаша.)

- Җир асты өлеше нәрсәләрдән тора? Нәрсәгә охшаган?( Төптән җир астында төрле якка нечкә, ак, бер-берсе белән чуалып беткән җепләр китә. Алар пәрәвезгә охшаган.)

- Гөмбәнең бу өлешен ничек атар идегез? ( Гөмбәнең җир асты өлеше – гөмбәлек дип атала. Гөмбәлек туфрактан су һәм суда эрегән минераль тозларны суыра.)

-Эшләпә астында гөмбә споралары өлгерә. Алар җил ярдәмендә таралып туфракка эләгәләр. Шулай итеп яңа гөмбә үсеп чыга.

-Сез  ничек уйлыйсыз гөмбәләр нинди өлешләрдән тора?

Гөмбәләр турында әйткәндә без урманда үсә торган гөмбәләрне күз алдына тотабыз.Андый гөмбәләрнең җир өсте өлеше –Үрчү өлеше.

–Үрчү өлеше ул:

  1. Эшләпә
  2. Аяк (төп)
  3. Ә җир астында буталып беткэн жепләр- Гөмбәлек ул.
  4. Гөмбәнең төп өлеше.
  5. Үсемлекләрнең тамырлары була,  ә гөмбәлэрнең ул өлеше

гөмбәлек дип атала.

- Бу жепләр туфрактагы  үлгән үсемлек һәм хайван калдыкларыннан азык табалар.

Б)- Урманда агачларда үскән гомбәләр күргәнегез бармы?(Бар)

  • - Бу очракта азыкны алар агач тамырыннан алалар. 
  • Агачлар белән гөмбәләр ничек  бәйләнә соң?

 ( Гөмбәлек җепләре агач тамырларына берегеп үсә.Гөмбәләр азыкны шулардан алалар.Ә гөмбәлек агач тамырларына   туфрактан су һәм тозларны суырырга ярдәм итә. Шулай итеп агачлар һәм гөмбәләр бер – берсенә азык табуда булышып яши.

VІ..Уку мәсьәләсен кую 

Күзгә күренми торган гөмбәләр турында .

---Э сез эшлэпәле гөмбәләргә карамаган гомбәләр дә барлыгын беләсезме?Гөмбәләр белэн без урманда гына очрашмыйбыз, хәтта өйдэ дымлы бүлмәләрдә дә очрашабыз.

1.--Өстәлдәге  савытны ачыгыз эле.

  • Менә ,укучылар ,күзгә күренми торган гөмбәләр дә була икән.Безнең өстәлдәге ипи кисәге нишләгән? Ипи кисәге күгәргэн. Сезнең өйдэ күгәргән ипи кисәге күргәнегез бармы? (Эйе ,юк)

  •  Ипи кисәге күгәрдеме- бу гөмбә. Дымлы бүлмәдә стенага  яшел әйберләр үсеп чыктымы – бу да гөмбә, алма бозылдымы  бу да гөмбә эше.   Башка гөмбәлэр кебек үк алар споралар белән үрчилэр

  • 2..Микроскоп .
  • Балалар сезнен каршыгызда микроскоп тора ...
  • Без микроскоп белэн күзгә күренми торган күзәнәкләрне карыйбыз.
  • Эшли башлаганчы кагыйдэлэрне искэ тошереп китик.
  • Чиратлап карыйбыз.Уң күзне окулярга куябыз,ә  сул күзне йомабыз.
  • 3.Микроскоптан карагач  сез нәрсәләр күрдегез.
  • 1.Башында түгәрәкләр булган җепләр күрдек.
  • - Башында түгәрәкләр булган җепләр - споралар ясала торган башчыклар.

V.Физкультминутка.

V ІІ.Ныгыту

  • Группада эшләү.(Һәр группага бер сорау)
  • Тест
  • 1.        Гөмбәнең төп өлеше ничек атала?:
  • А) җимеш гәүдәсе;
  • Б) гөмбәлек;
  • В) споралар;
  •        2.  Гөмбә кайда үсә?
  •              А) су;
  •              Б) комда;
  •              В) агачта;
  •        3.  Гөмбә нинди өлешләрдән тора?
  •              А)гөмбәлек.,аяк,эшлэпә;
  •              Б эшлэпә) .,аяк, гөмбәлек.,
  •              В) аяк, гөмбәлек., ,эшлэпә
  •        4.  Күзгә күренми торган гомбәләр кайда очрый?
  •              А)ташта;
  •              Б) ипидә
  •              В) туфракта
  •         5. Гөмбәләр керә….
  •              А) үсемлекләр патшалыгына;
  •              Б) хайваннар патшалыгына;
  •              В) аерым патшалык итеп билгеләнелә;
  • Кемнен бер хатасы да  юк шуна 5 , кемнен 2 хатасы бар аларга 4 ,ә инде кубрэк хата җибэргән булсагыз  сезгэ икенче дәрескә ныграк тырышасы була.
  • V Нәтиҗә.
  • Димэк дәрестә нәрсә турында сөйләштек.
  • 1.Гөмбәләр кайсы табигатькә керде?трек табигатькә (гөмбәләр патшалыгына)
  • 2.Ни өчен гөмбәләр терек табигькә керә?(чөнки гөмбәләр үсәләр.,үләләр)
  • 3.Гөмбәләр нинди өлешләргә бүленә?(эшләпә,аяк,гөмбәлек)
  • 4. Күзгә күренми торган гөмбәләрне кайда күрдек? (ипи кисәгендә)
  • 5.Микроскоп аркылылы без нәрсәләр күрдек? (Башында түгәрәкләр булган җепләр күрдек.)

Бәя кую.

2.Дәреслек белән эш.

А) Өйрәнгәнне ныгыту.

1) дәреслек белән эш.

Дәреслекнең  материалны уку.

 2)Эш дәфтәрендәге  №1 нче биремне үтәү

  • -Гөмбә төзелешенең схемасын ясагыз һәм өлешләренең исемен языгыз. Гөмбә нинди өлешләрдән тора икән. Эш дәфтәрләренә шуны язып  куегыз  әле.
  • Дәфләргә язып куик.
  • 1.Эшләпә
  • ---Анлыйбызмы без моны?
  • 2.Аяк.
  • Барыбызда анлыйбызмы ?
  • 3.Гөмбәлек-- ул җир астында буталып үскән  җепләр.

Истә тотыгыз! Табигатьтә бөтенесе дә бәйләнгән.Агачлар һәм гөмбәләр үзара дус яшиләр.

Б) Хәзер мин терек һәм терек булмаган табигатьне аера беләсезме икән, шуны тикшереп карыйм. “Кем игътибарлы?” дигән уен уйнап алабыз. Мин терек һәм терек булмаган табигатьне белдерүче сүзләр  әйтәм. Сез терек табигатькә кергән сүз ишетсәгез-утырасыз, терек булмаган табигать булса-басып торырсыз. Әзерме? (Уен : салават күпере, агач, үлән, таш,кар, карга, йолдыз, аю, чәчәк, төлке, кояш, чыршы, боз).

Үзбәя.

VI. Рефлексия.

Схема бунча сөйлә:

мин ....белдемhello_html_m4851b83d.gif

                 мин....  истә калдырдым

             мин....  эшли алдым

Бүген дәрестә максатка ирештекме?

Дәрес өчен үзбәя кую.

VII. Өй эше.

1. Дәреслектәге сорауларга җавап эзлә.

2. Кагыйдәләрне кабатла.

3. Төрле гөмбәләрне рольләргә кертеп әкият яз.

        

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер- класс «Использование ресурсов Интернет на уроках окружающего мира по теме «Великая отечественная война» в 4 классе»

Цель мастер-класса:  демонстрация приемов работы с ЦОР и ресурсами Интернет на личностно- ориентированном уроке окружающего мира по теме «Великая отечественная война» в 4классе...

Конспект интегрированного урока для 1 класса (окружающий мир - математика). Конспект урока по математике для 4 класса

Урок можно проводить как в классе так и в условиях выездной школы.Тема:  Как появилась наука геометрия.Ожидаемый результат: ученик, который умеет отличать кривую линию от прямой. Ребенок, у котор...

План конспект урока по окружающему миру по учебнику А.А. Плешакова в первом классе на тему "Что вокруг нас может быть опасным?" учителя начальных классов МБОУ "Хучельская ООШ" д. Хучель Канашского Района Чувашской Республики Григорьевой Ренаты Валерьевны.

Научить детей видить потенциальную опасность окружающих предметов и соблюдать осторожность при обращении  с ними. Закрепление знаний основных правил перехода улицы. Развитие понимание....

презентация окружающий мир Икмәк сыныгында гөмбә үстереп буламы 2 класс

презентация окружающий мир Икмәк сыныгында гөмбә үстереп буламы 2 класс...

Проверочная работа по окружающему миру на тему «По равнинам и горам», 4 класс, окружающий мир, УМК А.А. Плешакова, М.Ю. Новицкой («Перспектива»)

Проверочная работа по окружающему миру на тему «По равнинам и горам», 4 класс, окружающий мир, УМК А.А. Плешакова, М.Ю. Новицкой («Перспектива»)...

Проверочная работа по окружающему миру на тему «В поисках подземных кладовых», 4 класс, окружающий мир, УМК А.А. Плешакова, М.Ю. Новицкой («Перспектива»)

Проверочная работа по окружающему миру на тему «В поисках подземных кладовых», 4 класс, окружающий мир, УМК А.А. Плешакова, М.Ю. Новицкой («Перспектива»)...