Әйләнәнә-тирә дәресе.1нче сыйныф."Кошлар нәрсә ул" темасына технологик карта
план-конспект урока по окружающему миру (1 класс)

Гайфутдинова Альфия Хальфетовна

Класс: 1

Предмет: Әйләнә-тирә дөнья

УМК: «Школа России»

Бүлек темасы: «Кем һәм нәрсә?»

Дәрес темасы: «Кошлар нәрсәләр ул?»

Дәрес төре: яңа материал өйрәнү дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon koshlar_nrs_ul.doc101 КБ

Предварительный просмотр:

Класс: 1

Предмет: Әйләнә-тирә дөнья

УМК: «Школа России»

Бүлек темасы: «Кем һәм нәрсә?»

Дәрес темасы: «Кошлар нәрсәләр ул

Дәрес төре: яңа материал өйрәнү дәресе.

Максат: кошларны хайваннар дөньясы вәкиле итеп таныштыру, аларның үзгә якларын билгеләү

Бурычлар:

  1. Кошларны башка хайваннардан аера белү
  2. Кош каурыеның төзелешен өйрәнү
  3. Табигатькә карата сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү
  4. Кызыксынучанлыкны арттыру
  5. Парлап эшләү өчен шартлар булдыру

Планнаштырган  нәтиҗәләр:

Предмет: кошлар турында хайваннар дөньясы вәкиле буларак күзаллау булдыру, аларның төп аермаларын атау, кошларны мисал итеп күрсәтә белү, кош каурые төзелешен күз алдына китерү

Метапредмет: эшчәнлекнең максатын укытучы ярдәме белән табу һәм атый белү;

Текст һәм иллюстрацияләрдән мәгьлүмат табарга өйрәнү;

Фактларны таба белүне үстерү;

Проблемалы диалог төзергә өйрәнү, коллективта проблемалы сорауларны чишү;

Алган мәгьлүматны аңлау һәм гомумиләштерә белү, нәтиҗә ясау, башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белүне үстерү;

Күмәк эштә рольләрне бүлүдә уртак фикергә килергә өйрәнү.

Шәхси: уку эшчәнлегендә катнашу; эмоциональ кәеф булдыру, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; кече дусларыбызны кызгана белү, танып-белү процессларын (игьтибарлылык, хәтер, фикер йөртү, сөйләм), иҗади потенциалны, аралаша белүләрен үстерү, үз-үзеңдә ышаныч булдыру, үзеңнең һәм иптәшеңнең эшенә нәтиҗә ясый белү.

Кулланылган педагогик технологияләр һәм ысулларпроблемалы укыту технологиясе, хезмәттәшлек технологиясе, сәламәтлекне саклау технологиясе, укытуда эзләнү ысулы, укудагы уңышларны бәяләү технологиясе.

Дәреслек: Плешаков А.А. Әйләнә-тирә дөнья.  1 класс, М.: Просвещение, 2016 Ч.1.

Җихазлау : карточкалар  Сораучак Кырмыска  һәм Зирәк Ташбака рәсеме; индивидуаль карточкалар бөҗәк,балык, кош рәсемнәре белән; плакат «Күгәрченнең тән төзелеше»; конвертта кош каурыйлары; лупа; кайчы; тесле карандашлар; су белән стакан ; аудиоязма Сораучак Кырмыска белән Ташбака сойләшүе; сигнал карточкалары.

Дәреснең дәвамлылыгы : 35 минут.

Дәрес конспекты

Педагогик бәйләнешнең эчтәлеге

Дәрес этаплары, максатлары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Формалаштыру УУД

1.Организацион этап. Мотивация.

Максат: дәрескә әзерлекне тикшерү, эмоциональ бәйләнеш булдыру, уку эшчәнлегенә кызыксыну уяту.

Кыңгырау шалтырады

Хәзер дәрес башланыр.

Килдек монда укырга

Бик тырышлар булырга.

Тыңлыйбыз игътибарлап

Һәм Эшлибез тырышып,

Без татулар, без дуслар!

Бик күңелле укулар.

- мин сезне дәрестә сәламләргә бик шатмын. Сезнең ярдәмегезгә ышанып калам.

- Дәрескә әзерлегегезне тикшерегез.

- Бүгенге дәрес безнең бик кызыклы. Сез анда үзегезне кечкенә тикшерүчеләр итеп хис итәрсез.

Укучылар дәрескә әзерлекләрен тикшерәләр, эшкә әзерләнәләр.

шәхесле: уку эшчәнлегенә тотыну, эмоциональ бәйләнеш булдыру.

Регулятивные: дәрескә әзерлекне бәяләү.

2.Үткәннәрне кабатлау этабы. Актуаләштерү  этабы.

Максат: элек өйрәнгән темалар буенча материалларны кабатлау һәм яңа белемнәр өчен шартлар булдыру

.

