Сыйфат дәрәҗәләре
план-конспект урока (3 класс) по теме

Нургаянова Гульназ Зиннуровна

3 нче сыйныфта татар теленнән ачык дәрес план конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dresnen_plan-konspekt_mineke.docx33.5 КБ

Предварительный просмотр:

3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Тема:   «Сыйфат дәрәҗәләре»

                                                                                                         Башкарды:

                                                                     беренче категорияле башлангыч

                                                                              сыйныфлар                 укытучысы  

   Нургаянова Гөлназ Зиннур кызы

2014

3 нче сыйныфта татар теле  дәресе

Тема:  Сыйфат дәрәҗәләре.

Дәреснең тибы:    дәресе.        

        Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Укучыларның сыйфат темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын искә төшерү, сыйфат дәрәҗәләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү, башка сүз төркемнәреннән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Кулланылган технологияләр: проблемалы-диалогик технология, үстерелешле укыту

Укучыларның танып-белү эшчәнлеген  оештыру формалары: фронталь  һәм группалы, индивидуаль.

 Көтелгән нәтиҗәләр:

предмет буенча: сыйфат дәрәҗәләрен дөрес билгеләү

шәхси: яңа материалны өйрәнүгә,  танып - белүгә кызыксыну күрсәтү;

  • уку эшчәнлегендә уңышка ирешүнең сәбәпләрен аңлау (дисциплиналы булу, игътибарлы, җаваплы булу,  хезмәт сөючән, үз көчеңә ышану).

Универсаль  уку күнекмәләре:

  • регулятив: дәрестәге эшнең максатын укытучы ярдәмендә ачыклау;
  • укытучы тәкъдим иткән алгоритм буенча эшләргә өйрәнү;

танып-белү:тамырны билгеләгәндә шартлы тамгалар куллану;

  • укучыларның  һәм  укытучының уртак эше  буенча нәтиҗәләр ясау;
  • укытучы җитәкчелегендә эш алгоритмы төзү;

коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау;

  •  бергә эшләү процессында,  фикерләр каршылыгы   булганда да,  сыйныфташлар белән уртак фикергә килергә кирәклеген аңлау .

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр,  татар теле дәреслеге.

  • Дәреслек: И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова Татар теле – татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек.  2 кисәктә. -  Казан: “Мәгариф – Вакыт”   нәшрияты, 2013 ел.

Дәреснең структурасы:

  1. Оештыру  өлеше (психологик уңай халәт тудыру).
  2. Фонетик күнегү.
  3. Белемнәрне актуальләштерү.
  4. Максат кую .
  5. Яңа белемнәрне аңлау.
  6. Яңа белем информациясен  аңлап үзләштерү.
  7. Физкультминутка.
  8. Уку  материалы буенча алган яңа белемнәрне ныгыту, истә калдыру (белемнәр системасы эченә салу һәм кабатлау)
  9. Рефлексия

9. Дәресне йомгаклау.

Дәреснең барышы.

Укытучы эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

Формалаштырылучы УУГ(УУД)

1. Оештыру  өлеше (психологик уңай халәт тудыру) Исәнләшү, укучыларның дәрескә хәзерлеген барлау.

 1 нче слайд карау. Матур кышкы көннең фоторәсеме.

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Үз телеңне сөймәгәндә

Ярты ул алган белем.

Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен.

Укытучы: Әлеге шигырь юлларыннан күренгәнчә, без бүген татар теле дәресе өстендә эшләрбез.

 Укучылар, игътибар итегез әле, бүген көн нинди матур! Без дә бер-беребезгә матур итеп елмаеп дәресебезгә керешик!

Укучылар, искә төшерик, без дәрестә ничек эшләргә тиеш?

 Дәрескә хәзерлек эшләре алгоритмын үтәү һәм  психологик уңай халәт тудыруда катнашу.

(Укучылар бер-берсенә карап елмаялар) (Басып)

 - җаваплар тулы булырга тиеш.

  • җаваплар төгәл булырга тиеш.
  • җаваплар аңлаешлы булырга тиеш.

регулятив:  дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең  аңлап кабул  ителүе;

шәхси:  укчыларның үз-үзен тотышында нигез мораль-әхлак нормалары  чагылуы

2. Белемнәрне актуальләштерү.

Укучылар, үткән теманы искә төшерү өчен, сез слайдта язылган ике текстны укырбыз.

