Рәхмәт сиңа, Әлифба
материал (1 класс) на тему

Фахрисламова Зиля Фатиховна

Әлифба бәйрәме өчен сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rhmt_sina_lifbam.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе

Рәхмәт сиңа,

                 әлифбам!

Үткәрде: башлангыч сыйныф укытучысы Фахрисламова З.Ф.

Максат: тырышып укуның кирәклеген исбатлау, күп белергә омтылучанлыкны арттыру, китапка мәхәббәт тәрбияләү.

Материал:  әлифба китабы,  рәхмәт сүзләре язылган плакатлар, хәрефләр язылган табличкалар, шарлар.

Чара төре: кичә.

Әзерлек эше: җырлар өйрәнү, шигырьләр ятлау.  

Залга 1 нче сыйныф укучылары чыга.

           1 нче укучы

 Күтәренке күңелле,

 Бар да көләч, шат бүген!

 Күктә кояш елмая,

 Яшерә алмый шатлыгын!

           2 нче укучы

 Җырлыйсы килеп кенә

 Тора барыбызның да.

 Көтеп алган бәйрәме

 Бүген һәммәбезнең дә

 Җыр күтәрә күңелне,

 Бар да көләч, шат бүген

 Безнең Әлифба бәйрәме,

 Котлагыз безне бүген.

           Укытучы

  • Кадерле укучыларым, хөрмәтле әти - әниләр, укытучылар, кунаклар!  Бү-

ген  мәктәптә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме!

Әле 1нче  сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

      Әйе, балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр,сүзләр төзү, укырга өйрәнү бик җиңел булмады. Әмма сез тырыштыгыз, өйрәндегез.  “Тырышкан табар, ташка кадак кагар “, диләр бит безнең татар халкында. Булдырдыгыз! Бүген безнең класста һәр икегез дә укый беләсез. Сезне чын күңелдән бу җиңүегез белән котлыйм.

   Кулыбызда безнең

   Яңа Әлифба

   Менә монысы “ а “,

   Менә монысы “ ба “

   Без хәрефләрдән

   Сүзләр ясыйбыз,

   Шуннан иҗекләп,

   Укый башлыйбыз.

 Җыр башкарыла.

(Ашыгып, Шәвәли белән Белмәмеш килеп керәләр.)

Белмәмеш.   Без ялгышмадыкмы икән? Безнең Әлифба бәйрәменә ашыгуыбыз иде.

Укытучы. Нәкъ бәйрәмнең үзенә килеп кердегез. Әйдәгез, кунаклар, түрдән узыгыз.

Шәвәли, Белмәмеш. Әссәламегаләйкем, мөхтәрәм укучылар, бәйрәмегез мөбарәк булсын!

                 Шәвәли

 Мин – Шәвәли,

 Шук малай,

 Үткен малай,

 Ут малай!

 Мин бик уңган,

 Өлгер мин!

 Юк – бар белән көлдермим!

 Бик тапкыр мин!

 Җыйнак мин!

 Мин, мин,

 Мин бик тыйнак мин!

Белмәмеш. Ә мин – Белмәмеш. Исемемә карамагыз, мин сезнең хакта күп беләм. Монда иң зирәк, иң акыллы балалар җыелган, үзләре укый да, яза да беләләр дип ишеттек без, әйе бит, Шәвәли! Күп белсәгез, әйтегез әле, әлифбада ничә хәреф?

Укучы. Белмәмеш, син ачык итеп әйт әле, әлифба сүзендәме, әллә татар алфавитындамы?

Белмәмеш (иңбашларын җыерып). Менә инде тагын! Ничә хәреф беләсез  дип сорыйм ич мин!

Укучы. Әлифбадагы хәрефләрне рәттән беләбез без. Ул алфавит дип атала. Татар алфавитында 39 хәреф бар: сузыклар!

Сузыклар (бергә) Без монда!

Сузык булгач ул сузыла, җырлый ул

Тавышы көр, күпме генә җырласа да туймый ул.

Укучы. Тартыклар!

Ә тартыклар – тартыналар,

Тартыналар җырларга.

Кая анда, йомык авыздан

Бар, үзең чыгып кара!

Укучы. Тавышсыз хәрефләр!

Бу хәрефләр баш хәрефсез –

Истә тотыйк шул хакта

Шуңар алардан башланмый

Бер сүз дә язган чакта.

