Рабочая программа по татарскому языку
календарно-тематическое планирование (1 класс) по теме

Ахметзянова Руфия Ришатовна

Рабочая программа по татарскому языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele.doc184 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное образовательное учреждение  

«Начальная общеобразовательная школа села Янцобино» Кукморского муниципального района

Республики Татарстан

      «Рассмотрено»                                                                            «Согласовано»                                                                «Утверждено»                  

     Руководитель МО                                                                        Заместитель директора                                                  Директор школы

      _______/Хакимуллина Р.Ф./                                                       по УР МБОУ СОШ с. Б.Кукмор                                  МБОУ СОШ с. Б.Кукмор

     Протокол № _____от                                                                    __________ /Туктамышева Л.П./                                         ________/Назипов Г.Г./

     «_____» ________2011 г.                                                              «_____» ________2011 г.                                                     Приказ № ________от

                                                                                 «_____» __________2011г.

Рабочая программа

Ахметзяновой Руфии Ришатовны

учителя высшей квалификационной категории

                                                                              по татарскому языку  для 1 класса

                                                                                       Рассмотрено на заседании

                                                                                   педагогического совета

                                                                                    протокол № ________от

                                                                                    « _____» ________2011г.

                                                                                                   

                                                                                                            2011-2012 учебный год

Татар теле

Аңлатма язуы

З.И.Җамалетдинова  авторлыгындагы Татар теле дәреслеге буенча төзелгән  программа

Милли мәктәптә укыту-тәрбияләү процессын оештыру укытыла торган фәннәр системасына нигезләнгән. Аларны үзләштерүче укучылар хәзерге белем бирү нигезләрен өйрәнәләр, шулай ук тиешле дәрәҗәдәге психик үсешкә ия булалар.

Укытыла торган фәннең үзәге булып программа тора. Ә программа — үзләштерергә тиешле белем һәм куллана белү тасвирламасы. Аның буенча укыту сроклары һәм уку про цессының башка моментлары билгеләнә. Программага карап билгеле бер типтагы фикерләү проектлаша. Ә фикерләү тибы тәкъдим ителгән уку материалын үзләштергәндә формалаша. Шуңа күрә программа төзү мәсьәләсе методик тәрбия систе масында тамырдан һәм комплекслы программа итеп кара лырга тиеш.

Бу программа психология фәннәре докторы Ә. 3. Рәхимовның психодидактика фәнни концепциясенең иҗади үсеш тех нологиясенә нигезләнеп язылды һәм А. Ш. Нурмөхәммәтованың әлифба дәреслегенең дәвамы күздә тотылды. Программа үсешне булдырып укыту өчен әһәмиятле булган мәсьәләне хәл итүгә юнәлдерелгән.

Татар теле курсының бурычы — аңлап һәм дөрес укырга, сөйләргә, грамоталы язарга һәм китап белән эшләргә өйрәтү.

Балаларны укырга-язарга өйрәтү уку елының I—III чирекләрендә тәмамлана. Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә карап, әлеге чорны 10—15 көнгә элегрәк тә төгәлләргә мөмкин. Бу вакыт эчендә балалар фонемаларны дөрес ишетергә, укырга, язарга һәм сөйләргә өйрәтелгән була. Ә инде иҗади үсеш технологиясендә эшләгәндә укучыларда уку эшчәнлеге дә бу чорга формалаша башлый, чөнки бала бу этапта инде эзләнүче позициясенә баскан була.

Беренче сыйныфтан ук балаларны дөрес язуның гомуми принцибын үзуку эшчәнлекләре нигезендә ачу дәрәҗәсенә җиткерү өчен, язарга өйрәтүдә авазлар системасын өйрәнүне салу урынлы. Дөрес язарга өйрәтү фонематик принципка корылган, шуңа күрә укыту процессында сүзне эзләү, атау Функциясен ачыклау һәм сөйләмнән сүзне аерып алу ысулын | кертү мөһим момент булып тора.                

