Туган як буйлап сәяхәт. КВН
методическая разработка по окружающему миру (3, 4 класс)

Сафина Рамзия Шайхнуровна

Внеклассное мероприятие  для начальных классов, посвященное родному краю.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Туган як буйлап сәяхәт.

КВН

Сафина Рәмзия Шәйхнур кызы, Тукай районы Иске Абдул мәктәбе.

Максат: балалрда туган як табигате белән кызыксынуны үстерү, табигатькә мәхәббәт, туган ягыбыз, республикабызга карата горурлык хисләре тәрбияләү.

 

Җиһазлау:        Зал кичәнеӊ исеме, командаларныӊ  исемнәре язылган плакатлар, ел фасыллары сурәтләнгән рәсемнәр белән бизәлгән. Матур музыка яӊгырый.

Алып баручы.

        Исәнмесез, кадерле дуслар! Кем генә үзенеӊ туган ягын яратмый икән? Туган авыл, туган шәһәр, туган як, туган җир…Бик тирән мәгънәле сүзләр бу. Сез монда тугансыз, укыйсыз, тормышка беренче адымнар ясагансыз, киләчәктә үзегезнеӊ бәхетегезне дә шушында  табарсыз, бәлки... Зур үскәч, мәктәпне тәмамлагач, кайларда гына яшәсәгез дә,  туган ягыгызны онытмассыз. Нәкъ Габдулла Тукай әйткәнчә:

 Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

 Хәтеремдә мәӊге калыр туган җирем!

Кадерле дуслар! Бүген бу залда туган җирләрен яратучы  укучылар утыра.    Хәзер ике команда ярышачак. Рәхим итегез!

Залда музыка яӊгырый, командалар тезелә, бер – берсен сәламли.

1 команда – “Кояшкай” , Девизыбыз: “Һәрвакыт булсын кояш!”

2 команда  - “Чәчәкләр”, Девизыбыз: “Без – илнеӊ чәчәкләре, гүзәл киләчәкләре!”

Алып баручы. 

Әйдәгез, дуслар, туган ягыбыз буйлап сәяхәткә чыгыйк әле! Менә шушы сәяхәт вакытында  сезнеӊ туган ягыбыз турындагы белемнәрегезне дә тикшереп карарбыз. Кем җиӊүен  жюри хәл итәр, аныӊ составы белән танышып китик. (Жюри составы белән таныштыру).

Ягез, кузгалдык! Зур уӊышлар телим сезгә!

(Музыка яӊгырый)

1 тукталыш..”Үсемлекләр дөньясы”.

1 бирем.

Безнеӊ якта нинди агачлар үсә, алар ничә ел яши?

Командаларга плакатлар бирелә,  алар анда язылган  агач исемнәрен еллар саны белән тоташтырырга тиеш. (Ничә дөрес җавап – шулкадәр балл алалар.)

Каен                                           350 ел                                                          

Чыршы                                      1000 ел

Имән                                          150 ел

Миләш                                       800 ел

Юкә                                           80 ел

        

Дөрес җавап:

Каен -  150 ел, чыршы -  350 ел, имән - 1000 ел, миләш - 80 ел, юкә - 800 ел яши ала.

2 бирем.

Укучыларга яфрак рәсемнәре күрсәтелә, яфрак буенча агачныӊ исемен атарга кирәк. (Ничә дөрес җавап – шулкадәр балл.)

3 бирем.

 Хикәя - табышмаклар. (Дөрес җавап өчен – 1 балл)

1нче командага. “Бу агач безнеӊ урманнарда да, урамда да, мәктәп ишек алдында да үсә. Аныӊ кәүсәсе ак,  яфраклары көзен сап – сары була.  Бу агач язын иртә яфрак яра. Бу бик матур агач, аныӊ турында шигырьләр, җырлар иҗат ителгән.” (Каен агачы)

2нче командага. ”Бу гөл бүлмәдә үсә. Аныӊ туган иле – Африка. Икенче төрле “йөзьяшәр” дип тә атыйлар. Аныӊ яфраклары  озын, каты, яшел, сусыл. Бу яфракларныӊ согыннан  биткә маска ясыйлар,  аны эчәләр. Бу бик файдалы дару үләне.

(Алоэ гөле)

2 тукталыш. “Шигъри дөнья”

1 бирем. Шигырьләрнеӊ авторлары кем? (1 балл)

1нче командага.

Җиргә ак кардан

Юрган ябылган.

Җир язга чаклы

Йокыга талган.

Ул тормас, йоклар,

Кышлар үтмичә,—

Кыйбладан кошлар

 Кайтып җитмичә.

                     (Г. Тукай)

2нче командага.

Юл чатында ялгыз гына

 Үсеп утыра бер карт имән.

Тирә-ягы яшел чирәм,

Ботаклары җиргә тигән.

Таң җилләре җилфер-җилфер

Җилфердәтә яфракларын.

Имән җырлый, искә төшереп,

Шаулап үткән яшь чакларын.

                          (М. Җәлил)

2нче бирем. Командаларга  шигырь юллары язылган тасмалар бирелә. Алар, шигырь юлларын дөрес урнаштырып, бер куплет шигырь язарга тиеш. (4 баллга кадәр)

                Ак  каенныӊ яфраклары

                Сап – ары алтын сыман.

                Кыр казлары күтәрелә

                Камышлар арасыннан.

                                                 (Рәшит Гәрәй)

3 тукталыш. “Рәсемнәр күргәзмәсе”.

(5 баллга кадәр)

Тактага дүрт ел фасылын сурәтләгән дүрт рәсем эленә. һәр командадан бер укучы үзе теләгән рәсем буенча хикәя төзи. Жюри  укучы иҗатына бәя бирә.

4 тукталыш.  “Тапкырлар тукталышы”  

1 бирем.  (Һәр дөрес җавап өчен  1 балл бирелә.)

Табышмакларныӊ җавапларын табарга.

1) Шәһәрдә икәү, авылда берәү дә юк. (Ә хәрефе)

2) Көн белән төн уртасында нәрсә бар?  (Ө хәрефе)

3) Диӊгезе бар – суы юк,

     Шәһәре бар – халкы юк,

     Урманы бар – агачы юк.   (Географик карта)                

4) Яз көне киенә,

    Көз көне чишенә.   (Агач)

2 бирем.  (1әр балл)

Көз турында  соӊгы сүзне кем әйтә?  Укучылар көз турында а) шигырьләр,

б) сынамышлар, в) табышмаклар әйтәләр. Кем соӊгы сүзне әйтә, шул җиӊүче була.

3 бирем.

Командаларга  «болыннарда» сүзләрендәге хәрефләрне кулланып,  яӊа сүзләр ясарга.     (Болыннарда, бал, бала, ана, олы, һ.б.) (5 баллга кадәр)

5 тукталыш.  “Капитаннар, алга!”   Һәр дөрес җавап өчен  1 балл бирелә.

1нче команда капитанына сораулар:

1. Татарстанныӊ башкаласы (Казан)

2. Татарстанныӊ дәүләт гербына төшерелгән җәнлек (Ак барс)        

3. Татарстанныӊ иӊ зур елгасы (Идел)

4. Татар кызларыныӊ милли баш киеме (Калфак)

5. Төрки халыкларда Яӊа ел. (Нәүрүз)

6. Ул кыш көне ява (Кар)

7. Бал яратучы хайван (Аю)

8. Кышныӊ соӊгы ае (Февраль)        

9.  “КамАЗ” машиналары чыгарыла торган шәһәр (Чаллы)

10. “Шүрәле” әкиятенеӊ авторы (Г. Тукай)

2нче команда  капитанына сораулар:

1. Без яшәгән республика (Татарстан)

2. Татарстан флагыныӊ төсләре (Яшел, ак, кызыл)

3. Республикабызныӊ төп табигый байлыгы (Нефть)

4. Татар егетенеӊ милли баш киеме (Түбәтәй)

5. Җәйнеӊ беренче аенда үткәрелә торган хезмәт бәйрәме (Сабантуй)

6. Кыш көне дә, җәй көне дә яшел агачлар  (Чыршы, нарат)

7. Җәен -  соры, кышын – ак, аӊа шулай яхшырак  (Куян)

8.  Язныӊ беренче ае (Март)

9.  Сөембикә манарасы урнашкан шәһәр  (Казан)

10.  “Туган тел” шигыренеӊ авторы (Г.Тукай)

Алып баручы. Булдырдыгыз, афәрин! Менә, укучылар, безнеӊ сәяхәтебез ахырына да якынлашты. Сез чыннан да туган ягыбыз турында бик күп беләсез, кызыксынасыз икән. Хәзер жюрига сүз бирәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Белем иле - буйлап . Викторина.

"Белем иле буйлап" - викторина....

Г.Тукай иҗаты буйлап

Г.Тукай иҗатына багышланган 4 нче сыйныф укучылары өчен дәрес эшкәртмәсе. дәрес тибы: катнаш. Таныштыру, эңгәмә, уен, тест кулланыла....

Класстан тыш уку "Тукай эзләре буйлап"

Класстан тыш укудан ачык дәрес...

Эшлекле уен. Экологик сукмак буйлап.

Әлеге эшлекле уен табигатьне саклауга багышланган. Ул  төрле табышмакларны, кызыклы сорауларны үз эченә алган....

Класстан тыш чара "Туган җирем буйлап сәяхәт"

Презентация на тему:  "Туган җирем буйлап сәяхәт!!...

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....