Встреча с ветвраном ВОВ "Ничә елдан соң да хәтер яңара"
материал (3 класс) на тему

Халиуллина Наиля Минасхатовна

этот утренник посвящен к ветеранам ВОВ 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nich_eldan_son_da_hter_yanara.docx21.75 КБ

Предварительный просмотр:

МБГУ ”Татарстан республикасы Аксубай муниципаль районы Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбе”

 

                   Балалар иртәсе.

Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашу.

                                                       Оештыручы:

                                                       башлангыч сыйныф

                                                       укытучысы

                                                       Халиуллина Н.М.

                                                       

                            17 февраль 2013 ел          

Максат: яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү; Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыш чоры хезмәткәре белән якыннан таныштыру; алар күрсәткән батырлыкларны күз алдына китерү, алар белән горурлану хисен үстерү.

  Сөйләр сүзләр бик күп алар,

  Иренмичә сөйләсәң;

  Озын сүзнең кыскасы шул,

  Күп яшәргә теләсәң:

  Үлем турында уйлама,

   Илең турында уйла,-

   Илең турында уйласаң,

   Гомерең озын була.

                                         (Ф.Кәрим)  

     Укытучы.

  1. Исәнмесез, хөрмәтле кунакларыбыз, хезмәттәшләрем һәм балалар. Сезне, хөрмәтле кунакларыбыз, үзебезнең мәктәптә, үзебезнең арада  күрүебезгә бик шатбыз.

Балалар, бүген бездә авылыбызның мөхтәрәм, хөрмәткә лаек кешеләре. Сугышның ачысын үз җилкәләрендә татыган, сугышны үз күзләре белән күргән Бөек Ватан сугышы ветераны Ситдикова Зәйнәп апа һәм сугыш авырлыкларын кичергән, ачлыкта , ярым ялангачлыкта: “Барысы да фронт өчен!”- дип тырышкан кунагыбыз Мостафина Хәтимә апалар. Иң беренче чиратта, вакыт табып безнең белән очрашуга килгәннәре өчен аларга бик зур рәхмәтләребезнене җиткерәсем килә. Рәхмәт Сезгә, мең кат рәхмәт!

            (Балалар чәчәкләр тапшыралар).

    1941-1945 еллар тарихка Бөек Ватан сугышы белән кереп калган чор. Ул сугыш - Бөек Ватан сугышы дип Сталинның радиодан 1941 елның 3 июлендә ясалган  чыгышыннан соң йөртелә башлый.

     1941 елның 22 июнендә фашистлар Германиясе илебезгә вәхшиләрчә бәреп керә. Аларның максаты илебезне юкка чыгарып , җирләребезне басып алу була. Күпләп кешеләрне үтерү, исән калганнарын үзләренә кол итү - аларның төп бурычлары. Аларга җавап итеп илебез халкы яуга күтәрелде. Шуларның күпләре Ватан өчен яу кырында үлеп калдылар. Бу батырлар мәңге онытылмыйлар һәм мәңге онытылмаслар да! Әйдәгез, без дә бер минутлык тынлык белән аларны искә алабыз.

           (Бер минутлык тынлык урнаша)

    Шушы сугышны үтеп, безгә җиңү алып кайткан авылдашларыбыз алдында башыбызны иябез. Бүген безнең арадан киткән якташларыбызны да онытырга хакыбыз юк. Алар истәлегенә, Сезнең игътибарыгызга, хөрмәтле кунакларыбыз,  балалар чыгышын тәкъдим итәбез.

 4 сыйныф егетләре тарафыннан  “Солдат булам” җыры башкарыла (М.Минһаҗев көе, К.Булатова сүзләре)

1 укучы.

               Хәерле  көн,  матур  тормыш,

               Аяз  булсын  күгебез.

               Тыныч  үтсен, якты  булсын

               Җирдәге  һәр  көнебез!

  1. укучы

      Мәңгелек  ут  булып  яна  хәтер,

       Сүнмәс  ялкын  булып  кабына.

       Үткәннәргә  тарта  бүген  күңел,

       Батырларын  илем  сагына.

3 укучы

                    Егерме  ике. Июнь.  Кырык бердә...

              Җиргә  афәт  килде  ул  көнне.

              Тарих  каһәрләгән  шушы  көнне

              Мөмкинме  соң  оныту,  мөмкинме?

Таң атканда  кошлар  тавышы ишетелә. Ике яктан  укучылар  чыга. Музыка астында кыз сөйли.

Укучы кыз

Таң беленә, офык  алсулана.

Тып-тын  өйләр, кырлар, үзәннәр.

Көмеш  чыклар  кунган  миләүшәләр

Күк  башларын  түбән  игәннәр.      

                                               Ә  бишектә  нәни генә бәби,

                                               Алсу  иреннәрен  бөтереп,

                                              Чупылдатып-чупылдатып   куя:

                                             Йоклый  әле  тәмле  төш  күреп...

Музыка алмашына: бомба шартлаган һәм автомат  аткан  тавышлар ишетелә. Музыка астында малай сөйли.

Менә  шунда  кинәт, күк  күкрәтеп,

Бомба  ява  башлый  өйләргә.

Ут һәм  ялкын  ява,  үлем  ява

Җылы  яңгыр көткән  җирләргә...

                                          Күтәрелде  халык  зур  көрәшкә,

                                          Күтәрелде  яуга  кешеләр:

                                          Очучылар, иген игүчеләр,

                                          Йортлар  төзүчеләр, эшчеләр.  

 Күтәрелде  иңне  иңгә  куеп,

Күкрәк  белән  каплап  Ватанын,

Саклап  калыр  өчен  Туган  җирен,  

Тын кичләрен, ал таңын.