Сүзнең аваз формасын күрсәтү, аваз төзелешенең моделен бирү, иҗек төзү функциясен үзләштерү сүзне хәрефләр белән дөрес язу ысулын ачыклауга китерә. Монда инде орфограмма төшенчәсе кертелә.

Грамотага өйрәтү чорында ук [о], [ө], [э], [ү] авазларының хәрефләр белән тамгалану үзенчәлекләрен үзләштерәләр. [й] авазын хәрефләр белән билгеләү шартларын, ъ һәм ь хәрефләренең эшләрен күзәтәләр.

Традицион методикадан аермалы буларак, ь хәрефе иң элек я, ю хәрефләренең дөрес укылышын күрсәтүче буларак кертелә.

[к], [г], [ң], [г] авазларыннан алда [ң] авазы килгән очрак лар карала.

[в], [w], [һ] авазларын өйрәнүдә зур эш башкарыла.

1 нче һәм 3 нче сыйныфның беренче яртыеллыгында фоне тика тирәнтен өйрәтелә, катлауландырыла. Өченче сый ныфның икенче яртыеллыгында һәм дүртенче сыйныфта орфограммаларны кабатлау системалы рәвештә күнегүләргә кертелә. Күнегүләр фонетика, грамматика белән тыгыз бәйләнештә өйрәнелергә тиеш дигән принциптан чыгып төзелә. Грамматик формаларны өйрәнү, грамматиканы белү өчен генә булмыйча, ә шул формаларны сөйләмдә дөрес куллану, дөрес әйтү һәм дөрес язу максатларын берләштерүне күздә тота. Монда сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү сү:з төркемнәренең төрләнешенә, кушымчалар язылышының морфологик принципка нигезләнүенә бәйле.

Программада сүз лексик һәм грамматик планда карала, сүзлек эше аеруча зур урын алып тора. Һәр дәрестә 1-2 яңа сүз бирелә, 10 дәрес үткәннән соң ул сүзләрне үзләштерү дәрәҗәсен тикшерергә мөмкин. Сүзлек өстендә эш планлы һәм системалы үткәндә генә аның нәтиҗәсе күренә.

Грамоталы язуның тагын бер өлеше булып сүз төзелешен ныклы үзләштерү тора. Сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын билгеләү ысулы «Сүз төркемнәре» кебек зур теманы аңлап үзләштерүгә нык булышачак.

4 нче сыйныфта өйрәнелгән материалны ныгыту һәм бәйләнешле сөйләм

телен үстерү дәресләренә зур урын бирелә.  

Контроль диктант өчен нормалар

                  Сыйныф

I яртыеллык

II яртыеллык

1

-

15-17 сүз

2

25-30 сүз

35-40 сүз

3

45-50 сүз

55-60 сүз

4

65-70 сүз

75-80 сүз

          Изложениеләр өчен текстларның күләме һәр сыйныфта 15-20 сүзгә артыграк була.

          Билгеле бер теманы үтеп бетергәннән соң, язма эшләр бер-бер артлы бирелә, чөнки укучылар үзләренең белемнәрен тикшерхгә һәм яңа шартка күчерергә психологик яктан әзер булалар.

             Башлангыч мәктәп, балаларны камил шәхес итеп тәрбия ләүгә нигез салу    белән бергә, аңлы рәвештә уку, грамоталы язу, бәйләнешле сөйләм теле үстерү һәм башка төрле күнек мәләрне ныклы итеп формалаштырырга тиеш.

          Ана теле дәресләрендә укучылар татар теленең тамгалар системасы булып торганлыгын һәм аның аралашу чарасы икәнлеген дә өйрәнәләр.

