Светофор мэктэбе
план-конспект занятия по обж (2, 3 класс) на тему

Класстан тыш чара сценарие

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon klasstan_tysh_chara_svetofor_mktbe.doc77 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Кукмара муниципаль районы

“Мәмәшир  урта мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем бирү  учреждениесе

                                                                               

                                                                         

                                                                           

                                                             Башлангыч сыйныфлар укытучысы

                                                               Димихамитова Гөлфия Васыйл кызының

                                                          сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе

                                                 

                                               “Светофор мәктәбе”

Максат:  укучыларның юл йөрү билгеләрен укый белүләрен, юл  кагыйдәләрен үзләштерүләрен ачыклау;

             светофор төсләрен аера белүләре, юл кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү;

             укучыларның урамда бер-беренә игьтибарлы, ярдәмчел, әдәпле булуларына ирешү.

Материал: “Сабантуй”, “Ачык дәрес”газеталары,“Мәгариф”,”Сыбызгы”, ” Юлда йөрү кагыйдәләре ” Н.А. Извекова журналы 

Җиһазлау: юл билгеләре, светофор, уенчык машиналар, атлар, велосипед, рәсемнәр, мультимедия өчен слайдлар

 Чараның барышы:

     А.б. Көннәребез шатлык - куанычларга бай булып, изге гамәлләр һәм файдалы эшләр генә  кылып, бер-беребезгә ихтирамлы һәм дус булып янәшәдәгеләребезне үз итеп, бердәмлектә һәм татулыкта үтсә иде дип, без һәр яңа көн тугач яраткан мәктәбебезгә ашыгабыз. Төрле авыллардан җәяүләп тә, машиналарга утырып та, велосипедлар белән дә хәрәкәт итәбез.Димәк, безнең һәркайсыбыз юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә.

- Мин сезне бер шигырь белән таныштырып үтәм. Юл йөрү кагыйдәләрен белү бөтен җирдә дә кирәк микән?

Урман эче шау-гөр килә.

Гаҗәп бер хәл булган:

Җендерме, әллә бүтәнме

Агачка светофор элгән.

Керпе шунда әйтеп куйды:

“ Белдем-бу бит светофор!

Кызыл төс-туктарга куша,

Яшел әйтә-бар син бар”

“ Нигә кирәк ул урманга?-

Сүзгә кушылды Бүре-

Куянны куып барганда

Кызылга туктыйммы инде?”

“ Файдасын күрмим бер дә,-

Куян кушылды сүзгә,-

Качып чабып барган чакта

Бер төс күренми күзгә”

“ Урманда башка закон.

Нигә ди ул һәр чат саен

ГАИ посты, светофор?”.

Шау-гөр килә бүген урман,

Һәркемнең үз сүзе бар.

Мин дә шунда уйлап куйдым:

“ Кирәкме соң светофор?!

Без урман җәнлеге түгел,

Рулеңне син уйлап бор...

Балалар килә карагыз!-

Кирәк безгә светофор.

- Балалар, бу шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

- Светофор кирәк микән?

(Укучылар җаваплары)

Бүлмәгә Убырлы карчык керә.

Мин убырлы, убырлы,

Явыз эшләр кыламын.

Урамда йөргәннәрнең

Колакларын борамын.

Адаштырам, саташтырам,

Урамда йөргәннәрне.

Көнләшәмен, яратмыймын

Юлда дөрес йөргәннәрне.

Мин явыз, мин усал.

Мин убырлы, мин начар.

Мине күргәч бар кешеләр

Бар хайваннар тиз качар.

-Бу нинди тамаша? Монда нәрсәгә җыелдыгыз?

А.б. –Убырлы карчык, нигә бу кадәр тузынасың әле? Күрмисеңмени, монда никадәр балалар, кунаклар җыелган. Без юл йөрү кадыйдәләрен ничек белгәннәребезне тикшерергә җыелдык. Әйдә син дә безнең белән бәйрәмдә кал. Без бүген “Светофор мәктәбе” буйлап сәяхәт итәрбез. Син дә безнең белән сәяхәткә чыгарсың.