               1нче укучы.

 Әлифба. Әлифба,беренче битеңне

 Ачкан көн хәтердә - зур бәйрәм шикелле.

 Иң якын дустыбыз булдың син гел безнең,

 Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен.

               

              2 нче укучы

 Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде,

 Сүз төзеп укуы кызыклы, күңелле!

 Әлифба. әлифба, китәсең бит инде,

 Җыр итеп җырлыйбыз, иң соңгы битеңне.

 Җыр башкарыла.

 (Кисмә хәрефләрдән  ӘЛИФБА дип языла. )

 

               Ә хәрефе

 “Әни“ дип телем ачылган,

  Әни сөйгән, назлаган,

  Кайсыбыз соң дәфтәренә

  Ә хәрефен язмаган.

             

               Л хәрефе

   Күзләремнән яшьләр чыкты,

   Капкан идем лимонны

   Сары булгач бик тәмле дип

   Белгән идем мин аны.

               И хәрефе

   Иген үскән, биек үскән,

   Башаклары тулып пешкән!

   Комбайннар туктап тормый.

   Ашлык суга  җырлый – җырлый.

              Ф хәрефе

   Фил бүрәнә ташып йөри

    Кара урман эчендә

    Һаман тора күз алдымда,

    Күрсәм дә тик ... төшемдә.

                Б хәрефе

    Бөрлегәнем, җиләгем дип,

    Иркәли мине әни.

    Мин бит әле бик кечкенә,

    Мин бит әле бик нәни.

                А хәрефе

    А хәрефе алмада

    А хәрефе агачта

   А хәрефен яратабыз

   Өйрәнәбез иң башта.

   Җыр башкарыла.

   1 нче укучы.

   Әлифба – тормышта

   Беренче баскычым

   Син белем дөньясын

   Ачучы ачкычым.

    2 нче укучы.

    Өйрәттең син миңа

    Ватанны сөяргә,

    Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

    Мең рәхмәт дияргә.

     2 укучы бергә.

    Рәхмәт сиңа, Әлифбам,

    Хәзер мин укый беләм.

   

    Шәвәли (зур шарга күрсәтеп). Укучылар, ә бу нәрсә? Шар дисезме? Шар гына түгел бу, серле шар!  Сере аның эчендә, кем эчендәге язуны ала, ул серне дә ача!

   ( Шәвәли, укучылыр янына килеп, шарны күрсәтеп  йөри, балалар шартлата алмыйлар )

                  Шәвәли

     Әфсен, төфсен

     Шайтан үтсен,

     Җилләр иссен,

      Төтен чыксын,

      Шар серен ачсын!

( Шарны шартлата, идәнгә язу килеп төшә. )

Укытучы. Чү, укучылар, монда нәрсәдер язылган, кем укып бирә алыр икән аны?

Укучылар. Мин! Мин! Мин!

( Шардагы язуга табышмаклар язылган, укучылар укыйлар, җавапларын табалар )

 Күрешергә кулы юк,

 Сөйләшергә теле юк,

 Аның белән күрешмәгән,

 Киңәшмәгән кеше юк.

                               ( китап )

 Күрсәтергә юк кулы,

 Эндәшергә юк теле,

 Зирәклекне, тырышлыкны

 Күрсәтеп тора үзе.

                                ( “5“ ле билгесе )

 Җыр башкарыла.

 

  Укытучы. Укучылар, табышмак сүзенә кергән хәрефләрдән кем күбрәк сүзләр төзер (тактада сүзләр төзелә: башмак, башак, шыта, макта  һ. б. )

            1 нче укучы

 Әле күп укымасак та,

 “Туган тел“ не беләбез

  Бу Тукай абый бүләге,

  Кадерле җыр диябез.

 “Туган  тел“ җыры башкарыла.

            2 нче укучы.

   Дөньяда иң – иң  матур ил

            Барысы бергә

   Ул минем туган илем!

           

             3 нче укучы

    Дөньяда иң – иң  матур тел

             Барысы бергә

    Ул минем туган телем!

 Укучыларны бәйрәм белән ата – аналар, мәктәп дирекциясе, кунаклар тәбрик итә, бүләкләр тапшыралар.

  Аннан соң концерт номерлары була. Ә соңыннан балалар, кунаклар белән бергәләп, чәй табынына утыралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....