         Иҗади үсеш технологиясе әйтелгән бурычларга уку эшчәнлеге формалаштыруны да өсти. Димәк, уку-укыту программасы шушы бурычларның барысының да үтәлүен тәэмин итәргә тиеш. Иң мөһиме — бу бурычларны тулы бер система итеп күрер өчен, әйдәп баручы төп бурычны ачыклау. Иҗади үсеш технологиясендә шундый бурыч — балаларда уку эшчәнлеге булдыру. Димәк, калган бар мәсьәләләр әйдәп баручы бурыч тирәсенә туплана.

          Уку эшчәнлеге формалашсын өчен, укучы дәрестә эзләнүче позициясенә басарга тиеш. Шулай булганда гына ул, дөрес язу гамәленең гомуми принципларын үзләштергәннән соң, һәр авазны аңлы рәвештә хәреф белән билгеләргә сәләтле була. Беренче сыйныфтан ук балаларны дөрес язунын гомуми прин цибын үз уку эшчәнлекләре нигезендә ачу дәрәҗәсенә җиткерү максатыннан, язарга өйрәтүнең нигезенә авазлар системасын өйрәнүне салу әһәмиятле.

 Уку эшчәнлеген формалаштыру гамәлләре өч таләпкә җавап бирергә тиеш:

  1. гамәл мөмкин кадәр яңа, өйрәнелмәгән булсын;
  2. ул балалар ачыкларлык һәм анализларлык гомуми прин ципка таянсын;
  3. ә бу принцип төшенчәләр системасы тәшкил итәргә һәм укучыларга гамәли мәсьәләләрне чишү ысулларын төзергә ярдәм итәргә тиеш.

  Күп кенә балалар мәктәпкә килгәндә үк уку һәм аралашу күнекмәләренә беркадәр ия булалар. Ә менә дөрес язу гамәле барлык балалар өчен дә принципиаль яңа була. Бу гамәл ни гезендә язуның гомуми принцибы ята. Дөрес язуга өйрәтү фонематик принципка корылган булса, грамотага өйрәтүнең башлангыч этабында язуның гомуми принцибын ачыклау мөмкинлеге туа.

       Ниһаять, дөрес язу гамәле, грамматик, семантик һ. б. мө нәсәбәтләр белән бәйле булганлыктан, язуның фонематик принцибын ачыклаучы, конкретлаштыручы төшенчәләр систе масында эзләнергә, күзәтүләр үткәрергә мөмкинлек бирә. Программада язуның фонематик принцибын ачыклаучы төшенчәләр һәм дөрес язу ысуллары бирелә. Бу эш сүзне эзләү, өйрәнү объекты итеп танудан башлана.

       Сүзнең атау функциясен һәм сөйләмнән (җөмләдән) сүзне аерып алу ысулын кертү — башлангыч этапның мөһим моменты.

   Алга таба сүзнең аваз формасы күрсәтелә һәм сүзгә аваз анализы ясау ысуллары формалаштырыла. Монда сүз авазлар эзлеклелеге итеп кабул ителә, сүзнең аваз төзелешен күрсәткән моделе бирелә.

   Сүзнең аваз төзелеше белән мәгънәсе арасындагы бәйләнеш ләрне өйрәнү авазларның билгеләрен (тартык — сузык, калын — нечкә, яңгырау — саңгырау) үзләштерүгә китерә. Иҗекнең иң кечкенә әйтү берәмлеге булуын һәм сузыклар ның иҗек төзү функциясен үзләштерү аваз системасын өйрәнүне йомгаклый.

   Шуннан соң укучылар алдында сүзне хәрефләр белән язу ысулын ачыклауга юнәлтелгән гамәли мәсьәлә кую мөмкинлеге туа. Хәрефләрне сүзнең аваз схемасына кую аларның тамгалау функциясен аңларга ярдәм итә. Шул нигездә сузык аваз хәрефләренә ориентлашып уку ысулы кертелә. Шулай итеп, укырга һәм язарга өйрәтү берьюлы гамәлгә ашырыла.

