"Исем" темасын кабатлау,
план-конспект урока на тему

Газизова Гелюся Рахимановна

Укучыларның исем сүз төркеме,исемнәрнең грамматик билгеләре турында алган белемнәрен системалаштыру,камилләштерү;

-бәйләнешле сөйләм телен һәм иҗади фикерләү өстендә эшне дәвам итү,

-укуга җитди караш игътибарлылык  тәрбияләү,бер-береңнең фикерен хөрмәт итеп килешеп эшләү күнекмәсен булдыру,сәламәт яшәү рәвеше турында омтылыш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tat.tel-achyk_dres.docx18.1 КБ

Предварительный просмотр:

 Әтнә районы  Сибгат Хәким исемендәге Күлле-Киме гомуми белем мәктәбенең  Үртәм филиалы.

Тема: ”Исем” темасын кабатлау.

               Башкарды: Әтнә районы  Сибгат Хәким исемендәге Күлле-  Киме гомуми белем мәктәбенең Үртәм филиалының башлангыч сыйныф укытучысы   Газизова Гөлүсә Рәхиман кызы.

Максат;укучыларның исем сүз төркеме,исемнәрнең грамматик билгеләре

турында алган белемнәрен сиатемалаштыру,камилләштерү;

-бәйләнешле сөйләм телен һәм иҗади фикерләү өстендә эшне дәвам итү,

-укуга җитди караш игътибарлылык  тәрбияләү,бер-береңнең фикерен хөрмәт итеп килешеп эшләү күнекмәсен булдыру,сәламәт яшәү рәвеше турында омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау:”Серле алан”, чәчәкләр,сүзләр язылган плакат,магнитофон язмасы.

Метод һәм алымнар:әңгәмә,биремнәрне аерым-аерым үтәү,парларда эш.

Дәрес төре: гомумиләштерү дәресе.

Дәрес барышы.

1.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

2.Уку мәсьәләсен  кую.

-Укучылар бүгенге дәрестә без гади укучылардан эзләнүчеләргә әверелерсез,һәм бергәләп бер аланга яшәү яме биреребез.(Тактада чәчәксез алан рәсеме)Бу аланга нәрсәләр  җитми?

_Укучылар,кешеләргә чәчәкләр,үләннәр ни  өчен кирәк ? Әйдәгез,парларда уйлашыйк әле.(укучылар җавабы тыңлана)

-Әйе,мин сезнең белән килешәм. Чәчәкле аланнар –мең сергә ия булган табигатьнең гүзәл бер өлеше.Табигать  белән аралашканда кешенең рухи һәм физик дөньясы сәламәт була.Без дә шушы матурлыкны күрә белик,аңа сокланыйк.

-Сез бүген дәрестә  элеккеге алган белемнәрегезне күрсәтерсез.Дәрестә теләп һәм актив катнашырсыз дип ышанам.

-Укучылар!  Хәзер рәсемдәге серле аланга игътибар итегез әле.Ни өчен серле соң ул?

-Чөнки анда чәчәкләр урынына хәрефләр.Ә ул хәрефләрдән сез нинди сүз төзи аласыз?(Парларда эш.Укучылар җавабы тыңлана)

-Әйе,укучылар ,бүген без исем темасын кабатларбыз,белемнәрне гомумиләштерербез һәм нәтиҗәләрне шушы агачта модельләштерербез.

3.Операциональ –башкару этабы.

Ә  хәзер, укучылар ,тест биремнәре . Парларда уйлагыз һәм дөрес җавапны билгеләгез.

Исем-

А) нинди,кайсы сорауларына җавап бирүче сүз төркеме.

Б) Кем?,нәрсә? соравына җавап бирүче сүз төркеме.

Исем-

А) хәрәкәтне белдерә.

Б)Билгене белдерә.

В)Предметны белдерә.

-Димәк,исем нинди сүз төркеме?  Нәтиҗәне  бер –берегезгә  сөйләгез.Исем предметны белдереп,кем?,нәрсә?сорауларына җавап булып килә.

-Афәрин укучылар.Нәтиҗәне серле аланыбызда да күрсәтик.Сезнең тырышлык белән аланыбызны чәчәкләр белән бизик.

-Сезнең алдыгызда үз-үзеңне бәяләү таблицалары бар. Тест буенча үзегезгә билгеләр куегыз.

-Укучылар ,дәфтәрләрегезне ачыгыз,число һәм сыйныф эше дип языгыз.(Язганда дөрес утыру кагыйдәләре искә төшерелә)

-Тактада язылган җөмләләрне матур итеп укыйбыз.Табигать  -кешенең дусты.

