Татар теленнән тестлар
тест (3 класс) на тему

Гараева Флюса Сабитовна

Татар теленнән тестлар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tat._tele_testlar_3-4_klasslar_ochen.doc67.5 КБ
Microsoft Office document icon tatar_tele_testlar.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

    Татар теленнән

         тестлар

                             

Тест.”Исем” 3класс

1.Исем нәрсәне белдерә?        

А) предметның билгесен;        

Б) предметны;

В) предметның эшен;

2. Исем нинди сорауларга җавап бирә?

 А) кем? нәрсә? Б) нинди? кайсы? В) нишли? нишләде?

З.Исемнәрне күплек санга куеп яз.

Кавын, әкият, гөл, колын, чәнечке, шәм, ат, кәгазь.

4.Кем? соравына җавап бирүче сүзләрне бер баганага, нәрсә? соравына җавап бирүче сүзләрне икенче баганага яз. Кояш, күбәләк, эшче, балык, сатучы, балыкчы, тиен, бала, үрмәкүч, җырчы, кыз, аю, карчык.

5.        Җөмләләрне татарчага тәрҗемә итеп яз.
На озере плавают утки. Дети вышли на улицу.Папа приехал из Альметьевска.

6.Биш агач исеме яз, аларны күплек санга куй.

Тест. "Исем темасын кабатлау". I-в. 4 класс

1.Хикәяне укыгыз. Күп нокталар урынына тиешле  килеш кушымчалары куеп күчереп языгыз.

Безнең авыл Минзәлә елгасы буена утырган. Авыл... уң ягында әрәмәлек бар. Авыл... якын гына матур болын җәелеп ята. Авыл... яшелләндерү өчен агачлар утырттык.Авыл;., шәһәргә автобуслар йөри. Безнең авыл... урта мәктәп бар.

2.Көньяктан җылы җил исә, җөмләсендәге сүзләрне сүз төркеме ягыннан тикшерегез.

3. Умартачылар сүзен сүз төзелеше ягыннан тикшер.

4.Болын һәм исем сүзләрен килешләр белән төрләндер.

5. Чыгыш килешендә килгән исемнәр белән 3 җөмлә яз.

б.Дәрес һәм укытучы сүзләрен тартым белән төрләндер.

7.Түбәндәге исемнәргә күплек кушымчалары куеп яз.

 Кәгазь, мәгънә, мәкаль, бөре,фамилия, болын.

    Тест. "Исем темасын кабатлау" II-в. 4класс

 1 .Хикәяне укыгыз. Күп нокталар урынына тиешле килеш кушымчалары куеп күчереп языгыз.

Агыйдел! Ямьле Агыйдел! Агыйдел... сыек томан күтәрелә. Агыйдел... аргы як читендәге сирәк камышлык... аккош йөзә. Куаклык... түгәрәк күл бар. Шул күл... үрдәк үзенең балаларын йокы... уята. Күк... соңгы йолдызлар сүнә.

2.Кончыгышта алсу таң ата җөмләсендәге сүзләрне сүз төркеме ягыннан тикшерегез.

3. Куаклыкта сүзен сүз төзелеше ягыннан тикшер.

4.Комбайн, бәйрәм сүзләрен килешләр белән төрләндер.

5. Урын-вакыт килешендә килгән исемнәр белән 3 җөмлә яз.

б.Сыйныф һәм мәктәп сүзләрен тартым белән төрләндер.

7. Түбәндәге исемнәргә күплек кушымчалары өстәп яз.

 Галим; галәм, медаль, орден, таң, ятим, сәгать,  болын.

Тест.” Кабатлау” 3 класс  I в

1.Дэү, олы, зур; матур, чибәр, гүзәл; тырыш, эш сеючэн, эшчән; сүзләре нинди сүзләр?

а)        охшаш мәгънәле сүзләр

б)        капма-каршы мәгънәле сүзләр

в)        әйтелешләре бертөрле, мәгънәләре төрле булган
сүзләр

2.        Хаталы сүзләрне дөресләп яз.

