Татар теле укытучысының иҗади отчеты
методическая разработка (1 класс) по теме

Информацион, мультимедиа технологияләре һәм цифровой ресурсларны куллану.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Иҗади отчет-анализ19.87 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының иҗади отчет- анализы

Мин, Ганиева Гөлназ Марат  кызы мәгариф системасында барлыгы 2 ел эшлим. 2005 нчы елда Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлап, башлангыч сыйныф укытучысы һәм татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә өстәмә хәзерләү квалификациясен алдым. .

Билгеле, укыту процессының үзәгендә -  укучы тора. Ләкин хәзерге заман вакытында укытучы белем чыганагы гына булып калмый, ә беренче планга аның шәхси сыйфатлары килеп баса.

Ел дәверендә минем укучыларым төрле бәйгеләрдә катнашты:

  1. Кәрим Тинчуринның 125-еллыгына багышланган респулика конкурс-фестивале – 3 урын (Насыйбуллина Сәрия, Шәрифуллина Айгөл- 9 нчы сыйныф), “Яшь талантлар” номинациясе (Насыйбуллина Сәрия, Шәрифуллина Айгөл- 9 нчы сыйныф

Шулай ук үзем дә читтә калмадым,  курсларда булып, белемнәремне үстердем, семинарларда катнаштым. .

Татар теленнән укытучылар өчен БДИ бирдем  һәм 66 балл җыйды

Информацион, мультимедиа технологияләре һәм цифровой ресурсларны кулланам.

Мин башлангыч, 1 һәм 8 нче сыйныфларда укытам.  Уку процессында  алдагы укучылар  уку буенча сәләтләрен  ачык күрсәттеләр:

1 нче сыйныф – Латипов Дамир;Гараева Илина;

8 сыйныф – Хөсәенова Регина, Гарипова Адилә,Миргалимов Нияз.

Халиуллин Илсур, Туймуллин Ярослав (8 нче сыйныф) укучылары белән индивидуаль рәвештә эшлим. Киләсе елга да бу укучылар белән эшне дәвам иттерергә планлаштырам.

Башлангыч сыйныфларда дәресләрем күбрәк очракта уен формасында үтә. Шулай ук бик күп күрсәтмә материал кулланам. СД- дисклар уңышлы кулланам. Презентацияләр һәм интернет-ресурслар дәресне кызыклы һәм әһәмиятле ясый. Ял  минутларына мөхим карыйм. Аларны да уен формасында үткәрергә тырышам. Һәр дәрестә диярлек табигать  һәм төрле фәннәр белән бәйләнешне күздә тотам.

        Урта һәм югары сыйныфларда группаларда эшлибез. Һәр укучыны тыңлап, аның фикерен билгеләргә тырышам.  . Бу сыйныфларда олимпиадаларга, БДИга әзерләү буенча игътибарым көчле. . Һәр тикшерү эшеннән соң хаталар өстендә эш эшләтелә. Дәреснең материалы, өй эшләренең күләме укучыларның яшь үзенчәлекләренә һәм таләпләренә туры килә.

        Дәфтәрләр пөхтә алып барыла, регуляр тикшерелә, бердәм орфографик режим таләбенә җавап бирә.

        Дәресләремне Ф.Ш.Гарифуллина,И.Х.Мияссарова. программларына һәм дәүләт стандартларына  нигезләнеп төзим.

Татар теле һәм әдәбияты атналыгы үткәрәм. Һәр сыйныф та, һәр милләт баласы да катнаша. Укучыларга кызык булган чараларны гына үткәрергә тырышам. Балаларга “Тамчы - шоу”, “КВН”, “Телемост”, әдәби-музыкаль кичәләр ошый.  Актив булган укучыларга мин бүләкләр, грамоталар таратам.

         Татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән бер рәттә мәктәп олимпиадаларын,  2-9 нче сыйныф укучылары арасында, “Зирәк тиен” уенын үткәрәм. Укучылар рәхәтләнеп үз белемнәрен тикшерәләр, нәтиҗәләр ясыйлар.

        Алда һәр сыйныф буенча 2012-2013нче уку елы өчен татар теле  һәм әдәбияты буенча өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләре күрсәтелде.

         

2012-2013 уку елы өчен татар теле  һәм әдәбияты буенча өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләре

Сыйныф

Чирек

Өлгереш

Белем сыйфаты

8 (Татар -теле) – Дим-Тамак

1

100 %

38 %

2

100 %

            37 %

3

100 %

46 %

4

100 %

46 %

Еллык

100 %

38 %


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

Сыйныф сәгате "Туган телем- татар теле"

Сыйныф сәгатенең максаты туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү....

1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сүздән жөмләгә.Дәрес максатлары: 1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән ...

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен программа, (татар балалары өчен)

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен  программа,  (татар балалары өчен)...

Дистанцион уку/1 сыйныф/Татар мәктәбе/Татар теле//Басым

Башлангыч сыйныф өчен кызыклы дәрес эшкәртмәләре...

Доклад на тему: "Татар теле дәресләрендә этномәдәни мирасны куллану" (3-4 сыйныфлар, татар төркеме)

Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп а...