-Укучылар,хәрефләрне тиешле авышлыкта һәм дөрес итеп тоташтырып,җөмләне дәфтәрләргә языгыз.(Матур язу күнегүе)

-Сез бу җөмләне ничек аңлыйсыз? Нәрсә ул табигать?  (Тактада рәсем)

-Әйе,табигать-бик киң төшенчә:һава,җир,су ,хайваннар ,үсемлекләр .Без табигатьтән башка яши алмыйбыз.Шуңа күрә табигатьне сакларга һәм якларга кирәк.

-Укучылар,тактада  язылган сүзләрне эчтән генә укып чыгыгыз.(Аннан соң  бер укучы сүзләрне кычкырып укый: ромашка,кыңгырау,мәтрүшкә,чәчәкләр,

гөмбәләр,балан,җиләкләр.

-Укучылар,ә бу сүзләрне нинди ике төркемгә бүлеп була? Парларда фикерләшкәннән соң сүзләрне ике төркемгә бүлеп дәфтәрегезгә языгыз.

(Укучыларның җавабы тыңлана)

-Нинди нәтиҗә чыгарабыз? Нәтиҗәне бер-берегезгә сөйләгез.(Исемнәр берлек  һәм күплек саннарда киләләр.)Димәк,сез бу биремне дә җиңел генә үтәдегез.Тактадагы болынга укучылар чәчәкләр эләләр.

-Икенче бирем буенча үзбәяләү.

-Серле аланыбыз матурайганнан –матурая ,хәзер шул аланда күбәләкләр булып очып алыйк.(Талгын музыка уйнала, физкультминутка ясала)        

-Алдагы этапны башкару алдыннан сезнең төркемнәргә мин иҗекләр өләшеп чыгам.Ә,сез төркемнәрдә шул иҗекләрдән сүзләр,аннан соң җөмләләр төзегез

-Нинди җөмлә килеп чыкты?(Укучылар  җавабы тыңлана,аланга чәчәк беркетелә)

Килешләр турында эшне башлаганчы әйдәгез килешләрне искә төшерик.(1 укучы килешнең исемен атый,икенчесе соравын әйтә.)

-хәзер дәфтәрләрегезне ачып “Серле аланда”гы 2 чәчәкне килеш белән төрләндерегез.

-Төгәлләдек. Ничек төрләндердегез?(Укучылар җавабы тыңлана,нәтиҗә ясала,аланга чәчәкләр беркетелә)\

-Укучылар инде безнең аланга бары тик ике чәчәк кенә беркетелмичә  утыртылмыйча калды?

-Нинди чәчәкләр ул?

-Миләүшә һәм ләлә чәчәкләре.
-Әйдәгез,укучылар сез  дәфтәрләрегездә  белән шул сүзләрне кертеп ике җөмлә төзегез.Беренче җөмләдә миләүшә сүзе кем соравына ,икенче җөмләдә нәрсә соравына җавап булып килсен. (Укучылар җавабы тыңлана,нәтиҗә ясала.)

-Бу бирем буенча да үзегезгзә  билгеләр  куегыз.

4.Бәяләү этабы.

-Укучылар,хәзер үзебезнең “Серле алан”га күз салыйк әле.Без аңа ничек итеп яшәү көче бирдек?

Ә без утырткан чәчәкләр сезгә ярдәм иттеләрме?(Укучылар җавабы тыңлана)

-Әйе,укучылар без аланыбызга чәчәкләр утыртып сезнең белән исем сүз төркемен кабатладык, аланнарыбыз һәрвакыт матур булсын дисәк без  нәрсәләр эшләргә тиеш соң? (Укучылар җавабы тыңлана,нәтиҗә ясала)

-Бүгенге дәрес сезгә охшадыма?

-Кем үзенә 5ле билгесе куйды ?

-Кем 4 ле билгесе куйды?

 Молодцы  укучылар, мин дә сезнең билгеләр белән килешәм.

5.Өйгә эш бирү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау. Презентация (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Җиләк- җимеш һәм яшелчәләр. (Кабатлау)

Максат: а) “Җиләк- җимеш” һәм “яшелчәләр” темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне кабатлау;               ә)  татар теленең (авазла...

Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.

Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән.  Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....

"Апасым-гомер бишегем" (Татар теле бүлеген кабатлау)

Татар теленнән ел буе өйрәнгән материалларны кабатлау....

Математикадан кабатлау дәресе

Тема : 20 кадәр саннар арасында кушу һәм алуны, аларның     составларын    кабатлау          Дәрес тибы : Үткәннәрне...