Җөмлә.Кабатлау
методическая разработка (1 класс) по теме

Хабибуллина Фаягуль Наримовна

Бу материалны татар теле дәресендә кулланырга мөмкин

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon predlozhenie.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Җөмлә. Кабатлау.

Максат:1) Җөмләләр турында алган белемләрне ныгыту.

  1. Җөмләләр төзү күнекмәләрен үстерү.
  2. Укучыларны дус һәм тату яшәргә өйрәтү.
  3. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Төре:Үткән материалны кабатлау.

Форма: Әкият-дәрес.

Җиһазлау: Белем иле рәсеме, карточкалар, “Сүзләр агачы”-плакат,табышмаклар.

                               Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.
  1. Исәнмесез, балалар.
  2. Балалар,кәефләрегез ничек?
  3. Әйбәт. Рәхмәт.
  4. Ф. Наримовна сезнең кәефегез ничек?
  5. Әйбәт. Рәхмәт, балалар.
  6. Кызлар, сезнең  кәефегез ничек?
  7. Әйбәт. Рәхмәт, малайлар.
  8. Малайлар, ә сезнең кәефләрегез ничек?
  9. Әйбәт. Рәхмәт, кызлар.
  10. Балалар, кунакларның да кәефләрен сорыйк әле.
  11. Кунаклар, ә сезнең кәефләрегез ничек?
  12. Әйбәт. Рәхмәт,балалар.
  13. Матур гына утырышабыз.
  14. 5минут уку.
  15. Ә хәзер каршыгыздагы текстларны алыгыз, гөҗләп укыйбыз.

 Тырыш бала эш сөя,

 Китапка күңел сала.

 Андыйны бик мактыйлар:

 Ул менә яхшы бала...

 Бусы кергән пычракка,

 Шуңа үзе шатлана.

 Андыйны яратмыйлар:

 Ул начар шапшак бала.

 Бусы юа галошын,

 Пимасын үзе сөртә,

 Нәни генә булса да,

 Ул үзен яхшы йөртә...

  1. Сез әле генә В.Маяковскийның шигырен укыдыгыз.
  2. Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
  3. Шигырьдә яхшы һәм начар гадәтләр турында сүз бара.
  4. Яхшы укучы нинди була?
  5. Чиста,пөхтә йөргән бала,аның китап, дәфтәрләре дә тәртиптә. Олыларны хөрмәт итә,кечеләрне җәберләми,тырышып укый.
  6. Начар бала нинди була?
  7. Ялкау,сугыша,китапларны һәм дәфтәрләрне ерта,кечеләрне кыйный.
  8. Бугенге дәрестә сезнең яхшы гадәтләрне төгәл үтәргә тырышуыгыз сорала.Кул күтәреп басып җавап бирергә. Җавап биргәнче,башта сорауны яхшылап тыңларга һәм уйлап кына җавап бирергә кирәклеген онытмагыз. Ә хәзер безнең ана теле дәресе.
  9. Балалар, дөньяда шундый матур бер ил бар. Аны “Белем” иле дип атыйлар. Бу Белем илендә яшәүчеләр дә үзләрен чиста,пөхтә йөрткәннәр. Белем иленә керү өчен безгә матур язу капкасыннан үтәргә кирәк.

Дәфтәрләрне ачтык,чиста,пөхтә итеп тактадан карап хәреф элементларын язабыз.

  1. Матур язу кагыйдәсен искә төшереп алыйк әле.
  2. Ручканы мин дөрес тотам,

Дәфтәрне авыш итеп,

Яза башлыйм хәрефләрне

Дөрес һәм матур итеп.

Бу илдә шәһәрләр бик күп. Бер шәһәрдә сүзләр яшәгән.Сүзләр бу шәһәрдә бик дус,тату яшәгәннәр.Алар бер-берсенә табышмаклар әйтешкәннәр. Әйдәгез,без дә бу табышмакларны чишеп карыйбыз. Мин табышмакларны укыйм,ә сез өтер аша җавапларын язып барасыз.

  1. Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән,

Чыршы,каен,имән

Кардан чикмән кигән

Бу кайчак?(Кыш).

