Татар телен өйрәнүдә уенның актуальлеге
материал на тему

         Балаларда дәрескә кызыксыну һәм стимул булдыруның төрле юлларын эзләү безнең алдыбызга куелган төп максатыбыз. Моңа ирешү өчен дәрестә уеннар кулланырга кирәк.

    Уен- фәнни әдәбиятта, яшәешнең феномены булып, хезмәт һәм укыту белән беррәттән бара.Туганнан алып, яшәешнең соңгы көненә кадәр, уен тормышыбызның төрле сфераларында чагыла.Ял вакытларын кызыклы итеп үткәрү, шәхеснең үзүсеше һәм аралашуы өчен дә уен кирәк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon tatar_telen_oyrnud_uennyn_aktuallege.zip7.08 КБ

Предварительный просмотр:

Татар телен өйрәнүдә уенның актуальлеге

         Балаларда дәрескә кызыксыну һәм стимул булдыруның төрле юлларын эзләү безнең алдыбызга куелган төп максатыбыз. Моңа ирешү өчен дәрестә уеннар кулланырга кирәк.

    Уен- фәнни әдәбиятта, яшәешнең феномены булып, хезмәт һәм укыту белән беррәттән бара.Туганнан алып, яшәешнең соңгы көненә кадәр, уен тормышыбызның төрле сфераларында чагыла.Ял вакытларын кызыклы итеп үткәрү, шәхеснең үзүсеше һәм аралашуы өчен дә уен кирәк.

    Рус педагогы С.Т.Шацкий: “Уен ул, безгә шундый тәэсир итә, ул безгә һава һәм азык кебек кирәк, шуңа күрә аңа зур урын бирелергә тиеш”,-дип язган.

     Д.Н.Ушаков җитәкчелегендәге редакциядә эшләнгән рус теленең “Аңлатмалы сүзлегендә” “Уйнау- вакытны күңел ачу өчен хезмәт итүче берәр шөгыль белән үткәрү, һәм анда катнашып үзеңә шатлык, рәхәтлек алу”дип бирелә.

    Татар теленең “Аңлатмалы сүзлегендә”дә: “ Уен- күңел ачу, вакыт үткәрү өчен булган шөгыль” дип бирелә.

     Шулай булгач, уен- ул эшчәнлекнең бер төре. С.А.Шмаков буенча уенның 4 сызыгы бар:

  1. Ирекле эшчәнлек, бу баланың бары үз теләге һәм үзенә рәхәтлек алу өчен;
  2.  Иҗади характерда;
  3.  Эмоциональ күтәрелеш, көндәшлек, ярышу;
  4.  Төрле кагыйдәләргә нигезләнеп уйнала торган уен.

Мәктәпләрдә уен нигә кирәк соң? Ни өчен аны кулланабыз?!

  1. теманы, төшенчәне аңлату өчен;
  2. дәрес буларак һәм дәреснең бер өлеше буларак;
  3. дәрестән тыш чара буларак кулланыла.

Уен- укуга омтылыш, стимул булдыруның бер чыганагы булып тора.

Укытучы балаларга һәркөн кызыклы, матур дәресләр бүләк итәргә тиеш. Ә дәресләрне, гади генә дәресләрне дә төрле алымнар, элементлар, мавыктыргыч ысуллар кертеп баетырга мөмкин.Мондый эшләр белән баетылган дәресләр, баланың дәрестә активлыгын арттыра, эзлекле фикер йөртү сәләтен үстерә, кызыксыну уята һәм үз эченә алып кереп китә.