У.к.- Ярый алайса, мин сәяхәт итәргә яратам.

А.б.- Безнең сәяхәт тукталышлардан тора. Сәяхәткә зәңгәрсу вагонда чыгабыз. Вагонда кондуктор апа сезгә билетлар бирер.

  Кондуктор: Балалар, билет өләшер алдыннан миңа пассажирларның кагыйдәләрен санап чыгыгыз әле. (укучылар әйтәләр)

-Транспортка утырган чакта:

транспортны бары тик тукталыш мәйданчыгында гына көт, юлның

транспорт хәрәкәт итә торган өлешенә чыкма;

-транспорт тулысынча туктагач кына, аның ишекләре яныны кил;

-трамвай яки троллейбус кузгала һәм ишекләре ябыла башлаганда, баскычка басма”

-транспортның арткы ягына асылынма;

Салонда:

-кулың белән яхшылап тотын;

-буш урыннар булса, утыр,

-шаулама, чүпләмә, өлкәннәргә, авыру һәм бала белән баручы пассажирларга урын бир;

-транспорт йөртүчегә бары тик тукталыш вакытында гына мөрәҗәгать ит;

-кондукторның һәм транспорт йөртүченең таләпләрен үтә.

Чыкканда:

-алдан ук чыгарга әзерлән, ләкин баскычка ук төшмә;

-әгәр транспорт йөртүче ишекне яба башласа,чыгарга омтылма.

  -Әфәрин, балалар. Кагыйдәләрне беләсез икән. Мин сезгә билетлар өләшәм. Бу билетларны югалтмагыз. Алар сәяхәт ахырында кирәк булачак.

Барганда “Зәңгәр вагон” җырын җырлап барырбыз.

А.Б. Беренче тукталышыбыз:”Әз-мәз мәгълүмат” дип атала. (2 нче слайд)

 Кем әйтә: ДАИ нәрсә ул? Дәүләт автоинспекциясе.

ДАИ нең туган көне – 1936 елның 3 июле санала. Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең беренче башлыгы итеп А. Макаров билгеләнелә.  ( 3 нче слайдта Р. Миңнеханов портреты күрсәтелә)  Ә бүгенге көндә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рифкать Нургали улы Миңнеханов.

 Ул кечкенәдән хәрби кеше булырга хыяллана. Әтисе флотта хезмәт иткән була. Әтисенең диңгезче формасын киеп, горурланып йөри. Мәктәптә укыганда ук диңгезче булырга  ныклап әзерләнә башлый. Барлык фәннәрдән дә “5” ле билгесенә генә укый, үҗәтләнеп инглиз телен өйрәнә.  Аның хыялы тормышка аша. Казандагы инженер-командирлар әзерләүче югары хәрби училищега укырга керә. Аны бик яхшы билгеләренә тәмамлап, лейтенанат-инженер дәрәҗәсе ала. Аннары Германиядә биш ел хезмәт итә.  1982 елда Казанга кайтып урнаша. Шул ук училищеда чит илдән килгән курсантларны- булачак офицерларны укыта. 1990 елда кандидатлык дисертациясе яклаган. 1992 елдан ДАИ да хезмәт итә башлый.

   ДАИ хезмәткәрләреннән, светофорлардан башка бүгенге тормышны күз алдына китерү мөмкин түгел.ДАИ нең тырышлыгына карамастан, юл хәрәкәтен бозучылар тиешле җәзага тартылып, юл фаҗигаларе санын киметү буенча профилактик чаралар үткәрелеп торса да, Татарстан юлларындагы хәл кискен булып кала бирә. Балалар катнашкан юл-транспорт һәлакәтләренә килсәк, узган елда гына да 481 фаҗигадә балалар катнашып, 495 бала зыян күргән. Күп очракта балалар өлкәннәр гаебе белән зыян күрәләр. Бу инде шоферларның саксызлыгы , юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә дәрәҗәдә белмәгәнлекләрен күрсәтеп тора. Аннары, юл –транспорт һәләкатләре юлларның төзексезлеге аркасында да килеп чыгарга мөмкин.