- әйдәгез искә төшерик әле, нинди төр хайваннар белән без узган дәресләрдә танышкан идек.

- сез аларны аера беләсезме икән, шуны беләсем килә. Өстәлегездә хайваннар төшерелгән карточкалар ята. Яшел һәм кызыл каранлашларыгызны әзерләп куегыз. Бөҗәк күрсәгез, рәсем астындагы түгәрәкне яшелгә буягыз, балык күрсәгез – кызыл төскә (мөстәкыйль эш)

- Хәзер партадашыгыз белән карточкаларны алышыгыз. Бер-берегезнең эшен тикшерегез. Барысы да дөрес, сыйныфташыгыз белә нриза булсагыз, кулыгызны күтәрегез. (укытучы укучыларның эшен карый) Әгәр хаталар табасыз икән, иптәшегезгә аңларга ярдәм итегез.

Укытучыны тыңлыйлар.

Сорауларга җавап бирәләр.

Укучылар бөҗәкләрне һәм балыкларны тану буенча мөстәкыйль эш эшлиләр. (карточкалар белән эшләү)

Парлар белән үзара тикшерү эше

шәхесле: иптәшләр белән эшли белү гадәтен үстерү, эшне бәяләү.

 

Коммуникатив: сөйләм телен фикер белдерүдә үстерү, әңгәмәдәшне тыңлый белү

Регулятивные: үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү

.

3. Яңа материалны аңлау һәм уку максатларын кую этабы

Максат: фикерләү эшчәнлеген активлаштыру, уку максатларын кую.

- Балалар, сез бу биремне бик яхшы ерып чыктыгыз. Бөтен түгәрәкләр дә буялдымы? Ни өчен?

- Кайсы рәсем астында түгәрәк буялмаган калды? (күгәрчен – кош)

- Нишләп күгәрченне бөҗәкләргә дә, балыкларга да кертмәдегез?

- Кем белде, безнең дәресебез нинди темага багышланыр икән? (кошлар)

- без бүген нинди сорауларга җавап бирербез? Нәрсә эшләргә өйрәнербез?

Укытучыны тыңлыйлар.

Сорауларга җавап бирәләр.

Дәреснең темасын билгелиләр.

Дәреснең максатларын билгелиләр.

Коммуникативные: укытучыны тыңлый белү, фикерне телдән җиткерә белү.

Танып белү. нәтиҗәләр ясый белү, логик чаралар белән куллану (чагыштыру, анализ), белем системасында ориентлаша белү.

Регулятив: эшчәнлекнең максатын билгели белү.

4.Физминутка.

Максат: балаларның сәламәтлеген саклау (хәрәкәт эшчәнлеге)

Рольле уен “Бөҗәкләр, балыклар, кошлар”.

(Укытучы хайваннарның рәсемнәрен күрсәтә. Бөҗәк булса – укучылар аның кебек эшлиләр, балык – йөзәләр, кош – очалар)

Укучылар хәрәкәтләрне башкаралар.

:шәхесле : үз сәламәтлегеңне саклау һәм яхшыртуның мөһим икәнлеген аңлау

Танып белү: хайваннарны аерым үзгә билгеләре буенча аера белү.

5.Яңа белемнәрне ачу этабы

Максат: рәсемнәрдән, аудиоязмалардан мәгълүмат алу; уку диалогы алып бара белергә өйрәнү,үз фикереңне җиткерә белүне үстерү, тормыш тәҗрибәсен куллану.

Проблемалы сорау.

Балалар, әйдәгез Сораучыкка карыйк әле  (тактаның арт ягында Сораучык белән Зирәк Ташбака рәсеме эленгэн)

Сораучык ялгыз түгел икән, аның янында Зирәк Ташбака да бар икән.

Ни турында сөйләшәләр икән алар, тыңлап карыйк әле.

(аудиоязма)

«Җәйге кичне урман буйлап бара идем. Кояш та бата башлады. Еракта, урман артындагы авылдан әтәч тавышы ишетелде.Зур төнге күбәләк баш очымнан очып китте. Урман аланчыгында ярканат очуы ишетелде.Ботактан ботакка тиенгә охшаган хайван очып йөрде. Бигрәк төрле хайваннар, барысы да оча белә. Бу кошлардыр дип уйладым..

-  Ә  сез ничек уйлыйсыз ?

- Үз фикерләребезгә дәлилләрне кайдан таба алабыз? (китаптан )

-.Сораучык сойләгән хайваннарны күрү очен китапның  36 нчы битен ачабыз

Бу хайваннар барысы да кошлармы? Бу сорауга дөрес җавап бирү өчен , аларның  уртак якларын белү кирәк. Бер-берсеннән аерылып торган сыйфатларын белү кирәк. Оча белү туры килми. Тавык начар оча. Бөҗәкләр оча белә.