                Экранда сугыш күренеше. Балаларга сугышны чагылдырган видео күрсәтелә (Приложение 1)

2 укучы

Ерак иде ул  көн, озак көттек,

Бер  кайгы  да  урап  узмады.

Мең ярым  көн  буе  көрәш  барды,

Мең  ярым  көн  көттек  без  аны.

Җиңү  килде  җирне  нурга  күмеп,

Шатлык  белән  күзне  чылатып,

Килде  ул  көн  горур   күкрәкләрдә

Орден ,медальләрне  чыңлатып.

  1. укучы

   Һәр  көн  алсу  таңнар  атсын,

Куңелне  куандырып.

Таңнарда  кошлар  сайрасын,

Бар  җиһанга  кушылып.  

  1. укучы

Сугыш  уты  җирдә  кабынмасын,

Гөрләп  үссен  игеннәр.

Матур  тормыш  өчен  көрәш  барсын,

Ишәймәсен  гарип-ятимнәр.

3 укучы Әминә Бикчәнтәеваның “Шинель” шигырен сөйли.

 Ике укучы“Солдат  булдым” шигырен сөйлиләр.

 4 сыйныфлар тарафыннан ”Кирәкми сугыш” җыры башкарыла.

Укытучы.

          Безнең алда шушы сугышның тере тарихлары. Без аларның йөзләрәренә карый алабыз, аларның ул куркыныч еллар турындагы гади һәм эчкерсез истәлекләрен тыңлый алабыз.

          Сүзне сезгә бирәбез, хөрмәтле Зәйнәп апа (Приложение 2)

Зәйнәп апа чыгышыннан соң балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

     1 укучы.

  1. Бу сугышта кем буларак катнаштыгыз, Зәйнәп апа?

Зәйнәп апа.

  1. Мин зенитчы идем.
  1. укучы.
  1. Сугыш башлануын кайдан белдегез?

Зәйнәп апа.

  1. Без Чистай шәһәрендә техникумда укый идек. Иртә тордык та урамга карадык, анда халык йөгерешә, барысы да елый, кычкыра. Үзебезнең радио сүндерелгән булган. Урамга чыккач кына нәрсә булганын аңлап алдык.

3  укучы.

  1. Исегездә калган иң куркыныч күренешне сөйләп китегез әле.

Зәйнәп апа.

  1. Воронеж шәһәрендә булды андый хәл. Шәһәр урамнарының матурлыгына, яшеллегенә сокланып йөргәндә, фашист самолеты шәһәрне бомбага тота башлады. Анда купты мәһшәр, андагы кычкырышны , елашны бернинди сүз белән дә аңлатып булмый.

Шартлаулар тынгач кына яшеренгән урыннан чыктык. Бер җирдә күкрәк баласы әнисен тарта, ашарга эзли, әнисе үлеп ята. Икенче җирдә баласы үлгән ана тилмереп елап утыра, үзенең шул баланы кулына алырлык та хәле юк. Менә шул тетрәндергеч мизгелләр истән чыкмый.

 4 укучы.

  1. Сезнең иң матур вакытыгыз булган. Яшьлек барыбер күңелле чор бит инде ул. Сугыш булуга да карамастан, берәр кызык вакыйга исегездә калмадымы?

Зәйнәп апа.

  1. Әлбәттә, булды. Сугыш бит инде ул тынып та тора. Менә шул чакларда шаярып, уйнап та аласың. Безгә шоколадлар бирәләр иде. Менә бервакыт минем фамилияне кычкырдылар, киттем шоколад артыннан. Барсам, землянканы дошман пулясы тишкәләп бетергән, ә шоколадка берни булмаган. Алдым да киттем. Шул чакта кайдандыр дошман самолеты килеп чыкты да бомба яудыра башлады, ә мин шоколадны  тотып торам. ”Назад!”- дип кычкыргач кына аңыма килеп кире землянкага кереп киттем. Барысы да узгач чыктым, шоколадыма бернәрсә дә булмаган, алып киттем иптәшләремә. Мине күргәч көләргә тотындылар. Карасам, мин үзем дә шул шоколад кебек кап-кара булганмын икән.Тузанга батып беткәнмен.  

Укытучы.

-Матур, бай эчтәлекле чыгышларыгызга, тулы җавапларыгызга бик зур рәхмәт. Сезгә тазалык, исәнлек, матур картлык телибез. Сезне чәй табыны янына чакырабыз.  

(Приложение 3 – фотолар)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Встреча отцов и детей. Родительское собрание "Отцом легче стать, чем оставаться"

Маттериалы для замечательного доброго дела: встреча отцов и детей, чего нашим детям так часто не хватает....

А хозяева нынче гостей встречают

данное мероприятие проводилось в музее нашей школы. На занятие были приглашены дети подготовительной группы детского сада. После занятия дети с удовольствием посмотрели экспонаты нашего музея. цель з...

Интеллектуальная игра "Умники и умницы" по теме "Встреча со сказкой"

Конспект внеклассного мероприятия по чтению в форме интеллектуальной игры "УМНИКИ И УМНИЦЫ", по теме "В мире сказок"для учащихся 2-4 класса.  Игра проходит в три этапа: пролог(отборочный тур...

Вечер встречи с выпускниками

ко дню родной школы...

Сценарий праздника "Мы встречаем Новый год"

Сценарий новогоднего праздника для учащихся 1-ых классов...

Школьная готовность. Встреча с родителями будущих первоклассников.

Родительское собрание посвящено школьной готовности будущих первоклассников. Эта первая встреча учителя  с родителями. Что должен уметь дошкольник, как подготовиться к школе? Мудрые советы и...

Встреча поколений "День нашей памяти и боли"

Сценарий открытого мероприятия для учащихся начальной школы....