Шигырь, сәгать, кәгаз, мәрьям, алъяпкыч, ашъяулык, яр чаллы, көнчыгыш, хәрвакыт, ашханә

3.        Китап  сүзен  күплек  санга  куеп  килешләр  белән
төрләндер.

Б.к.

И.к.

Юк.

Т.к.

Ч.к.

У.в.к.

4.        Бирелгән сүзләр арасыннан исемнәрне тап.

а)        ясый, эшли, матурлана

б)        бәхет, эш, матурлык

в)        бәхетле, эшчән, матур

5.        Бу исемнәрнең тамырын һәм кушымчасын күрсәт.
Илче, авылдаш, кискеч, матурлык,
күзлек,балалар,бакчачы, башлык

Тест.” Кабатлау” 3 класс  II в        

1.Алма-алма, тиен-тиен, басма-басма, яз-яз -сүзләре нинди сүзләр?

а)        охшаш мәгънәле сүзләр

б)        капма-каршы мәгънәле сүзләр

в)        әйтелешләре бертөрле, мәгънәләре төрле булган
сүзләр

2.        Хаталы сүзләрне дөресләп яз.

Карабодай, кульяулык, озонборын, Идель, яшель, актаныш, көнякъ, хәркем, шагыйрь җиңгел

3.        Чәчәк сүзен күплек санга куеп килешләр белән
төрләндер.

Б.к.

И.к.

Ю.к.

Т.к.

Ч.к.

У.в.к.

4.Бирелгән сүзләр арасыннан сыйфатларны табарга.

а)        яши, сулана, бозлана

б)        яшьлек, су, боз

в)        ямьле, сулы, бозлы

5. Бу исемнәрнең тамырын һәм кушымчасын күрсәт. Умартачы, якташ, яшеллек, ачкыч, җиләклек, дәреслек, мәктәпләр, эшче

           

     Тест. “Фигыль”. 3 класс

 1 Фигыль нәрсәне белдерә?

А) предметны

 Б) предметның билгесен

 В) предметның эшен, хәрәкәтен

2.        Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә?
А) кем? нәрсә?

Б) нишли? нишлиләр?

 В) нинди? кайсы?

3.        Күчереп язарга һәм барлыкта яки юклыкта килгән
фигыльләрне билгеләгез.

Бүгенге эшне иртәгә калдырма. Кыш көне арбаңны, яз көне чанаңны әзерлә. Укыдым димә, белдем диген. Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә. Яз , газиз угълым; кара тактаны сыз акбур белән! ( Г.Т.)

  1. Укы, яз, эшлә, уйна- фигыльләрен заманнарда төрләндерергә.
  2. Җөмләдә фигыльләрнең заманнарын билгеләргә.

Инде гыйнвар бетәр. Хәзер кышның соңгы ае - февраль башланыр.

Яңа гына яуган кар күзләрне камаштырды. Салкыннан битләр алсуланган. Агачларга ак челтәр кебек матур бәс кунган.

Спорт сөючеләр чаңгыда, тимераякта шуалар. Елгаларда балыкчылар балык каптыралар.

6.        Бирелгән фигыльләрне зат һәм санда төрләндерергә.
Карый, көлә, китә.

         

Тест.”Фигыль темасын кабатлау” I в.   3 класс

1.        Кайсы сүз фигыльне белдерә?

Күгәрченнәр безнең шәнәр урамнарында яшәргә күнеккәннәр.

2.        Кайсы сүзтезмэ артык?

Сандугач сайрый, табигать у яна,кошлар оча, чыпчыклар чыркылдый, , малай йоклый, тукран тукылдый

З.Кайсы фигыль бу төркемгә керми?

Эшли, уйный, ашый, йөзә,язма, утыра, юа, йөрмә.

 4.Фигыльлэрне табарга, заманын билгеләргә.