  • Кайсы текст сезгә күбрәк ошады һәм ни өчен?
  • без сезнең белән нинди сүз төркеме өйрәнүне дәвам итәрбез?

Укучыларның җавапларын тыңлау. Дөреслеген слайдтан тикшерү.

Хәзер Сыйфат сүз төркеме турында алган белемнәребезне искә төшереп сезнең белән МОДЕЛь ФРЕЙЕР ЭШЛӘРБЕЗ, алдыгызда партада ак битләр тора. Шул битләрне алабыз, башта икегә бөклибез, аннары тагын икегә бөклибез һәм бер почмагын бөклибез. Битләрне ачтык, эзеннән йөртеп карандаш белән битне бүлгәлибез. Уртада килеп чыккан квадратка ни дип, язарбыз,

Укучылар сорауларга җавап бирәләр.

 Укучылар текстны укыйлар

.

регулятив:  дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең  аңлап кабул  ителүе;

танып-белү күнекмәләре:

дәреслектә һәм күргәзмә, тарату әсбапларында бирелгән   тамгаларны, символларны, схемаларны аңлау, чагыштыра белү, классификацияли  белү;

коммуникатив:  үзеңнекеннән аерым башка төрле фикерләр булу  белән килешү;

 предмет буенча: хәрефнең дөрес язылышын белү  

3. Дәреснең темасын, максатын игълан итү.

 3 нче слайд.

Дәрес нинди темага багышланыр инде? Сыйфат турында нәрсә өйрәнербез?.

- Бүгенге дәрестә без нәрсәләргә өйрәнергә, нинди белемнәр үзләштерергә тиеш булабыз икән, яле, чамалап карагыз !

Укучылар сорауларга җавап бирәләр: сыйфат дәрәҗәләре турында өйрәнергә, аларны аера белергә  өйрәнербез.

регулятив:  дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең   аңлап кабул  ителүе;

танып-белү күнекмәләре:

бирелгән сорауларга аңлап җавап бирү

4.Яңа белем информациясен  аңлау.

1) Слайдка  язылган сүзләрне тикшерү:

Сез карточкаларда да, экранда да сүзләр күрерсез. Шулар арасыннан кайсы сүз калганнарына охшамаган, шуны әйтергә тиешсез.

1 рәт

  1. кара
  2. тәмле
  3. зәңгәрсу
  4. усал

2 рәт

1.юашрак

2.әчерәк

3.кып-кызыл

4.җиллерәк

3 рәт

  1. ап-ак
  2. түгәрәк
  3. бик матур
  4. иң биек

4 рәт

  1. саргылт
  2. әчкелтем
  3. яшЬкелт
  4. озынрак

Карточкалар тактага эленеп барыла

 Укучылар такта янында сүзләрне  тикшерәләр.

һәр баганада кайсы сүзнең артык икәнлеген әйтәләр, күпчелекне берләштергән кагыйдәне чыгаралар

Нәтиҗә ясыйлар: сыйфатның 4 дәрәҗәсе бар:  гади дәрәҗә

Чагыштыру дәрәҗәсе

Артыклык дәрәҗәсе

Кимлек дәрәҗәсе

регулятив:  дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең  аңлап кабул  ителүе;

предмет буенча: иҗек белән тамырга бүленешнең аермасын аңлау;

танып-белү күнекмәләре:

өйрәнелә торган күренештә сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтләрен табу

5.Яңа белемнәрне аңлап үзләштерү.

Дәфтәргә число, сыйныф эше язабыз

1) - Дәреслектән 15 нче күнегүне эшлибез. ШигырЬне сәнгатЬле итеп укыйбыз, сыйфатларны үзләре ияреп килгән исемнәр белән бергә күчереп язабыз.

Укучылар  дәфтәрдә эшлиләр

регулятив:  дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең  аңлап кабул  ителүе;

информацион:  информация  таба белү,  анализлау,  синтезлау, гадидән- катлаулыга;

 предмет буенча:  җөмлә һәм сүзләрне аеру, тактадан һәм дәреслектән хатасыз күчерә белү,  алган белемне куллана белү

6.Физкультминутка. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР

Шигырьнең эчтәлегенә карап, төрле хәрәкәтләр ясыйлар.

шәхси:   мәктәпкә һәм укуга уңай караш

7. Уку  материалы буенча алган яңа белемнәрне ныгыту, истә калдыру

Парларда эш. Сезнең һәрберегезнең дә алдында берәр карточка ята.  Шушы карточкаларга дә нинди дә булса, берәр сыйфат языгыз.

Хәзер парларда эшлисез, шушы карточкадагы  сыйфатларның нинди дәрәҗәдә булуын әйтегез һәм бер-берегезне тыңлагыз, хаталарыгызны төзәтегез.

Укучылар карточкаларга төрле сыйфатлар язалар һәм парлары белән алмашалр, сыйфатларны укып нинди дәрәҗәдә булуын әйтәләр , бер-берсе белән ярашып эшләү күнекмәләре алалар.

 Сүзләр барысы да таныш, аңлау өчен авырлык тудырмый.

регулятив: укытучы яки сыйныфташың белән берлектә үз уку эшчәнлегеңә бәя бирү, кирәкле төзәтмәләр кертү;

 танып-белү күнекмәләре:

коммуникатив:

үзара килешеп эшләү, уртак фикергә килә  белү; 

предмет буенча:

сыйфатның дәрәҗәсен дөрес билгеләү

8. Рефлексия

Слайдта бирелгән табышмаклардан сыйфатларны табарга һәм аларның дәрәҗәләрен билгеләргә.

1. Җәен  - соры, кышын – ак, аңа шулай яхшырак.

2. Үзе  кып-кызыл, күлмәге ямь- яшел.

3. Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат.

4. Су түгел – сыек, кар түгел – ап-ак.

Яки моделЬләштерү

Мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерәләр.

регулятив: укытучы белән яки сыйныфташың белән берлектә үз уку эшчәнлегеңә бәя бирү, кирәкле төзәтмәләр кертү;

танып-белү күнекмәләре:

 тарату әсбапларында бирелгән  тамгаларны, символларны, аңлап эшләү;

коммуникатив:

 үз белемеңнең, тырышлыгыңның нәтиҗәсен күрергә омтылу, үзбәя; 

предмет буенча:

сүзнең тамырын аерып чыгара белү

9.Дәресне йомгаклау.

Укучылар, без бүген дәрескә нинди максат куйган идек?

1)Дәрестә нәрсә өйрәндек?

2) Өй эше Сезгә 3 вариантта өй эше тәкъдим итәм. Берсен сайлап эшләгез.

  1. 14 биттәге 14 нче күнегү. Сыйфатларны үзләре ияреп килгән сүзләр белән күчереп язарга
  2. Тйрле дәрәҗәдәге сыйфатлар кергән 4 җөмлә язарга.
  3.  “Сыйфат дәрәҗәләре” темасына  постер ясап килергә.

 3)Укучыларның белемнәрен бәяләү.

-  Укучылар, бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? (алар бүлмәнең уң ягына чыгалар)  Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, (алар бүлмәнең сул ягына чыгалар) кемнәр “3”ле куя? (алар урында калалар)

Тырышлык булса, уңышлар да булыр!

Сау булыгыз, укучылар!

 Укчылар максатка ирешү-ирешмәү турында әйтәләр:

Бүгенге дәрестә мин:

- …өйрәндем

- миңа…кызык булды

- миңа…авыр  булды

- миңа әһәмиятле кебек тоелды…

- мин шуны аңладым:

регулятив: укытучы яки сыйныфташың белән берлектә үз уку эшчәнлегеңә бәя бирү;

 коммуникатив:  үзеңнекеннән аерым башка төрле фикерләр булу белән килешү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле "Сыйфат"

презентация татар теле 2 сыйныф...

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау. Презентация (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Татар теле. Сыйфат.

татар теленнэн дэрес эшкэртмэсе...

Сыйфат,сыйфатның мәгънәсе,сораулары.

1. Автор: Русецкая Лена Амировна, учитель начальных классов.2. Образовательное учреждение, регион: МБОУ гимназия №4 г. Бавлы РТ 3. Предмет, класс, в котором используется продукт: татарский язык,3к...

Сыйфат (Татар теле, 2 сыйныф)

Бүген, яшәешнең башка өлкәләре кебек үк, мәгариф системасы да дөньякүләм алгарыш адымына тигезләшергә мәҗбүр.Димәк уку-укыту сыйфатының да заманча таләпләргә җавап бирүе мөһим. “Яхшы сыйф...

Башлангыч сыйныфта белем сыйфаты

Выступление на тему "Башлангыч сыйныфта белем сыйфаты"...