Тактадагы кошларны карагыз. Аларның уртак сыйфатын табыгыз.(ул каурыйлар)

Кошлар нәрсәләр алар?- дигән сорауга җавап бирә аласызмы хәзер?

Зирәк Ташбаканың ярдәмен укыйк әле 37 нче биттән

Сораучык безгә күгәрченнең гәүдә төзелешен өйрәнергә тәгъдим итә (парларда эшләү . бер укучы язуын укый икенчесе рәсемдә күрсәтә . Соңыннан алышыналар.  Тактада плакат «Строение тела голубя”

Парлы эштән соң укытучы тактадагы плакаттан  кошның тән өлешләрен  күрсәтә, укучылар җавап бирәләр.

Рассматривают иллюстрацию.

Укытучыны тыңлыйлар.

Аудиоязма  тыңлыйлар.

Укытучының сорауларына җавап бирәләр, дәлилләр китерәләр

Китапларны ачып хайваннар рәсемен карыйлар

Сорауларга җавап бирәләр

Китаптан рәсемнәрне карыйлар,уртак өлешләрен билгелиләр

Китаптан нәтиҗәне укыйлар

Парлы эш.

Парлы эшнең сыйфатын тикшерәләр

Танып белү: тактадан һәм китаплардагы рәсемнәрдән мәгълүмат ала белү; анализ, чагыштыру, классификацияләү кебек алымнар куллану.

Шәхесле: яшьтәшләрең белән аралашу күнекмәләрен үстерү

Коммуникатив: сөйләм телен фикер белдерүдә үстерү, әңгәмәдәшне тыңлый белү һәм диалог алып бару; бергә эшләгәндә роль һәм хезмәтне бүлешә белү, үзара уртак фикергә килә белү

Регулятив: үзеңне һәм сыйныфташларны тикшерү

  1. Физминутка.

Максат:укучыларның сәламәтлеген саклау (күзләр өчен зарядка)

Без күп эшләдек, ял итәргә вакыт та җитте) Күзләр белән генә чыпчыкның очуын экранда  күзәтәләр

Күзләр өчен зарядка ясыйлар

Шәхесле: күз күремен саклауның әһәмиятен аңлау

  1. Яңа белемләр алу этабы. Практик  эш

Максат: эзләнү эшендә пара белән эшли белүне, уку диалогы алып баруны үстерү.

Кошлар- гәүдәләре каурый белән капланган хайваннар икәнен ачыкладык.  Ә  нәрсә ул каурый?

-Бу сорауга җавап бирер өчен без галимнәргә әвереләбез һәм күзәту , фикерләү, ачыш ясаячакбыз.

Сезнең парталарыгызда конвертларда каурыйлар бар. Каурыйларны алыгыз. Чагыштырыгыз.

Кайсы каурый җылыны саклый дип уйлыйсыз?(кечкенәсе, йомшагы)

Бу йон каурые. Анардан мендәр ясыйлар.

Очарга ярдәм итүче каурый кайсысы?(Зурсы, катысы)

Бу кагыну каурые дип атала

Нинди каурый калды?  Уртанчысы.

- Бу контур каурый. Һәр каурый саптан тора.Каурыйның җелпәзәләре бар. Лупа ярдәмендә җелпәзәләрен кара. Әкрен генә җелпәзәләрен аерып карагыз.

 Җил чыкса, каурый нишләячәк?(оча)

Каурыйга өрегез.

Ник ул оча?(җиңел булганга оча)

Ни өчен ул җиңел дип уйлыйсыз. Эчендә нәрсә бар?

Каурыйны кисеп карагыз. Эче буш икәнен күрдегез.

 Стакандагы суга каурыйны маныгыз. Каурый юешләндеме?

Нинди нәтиҗә ясый алабыз?(каурый кошларны судан саклый)

Күзәтүләребезгә нәтиҗә ясыйк:  кошларның тәне үзенчәлекле төзелгән , мөһим урынны каурый алып тора

Сорауларга җавап бирәләр

 Конвертны ачалар

Каурыйларны ойрәнәләр

Фикерләрен әйтәләр.

Каурыйны карыйлар.

Каурыйга өрәләр.

Каурыйны кисәләр

Фикерләрен әйтәләр

Стакан белән суга каурыйны батырып алалар.

Сорауларга җавап бирәләр

Укытучыны тыңлыйлар

Практик эш буенча нәтиҗәләр ясыйлар

Укытучыны тыңлыйлар

шәхесле: яшьтәшләрең белән аралашу күнекмәләрен үстерү

Коммуникатив: сөйләм телен фикер белдерүдә үстерү, әңгәмәдәшне тыңлый белү һәм диалог алып бару; бергә эшләгәндә роль һәм хезмәтне бүлешә белү, үзара уртак фикергә килә белү

Регулятив: куелган максатка карап үз эшеңне планлаштыру, үз тәртибеңә һәм тирә-юньдәгеләрнекенә адекват бәя бирү, үзара эшчәнлектә актив булу.

