Әйләнә-тирә дәресе темасы: "Икътисад һәм экология"
учебно-методический материал по окружающему миру (3 класс)

Гайфутдинова Альфия Хальфетовна

Предмет: Әйләнә тирә дөнья

Дәресне үткәрде: МБОУ Зирекле лицее укытучысы Гайфутдинова А.Х.

Класс: 3

Дәрес темасы: «Икьтисад Һәм  экология»

Максатлары:

1.Икьтисатның тармакларының тискәре йогынтысын күрсәтү

2.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

3. Үзлектән уку һәм аралашу күнекмәләре булдыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tk_urok_1.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

Предмет: Әйләнә тирә дөнья

Дәресне үткәрде: МБОУ Зирекле лицее укытучысы Гайфутдинова А.Х.

Класс: 3

Дәрес темасы: «Икьтисад Һәм  экология»

Максатлары:

1.Икьтисатның тармакларының тискәре йогынтысын күрсәтү

2.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

3. Үзлектән уку һәм аралашу күнекмәләре булдыру

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше. 

Җир -Ана

Сак бул , сабыем, сак бул син,

Саклый күр табигать баласын.

Онытма,туган җир бер генә..

Кадерен аның бел генә,

Дәвала аның һәр ярасын,

Соң син бит табигать баласы

II.Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.

- Әйдәгез, минем сорауларыма җавап эзләп, бергәләшеп дәреснең темасын билгелик.

- Кешенең табигать белән үзара мөнәсәбәтен өйрәнүче фән ничек дип атала? (ЭКОЛОГИЯ)

- Кешеләрнең һәртөрле ихтыяҗларын канәгатьләндерү тармагы ничек атала? (ИКЪТИСАД)

- Экономияләү нәрсәне аңлата? (Сакчыл булу, акча, утны мөмкин булган кадәр азрак куллану һәм башкалар)

- Тагын нәрсәне саклап була? (әйберләр, өйдә суны, газны, ризыкны экономияле тоту)

- Ихтыяҗ нәрсә ул? (Ихтыяҗ - теләкләребез)

- Кеше белән хайваннарның ихтыяҗында аерма бармы? (Кешеләрнең белем алу ихтыяҗы бар)

- Белем алырга безгә нәрсә ярдәм итә? (Мәктәп, китаплар, телевидение, театрлар, кино, музейлар, интернет)

Укучылар теманы укыйлар “Икътисад һәм экология”

Бу ике аңлатма арасына аларны үзара бәйләүче билгене куям. Схемага карап, укучылар дәреснең максатын билгеләп карыйлар.

Дәрескә максат кую!

III. Тема буенча эш.

- Нинди тармаклардан башка икътисад була алмый? (транспорт, төзелеш, сәнәгать өлкәсе)

- Икътисадның ике ягы бар. Бер яктан, бу кирәкле һәм файдалы продукция, ә икенче яктан ... әйдәгез, моның өчен бер әкият тыңлап алыйк.

1.Экологик һәлакәт.

Зәңгәр диңгезнең нәкъ уртасында

Карт белән карчык яшәгәннәр.

Искереп беткән бер землянкада

Нәкъ 33 ел бергә торганнар.

Карт балык тоткан зур ятьмә белән

Бервакыт картка диңгез төбеннән......

Ярый бу булган әкияттә

Бугенге көндә нәрсә килер иде икән? (укучылар фикере)

Өченчесендә бер балык чыккан

Тик гади тугел, нефтьле икән...

Эндәшкән балык кеше телендә:

Җибәрмә инде, кире диңгезгә,

Керт мине чиста сулык эченә.

- Балык ни өчен кире диңгезгә кайтырга теләми? Аның нефтьле булуына нәрсә сәбәпче булды?

- Бу әкият бик күңелсез әкият, ләкин чынбарлык тормыш та шатлыклы тугел. Диңгездә нәрсә булырга мөмкин? Бу сузләрдән текст тезегез (диңгез, танкер, айсберг, нефть түгелүе)

Укучы сөйли. Диңгездә нефть ташучы танкер бара иде. Ул 10 мең тимер юл цистернасына төйи алган кадәр нефть сыйдырган иде. Су юлы арзанлы булса да, куркынычсыз тугел. Таң атканда һәлакәт булды. Корабль айсбергка бәрелде, шулкадәрле нефть диңгезгә акты.

- Нефть нинди узлекләргә ия?(практик эш)

Су өстенэ нефть тамызып карыйбыз.

Нэтижэ ясыйбыз;

Майлы, куе кара, судан җиңелрәк. Кояш нурлары, һава төпкә утеп кермәгәч, суүсемнәр, моллюсклар, балыклар, краблар үләләр. Кошларга да уңайсыз, суга утыргач очып китә алмыйлар, чөнки нефть аларның канатларын ябыштыра. Меңләгән кошлар уләләр.

