8 март бәйрәменә сценарий
материал (1 класс) на тему

Алимова Наиля Абдулхаевна

8 март бәйрәменә сценарий, 1 класс укучылары өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_mart_byrme_scenariy_1430153226_105810.docx15.1 КБ

Предварительный просмотр:

8 март бәйрәме сценарий

Кадерле әниләр,әбиләр, апалар, кунаклар! Без буген 8 март бәйрәменә

багышланган кичәгә җыелдык. Сезне бу олы бәйрәм-хатын-кызлар көне 8

 

Март  белән котлыйм. Сезгә саулык, тыныч тормыш, озын гомер, гаилә

бәхете, аяз күк йөзе, эшегездә уңышлар телим! Балаларыгыз да игелекле

булсыннар, сезне гел шатландырып кына торсыннар иде!

Ә хәзер сезгә кечкенә генә концертыбызны тәкъдим итәбез.

Керү.

Җыр” Әниемнең кочагы”

Килеп җитте 8 Март

Әниләр, бу сезнең көнегез.

Сез үстергән балалардан бүген

Кайнар котлау кабул итегез!

Әниләр, сез карагыз безгә!

Һәрбер йөздән

Елмаю һәм көлү сибелә.

Шул елмаю өчен рәхмәт сезгә

Әнигә һәм туган илемә!

Җыр “Җырым сиңа күчтәнәч”

Татар биюе(кызлар)

Кояш көлә, мин елмаям

8 нче  Март бүген

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.

Кайсын юам, кайсын җыям

Чиста булсын, ак булсын.

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен нәрсә пакъ булсын!

Җыр “Бәйрәм бүген”

Бию “Кәләпүш”(малайлар)

Частушки(кызлар)

Җыр “Мин әнигә булышам”

Айдан , кояштан  кадерле

Син  ул, әнием.

Иң  ягымлы , иң сөйкемле

Син  ул әнием.

Эшли алар киң кырларда

Заводта, төзелештә.

Куллары алтын булганга

Алдынгылар һәр эштә.

Әнием минем бик уңган

Безне карап үстергән

Безгә теләк теләгән

Яшәү өчен көч биргән.

Әни безне ярата

Ә без аны тагын да.

Бернидән дә курыкмыйбыз

Булсак әни янында.

Заманча бию(кызлар)

Җыр “Үз җырыбыз”

Җыр “Әнием”

Иң   йомшак куллар

Иң көчле иңнәр

Тик әниләрдә

Юк аңа тиңнәр.

Алар бирәләр

Иң дөрес киңәш

Алар булалар

Иң яхшы сердәш.

Тик син генә әнкәй,тик син генә

Сабый чакта мине баккансың,

Төн йокыңны бүлеп уянгансың

Юрганымны килеп япкансың.

Җыр”Бәхеттә, шатлыкта”

Шуның белән концертыбыз тәмам.

Без телибез сезгә зур бәхетләр

Күтәренке булсын күңелегез.

Озак яшәгез сез картаймыйча

Гел шатлыктан торсын гомерегез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий к 8 марта "Этот день 8 марта"

Праздник к 8 марта "Этот день 8 марта" был проведен с учащимися 1 класса. Дети рассказывали стихи, исполняли песни, делали подарки для мам своими руками и участвовали вместе с ними в конкурсах....

Сценарий праздника "8 марта - день чудесный" (март 2014 год)

Работа предназначена для использования при подготовке выступлений к 8 марта....

Внеклассное мероприятие. 8 марта-международный женский день. Сценарий. Подготовила учительначальных классов Пасынкова И. П.

Внеклассное мероприятие. 8 марта-Международный женский день. Мероприятие для родителей и детей....

8 март байрамы өсөн сценарий

8 март байрамы өсөн  концерт сценарийы...

8 марта в 1 классе Сценарий внеклассного мероприятия

8 марта в 1 классе Сценарий внеклассного мероприятия ...

Сценарий «Весенний день 8 марта» - тематический концерт, посвященный 8 марта.

Праздник 8 марта - это праздник любви и восхищения женщинами. Это день, в который принято уделять уважение своим любимым и близким женщинам - женам, матерям, сестрам и так далее.Наша жизнь большей час...

Праздник «В светлый день 8 марта!» Сценарий праздника 8 марта.

Поздравить мам , бабушек  с праздником;Способствовать воспитанию чувства уважения, благодарности, доброты к маме и бабушке;Развивать творческие способности учащихся....