   Шуңа күрә юл кагыйдәләрен белергә, алган белемнәребезне төгәл үтәргә, юлларда игътибарлы булырга кирәк.

  • Безнең икенче тукталышыбыз: “Светофор фәннәре мәктәбе” (4 нче слайд)

Мин сезгә Рөстәм Мингалимның табышмак- шигырен укып китәм.

 

Басып тора багана,

Бер аяклы багана.

Өлкәннәргә эндәшә,

Эндәшә һәр балага.

Менә сезгә багана?!

Күзе белән эндәшә,

Авызы булмаганга...

Багананың өч күзе,

өч күзендә-өч сүзе.

Берсе аның – кызыл күз,

Икенчесе – сары күз,

өченчесе – яшел күз.

өч күзендәге өч сүзне

һәр бала да беләдер.

Безнең песи дә белә, сезнеке дә беләдер.

Белгәннәргә бүләгем –

Булсын әле бу шигырь.

Светофор сүзе нәрсәне аңлата?

  • “Свет” – яктылык, “фор” – грекчадан “туплаучы”, ягъни “яктылык туплаучы” мәгънәсендә.

ЮЙК абривиатурасы нәрсәне аңлата?

  • Юл йөрү кагыйдәләре, дигәнне.

    Бик дөрес укучылар. Сез боларны беләсез. Светофордан башка юлда бик күп безнең дусларыбыз бар. Алар “юл йөрү билгеләре”. Әйдәгез юл билгеләрен искә төшереп китик әле. (слайдлардагы рәсемнәр аша әйтеп бару 5-14 слайд)

    Шагыйрь Йолдыз юл билгеләре турында “Юллардагы билгеләр ни әйтергә телиләр...” дигән бик матур шигырь язган. Әйдәгез алар белән  Убырлы карчыкны да таныштырыйк әле.( укучылар сөйлиләр)

Ерактан ук күренә                    

Карават һәм кызыл хач-

Тизрәк янына килсеннәр,

Кемнәр ярдәмгә мохтаҗ.

( Беренче медицина ярдәме пункты)

Килеп чыгар, ди, бу билге        

Куян,төлке я бүре.

Зинһар өчен,бу урында,

Игътибар белән йөре!

Синеке генә түгел шул,

Аларныкы да бу юл.

Син урманда кунак кына,

Кунак булсаң, тыйнак бул!

(Кыргый хайваннар)

Әгәр яратмыйсың икән,              

Өйдә генә ятарга,

Җыенгансың икән бүген

Кино я театрга.

Бу билгене белү кирәк.

Аны белү мөһим бигрәк.

Утырып булмый аннан башка

Трамвайга, автобуска.

Тукталышларда ул билге

Әверелә чып-чын дуска.

(Җәмәгать транспорты тукталышы)    

Юл йөрү билгеләрен        

Үткүз һич тә онытмый.

Шуңа күрә беркайчан да

Хәвефләргә юлыкмый.

Теләсәгез ул аларны,

Бүген сезгә өйрәтә.

Белегез дә, уйлап кына

Кулланырсыз кирәктә.

Ак-кара тасмалар буйлап

Җәяүле горур атлый.

Чөнки белә: шушы билге

Гомерен уяу саклый.

Әлеге билге гел кисәтә

Шоферларны бу хакта:

Игътибарлы булыгыз, ди,

Җәяүле үткән чакта.

(Җәяүленең юл аша чыгу урыны)    

 Көзге кебек ялтырый юл            

Атларга да куркыта.

Бу билгене күргәч, шофёр

Рулен ныграк тота.

Син дә саграк бул, зинһар,

Авызың ачып йөрмә,

Аяк тая, машинада,

Көпчәк астына кермә!

 ( Тайгак юл)

Килеп чыгар, ди, бу билге        

Куян,төлке я бүре.