- Хәзер белдегезме балыкның ни өчен нефтьле булуын?

Экологик һәлакәтләр кемнәр гаебе белән барлыкка килә? (кешеләр)

Физминутка – ЗНАКЛАР1111

2. Татарстанда нефть табу.

- Сез ул нефтьны каян алганнарын беләсезме? Ул нефть безнең якта табыла. “Кара алтын” нан башка икътисад була алмаса да, бу җиргә кешеләр зур яра салалар. Ничек икәнен бергә укып белербез.

Нефть табу Татрстанның табигатенә ничек тәэсир итә.

   Татарстанның төп байлыгы – ул нефть. Нефть – куе кубый төстәге  майлы сыекча. Ул яхшы яна, куп җылы бирә. Нефть судан җиңел, җирдә тирәндә ята. Аңардан бензин, керосин, төрле майлар ясыйлар.

  Татарстан Респубикасы  нефть белән нык пычранган регионнарның берсе, күп очракта у трубопроводларның авариялеге белән бәйле. Нефтьне тимер юл белән генә түгел, җир һәм су трубопроводлары белән дә транспортлаштыралар. Нефть агып чыкса, туфрак пычрана, усемлекләр үлә. Скважиналар урынында газ яна, ул кислородны яндыра. Кошлар һәм җәнлекләр үләләр, тору урыннарын югалталар.

Татарстанның Фәннәр Академиясе белән берлектә АҖ «Татнефть» республикабызда нефтегаз өлкәсендәге үсеш өчен махсус прораммма эшләделәр, аның мөһим өлеше булып экологик блок тора. Ул 1994 елда уйланылган.

Укыган буенча сөйләшү.

- Нефть нәрсәнең торышына йогынты ясый?

Су

Һава

Җир

- Экологик блок нәрсә ул?

3. Икътисад тармаклары һәм аларның табигатькә йогынтысы

- 82-84 биттәге материалны укыйк

Әйдәгез таблицаны тутырыйк, һәр тармакның нинди зыян салганын белик

1. Авыл хуҗалыгы – ядохимикатлар туфракны агулый.

2.Транспорт – пычрак газлар.

3. Металлургия сәнәгате – ташландыклар.

4. ГЭС, ТЭС, плотиналар.

5. Фабрика һәм заводлар – төтен, ташландыклар.

6. Атом электростанцияләре – авариядә меңләгән кешеләр улә.

7.Химия сәнәгате – товарлар зыянлы.

4.Экологик прогнозлар

Нәрсә ул прогноз? (haва торышын прогнозлау)

Экологик прогнозлар да була. Экологлар уз белемнәренә таянып, табигатькә теге яисә бу узгәреш нинди йогынты ясавын аңлата алалар.

Нефть ташучы танкерда авария булса, елгада платина төзелсә, кулгә химик отходлар ташланса - экологлар прогноз ясый. Тагын алар төзеләсе предприятияләрнең зыянлы яисә зыянсыз булуын прогнозлыйлар. Экологик прогнозлар куп куркынычлардан саклап кала алалар. Экология безгә табигатькә hәм кешенең узенә дә зыян китермичә ничек хуҗалык эшләрен алып барырга икәнен өйрәтә.

5.

Әйдәгез хәзер hәрберегез узен эколог итеп хис итсен әле. Төрле өлкәләргә караган карточкаларны сайлап алыгыз hәм проблеманы чишу юлларын тәкьдим итегез.

Сәнәгать биналарын дөрес урнаштыру

Урман утырту

Чистарту корылмаларын урнаштыру

Суны сакчыл тоту

Экологик прогнозлау

Югары квалификацияле специалистлар укыту 

Куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәну

Биотопливо куллану

Төзелеш материалларын җыештыру

Төзелеш, сәнәгать, транспорт 

Өй эше.дәфтәр. 51 бит

IV.Дәресне йомгаклау.

-Безнең алдыбызда нинди бурыч тора иде?  

- Максатыбызга ирешә алдыкмы?

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

урок по экологии "Экология животного мира"

разработка урока по экологии для расширения и углубления знаний детей о животных...

Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"

Урок в 1 классе помогает  правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....

Табигатьтә кунакта.Әйләнә-тирә дәресе.

2 класста "Табигатьтә кунакта" темасына әйләнә-тирә дәресе...

От экологии природы - к экологии души

Природа, я иду в тебяС душой и сердцем обнажённым.Прими, пожалуйста, любя, Хочу быть заново рождённой.Природа – матушка моя,Твои исполню повеленья.За все грехи прости меня,Возьми, как детку на ко...

2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе    2, 3, 4 нче класста математикадан ачык дәрес  Тема:”Тапкырлау. Ныгыту”...

Татар теле дәресе. 3сыйныф. Исем темасын ныгыту дәресе.

Тема: Исем темасын ныгыту дәресе.Скачать : https://cloud.mail.ru/public/7Uwf/SurqwzRYj...