Дөньяви мәктәптә- дини дәресләр.
статья по орксэ (4 класс) на тему

Хабибуллина Ильназ Салимовна

   Бүгенге көндә Рәсәй мәктәпләрендә яңа фән “Диннәр тарихы” укытыла башлады. Мәктәп укучыларын диннәр мәдәнияте нигезләре белән таныштыру,төрле диннәргә һәм милләтләргә толерант караш булдыру өстендә эшләнә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bugenge_kond_rsy_mktplrend_yana_fn.docx16.28 КБ

Предварительный просмотр:

         

               

                            Дөньяви мәктәптә -  дини дәресләр.

   Бүгенге көндә Рәсәй мәктәпләрендә яңа фән “Диннәр тарихы” укытыла башлады. Мәктәп укучыларын диннәр мәдәнияте нигезләре белән таныштыру,төрле диннәргә һәм милләтләргә толерант караш булдыру өстендә эшләнә.Әлеге дәресләр балаларга дөньядагы рухи кыйммәтләрнең нигезендә диннәр ятканлыгын аңларга,төрле милләтләрнең мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен бәяли белергә,аларны саклап калу кирәклегенә төшенергә ярдәм итүне күз алдына тота. Бер динне икенчесенә каршы куймыйча, дөнья диннәрендәге уңай якларны күрсәтеп, алардагы материалларны чагыштырып, анализлап аңлату уңай нәтиҗәләр бирә. Бер динне генә мактап, икенчесенең әһәмиятен күрмәскә тырышып аңлату урынлы булмас иде. Пәйгамбәребез әйткәнчә, “Көчле кеше - ул кешене аяктан егучы түгел, ә үз-үзен йөгәнли белүче  кеше.” Диннәрнең һәркайсы һәр кешене тумыштан ирекле итеп яратылуын таный.Кешене дингә көчләп яисә укытып кына ышандырып , инандырып булмый. Дини тәрбия балага гаиләдә бирелә башласа күпкә отышлы була.

     Бүгенге информацион-технология заманында күңел тынычлыгы, бер- береңә булган мөнәсәбәтләр икенче урынга күчә. Кешене, шулай ук балаларны да, төгәл әйберләр генә кызыксындыра. Укучылар тормышта үз урыннарын тапсын өчен, аларга күпкырлы мәгълуматларны белү зарур.                                                                                               Дәресләрне дин әһелләре, мәдәният хезмәткәрләре, өлкән яшьтәге әби-бабайларны да чакырып үткәрергә була. Бала дин тарихын гына укып калмый, аның дөньяга караш системасы да формалаша. Дин турында укытканда аны мәдәнияткә генә кайтарып калдырып булмый. Дин мәдәнияте турында сөйләгәндә, барыбер аның дини нигезләре, догматикасы (Аллаһка ышану, Аллаһка инану) турында сөйләргә кирәк. Бу – баланың дөньяга караш системасын формалаштыру өчен бер адым.  Без бу дәресләрне укыганнан соң  балаларыбыз әхлаклырак булыр дип уйлыйбыз.  Безнең Балтач районында ун ел дәвамында “Әхлак нигезләре” укытыла. Аның нәтиҗәләре шактый сизелә. Әхлаклылык дәрәҗәсе, дин сабагы укыганнан соң, барыбер үсә. Балаларыбызны ялгыш адымнан динебез саклар дип ышанабыз .Динсезлек-кешелек өчен һәлакәт ул.

     

                                 Хабибуллина Ильназ Сәлим кызы,Балтач районы, Кили                                      башлангыч мәктәбе укытучысы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

презентація"Україна - єдина країна"

Презентація на тему Україна єдина....

4 нче сыйныфта “ Россия халыкларының дини мәдәнияты һәм дөньяви этика нигезләре “ фәне буенча эш программасы (база дәрәҗәсе)

“Россия халыкларының дини мәдәнияты  һәм дөньяви этика нигезләре” курсын укытуның максаты:  -Россиядәге традицион диннәрнең барлыкка килүе һәм үсеше, аларның әхлакый идеаллары,гореф-гадәтләр...

Проектная работа."Дини бәйрәмнәр"

Проектная работа."Дини бәйрәмнәр"...

Дино олимпиада.

Образовательная платформа "Учи.ру" организует "Дино-олимпиаду" для учеников с 1 по 4 класс....

“Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика” фәненең әһәмияте.

“Дини  мәдәният  нигезләре  һәм  дөньяви  этика”   фәненең     әһәмияте....