Хәрефләр аланы.
методическая разработка (1 класс) на тему

Шайхелмаданова Нурания Абударовна

Әлифба бәйрәме үткәрү өчен кичә эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_byrme_-_kopiya.docx18.92 КБ

Предварительный просмотр:

“Хәрефләр аланы”.

(әлифба бәйрәме)

                                   

                           

 Зал бәйрәмчә бизәлгән. Зал уртасында алмагач агачы( макеты)куелган,алмаларга хәрефләр язылган.Стенага “Агач җимеше белән,кеше эше белән матур”, “Китап- киңәшчең синең, дустың ярдәмчең синең.”,”Рәхмәт сиңа Әлифба, мин хәзер укый беләм” дип язылган плакатлар,чәчәкләр, шарлар белән бизәлгән зал.Залга талаша- талаша хәрефләр керә.

-Кем иң кирәкле?

-Кем иң кирәкле?

-Кем китапта иң күп языла ,кем күп укыла??

М хәрефе: Мин

Ю хәрефе: Юк мин.

И хәрефе: Иң кирәклесе мин.Миннән башка ипи дә,ит тә юк ашарга.Кияргә итек,атка ияр,игәргә иген, иләргә иләк, яшәргә ил-җир булдырган мин. Имәндә ,имәндә,ишәктә- и неке. Ике сүзнең берсендә и хәрефе бар.

А хәрефе: Ай-Ай-Ай(дигән алга чыгып)а ны алып атмагыз. Алфавитны алып карагыз.Кем алда???А!алда.А дан башка ат та юк, ашарга аш,айга да, авылга да, абзарга да А кирәк.А булмаса, ашарга алма, йөгерергә аяк та юк.

С хәрефе: Нигә мине санга сукмыйсыз?С дан башка су да,суган да,салам да, санарга сан да юк.

 Тхәрефе:Туктагыз әле, (тик аны шунда ук  Ә хәрефе бүлдерә)

Ә хәрефе: ә мин, ә мин кирәк түгелме әллә?

Т хәрефе: Тик тор.

К хәрефе:Кирәгең кечкенә. Син әтәчкә кирәк тә, әремгә кирәк.Син әкрен, әкәмәт һәм әрсез- менә шул.(шуннан ә хәрефе бик каты борчылып,әкрен генә  китә)

К хәрефе: Китсен, китсен, кирәге юк.

Б хәрефе: ә дән башка яшәп була.

эзләгәнен әйтә алмаган.Әлифба дияргә ә хәрефе юк ич.Шуннан аларга “әти”, әни,әтәч,әйдәгез” дияргә дә кирәк булган.

 К хәрефе: Ә дә кирәк икән,Дуслар карагыз әле(хәрефләргә эндәшә),әйдәгез әле әне чакырыйк.

Хәрефләр бергәләп: ә хәрефе кил инде, кил.

И Хәрефе: балалар карагыз әле,әйдәгез бергәләп чакырыйк(чакыру)

М хәрефе:Син әйбәт хәреф икән, әйдә дус булыйк.

Б хәрефе:балалар әйтегез әле,димәк безнең барыбызда кирәк түгелме сүзләрне укыганда?

Балалар:әйе.

С хәрефе: Балалар әйтегез әле, телдә артык аваз,  язуда артык хәреф бармы?(юк)

Укытучы: Әйе чыннан да, хәрефләрнең барсы да кирәк. Без менә бүген шул хәрефләрнең бәйрәменә җыелдык.

Укытучы: Кадерле укучыларым,хөрмәтле ата –аналар,укытучылар,кунаклар. Бүген безнең мәктәбебездә зур бәйрәм – Әлифба Бәйрәме.

Әле беренче ссентябрҗ иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Әйе,балалар,сезгә хәрефләрне тану,алардан иҗекләр,,сүзләр төзү,укырга өйрәнү бик җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз,өйрәндегез. Булдырдыгыз.

