Әйләнә-тирә дөнья,2 класс Тема: Көз көнендәге искиткеч чәчәкләр
план-конспект урока по окружающему миру (2 класс) на тему

2нче сыйныф өчен әйләнә-тирә фәненнән дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx22.3 КБ

Предварительный просмотр:

Әйләнә-тирә дөнья,2 класс

Тема: Көз көнендәге искиткеч чәчәкләр

Максат:бакча чәчәкләре белән таныштыруны дәвам итү, фикерләү сәләтен үстерү;   математика фәненә кызыксыну уяту ,матурлыкка мәхәббәт тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:               

ТБУУГ:  чәчәклекләрдә һәм бакчалардагы чәчәкләрнең төрләрен

аерырга өйрәнү;

РУУГ: өстәмә әдәбият,Интернет белән эш күнекмәләрен камилләштерү,

үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

 КУУГ: үз фикереңне аргументлар белән нигезли, дәлилли белү, күршең белән хезмәттәшлек итү;

 ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану, матурлык тудырырга һәм аны сакларга ,кешеләр хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәнү.

Җиһазлау:дәреслек,эш дәфтәре,дөнья картасы,компьютер,чәчәкләр фотографияләре белән презентация(гладиолус,георгин,астра,хризантема,бархатцы,флоксы,календула,рудбекии,физалис)

Дәрес барышы:

1.Оештыру моменты.

2.Белемнәрне актуальләштерү

А)Үткән дәрестә  сез безнең якта үскән нинди яфраклы агачлар һәм куаклар турында белдегез?

Б) Көз көне яфраклы агачлар һәм куакларның тормышында нинди үзгәрешләр була?

В) Нарат һәм чыршының кыяфәте үзгәрдеме?

Г)Ни өчен кыш көне,хәтта көчле кар яуганнан соң да,ылыслы агачларның ботаклары сынмый?

Нәтиҗә ясыйбыз: Яфраклар төсе үзгәрү һәм яфрак коелу-агачлар һәм куаклар тормышында төп көзге күренешләр.Ә тагын әле бу –ел фасылының кабатланмас матурлыгы булып тора.

3. Дәреснең темасын билгеләү

-Укучылар,хәзер урамда ноябрь ае,ә без сезнең белән 1 сентябрь бәйрәменә әйләнеп кайтыйк. Ни өченме? Искә төшерик әле,сез бәйрәмгә кулларыгызга ниләр күтәреп килдегез?

-Әйе,дөрес,чәчәк бәйләмнәре.

 -Алар кайда үсәләр?

-Бакчаларда.

-Алар ниди чәчәкләр иде?

-Астра,георгин,бархатцы...

-Бу чәчәкләр көз көне чәчәк аталар.

- Менә шушы  көзге чәчәкләр турында сөйләшәчәкбез дә инде.

4. Яңа белемнәр үзләштерү

4.1.Укучылар 82нче биттәге (Искә төшерик рубрикасы) сорауларга җавап бирәләр.

- Мәктәп бакчасында нинди чәчәкләр үсте?

-Ә,сез, бакчагызга  нинди чәчәкләр утырттыгыз?Сезнең аларны карап үстергәнегез бармы?

4.2.Укытучы сөйләве:

Презентация күрсәтеп чәчәкләр турында сөйләү.

Гладиолус .Алар 18нче гасырда Көньяк Африкадан Европага алып кергәч киң таралыш алалар.Алар искиткеч матур булалар.Хәзерге вакытта гладиолусларның 70 000сорты билгеле. Аларны букетлар ясау өчен кулланалар.

Гладиолус июль уртасыннан сентябрь уртасына кадәр чәчәк ата.Ул һәрвакыт бәйрәмчә һәм тантаналы булып күренә.

Кашкарый (астра)

Сентябрьдә чәчәк аткан,

Көз димәгән кашкарый.

Җылыт әле, дигән сыман

Үзе кояшка карый.