- Канатсыз йонсыз,нәрсә оча?(Кар).

-Аяксыз,кулсыз капка ача.(Җил).

-Җәен киенә,кышын чишенә.(Агач).

-Акыра,бакыра,бөтен җирне тутыра.(Буран).

-Үзе су,үзе ката.(Боз).

-Керпе түгел,энәле.(Чыршы).

-Сүзләрегезне тактадан карап тикшерегез.

-Әкиятне дәвам итәбез.

Көннәрдән беркөнне бу сүзләргә аерым-аерым яшәү туйдырган. Алар чүзләр агачына урнаша башлаганнар. Сүз бер агачта янәшә килеп җөмләләр төзегәннәр.Менә бу агачтагы сүзләр дә җөмләләр төзегәннәр. Шулай итеп, җөмләләр шәһәре барлыкка килгән.

Телдән җөмлә төзибез. Шушы сүзләрдән җөмлә төзибез.

-Ә җөмләләр турында сез нәрсәләр беләсез?

Җөмлә тәмамланган уйны белдерә.

Җөмлә баш хәрефтән башлана,ахырында нокта куела.

Җөмлә сүзләрдән төзелә. Иң кечкенә җөмлә бер сүздән тора.

Җөмлә ахырында нокта,сорау,өндәү куела.

Бу җөмләне дәфтәргә язабыз.

Балалар тату яшиләр.

Физминут. Балалар күп эшләдек,ял итеп алабыз.

Яздым җөмлә,иҗек,сүз

Бик арыды минем күз

Йомам күзем,ял итсен,

Ачам күзем:күп күрсен!

Тагын йомам һәм ачам,

Бер йомам да бер ачам,

Күзләр хәрәкәте белән

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләрем

Имән бармак очына.

Кисәк карыйм тышта үскән

Биек агач башына.

-Ә хәзер балалар уен уйнап алабыз.

Мин сезгә җөмләләр укыйм. Ә сез ахырында нинди тыныш билгеләре куярга кирәк,сигнал карточкалары белән күрсәтәсез.

  1. Равил белән Зөфәр 1 сыйныфта укыйлар.

Алар дуслар. Хәзер уку дәресе.

-Зөфәр,син хикәяне укыдыңмы?

-Әйе,укыдым.

-Ә син, Равил,укыдыңмы?

-Искиткеч,матур хикәя!

-балалар, җөмлә ахырында нокта,сорау,өндәү билгесен куясын,сез каян белдегез?

1) Тыныч тавыш белән укыганда нокта куябыз.

2)Хис,шатлык белән укыганда өндәү куябыз.

3) Сорау интонациясе белән укыганда сорау куела.

Китап белән эш.

Ә хәзер китапларыгыздан 19нчы күнегүне таптык.

-Биремне укыйбыз.

Карточка белән эш.

-Балалар, җөмләләр шәһәренең 1 урамында сүзләр адашкан. Шул сүзләргә үз урыннарын табарга ярдәм итик әле.

-Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзү.

1. Рөстәм,килде,кунакка.

2.Куйды,чәй,әбисе.

3.Ул,әдәпле,үзен,тотты.

Йомгаклау.

-Сез бүген дәрестә нәрсәләр белдегез?

-Җөмлә сүзләрдән төзелә.Баш хәреф белән башлана,ахырда нокта,сорау,өндәү куела.

Дәрестә барыгыз да актив катнаштыгыз.

Рәхмәт.Җавапларыгыз бик ошады.

Дәрес тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау. Презентация (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Җиләк- җимеш һәм яшелчәләр. (Кабатлау)

Максат: а) “Җиләк- җимеш” һәм “яшелчәләр” темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне кабатлау;               ә)  татар теленең (авазла...

Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.

Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән.  Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....

"Апасым-гомер бишегем" (Татар теле бүлеген кабатлау)

Татар теленнән ел буе өйрәнгән материалларны кабатлау....

Математикадан кабатлау дәресе

Тема : 20 кадәр саннар арасында кушу һәм алуны, аларның     составларын    кабатлау          Дәрес тибы : Үткәннәрне...