Зинһар өчен,бу урында,

Игътибар белән йөре!

Синеке генә түгел шул,

Аларныкы да бу юл.

Син урманда кунак кына,

Кунак булсаң, тыйнак бул!

(Кыргый хайваннар)

Юллар да картаялар шул,      

Кайчакта авырыйлар.

Аннан дәвалый аларны

Юлчы апа, абыйлар.

Дәвалый башланган юлга

Куела шушы билге.

Билгеле, бу билгене дә

Белү бик кирәк инде.

(Юл эшләре)

Машина ул, билгеле,          

Гел каядыр ашыга.

Һәм теләсә кая туктап

Тора алмый машина.

Бер туктарга теләсә дә,

Туктый алмый һич кенә.

Туктый ала ул бары

Р рөхсәт иткәч кенә.

(Озак вакытка туктау)

Монсы тагын нинди баз?!    

Гүя, җәнлек авазы.

Тешләре дә бар бугай.

Әллә соң бик яызмы?!

Ләкин никтер бу базга

Төшәләр көлә-көлә.

Баскычы бар-нинди баз бу?

Җавабын, я, кем белә?

(Җир астыннан чыгу юлы)

Кызыл белән каелган          

Ак өчпочмак эчендә

Әй, йөгерә ике бала

Мәктәпкә бар көченә.

Бу билгене, билгеле,

Шоферлар бик күп белә.

Аеруча сак булыгыз,

Юлдан балалар килә!

(Балалар)

Мөгезеннән тотасың да        

Утырасың, китәсең.

Кирәк җиргә бик тиз генә,

Ансат барып җитәсең.

Велосипед-транспортның

Бик тә уңайлы төре.

Педалеңне әйләндер дә

Теләсә кайда йөре.

Болай уйлап ялгышма,

Алай гына түгел ул.

Зәңгәр түгәрәк эчендә

Ак велосипед көтеп торса,

Шушы булыр синең юл.

(Велосипед юлы)

Олы юлда бик күп алар-            

Мондый тамга, билгеләр.

Ерактан үк күренәләр,

Гүя маяк, өлгеләр.

Аларның изге уйлары,

Аларның изге эше.

Безне белсен, онытмасын,

Һәләкәткә юлыкмасын,

Исән-имин булсын, диләр

Юлга чыккан һәр кеше.

-Ә велосипедка ничә яшьтән утырырга рөхсәт ителә?

  • 14 яшьтән.

Бик дөрес.( юл билгеләре күрсәтелә) Әйтегез әле, бу юл билгеләренең кайсысы велосипедлар хәрәкәтен тыя.

  • Ә менә бу рәсемдә юл аркылы дөрес чыгучы бердәнбер кешене табыгыз (15 нчы слайд)  

- Безнең сәяхәтебез дәвам итә. Әйбәтләп утырыйк. Поездыбыз кузгала.

     Без сезнең белән “ музыкаль алан”да( 16 нчы слайд). Юл билгеләре турында нинди җырлар, шигырьләр беләсез? Убырлы карчык, син дә безнең балаларның сәләтләрен тыңла

 

1.”Өнсез тордым” (Шамил Кәбиров)

Йөгерә-йөгерә бара идем,

алга да карамыйча,

Килеп чыкты бер машина-

Торам мин аңламыйча.

Мине бәреп китә язды,

Көчкә читкә тайпылдым.

Зур бәладән котылдым, дип

Бик озак өнсез тордым.

“Әллә яшәп туйдыңмы?”-дип

Шофер абый кычкырды...

..үз-үземне әрли-әрли,

Тизрәк өйгә ычкындым.

2. “Кызыл ут” (Рәшит Бәшәр)     

Бу ни хикмәт, тамаша:

Янып тора кызыл ут,

Малай чыга юл аша.

Ачуланды светофор,

Үрелде дә малайның,

Алма кебек кызартып,

борып алды колагын:

-Йөри-йөри кыланып,

Машинаны ек тагын!