  Башлангыч сыйныфларда дәресләр бигрәк тә җанлы үтәргә тиеш. Ә балаларны дәрес белән кызыксындыру юллары бик күп.Балалар әкиятләрне бик яраталар, әкиятләр ярдәмендә теманы аңлатсаң, алар күбрәк истә калдыралар. Мәсәлән: “К” хәрефе турында әкият.( бу әкиятне к хәрефен үткәндә сөйләргә була)

   Бервакыт каты Къ белән йомшак К су буена барганнар. Алар анда Кәбестә белән Кыярны очратканнар. Барысы бергә су коенырга уйлаганнар. Кыяр белән каты Къ шунда ук текә кыядан суга сикергәннәр, каты итеп кычкыра-кычкыра су коена башлаганнар. Ә Кәбестә белән йомшак К яр буенда чишенеп калганнар. Кәбестәнең чишенеп беткәнен йомшак К көтә икән, көтә икән, кояш баеп, салкыная башлаган, кич җиткән. Шулай итеп Кәбестә белән йомшак К су коенырга өлгерә алмыйча калганнар. Каты Къ белән Кыяр, Кәбестә белән йомшак Кны көтә-көтә су эчендә туңып беткәннәр. Каты К туңып калтыраган һәм шул көннән башлап тагын да катыланган, калын сүзләрдә генә кулланыла башлаган. Ә кыярның тәненә төерләр чыккан, шуңа күрә Кыярның тышы кытыршыга әйләнгән.

  Кызыклы, мавыктыргыч “Сүз яса!”, “Сүз төзе!”, “Тылсымлы чылбыр ( алмалайнурмана...)”, “ Буталган хәрефләр “ з,п,о,о,а,к,р (зоопарк); з,ә,р,ә,т,ә ( тәрәзә) уеннарын балалар бик теләп уйныйлар.

   Ә дәресләрдә фонетик күнегүләр файдаланганда авазларның дөрес әйтелешендә зур адымнар ясарбыз.

   Озынборын ничек безелди? ( З-з-з)

    Үрмәкүч оясына эләккән чебен ничек безелди? ( Без-з-з)

     Карга ничек кычкыра? ( Кар-кар-кар)

     Табада май ничек кыза? ( Ч-ж-ж)

Табышмаклар, башваткычлар, әйтемнәр балаларның фикерләү, уйлау, хәтер сәләтен, игътибарлылыгын, кызыксынуын арттыра.

Әгәр инде үзләренә дә табышмаклар, башваткычлар уйларга бирсәк, балаларның бу өлкәдә дә сәләтле икәнлеген ачыкларбыз.

     Тизәйткечләр балаларның ишетү сәләтен үстерә. Алар авазларның дөрес әйтелешен, сөйләм темпы, тел хәрәкәте, аваз куелышы, дикция өстендә эшләгәндә бик кирәк.

      Тизәйткечләр, тел шомарткычлар:

Дуңгыз әйтә:  “ Мыррык- мыррык,

                            Минем балаларым кыррык.

                           Бар да түгәрәк койрык, койрык

                           Йөгерәләр тыррык-тыррык.”

Өлфәт өйрәтелгәндәй, өстәмә өлешен өлешләп-өлешләп өлкәннәргә өләшә.

Үгезегез үзегезнеке, мөгезе үгезегезнеке.

    Ребуслар, кроссвордлар да балаларны игътибарсыз калдырмый.

    Дәрестә төрле типтагы уеннар, такмаклар, физкультминуткалар кертеп җибәрелсә, бу алымнар да балаларда дәрескә кызыксынучанлыкларын арттыралар. Тема өйрәнелгәннән соң, укучыларның аерым сүзләрне, җөмләләрне ни дәрәҗәдә аңлауларын ачыклау максатында “ Могҗизалар кыры” уздырырга мөмкин. “Туплы”  уенын да тема үтелеп беткәч, яисә теманы актуальләштергәндә уйнарга була.

    Баланың түземлелеге бик кыска һәм белемнең кирәклеген аңлау дәрәҗәсе дә түбән. Ә менә алда санап кителгән ысуллар белән дәресне баета алабыз икән, укучыга бирелгән белемнең тамыры да нык булачагына ышанырга була.            


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Татар теленнән з сыйныф өчен дәрес конспекты.

Тема:                   Алмашлыклар. Максатлар:информацион-коммуникатив технологияләр куллану шартларында...

Татар теленнән тестлар 3-4 класс.

Татар теленнән тестлар "Исем","Сыйфат", "Фигыль" темаларын үткәннән соң укучыларның белемнәрен тикшерү өчен үткәрелә....

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән  минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару  отышлы.      Хәзерге вакытта, минем фикерем...

3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары

3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....