    Хәрефләр белән эшләүнең беренче адымнарыннан ук уку чылар язылыш әйтелешкә бәйле булмаган очракларны күрәләр (баш хәреф, сүзләрнең аерым язылуы, җөмлә ахырында нокта). Язуның бу элементлары орфограмма төшенчәсенә кертелә һәм язуга орфографик гамәл характеры бирә.

    Грамотага өйрәтү чорында ук укучылар [о], [ө], [э],[w], авазларының хәрефләр белән тамгалану үзенчәлекләре белән очрашалар, [й] авазының хәрефләр белән тамгалану шарт ларын, ъ һәм ь хәрефләренең эшләрен күзәтәләр. Традицион методикадан аермалы буларак, ь иң элек я, ю хәрефләренең дөрес укылышын күрсәтүче билге буларак кертелә. (Мәсәлән, [йа] һәм [йә] кушылмалары икесе дә я хәрефе белән тамгалана. Шулай булгач, язылган сүздә бу кушылмаларны ничек укырга: яп ул [йап]мы, әллә [йәп]ме?)

        [к],  [F], [к],  [г],  авазларыннан алда [ң] авазы килгән очраклар (я[ң]гыр, я[ң]гын) икенче сыйныфта бирелә. Шулай итеп, беренче — икенче сыйныф ахырына татар теленә хас орфограм маларның барысы да өйрәнелә. Өченче—дүртенче сыйныф ларда бу белемнәр үзләштерү дәрәҗәсенә җиткерелә, дөрес язу күнекмәләре формалаштырыла. Өченче — дүртенче сыйныф ларда фонетикага аерым дәресләр бирелми, орфограммаларны кабатлау системалы рәвештә күнегүләргә кертелә.

    Милли мәктәптә укыту-тәрбияләү процессын оештыру укытыла торган фәннәр системасына нигезләнгән. Аларны үзләштерүче укучылар хәзерге белем бирү нигезләрен өйрәнәләр, шулай ук тиешле дәрәҗәдәге психик үсешкә ия булалар.

     Укытыла торган фәннең үзәге булып программа тора. Ә программа — үзләштерергә тиешле белем һәм куллана белү тасвирламасы. Аның буенча укыту сроклары һәм уку про цессының башка моментлары билгеләнә. Программага карап билгеле бер типтагы фикерләү проектлаша. Ә фикерләү тибы укучыларның тәкъдим ителгән уку материалын үзләш тергәндә формалаша..

     Бу программа психология фәннәре докторы Ә. 3. Рәхимовның психодидактика фәнни концепциясенең иҗади үсеш тех нологиясенә нигезләнеп төзелде

     Татар теле курсының бурычы — аңлап һәм дөрес укырга, сөйләргә, грамоталы язарга һәм китап өстендә эшләргә өйрәтү.

              2 нче сыйныфның беренче яртыеллыгында фонетика тирәнтен өйрәтелә, катлауландырыла. Ә өченче сыйныфның икенче яртыеллыгында һәм дүртенче сыйныфта орфограмма ларны кабатлау системалы рәвештә күнегүләргә кертелә. Күнегүләр фонетика, грамматика белән тыгыз бәйләнештә өйрәнелергә тиеш дигән принциптан чыгып төзелә. Грамматик формаларны өйрәнү, грамматиканы белү өчен генә булмыйча, ә шул формаларны сөйләмдә дөрес куллану, дөрес әйтү һәм дөрес язу максатларын берләштерүне күздә тота. Монда сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү сүз төркемнәренең төрләнешенә, кушымчалар язылышының морфологик прин ципка нигезләнүенә бәйле.

      Программада сүз лексик һәм грамматик планда карала, сүзлек эше аеруча зур урын алып тора. Ьәр дәрестә 1—2 яңа сүз бирелә, 10 дәрес үткәннән соң ул сүзләрне үзләштерү дәрәҗәсен тикшерергә мөмкин. Сүзлек өстендә эш планлы һәм системалы үткәндә генә аның нәтиҗәсе күренә.