Бу ни булды, туктале-

Кызыл колакны күреп,

Машиналар туктады.

3. “Юл фәне әлифбасы” (Айзирәк Садыкова) 

Әти белән Әниеңне

Кайгылардан сакла син.

“Юл фәне әлифбасы”ның

Һәр билгесен ятла син.

Светофорның һәр әмерен

Тиешенчә үтә син.

Яшең җитәр йөзгәчә,

Имгәнүләр күрмәссең.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Онытма син кич-иртә.

Әти-әниең синең

Сау кайтуыңны көтә.

4. “Юлларда тәртип булсын” (Р. Вәлиева көе һәм сүзләре) 

Юл йөрү кагыйдәләрен

Яттан бел барысын да.

Кагыйдә белмәүчеләрне

Зур бәла көтә юлда.

                                      Урамда, урамда,

                                      Шау-гөр килеп уйныйбыз.

                                      Юлларда, юлларда,

                                      Бер дә тәртип бозмыйбыз.

Бер-беребезне хөрмәт итеп,

Урамда йөрик әле.

Кагыйдәне бер дә бозмыйк

Син шофер, мин-җәяүле.

- Афәрин, балалар. Бик сәләтле икәнсез. Убырлы карчык, сиңа да ошадымы?

   А.Б. Әйдәгез, сәяхәтне дәвам итик.

Хәзерге тукталыш “Юлда уяу бул” дип атала( 17 нче слайд). Юлларда игътибарсызлык аркасында төрле хәлләр булырга мөмкин. Шушы хәлләрдән чыгу юлларын табыйк әле.

Ситуацияләргә җавап бирү:

1. Малайлар юл кырыендагы паркта туп тибәләр иде. Марат Азатка, Азат Илнурга. Алар шулкадәр онытылып уйнадылар, хәтта тупны юлга таба типкәннәрен абайламадылар да. Шулвакыт Марат паркның киртәсе аша сикерде дә, машина каршысында ук барлыкка килде.

Сорау: Малайларның хатасы нәрсәдә?

2. Ана белән бала тротуар буйлап бара иде. Шулвакыт бала урамның теге ягындагы әбисен күреп алды һәм тиз генә аның янына ашыкты. Бу вакытта урамда машиналар хәрәкәт итә иде...

Сорау: Ананың ялгышы нидә?

3. Алсу белән Гөлназны бүген бакчадан Башлангыч сыйныфта укучы апалары  Алинә алды. Кызлар җитәкләшеп көлешә-көлешә атлыйлар.

 Менә алар үзләре яшәгән йорт янына ук килеп җиттеләр. Апалары киосктан мороженое алырга тукталды. Кызлар ишегалдына таба йөгерделәр. Шулвакыт ишегалдыннан бер машина килеп чыкты. Кызлар, аны күрүгә , куркудан бер-берсен читкә өстери башладылар. Гөлназ егылды. Бәхете бар икән, шофер кая- ----кирәк алай машинасын читкә борып өлгерде.

Сорау: Апаларының ялгышы нәрсәдә?

Ә хәзер тапкырлыкларыбызны табышмакларда тикшереп алыйк.

Кылга асылына,

Тимергә таяна,

Утыртып чаба

Теләсә кая.  ( Трамвай)

Дүрт дөбердек,

Ике елтырык,

Бер ыжгырык.  ( Автомобиль)

Барам-барам – очы юк.  (юл)

Ике аяклы үгез,

Маңгаенда куш мөгез.   (Велосипед)

Кызыл каймаклы өчпочмакта

Балалар чаба.

Бу нинди билге?

Я, әйтеп кара!    (“Балалар” юл билгесе)

Мин-иң кирәкле билге,

Җәяүле белә мине.

Күрсәтәм урам-юлның

Аркылы чыгу урынын.    (Җәяүленең юл аша урыны)

Бу машина еш кына

Кинәт бәйдән ычкына.

Йөрәкләргә шом салып,

Елый-елый кычкыра.     (Янгын сүндерү машинасы)

Чүп-чар, тузан йота ул,

Юлны чиста тота ул.