Бүген безнең беренче сыйныфларда һәрбер бала укый белә. Чын күңелдән котлыйбыз сезне.

(Кыңгырау тавышы ишетелә)(2нче сыйныф укучылары чыгышы)

1нче укучы: Мәктәпкә килеп керүгә

                     Алабыз кулга китап

                     Гомер буена укыйбыз

        Һич кенә булмый туктап.

2нче укучы: Кем күп белергә тели

 Китап була кулында

Менә хәзер сүз башлыйбыз

Шул якын дус турында.

3нче укучы: Мәктәптә иң кирәклесе

Иң әйбәт өйрәтүче

Беләбез ич, ул- белемнең

Учагын көйрәтүче.

4нче укучы:Җир йөзендә төрле-төрле

Никадәрле китап бар

Бик калын да бик олы да

Кечкенә дә китаплар.

5нче укучы:Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы

Күңелләргә иң тәү башлап

Белемгә юл ачучы.

Тирән серләр сараен

Тәүге ачкыч бирүче

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап.

6нчы укучы: Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагын?Беләсезме ул нинди китап?

1нче сыйныф укучылары җавап бирә:

Ул Әлифба китабы.

1нче сыйныф укучысы:

И Әлифбам,

Син- Тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы

Син кадерле

Син- туган телемнең

Алтын ачкычы.

(2нче сыйныф укучылары алтын ачкыч тапшыралар)

Сез инде хәзер зур үстегез,калын калын китапларны укый башларсыз)Без сезгә шул китаплардагы белем иленә ачып керүче ачкычны тапшырырга телибез..)ул сезгә күп белем алып килсен.

1нче һәм икенче сыйныф укучылары башкаруында “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”җыры башкарыла.

(Сәхнәгә кулына китап тоткан малай керә.Китап укый-укый агачлар аркылы йөри.Сүзләрне хата белән укый.

“Бөрләгенәм ,җилегем дип иркели минә ени,мин бит елә бик кәчкәне бин бит елә бик нени” (Кипапты укыган арада китап арасыннан ә хәрефе төшеп кала .Малай китап укый укый чыгып китә.

Агачлар арасыннан Ә хәрефе елый- елый чыга.

Бөрлегәнем җимешем дип иркәли мине әни мин бит әле бик кечкенә мин бит әле бик нәни.Хәрефләрне укыганда мине дә онытмагыз,сүзләрдә бит ә хәрефен е диеп укымагыз. Менә Айдар да бит мине,дөресләп укымады.Шуңа күрә әлифбадан минем хәреф югалды.

Укытучы: Балалар әйдәгез әле Ә хәрефенә ярдәм итик. Айдар ясаган хаталарны төзәтик.Алмагачтагы хәрефләрне

к алып ә хәрефен кертеп,сүзләр төзик.

 Н --- (нәни,әни)

Т----(әти,әтәч,тәлинкә)

Р---(рәсем,рәхмәт)

Җ---(җиләк,җилкән ,җөмлә)

Л—(әлифба,каләм, ләм)

Ч—(чәй,чәчәк,челән)

Ш- (шәм,шәл)

--Ә хәрефе шатланып....

---Юк,юк, югалмыйм,адашмыйм.Мин бит кирәкле хәреф. Айдар дөрес укымаганга мин гаепле түгел бит.

(Шул арада Әлифба керә.Нәрсәдер эзләгәндәй як ягына карана).

Мин Әлифба таныйсыздыр

Танымыйм дип тормагыз

Хәрефләрем арасыннан

Ягез Әне табыгыз

Кая гына югалды соң

Шушы минем хәрефем

Аннан башка булмыйдыр бит

Сүзләр белән танышып.

Укытучы: Әлифба , Әлифба карале,без бит балалар белән синең хәрефеңне таптык. Дөрес итеп сүзләр төзедек.Әлифба карале без бит бүген синең бәйрәмеңә җыелдык.

Әлифба: Минем бәйрәмемә??? Ничек инде? Минем бәйрәмем бармыни??