      Грамоталы язуның тагын бер өлеше булып сүз төзелешен ныклы үзләштерү тора. Сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын билгеләү ысулы «Сүз төркемнәре» кебек зур теманы аңлап үзләштерүгә нык булышачак.

     4 нче сыйныфта өйрәнелгән материалны ныгыту һәм бәй ләнешле сөйләм телен үстерү дәресләренә зур урын бирелә.

     Иҗади үсеш технологиясе белән укытканда, грамоталы язуга өйрәтү белән бер рәттән язу темпын үстерүгә дә игътибар ителә. Язу темпы өстендә нигездә татар һәм рус теле дәреслә рендә максатчан эш бара.

       Ә инде елга өч тапкыр (сентябрь, декабрь, апрель айларын да) язу темпы үсеше тикшерелә.

       Күчереп язу өчен укучыларга яхшы таныш текст бирелә. Эшкә керешкәнче текст укыла, эчтәлеге аерым биткә (махсус дәфтәр тотылса, бигрәк тә яхшы) языла.

              Тикшерү түбәндәгечә эшләнә.

              а) Укучы күрсәтелгән текстны 3 минут дәвамында яза. (Нәтиҗә ясаганда, баланың эшен бәяләгәндә ямьсез, шапшак  язу исәпкә алынмый.)

              Дөрес күчерелгән хәрефләр күләме 3 кә бүленә.

              б)Мөмкин хәтле кечкенә күләмле текст бирелә. Ьәркемнең язу вакыты (t) теркәлә:

Q  = V (язу).

 t

              в) Җөмлә бирелгәндә дә язу вакыты ачыкланырга мөмкин-

Q = V.           t          

                        Язу темпы нормасы

Сыйныф

I яртыеллык

II яртыеллык

«5»ле

«4»ле

«3»ле

«5»ле

«4»ле

«3»ле

1

10

8

5

25

20

10

2

30

20

10

40

30

20

3

40

30

20

50

40

30

4

50

40

30

60

50

40

               Язу темпын үстерү каллиграфия кагыйдәләрен бозып кер телми. Матур язу күнегүләрен кертү дәрестә өйрәнелә торган грамматик материал белән бәйле бара.

               Күчереп язулар, диктантлар, өйрәтү характерындагы изложениеләр, сочинениеләр татар теле дәресләрендә үткәрелә торган төп язма эш төрләренә керә.

Сүзлек диктанты өчен якынча нормалар

Сыйныф

I яртыеллык

II яртыеллык

1

15—17 сүз

2

25—30 сүз

35—40 сүз

3

45—50 сүз

55—60 сүз

4

65—70 сүз

75—80 сүз

         

Изложениеләр өчен текстларның күләме һәр сыйныфта 15—20 сүзгә артыграк була.

           Билгеле бер теманы үтеп бетергәннән соң, эшләр бер-бер артлы бирелә, чөнки укучылар үзләрен белем тикшерүгә әзерләп куйган булалар.

Еллык сәгатьләр саны – 99 сәг.

Атналык сәгатьләр саны – 3 сәг.

1 чирек – 27 сәг

2 чирек – 21 сәг.

3 чирек – 27 сәг.

4 чирек – 24 cәг.


Сәг. саны

саны

Тема

Җиһаз

лау

Материал

бит

Укучы эшчәнлегенә характеристика, материалны үзләштерүдән көтелгә нәтиҗә

Вакыт

тиеш

Үтәлде

ИКТ

27

1 нче чирек 9*3

Предметлар,  модель схемалары, җанлы һәм җансыз предметлар сурәтләнгән рәсемнәр,  предмет һәм аның хәрәкәтен күрсәтүче картиналар, җөмлә схемасы,  