Астраның ватаны булып Кытай санала. Ләкин астра турында бик борынгы заманда Грециядә дә белгәннәр.Анда аның чәчәкләрен муеннарына амулет итеп тагып йөргәннәр.

Татар халкы элек-электән астра чәчәген бик яраткан.

 Укучылар,сез бу рәсемдә нәрсә күрәсез?

Әйе,бу Татарстан гербы.

Астра чәчәген без Татарстан гербында күрәбез.Анда 8 таҗлы астра чәчәге ясалган.Таҗларының җөп саны озын гомер, мул тормыш, үсешне аңлата.

Астра беренче карга кадәр чәчәк ата.

Сез астраның нинди төсләрен беләсез яки күргәнегез бар?

Георгин(дәлия) элек патша чәчәге булып саналаган.Алар патшалар,бай кешеләр бакчаларында гына үскәннәр.Георгинның Ватаны Мексика,Чили,Перу. (илләрне картада күрсәтү). Хәзерге вакытта георгиннарның 20 000 сорты билгеле.Алар август –сентябрьдә чәчәк аталар. Алар кырауга түзми.

Сез георгинның  нинди төсләрен беләсез яки күргәнегез бар?

Бәрхет гөле (бархатцы)Аларның чәчәкләре бәрхет тегелгән кебек,үсемлекнең исеме шуннан чыгып бирелгән дә инде.Ул көз ахырына кадәр чәчәк ата.

Хризантема(алтын чәчәк) гадәттә көн төннән кыскарган вакыттан алып беренче карга кадәр  чәчәк ата. Элек хризантемалар сары төстә булган. Япония халкы аны  кояш белән тиңләгән. Хризантема байлык сиволы булып торган.Хризантема рәсеме төшерелгән тукымадан тегелгән киемне бары тик император һәм аның гаиләсе генә кия алаган.

Японияне гербында 16 таҗлы хризантема ясалган.

Кытайда хризантеманың киптерелгән чәчәкләрен аппетитны ачу өчен , а башка күп кенә илләрдә күз,ашказаны,йөрәк  аврулары вакытында да кулланганнар.

Физалисның Ватаны Көньяк Америка.Аның декоратив һәм ашарга яраклы төрләре бар. Аны башкача Кытай фонарьчыклары(китайские фонарики) дип тә йөртәләр.

Салкыннарга кадәр чәчәк аталар.

Флокс  Төньяк Америкада үсә. Аның чәчәкләре төрле төсләрдә була.Үзенчәлеге шунда – кояш нурлары астында чәчәкләренең төсе үзгәрә.Мәсәлән,ачык зәңгәр төс ак төскә керергә мөмкин.Сары төстәге флокслар булмый.

Аларның июнь,июль айларында һәм август ае ахырында чәчәк атучы төрләре билгеле.

Календула - киң таралган чәчәк. Аның чәчәкләрен тамак һәм авыз эче авырулары вакытында кулланалар.

Рудбекияләр июль-сентябрь айларында чәчәк аталар.

-Укучылар,без танышкан чәчәкләр сезнең бакчагызда үсәме?

-Сез аларны ничек тәрбиялисез?

-(су сибәбез,чүпләрен утыйбыз,төпләрен йомшартабыз)

4.3 Дәреслек белән эш. Әңгәмә.

84нче бит “Гаилә альбомына күз салыйк”

-Балалар мәктәпкә нинди чәчәкләр белән килгәннәр?(гладиолус,астра,хризантема)

- 84-85нче битләрдәге текстны уку һәм сорауларга җавап бирү.

-легенда буенча кайсы чәчәк кояштан,ә кайсы йолдыздан барлыкка килгән?

(хризантема,астра)

Гладиолусның яфраклары формасы буенча нәрсәгә охшаган? (кылычка)

4.4 Чәчәкләр турында алдан әзерләнгән әкиятләр сөйләү. Укучылар чыгышы.

5.Физкультминутка

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык –киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып

Шөгыльне дәвам итик.

6.Белемнәрне ныгыту.

Эш дәфтәрләрендә эшләү

  1. 50нче бит №1,№2,№3

7.Рефлексия

-Чәчәк исемнәрен языгыз:

А)кешеләр  кайсы чәчәкне сугышта уңыш китерә дип уйлаганнар һәм аны җиңү чәчәге дип атаганнар?( гладиолус)

Б)Кайсы чәчәкне йолдыздан төшкән тузан бөртегеннән килеп чыккан дип уйлаганнар?(астра)

В) Кайсы чәчәк кояшны хәтерләтә? (хризантема)

Г)кайсы чәчәкнең таҗлары тырнакны хәтерләтә? (календула)

Д) кайсы чәчәк алтын шар формасында? (физалис) 

Җавапларны тикшерү

8.Нәтиҗә ясау.

-Көзге чәчәкләрне атагыз.

- кайсы чәчәк турындагы легенда сезгә күбрәк ошады?

-Кешеләр чәчәкләрне ни өчен үстерә?

Укытучы нәтиҗә ясый:

Көз көне чәчәклекләрдә,барыннан да бигрәк,гладиолусларны,кашкарыйлар(астра),дәлияләр(георгин),хризантемалар,бәрхет гөлләрен күрергә була.

Билгеләр кую

Өй эше:1. Дәреслек 83-85нче битләр укырга;

               2.эш дәфтәре 51нче бит №4


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок окружающего мира в 3 классе. Тема: Закрепление пройденного материала по темам: «Экосистемы леса, озера, болота и луга». НРК «Животные и растения экосистем леса, озера, болота и луга Челяб

Урок-закрепление пройденного материала по темам: «Экосистемы леса, озера, болота и луга». НРК «Животные и растения экосистем леса, озера, болота и луга Челябинской области». Организация урока по т...

Урок математики во 2 классе . Тема: «Повторение по теме: «Измерение величин»

УМК "Планета Знаний". План-конспект урока математики во 2 классе по теме "Повторение по теме: "Измерение величин"...

Тема: Конкурсная программа «Калейдоскоп» Класс: 2 класс Тема: "Ответы за конфеты»

Общение детей происходит с агрессией, с непониманием другого собеседника, данная разработка позволяет примирить стороны, научиться находить компромисс, договариваться, обсуждать интересующие вопросы м...

Групповое логопедическое занятие в 4 классе. Тема: Тема: "Дифференциация звуков и букв Г-К".

Конспект группового логопедического занятия для обучающихся в 4 классе специальной (коррекционной) школы VIII вида. Предлагаемое занятие (с использованием ИКТ)предназначено для учащихся, имеющих наруш...

КОНСПЕКТ УРОКА ПО ЛИТЕРАТУРНОМУ ЧТЕНИЮ ВО 2 КЛАССЕ. Тема. Проверка знаний учащихся по теме «Люблю природу русскую. Зима». (девятый урок по теме: «Люблю природу русскую. Зима».)

                                                                     -1-                КОНСПЕКТ УРОКА ПО ЛИТЕРАТУРНОМУ ЧТЕНИЮ                          ВО 2 КЛАССЕ.Тема. Проверка знаний учащихся по те...

Открытый урок в 1-3 классах. 3 класс Тема урока "Свободный диктант. Маршал Жуков" 1 класс Тема урока "Наше отечество"

Урок русского языка  в 3 классе и урок чтения в 1 классе на близкие темы, посвященные защите Родины,своего отечества....

Конспект урока Литературного чтения в 3-м классе по теме "И.А. Крылов Мартышка и очки. Наизусть. УМК: «Школа России» Лебеденко Олеся Григорьевна, учитель начальных классов. Тема урока: И.А.Крылов «Мартышка и очки. Наизусть ».

Тип урока: урок «открытия» нового знанияЦель: продолжить знакомство с творчеством И.А. Крылова;выявить приём И.А. Крылова для высмеивания людских пороков. Задачи:Образовательные:...