Танып белү: бирелгән материалдан тиешле белемнәрне ала белү;

Анализ-чагыштыру алымнарын куллана белү.

8.Яңа белемләр ачу этабы

 Максат: проблемалы сорау аша укучыларның  аң-белемен киңәйтү 

37 нче биттә ясалган кошларны беләсезме? Аларның исемнәрен әйтегез. Бу кошларның уртак нәрсәләре бар?(каурыйлары)

- (страус- тәвә кошы )Иң зур кошны кем белә? Аның турында нәрсә сөйли аласыз? Ул бик авыр кош., ә каурыйлары бик кыска. Аның озын һәм кечле аяклары, ул тиз йөгерә.

- (пингвин) Оча алмаучы кошны беләсезме сез. Ул каурыйларын ласт урнына куллана һәм суда йөзә.

- Иң кечкенә кош ничек аталуын беләсезме?(колибри, аның озынлыгы бары  3 см)

36 нчы биттәге Зирәк Ташбакага тагын бер кат карагыз әле. Нәрсә каурыйлары таккан  Ташбака?

Койрыгы янып тора

Тосләрдән балкып тора.

Узәннән килгән безгә

Нинди кош ул кем белә?….. (павлин)

-Кайбер кошларга ачык тестәге каурый ни өчен кирәк   дип уйлыйсыз? (для маскировки)

Укучылар, озакламый кыш җитә.Безнең якларда кышлаучы кошларга авыр вакытлар җитә. Әти –әниләрегез белән  берлектә җимлекләр ясап, җим салып тырырга онытмагыз

иллюстрацияләр карыйлар.

проблемалы сорауларга җавап бирәләр

Укытучыны тыңлыйлар

Иллюстрация карау

Табышмакның җавабын табу

Сорауларга җавап бирү.

Укытучыны тыңлыйлар

Шәхесле : экологик грамоталык, табигать дөньясына кыйммәти караш формалаштыру.

Коммуникатив: фикереңне сөйләм теле аша белгертү, әңгәмәдәшне тыңлый белү, диалог алып бару.

Танып белү: әңгәмәдән тиешле мәгьлүматны аера белү, белем системасында ориентлашу.

Регулятив: осознание того, что уже усвоено и что ещё нужно усвоить.

9.Рефлексия этабы.

Максат: укучыларның үз эшчәнлекләрен аңлаулары, үзләренә бәя бирү

 

-Кошларның нәрсәләр икәнен тагын бер кат кабатлавыгызны сорый Сораучык.

Кошларга мисаллар китерегез

- Нинди кәеф белән эшләдегез?

-Дәрестә нәрсә ошады?

- Нәрсә авыр булды?

- Үз эшчәнлегегезне сигнал карточкалары ярдәмендә бәяләгез

яшел- актив эшләдем,барсын да аңладым

сары-авыр булды, ләкин эшли алдым

кызыл-авыр булды, күп сорауларга җавап бирә алмадым

Сорауларга җавап бирәләр

Фикерләрен әйтәләр.

Үзбәя бирү.

Танып белү: гомумиләштерү, нәтиҗә чыгару, фикергә килү

Регулятив: үз гамәлеңнең нәтиҗәсен бәяли белү

Коммуникатив: башкалар фикерен дә исәпкә алу, үз фикереңне җиткерә белү

 

10.Йомгаклау этабы

Максат: дәрескә нәтиҗә ясау

 Дәрестәге эшчәнлегегез өчен рәхмәт. Ә  хәзер үз-үзегезгә әйтегез. -  Мин молодец.

Мин уйладым, мин тырыштым, мин ачышлар ясадым.

Укытучыны тыңлыйлар.

Эчке сөйләм булдыру

Шәхесле: материалны үзләштерүнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен аңлау


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән технологик карта,3 сыйныф

Татап теленнән технологик карта, 3 нче сыйныф...

Татар теленнән технологик карта,3 сыйныф

Татап теленнән технологик карта, 3 нче сыйныф...

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")...

Татар теле дәресенә технологик карта 3 нче сыйныф, “Перспективалы башлангыч мәктәп ”

3нче сыйныфта татар теленнән "Алмашлык" темасы буенча белемнәрне системалаштыру дәресе....

Татар әдәбиятыннан технологик карта 1 сыйныф

Тема:"Әйдәгез, танышабыз. Синең исемең ничек? соравы һәм аңа җавап формасы"...

2нче сыйныф өчен татар теленнән технологик карта "Алфавит"

Бу дәрескә технологик карта "Алфавит" темасын үткәндә файдалы булыр дип уйлыйм....