Укучылар: Бар, Ул Әлифба бәйрәме.

1 нче укучы: Олы бәйрәм бүген бездә

Бәйрәмнең дә бәйрәме

 Котлы булсын, гөрләп торсын

Әлифбабыз бәйрәме.

2нче укучы: Казан артында

Арча шәһәрендә

Педагогия көллиятендә

Әлифба музее бар

Ул музей 8 ел эшләп килә.

3 укучы:Беренче басма Әлифба

1574нче елда дөнья  күрә

1778 нче елда 1нче татар Әлифбасы басыла.

4нче укучы: Алфавит бит кирәк нәрсә

Һәммә кешегә

Тик аны ятлау бик кыен

Без бит кечкенә.

5нче укучы:

Алфавит запомнить надо

Раз и навсегда

 Если даже станет скучно

Не жалет труда.

6 нчы укучы:Өйрәттең син мине

Хәрефләр тезәргә

Тылсымлы хәрефләр

 Әйләнде сүзләргә

7нчк укучы: Әлифба тормышта

Беренче баскычым

Син белем дөньясын

Ачучы ачкычым.

8нчы укучы:Күктәге кояшым миңа

Мәктәпкә юл күрсәтә

Әлифбам да миңа хәзер,

Зур китапларга юлны күрсәтә.

9нчы укучы: Әлифба—тормышта

Беренче баскычым

Син белем дөньясын

Ачучы ачкычың.

10нчы укучы:Өйрәттең син миңа

Ватанны сөяргә

Рөхсәт ит, зур рәхмәт

Мең рәхмәт дияргә.

(Әлифба”җыры җырлана)

Иң якын дустыбыз булдың син гел безнең

Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен.

Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде

Сүз төзеп укуы кызыклы,күңелле.

Әлифба, Әлифба китәсең бит инде.

Җыр итеп җырлыйбыз иң соңгы битеңне.

(кисмә  хәрефләрдән ӘЛИФБА дип языла.)

ӘЛИФБА: Рәхмәт сезгә укучылар миңа сезнең белән бик күңелле булды. Мине шулай хөрмәтләп,яратып, тырышып укыганыгыз өчен бик зур рәхмәт.Менә шуның өчен сезгә кечкенә генә бүләкләр.Тырышып укыгыз.(Бүләкләр тарата)

Укытучы: Балалар әйдәгез әлифба белән саубуллашыйк.(САУ БУЛ ӘЛИФБА)- дип язылган шарларны күккә очырыйк.

Укучылар:Рәхмәт сиңа Әлифба

Без хәзер укый беләбез!!!

Укытучы: Кадерле укучылар,ата-аналар ,коллегалар шуның белән әзерләнгән кичәбез тәмам,барыгызга да рәхмәт.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Воспитательная программа класса "Алые паруса"

Опыт разработки и реализации воспитательной программы класса "Алые паруса"....

Рябины-грозди алые

Воспитывать у детей бережное отношение к родной природе, развитию умения эстетического ее восприятия.Совершенствовать навыки работы с природным материалом. Развивать мелкую моторику пальцев рук и...

Сәламәтлек аланы.

Сәламәтлек аланы....

"Сәламәтлек аланы"

"Сәламәтлек аланы"...

Әкият-пьеса. Сәламәтлек аланы

Әкият-пьеса. Сәламәтлек аланы. Укучылар сәламәтлекне саклау, организмны чыныктыру, үзеңне чиста-пөхтә йөртү турында шигырьләр, җырлар өйрәнәләр....

Бисероплетение на уроках труда в начальных классах."Алые розы"(плетение на проволоке).

Презентация знакомит учащихся с историей бисера, видами бисера. Видами работ из бисера. Поэтапно показывается, как сплести розу на проволоке....

Хәрефләр аланы (1 нче класс укучылары белән үткәрелгән әлифба бәйрәме)

1 нче класс  укучылары белән үткәрелгән  әлифба бәйрәме...