Себереп кенә үтми,

Яңгыр яудырып китә ул.  (Су сиптерү машинасы)

А.Б. Афәрин, балалар, бик зирәк икәнсез.

Ә хәзер юлны дәвам итәбез. Алдагы тукталыш :”Белемнәрне тикшерик” дип атала. Без тест эшләп алырбыз. Җаваплар урынына җавабы туры килгән хәрефләрне  кондуктор биргән билетларга куеп барырсыз. Нинди җавап чыгар микән? (18 – 25 нче слайдлар)

Тест “ Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?”

1. Автобус туктагач, аны ничек әйләнеп чыгарга кирәклеген беләм:

Ә. Читтән

Я. Алдан.

А. Арттан

2. Трамвайдан төшкәч, аны кайсы яктан үтәргә икәнен беләм:

Ф. Алдан.

В. Белмим.

П. Нәкъ автобустагы кебек.

3. Бу юл билгесе нәрсәне аңлата?

А. Монда юлны аркылы чыгарга ярый.

Ә. Шоферга юлда балалар булу мөмкинлеген кисәтә.

Я. Монда юлны аркылы чыгарга ярамый.

4. Җәяүле юл аша чыга торган урын:

Р. Зебра.

Т. Жираф.

М. Тротуар.

5. Җәяүле светофордагы яшел кешене күрсә, нишләргә тиеш?

Ы. Аның белән контактка керергә.

О. Баскан урыныңда катып калырга.

И. Юл аша чыгарга.

6. Юлны аркылы чыгар алдыннан нишләргә кирәк?

К. Сул иңбаш аша төкерергә.

Н. Башта-сулга, аннары-уңга карарга.

М. Башта-уңга, аннары-сулга карарга.

(Җавапта “афәрин” сүзе чыгарга тиеш)

- Балалар, нинди сүз чыкты? Әгәр “афәрин” сүзе чыккан икән, димәк җавапларыгыз дөрес. ( 26 нчы слайдта “ Афәрин сүзе чыга)

- Мин сезгә шигырь сөйләп китәм, игътибар белән тыңлагыз.

“Ихлас күңелдән” (Римма Шәехова)  

“Хәерле юл!” телим иртә-кичен

Һәммәбезгә ихлас күңелдән.

Гомерләр бит безгә матур итеп

Яшәп калыр өчен бирелгән.

“Ашыгулар һәлакәткә илтә” –

Дөреслек бар моңлы җырларда.

Ник соң әле ашыгабыз кайчак,

Сак булмыйбыз олы юлларда?

Фаҗигалар булмасын, дип юлда

ЮХИДИ да һәрчак тырыша.

Кагыйдәләр бозмый яшик әле

Бу катлаулы авыр тормышта.

  Кондуктор:

  • Безнең сәяхәтебез тәмам. Сәяхәт сезгә ошадымы? Тагы безнең патшалыкка килегез.

Алып баручы:

    -   Ә хәзер “Юл хәрәкәте” җырын җырлап кайтыйк инде.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час " Светофор"

Классный час "Светофор" поможет ребятам лучше  усвоить правила дорожного движения,запомнить дорожные знаки. На примере игры разобрать ситуации, возникающие при движении и переходе через дорогу. Р...

викторина ПДД «Светофор наш верный друг»

внеклассное мероприятие по правилам дорожного движения...

Светофор. Буклет по правилам дорожного движения.

Буклет о правилах дорожного движения в котором стихотворение, знаки памятки для учеников....

Праздник "Путешествие в страну Светофорию"

Данный праздник способствует с помощью разных методов и приёмов изучать правила дорожного движения....

Занятие Праздник по правилам дорожного движения "Мой друг Светофор". Презентация к празднику "Мой друг Светофор".

В современном городе движение весьма оживленное даже на небольших улицах. И без знаний правил дорожного движения в большом городе просто не выжить! Хорошо, если родители научат ребенка вест...