1

Предмет һәм сүз

1

1

Сүзләрнең предмет атавы

Туры авыш сызык язу

8

Телдән һәм язма сөйләмне аеру, туры авыш сызык язу

2

1

Сүз моделен кертү. Ыргаклы туры сызык язу

7

Сүз һәм предмет төшенчәсен аеру

3

1

Җанлы һәм җансыз предметлар

Астан,өстән түгәрәкләнгән сызык

8

Предметны атаучы сүзләр, аларны тамгалау

4

1

Предметларны атаучы һәм предметларның эшен атаучы сүзләр. Оваллар язу

9

Предметны атаучы сүзләр, аларны тамгалау, оваллар язу

5

1

Предметларның эшен һәм хәрәкәтен атаучы сүзләргә сораулар кую. Ярымоваллар язу.

10

Сүзләргә сораулар кую, җөмләлр төзү, ярымоваллар язу.

6

1

Предметларның билгеләрен атаучы сүзләр. л,м, я хәрефләренең башлангыч элементы

11

Сүзләргә сораулар кую, җөмләлр төзү, л,м, я хәрефләренең башлан-гыч элементларын язу

7

1

Җөмлә төшенчәсе. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Эш сызыгыннан аска, өскә чыгучы элемент

12-13

Җөмлә моделе төзү

8-9

2

Җөмләдә сүзләр санын ачыклау

14-15

Җөмлә моделе төзү, сүзләргә сораулар кую, җөмләлр төзү

10

1

Мөстәкыйль эш. Җөмлә моделе төзү

Җөмлә моделе төзү, сүзләргә сораулар кую, җөмләлр төзү

2

Сүзгә аваз анализы ясау

аваз тамгалары, таблица, схемалар, рәсемнәр, модельләр,   Сузык һәм тартык авазлар,

тартык аваз хәрефләре, сузык аваз хәрефләре,  

карточкалар

23

11

1

Аваз төшенчәсен кертү

24

Сүздәге авазлар тәртибен һәм санын билгеләү

12-14

3

Сүздән авазларны аерып алу ысуллары (модельгә таянып)

26

модельгә таянып, сүздән авазларны аерып алу

15-16

2

Сүзләрне иҗекләргә бүлү

27

Сүзләрне иҗекләргә аеру ысулларын өйрәнү

17

1

Сузык һәм тартык авазлар

27-28

Сузык һәм тартык авазларны аеру.

18

1

Авазлар билгеле булмаган модельләр белән эшләү

29-30

Сүзләргә аваз-иҗек анализы эшләү

19-21

3

Яңгырау һәм саңгырау тартык авзлар, аларның сүзнең мәгънәсен үзгәртү үзенчәлеге

31

Сүзләргә аваз-иҗек анализы эшләү, яңгырау, саңгырау тартыкларны аеру

22-23

2

Калын һәм нечкә сузык авазлар, аларның тартыкка йогынтысы һәм сүзнең

32

Сүзләргә аваз-иҗек анализы эшләү, калын һәм нечкә сузык авзларны аеру

24

1

Сузык авазлар, аларның тартыкка йогынтысы һәм сүзнең мәгънәсен үзгәртү үзенчәлеге

32

Сүзләргә аваз-иҗек анализы эшләү

25

1

Аваз төшенчәсен гомумиләштерү. Мөстәкыйль   эш

33

Сүзләргә аваз-иҗек анализы эшләү

3

Уку һәм язу гамәлләре формалаштыру

хәреф-аваз тамгалары, кисмә хәрефләр,рәсемле әлифба, таблица, ИКТ, җөмлә моделе, рәсемнәр, картиналар

