Мавыктыргыч грамматика
методическая разработка (3 класс) на тему

      Махсус курсның төп максаты. Туган телебез – искиткеч бай, матур һәм тирән аһәңле тел. Аның бөтенлеген, байлыгын күрсәтү, язма һәм телдән сөйләм телен үстерү һәм камилләштерүгә ярдәм итү, орфографик кагыйдәләрне өйрәнеп, грамоталы язуга ирешү – бу курсның төп максатлары.


      Программаның төп бурычлары:
1. Татар теле курсында "Фонетика" бүлегендә хәрефләренең дөрес язылышын өстәмә чыганаклар ярдәмендә ныгыту һәм практик куллану
2. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләрен ныгыту һәм практик куллану 
3. Хаталарны орфографик сүзлекләр ярдәмендә төзәтә алу.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mavyktyrgych_grammatika.rar32.25 КБ

Предварительный просмотр:

                                               Аңлатма язуы

Эш программасы структурасы. 
"Мавыктыргыч грамматика" дигән махсус курс программасы өч өлештән: аңлатма язуыннан, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның үзләштерелергә тиешле белем-күнекмәләрдән тора. 
     
Кешене сөйләм теленең нинди булуы, нәрсә турында һәм ничек сөйләве, аларны ничек итеп язуда дөрес күрсәтүе һәрвакыт кызыксындырган.
     
Программа нигезенә орфографик кагыйдәләрне өйрәнеп, грамоталы язуга ирешү өчен кирәкле ысуллар салынган, дөрес язуны камилләштерүнең төрле юллары, фикерне иң дөрес һәм кирәкле сүзләр ярдәмендә әйтеп бирү ысуллары салынган.

      Махсус курсның төп максаты. Туган телебез – искиткеч бай, матур һәм тирән аһәңле тел. Аның бөтенлеген, байлыгын күрсәтү, язма һәм телдән сөйләм телен үстерү һәм камилләштерүгә ярдәм итү, орфографик кагыйдәләрне өйрәнеп, грамоталы язуга ирешү – бу курсның төп максатлары.


     
Программаның төп бурычлары:
1. Татар теле курсында "Фонетика" бүлегендә хәрефләренең дөрес язылышын өстәмә чыганаклар ярдәмендә ныгыту һәм практик куллану
2. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләрен ныгыту һәм практик куллану 
3. Хаталарны орфографик сүзлекләр ярдәмендә төзәтә алу.

     
Программаның билгеләнеше:
     
35 сәгатькә исәпләнгән бу программа гомуми белем бирү учреждениеләренең 3 нче сыйныф укучыларына адреслана.
      Курсның максатына ирешүдә теория белән практиканың бергә үрелеп баруы ярдәм итә. Мәктәп курсында дөрес язу күнекмәләре булдыру зур эшчәнлек сорый. Дәрестә алган белемнәр генә дөрес язуны югары дәрәрҗәгә җиткерә алмый. Шунлыктан курс шартларында каралган төрле викторина, КВН, кроссвордлар чишү, карточкалар белән эш, башваткычлар төзү һәм чишү, төрле темага иншалар язу, аларны бергәләп тикшерү курс максатына ирешү юллары санала. Гамәли күнегүләр алган белемнәрне ныгытырга һәм укучыларның теоретик материалларны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерергә ярдәм итә. Укытучы аларны үзе теләгәнчә үзгәртә дә ала.
Махсус курс программасы материалларын аңлатканда “Кызыклы грамматика”, “Уйнап укый сабыйлар”, "Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы" китапларыннан файдаланырга була. Алар “Кулланылган әдәбият исемлеге”ндә күрсәтелде. Мәктәп китапханәсендә курс программасында каралган темаларны өйрәнү өчен җитәрлек дәрәҗәдә материаль база бар. Моннан тыш компьютерлар ярдәмендә китапханәләргә чыгып, тиешле материалларны эзләү мөмкинлеге дә бар.

     

Махсус курс буенча укучылар белергә тиешле белем һәм күнекмәләр:

1. Авазлар һәм хәрефләр, аларны дөрес әйтү һәм язу.
2. Сүзләрне юлдан-юлга дөрес күчерә белү. 
3. Хаталарны орфографик сүзлекләр ярдәмендә төзәтә алу
4. Үзләштерелгән белемне гамәлдә куллана белү.
5. Язма һәм телдән сөйләм теле үстерү.

Укучыларның белем-күнекмәләре программада каралган иншалар, диктантлар, аларның төрле конкурсларда аудитория каршында чыгышлары аша тикшерелә.

Кулланылган укыту-методик комплексы

  1. Башлангыч мәктәпләр өчен татар теленнән программа. Казан, “Мәгариф”, 2010. 
  2.  Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.,  Саттаров. – Казан: “Раннур, 2000.
  3.  Татар грамматикасы. 1том, Казан, 1999.
  4. Татар теле фонетикасы Х.Х.Сәлимов, Алабуга, 1998.
  5. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яңалиф, 2006.
  6. Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр:Урта гомуми белем бирү мәкт. өчен/Ф.Ф.Харисов,   Ч.М.Харисова.-Казан:Мәгариф, 2007.
  7.  Кызыклы грамматика. Вагыйзов С.Г.
  8.  Татар теленең орфографик сүзлеге. Казан. Татарстан китап нәшрияте, 1985.
  9.  Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 том. Татарстан китап нәшрияте, Казан. 1985.
  10.  Хөсни Ф. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? – Казан: Таткитнәшр.
  11.  Юсупов Р.А. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү. – Казан: Таткитнәшр.
  12.  Уйный-уйный үсәбез. К.В.Закирова. – Казан: Мәгариф, 2005.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок путешествие: «Путешествие в страну Грамматику.»

Цель и задачи урока:   Расширить и закрепить у учащихся  знания и навыки по грамматике, убедить, что грамматика – не свод скучных и трудных правил, а увлекательная наука о знаках...

"Путешествие в страну Грамматики"

Внеклассное мероприятие проводится в рамках месячника гуманитарных наук....

Грамматика - это весело. Эффективные способы обучения грамматики английского языка в начальной школе с использованием игровых технологий.

ФФормирование у детей устойчивого интереса к изучению предмета, а также уверенности в успешном овладении им – первоочередная задача для каждого учителя. Грамматика английского языка в том виде, в кото...

Внеклассное занятие по русскому языку ««Путешествие в страну Грамматики» (занимательная грамматика) для обучающихся 3 классов

Внеклассное занятие по русскому языку««Путешествие в страну Грамматики»(занимательная грамматика)для обучающихся 3 классов, презентация...

Конспект занятия курса "Занимательная грамматика" по теме "Хорошо ли ты знаешь грамматику"

Цель: воспитывать в детях любовь к русскому языку и прививать интерес к предмету....

Конспект занятия курса "Занимательная грамматика" по теме "Дружим с грамматикой"

Цель: закрепить умения определять безударный гласный звук в слове, подбирать проверочные слова, различать проверочное и проверяемое слова....

Тест по темам «Грамматика как раздел науки о языке», «Морфология как раздел грамматики»

Тест по темам «Грамматика как раздел науки о языке», «Морфология как раздел грамматики»...