"Туган төбәк - бөек Россиянең бер өлеше"
методическая разработка по окружающему миру (3 класс)

Сафина Айгюль Эминовна

Это технологическая карта к уроку Окружающий мир в 3 классе. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologik_karta.docx29.64 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең технологик картасы

Предмет, класс, дәреслек авторы

Әйләнә - тирә дөнья. 4 класс. О.Н.Федотова, Г.В.Трафимова, С.А.Трафимов.

М. Академкнига/Дәреслек. 2014

Дәреснең темасы

“Туган төбәк- бөек Россиянең бер өлеше темасын ныгыту

Дидактик максат

“Туган төбәк – бөек Россиянең бер өлеше” темасы буенча үзләштергән белемнәрне камилләштерү.

Дәреснең тибы

 Гомумиләштереп кабатлау дәресе

Дәреснең бурычлары

1. Белем бирү максаты: “Туган төбәк – бөек Россиянең бер өлеше” темасы буенча үзләштергән белемнәрне камилләштерү.

2. Фикерләү сәләтен үстерү максаты: укучыларның тыңлап, аңлап сөйләм күнекмәләрен, аралашу күнекмәләрен,  фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

3. Тәрбияви максат: Укучыларда туган төбәккә  карата ярату хисе тәрбияләү, чишмәләрне саклап, чистартып торырга кирәклеген аңлауларына ирешү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет буенча:

  • Туган төбәк – Россиянең бер өлеше икәнлеген билгеләү.

Метапредмет:

  1. Танып – белү УУГ:
  • Күзәтүләр, эзләнүләр аша алган белемнәрне гомумиләштерү, анализлау.
  1. Регулятив УУГ:
  • Укытучы ярдәмендә дәреснеңтемасын, максатынформалаштыру; эшчәнлеккәүзбәябирәбелү, сыйныфташларбеләнуртакхезмәттәшлекитәбелү;
  1. Коммуникатив УУГ:
  • сөйләмкүнекмәсенүстерү, классташларһәмукытучыбеләнукуэшчәнлегеноештырудахезмәттәшлекитү, тыңлыйбелү, коллектив фикералышудакатнашу, мәгълүматтуплаудаүзарахезмәттәшлекинициативасыкүрсәтү, иптәшеңнеңгамәлләренбәяләү.

Шәхескә кагылышлы:

  • үзмаксат кую,  үзуңышларың ,уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

Укыту методы

Эзләнү

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Чыганаклар

Видеоролик, презентация, рәсемнәр, интерактив такта, ватман, карандашлар,клей.

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

УУГ

Оештыру өлеше

Исәнмесез, укучылар, утырыгыз!Хәзер безнең әйләнә- тирә дөнья дәресе. Барыгыз да дәрескә әзерме?

- Кәефләрегез яхшымы?  Мин сезгә уңышлы эш телим.

Укучылар дәресне сәламлиләр  

Укучыларны рухи, психологик хәзерләү, дәрескә уңай тәэсир белән керү.

Актуальләштерү өлеше.

Мотивлаштыру.

2) Теманы китереп чыгару.

Яңа белем өстендә эш.

-Укучылар, без нинди зур дәүләттә яшибез? (Слайд 1)

- Сез Россия турында нәрсә әйтә аласыз?

-Шушы Россия эчендә урнашкан кайсы республикада яшибез инде без?(Слайд 2)

- Татарстанның кайсы районында, кайсы авылында яшибез без?(Слайд 3)

- Әйдәгез, безнең тулы адресны кайсыгыз әйтеп бирә?

-Ничек уйлыйсыз, безнең бүгенге дәреснең  темасы нинди булыр?

(Слайд 4)

Безнең дәресебезгә 37 ел гомерен мәктәбебездә балаларны тарих фәненең серләренә төшендергән мөхтәрәм укытучыбыз Әскәров Талип Мөхәммәтдин улы кунакка килде. Әйдәгез, сүзне аңа бирик әле.

(Видеоролик - 2 мин.)

-Ә хәзер сезнең өйдә эшләгән проект эшләре белән танышып китик.

Без Россия дәүләтендә яшибез.

-Безнең каршыбызда Россия сүрәтләнгән.

Россия ул дөньядагы иң зур дәүләт. Аның башкаласы Мәскәү шәһәре. Президенты Владимир Владимирович Путин.

-Безнең республикабыз Татарстан. Татарстанның башкаласы Казан шәһәре. Президенты Рөстәм Нургалиевич Миннеханов.

-Теләче районы Баландыш авылында яшибез.

-Мин Россия Федерациясе Татарстан республикасы Теләче районы Баландыш авылында Киров урамы 34 нче йортта  яшим.

-“Туган төбәк – Бөек Россиянең бер өлеше” темасын кабатлау.