26

1

Хәреф-авазның тамгасы

34-35

Хәреф-авазның тамгасы, сүзләргә анализ

27

1

[а], [ә] авазларын хәреф белән тамгалау

41

Авазларны хәрефләр белән тамгалау,

а,ә хәрефләрен язу

21

2 нче чирек 7*3

1

1

[у], [ү] авазларын хәреф белән тамгалау

42

Авазларны хәрефләр белән тамгалау,

у,ү хәрефләрен язу

2

1

[л], [м] авазларын хәреф белән тамгалау

43

Авазларны хәрефләр белән тамгалау,

 л,м хәрефләрен язу

3

1

Н,н, ң хәрефләрен язу

хәреф-аваз тамгалары, кисмә хәрефләр,рәсемле әлифба, таблица, ИКТ, җөмлә моделе, рәсемнәр, картиналар

 

 

45

Н,н, ң хәрефләрен, шул хәрефләр кергән сүзләр  язу

4

1

Р хәрефләрен язу

46

Р,р хәрефләрен, шул хәрефләр кергән сүзләр  язу

5

1

И, и хәрефен язу

48

И,и  хәрефләрен, шул хәрефләр кергән сүзләр  язу

6

1

З,з,С,с хәрефен язу

50

З,з,С,с   хәрефләрен, шул хәрефләр кергән сүзләр  язу

7

1

Б,б,П,п хәрефен язу

52

Б,б,п,п  хәрефләрен, шул хәрефләр кергән сүзләр  язу

8-9

2

Д,д,Т,т хәрефен язу

54

Д,д,Т,т хәрефләрен, шул хәрефләр кергән сүзләр  язу

10-11

2

Г,г,К,к хәрефен язу

56

Г,г,К,к  хәрефләрен, шул хәрефләр кергән сүзләр  язу

12-13

2

Җөмләне әйтеп яздыру алгоритмы

Ишетеп язарга өйрәнү

14

1

[ы], [э] авазларын хәреф белән тамгалау

63

Ы,э   хәрефләрен, шул хәрефләр кергән сүзләр  язу

15

1

[э] авазларын сүз уртасында е хәрефе белән тамгалау

64

Э,е хәрефләрен дөрес кулланырга өйрәнү

16

1

[э] авазларын сүз уртасында һәм ахырында е хәрефе белән тамгалау

хәреф-аваз тамгалары, кисмә хәрефләр,рәсемле әлифба, таблица, ИКТ, җөмлә моделе, рәсемнәр, картиналар

 

65

Э,е хәрефләрен дөрес кулланырга өйрәнү

17

1

[о],[ө] авазларын хәреф белән тамгалау

66

О,ө   хәрефләрен, шул хәрефләр кергән сүзләр  язу

18

1

Мөстәкыйль эш. Авазларын хәреф белән тамгалау

Сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүзләргә аваз-иҗек анализы эшләү

19

1

[в], [ф] авазларын хәреф белән тамгалау

68

В,ф  хәрефләрен, шул хәрефләр кергән сүзләр  язу

20

1

[к] [г] авазларын хәреф белән тамгалау

К,г  хәрефләрен, шул хәрефләр кергән сүзләр  дөрес язу

21

1

[й] авазын хәреф белән тамгалау

71

Й   хәрефен дөрес кулланырга өйрәнү

21

   3 нче чирек

1-2

2

Я хәрефе

73

Я хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу

3-4

2

Ь,ъ хәрефләре

75

Ь  хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу

5

1

Аеру билгеләре буларак ь,ъ хәрефләре

76

Ь,ъ хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу

6-7

2

Ю хәрефе һәм аның эшләре

78

ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу

8

1

Е хәрефе һәм аның эшләре

хәреф-аваз тамгалары, кисмә хәрефләр,рәсемле әлифба, таблица, ИКТ, җөмлә моделе, рәсемнәр, картиналар

 

