Экологик КВН
классный час по окружающему миру на тему

Галлямова Сария Махмутовна

Командаларга бүленү, ярышлар уздыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekologiya.docx19.99 КБ

Предварительный просмотр:

                                                 Экологик квн

  1. Командаларга бүленү:

---2 төрле открытка 14 кисәккә бүленә.  Кайсы команда тизрәк туплана, шуҗа очко языла.

  1. Командаларга исем сайлау:

---Бер өстәлгә   ваза белән гергин, икенчесенә астра букеты куела. Чәчәкләрнең исемен татарча әйтергә. (Дәлия, кашкарый). Алдан әйткән командага очко языла.

     3.  Сораулар:

- нинди кош балаларын кыш көне чыгара? (чукыр)

- нинди кош елга берничә тапкыр бала чыгара? (чыпчык)

- нинди кошның оясы җирдә була? (тургай)

- кайсы үсемлекне ерткыч диләр? (сазлыкта үсүче чыклы үлән)

- туфракка иң тирән керүче умыркасыз хайваннар (яңгыр суалчаннары, 8м)

- Татарстанның Кызыл китабына кергән 5 хайван исемен атарга.

- Татарстанның Кызыл китабына кергән 5 үсемлек  исемен атарга.

- һәр командага 5дару үләнен, ни өчен кулланганын атарга

       4. Экологик ситуация:

-1к.: балыкчыларга бик еш авыру балыклар эләгә башлый. Сәбәбен ачыклыйлар : елгадагы кыслаларны тотып бетергәннәр. Кыслалар белән балыклар арасында нинди бәйләнеш бар? (Кыслалар елга санитарлары. Үлгән хайван калдыклары белән тукланалар.)

- 2к. : авыл янындагы күлнең суы чиста, үтәкүренмәле була. Бераздан ул тоныклана, ямь- яшел була. Галимнәр сәбәбен ачыклыйлар : балалар  судагы моллюскаларны җыеп бетергәннәр. Күлнең болганчыклыгы белән моллюскалар арасында нинди бәйләнеш  бар? (Моллюскалар- тере фильтрлар. Кабарчыкларын ачып суны суыралар, аннары кире чыгаралар. Үсемлек калдыклары, кызыл балчык кабырчык эчендә кала.)

-1к. :урманда чыршы агачы бетсә.

-2к. : имән агачы бетсә нәрсә булыр?

     

        5. « Рәссамнар» уены:

-1к.: һәр кеше аерым детален куеп куян рәсемен ;

-2 к.: һәр кеше аерым детален куеп песи  рәсемен ясарга;

-һәр командага  табигатьтә тыючы 5 билге ясарга

6. Табышмаклар әйтү:

-яшим буада «с» хәрефе белән,

Беләләр мине балыкчылар.

Матурлыгым өчен «ф» хәрефе белән

Мине бәхет кошы дип атыйлар. (сазан – фазан)

Койрыгын алса башы ябыша,

Башын алса, койрыгы ябыша. (саескан)

Беренче карлар яугач,

Килә ул безнең якка,

Кышкы урманны сөя,

Исе китми суыкка. (карабүрек)

Ул өстенә җәй дә, кыш та

Энәле күлмәк кия,

Шулай да аны әнкәсе йомшагым дип сөя. (керпе)

7. «Шаянворд».

- эт чаба дип чабучы бөҗәк (бет)

- үзең утырган ботакка чаба торган эш коралы (балта)

- эт- эткә, эт- … (койрыкка)

- утын төяп бармый торган җир  (урман)

- шулпа эчертә торган район (Лаеш)

- бору өчен уңайлы булган кеше әгъзасы (колак)

- борын чистарту җайланмасы (бармак)

8. «Сәяхәтчеләр»

-1к. –Тундрада, 2к.-чүлдә экспедициядә. Нинди экологик проблемалар белән очраштыгыз? Бу проблемаларны ничек хәл итәрсез?

9. Табигать турында кайсы язучыларның нинди әсәрләрен беләсез?

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

Экологик проблема иң зур проблемаларның берсе. Башлангычта  бу проблеманы читшү өчен ниләр эшләгәнебезне яздым....

Халык педагогикасы һәм экологик тәрбия

Халык педагогикасына таянып, балаларга экологик тәрбия бирү....

Экологик сәяхәт.

Разработка для урока или внеклассного мероприятия на тему "Экология"....

Экологик культура

Бу презентация "Табигать ялгышларны кичерми" темалы тәрбия сәгатенә багышланган презентация. Табигатьнең кайсы законнары бозылган икәнлеген аңлату....

Башлангыч сыйныфларда экологик белем һәм тәрбия.

Бу материалны әйләнә-тирә дәресләрендә кулланырга мөмкин...

Эшлекле уен. Экологик сукмак буйлап.

Әлеге эшлекле уен табигатьне саклауга багышланган. Ул  төрле табышмакларны, кызыклы сорауларны үз эченә алган....

Класс сәгате "Экологик ситуацяләр"

  Максат: укучыларда туган як табигатен ярату хисе һәм аны сакларгаомтылыш,экологик культура тәрбияләү;эзләнү ярдәмендә мөстәкыйльфикер йөртү сәләтен һәм танып-белү активлыгын үстерү....