Баландыш авылына XVIгасырда нигез салына. Риваятьләргә  караганда, Юлтимер исемле кеше иң беренчеләрдән булып, бура бурап, йорт сала.

Укучылар әзерләнеп килгән проект эшләрен яклыйлар.

1.Авылымның күренекле кешеләре.(Залинә)

2. “Баландыш гимны”.(Мурат)

3. Челтерәгез, чишмәләр!(Таңчулпан)

Максатны ачыкларга тырышу, белгәнгә нигезләнеп, бүген нәрсә эшләячәгебезне ачыклау.

Сөйләм телен үстерү, үзләштергән белемнәрен куллана белү

Физминутка

Татарча бию көе куела. Көй туктагач, кем селкенә, шуңа сорау бирелә:

  • 2016 нчы елда Теләче районында нинди зур вакыйга булды?
  • Безнең авылыбызга ничәнче гасырда нигез салынган?
  • Авылыбызга иң беренче нигез салучы кешенең исеме ничек?
  • Авылыбызның исеме килеп чыгышы нәрсәгә бәйле?
  • Һ.б.

-Теләче районы кабат оешуга 25 ел булды.

-Авылыбызга 16 нчы гасырда нигез салынган.

-Юлтимер исемле кеше нигез салган.

-Бу урында баланлык булган.

Коммуникатив эшчәнлек

Практик эш

Ә хәзер, укучылар, әйдәгез, үзегезне вертолетта дип хис итегез һәм килгән кунакларга безнең авылыбызның планын ясап күрсәтегез әле.

(ватман, карандашлар, карточкалар, клей бирә)

Төркем белән практик эш башкаралар.

Төркемдә эш. Алган белемнәрне куллана  белү

Практик эшне яклау.

Белемнәрне камилләштерү.

- Һәрберегез мәктәпкә килү юлында очраган торак пунктлар  турында сөйләсен әле безгә.

Укучыларның фикерләре тыңлана.

 

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, үзләштергән белемнәрен куллана белү.

Тормышта алган тәҗрибәне куллану, мисаллар китерү.

Белемнәрне гомумиләштерү.

-Хәзер әйдәгез, тест эшләп карыйк әле.

-Эшләгән эшләребезне үзара тикшерәбез.

(Эшкә ачкыч бирәм)

Туган төбәк темасына тест эшлиләр (8 бирем)

Үзара тикшерәләр.

Билге куялар.

Үзара тикшерү

Рефлексия.

- Сез бүген нәрсәләр белдегез?

- Дәрестә нәрсәгә өйрәндегез?

- Нәрсә ошады? Нәрсә ошамады?  Ни өчен ?

- Үзегезнең кәефегезне авылыбыз өстендә күрсәтегез әле(Болыт, кояш, күбәләкләр).

- Әйе, балалар, безнең күгебез һәрвакыт аяз булсын, кояш һәркөн елмаеп, безнең күңелләребезне дә шулай яктыртып торсын дигән теләктә калам.

Балалар җавап бирәләр.

Смайлик куялар.

Үзләрен контрольгә алу.

Үзбәя кую.

Укытучының рухи бәясе.

Өй эше бирү.

Өйгә эш: 1). 148 бит, сорауларга җавап;

                2). Иҗади эш.

Өй эшен язалар

Коммуникатив эшчәнлек

 Шәхес буларак эшчәнлек.

Регулятив эшчәнлен.

Йомгаклау.

-Балалар, сез бүген молодцы!

Хәзер әйдәгез, һәрберегезгә билгеләр куябыз.

Дәрестә яхшы эшләдегез: күп нәрсәләрне ныгыттыгыз. Эшегез өчен рәхмәт.

Дәрес тәмам.

Укытучының мактавын тыңлыйлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Спорт-сәламәтләндерү" юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлек планы.

Программаның  максаты:   Кече яшьтәге укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен уңышлы шартлар булдыру.   Балаларны,белем һәм күнекмәләрне табигать һәм яшәү за...

Новогодние проказы Бабы Яги и анти - Деда Мороза (Леший)

Новогодние проказы Бабы Яги и анти - Деда Мороза (Леший) мероприятие посвящённое Новому году. На мероприятие были приглашены дети и их родители, которые приняли активное участие в играх, конкурса...

новогоднее представление "Проделки Лешего и его друзей"

Новогодний утренник  для начальной школы.«Проделки Лешего  и его  друзей»Новогоднее театрализованное представление для младших школьников ( Кикимора, леший, баба яга, ведущая)...

Гомуми- интеллектуаль юнәлеше буенча “Татарча да яхшы бел” дәрестән тыш эшчәнлек курсына эш программасы.

1 сыйныф укучылары өчен дәрестән тыш эшчәнлеккә эш программасы. Кыскача эчтәлектә " Сөйләм культурасы " дигән бүлек бар....

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....