80

е хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу

9

1

[й ] авазының хәреф белән тамгаланышы

82

й хәрефләрен дөрес кулланырга өйрәнү

10

1

Мөстәкыйль эш

Язу күнекмәсен тикшерү

11-12

2

[җ], [ч]; [ж] [ш]  авазларын хәреф белән тамгалау

83-85

 Җ,ч,ж,ш  хәрефләрен, шул хәрефләр кергән сүзләр  язу

13

1

Анализ. Җ, ч хәрефләре

84

Сүзләргә модельләр төзү

14

1

Щ хәрефе

87

щ хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу

15

1

[х], [һ] авазларын хәреф белән тамгалау

88

Х,Һ хәрефләрен, шул хәрефләр кергән сүзләр  язу

16

1

[ц] авазы

90

ц хәрефләрен дөрес кулланырга өйрәнү

17

1

Ё хәрефе

91

Ё  хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу

18

1

Алфавит

94-95

Хәрефләрнең алфавиттагы тәртибе

19

1

Уку, язу күнекмәләре Өйрәнелгән хәрефләрдән җөмлә төзү, модель буенча җөмлә төзү

Өйрәнелгән хәрефләрдән сүзләр төзү, моделЬ буенча җөмлә төзү

20

1

Контроль диктант

Ишетеп язу сәләтен тикшерү

21

1

Хаталар өстендә эш. Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү дәресе

Җөмлә модельләре төзү

1

1

Татар теле – 30 сәг

 Сүзләр һәм аларның вазифасы, эше

дидактик материаллар, таблицалар, картиналар, карточкалар, ребуслар, дикт.текстлары, дидактик материаллар.

5-6

2-3

2

Җөмлә, сүз, аваз төшенчәләрен кабатлау. Тамыр

7-11

4-5

2

Язуда һәм телдән сөйләмдә җөмләләрне бер-берсеннән аеру ысуллары.

12-18

6

1

Текст турында төшенчә.

18-22

7

1

Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләре

23-25

8-9

2

Сорау һәм өндәү җөмләләр

25-29

10-11

2

Баш хәрефтән языла торган сүзләр

30-32

12

1

Өйрәтүле диктант

13

1

Авазларны язуда хәрефләр белән билгеләү. Алфавит

32-37

14

1

Иҗек. Сүзләрне юлдан юлга күчерү. Иҗеккә бүлү ысулы

38-40

15

1

Авазларны хәрефләр белән билгеләү. О, ы хәрефенең эше.

рәсемнәр, схемалар, таблицалар, алфавит, кисмә хәрефләр,

карточкалар, дид.материаллар,  аваз моделе,  карточкалар,

дикт.текстлары

41-42

16

1

[ө],[э]  авазларының хәреф белән белдерелүе. Ө, е хәрефенең эше

42-44

17-18

2

[й] авазының хәреф белән белдерелүе. Я хәрефе.

45-53

19

1

Ю һәм е хәрефләре

53-55

20-21

2

Йо, йө кушымчаларының дөрес язылышы

55-57

22

1

Белемнәрне ныгыту дәресе

23

1

Күрмә диктант

24-25

2

Тартык авазларның хәрефләр белән белдерелүе

58-70

26-27

2

Борын аваз тартыклары

73-74

28

1

[W], [в] авазларын хәрефләр белән тамгалау

69-71

29

1

Контроль диктант

30

1

Йомгаклау


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

рабочая программа по татарскому языку

Я   ещё преподаю татарский язык в русских классах и предлагаю рабочую программу по татарскому языку. Думаю  учителям татарского языка  это пригодится....

рабочая программа по татарскому языку

Я   ещё преподаю татарский язык в русских классах и предлагаю рабочую программу по татарскому языку. Думаю  учителям татарского языка  это пригодится....

рабочая программа по татарскому языку

рабочая программа по тат.языку 3 класс...

рабочая программа по татарскому языку и татарской литературе

Укыту – тематик планлаштыру Предмет  Татар теле, укуСыйныф  2Сәгать саны:Барлыгы  156 сәгать; атнасына   5 сәгать.Планлаштырылган контроль эшләр  4 сәгать.Адми...

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса

Рабочая программа по татарскому языку (татарская группа) для 2 класса...

Рабочая программа по татарскому языку (татарские школы) 3 класс

Аңлатма язуыПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы...