Итоговые 4 класс
учебно-методическое пособие (4 класс) на тему

Бурганова Римма Нурмухаметовна

4 сыйныф өчен йомгаклау контроль эшләре.  2014 - 2015 уку елы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл татар теленнән диктант 4 сыйныф11.61 КБ

Предварительный просмотр:

4 сыйныфта  татар теленнән еллык контроль диктант

Максат: Ел буена алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү һәм бәяләү.

Диктант   “5” ______”4”______”3”_____”2”___                  Дата_______

Өлгереш_________  сыйфат_____________

Грам. Бирем    “5” ______”4”______”3”_____”2”___

Өлгереш_________  сыйфат_____________

                                             Җырчы кош

  Көннәр буена ары-бире чапса да, Чи-чи болында үз ишләрен таба алмады. Тагын куаклыкка барып чыкты. Куаклар артында таныш елга шавы ишетелә иде.Тычкан баласына кире борылып йөрергә туры килде. Төн буе йөгерде дә яктыра башлагач кына ниндидер бер куак төбенә ятып ял итәргә булды.

  Кемдер җырлаган тавышка уянып башын күтәреп караса, исе китте. Алсу түшле, соры башлы, кызгылт каурыйлы бер кош икән.

 Җыры бик ошады тычкан баласына. Якыннанрак тыңламакчы  булып, өскә үрмәләде.

(72 сүз)

Бирем

1. Сүз төркемнәре ягыннан тикшер

1 в – өченче җөмлә

2 в. – дүртенче җөмлә

2. Сыйфат дәрәҗәләрен билгелә

3. Тиңдәш кисәкләр кергән җөмлә төзеп яз

1 в – хайваннар турында

2 в – үсемлекләр турында