Мин эзлим кузгалак,-

Очрады тузганак!

 Башында ак бүрек,

Кечкенә туп кебек!

Тотам! дип үрелдем,

 Ул миңа иелде.

 Бүреген салды да:

 «Өзмә!»-дип ялынды.

 5. Җөмләдә ияне һәм хәбәрне табарга.

Беренче кар яуды. Аучы урманга китте. Аучы җәнлек эзли. Ул әле тиен ата, әле көртлек артыннан бара.

Тест. .”Фигыль темасын кабатлау” II в. 3 класс

1.        Кайсы суз фигыльне белдерә?

Табигатьтә җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр бер-берсеннән башка яши алмый..

  1. Кайсы сузтезмә артык?
  2. Кошлар сайрый, күгәрчен гөрли, урман шаулый, укучы укый, табигать җанлана.
  3. Кайсы фигыль бу төркемгә керми?
  4. Кайта, бара, кача, өйрәнмә, китә, килә, бирмә, сөзә.
  5. Фигыльләрне табарга, заманын билгеләргә.

Кичә генә әтием,

 Матур җимлек ясады.

Ипи турап салган идем

Кошлар килеп ашады.

5.        Җөмләдә ияне һәм хәбәрне табарга.

Ямьле яз килде. Урамнарда карлар эреде, гөрләвекләр акты.Җылы яклардан туган илләренә кошлар кайталар. Тиздән агачлар ямь -яшел яфракка төренер.

Тест. “Сыйфат”        3 класс

  1. Сыйфат нәрсәне белдерә?

      А) предметны

 Б) предметның билгесен

В) предметның эшен, хәрәкәтен

  1. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? 3 класс
  2. А) нишли? нишләде?
  3.  Б) кем? нәрсә?

 В) нинди? кайсы?

3.        Күп нокталар урынына сыйфатлар өстәп, җөмләләрне күчереп яз.

        тиен ботактан ботакка сикерә. Куак астында ... төлке посып

утыра        аю җиләк ашап йөри.Болында        чәчәкләр үсә.

Чәчәкләргә         күбәләкләр куна. Кошларның ... тавышлары

ишетелә. (хәйләкәр, йөнтәс, җитез, төрле, чуар, матур)

4.        Хаталы сүзне тап.

  1. шәһәрләр
  2. урамлар
  3. кызлар
  4. төннәр

5.Нәрсә? соравына җавап биргән сүзне тап.

  1. шагыйрь
  1. эт
  2. дәү әни
  3. табиб

6. Капма- каршы мәгънәле сүзне тап. Киң-

  1. озын
  2. биек
  3. тар
  4. кечкенә

7.  Сүзләрне татарчага тәрҗемә итеп яз. Третье марта. Сильный буран. Большое полотенце. Обед. Звонкий согласный звук. Голубое море. Дождливый день. Мамины руки.

                     

     Тест. “Сыйфат д әрәҗәләре”. 4 класс

1. Сыйфатларны укыгыз, гади дәрәҗәдәгеләрен
генә сайлап языгыз.

Көчле, сары, уйчан, татлы, сусыл, кызгылт, аксыл, аңлы, ак, яшькелт, түм-түгәрәк, иң матур, матуррак, чип-чибәр, мактаулы, сугышчан, аграк, кара, шат, акыллы, текә, тозлы, юан, кызыл.

2.Гади дәрәҗәдәге сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп, парлап языгыз.

Озын,   биек,  җылы,  түгәрәк,   ак,  зур, тәбәнәк,   кыска, кичке, кара, салкын, кечкенә, җәйге.

З.Сүзтезмэлэрне укыгыз. Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп, күчереп языгыз.

Тәмле алма. Сары яфрак. Кышкы көн. Куе сөт. Тимер көрәк. Төнге җил.

4.    Бирелгән сыйфатларны чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләренә куеп, үрнәктәгечә языгыз.

Зәңгәр.   Куе.   Сыек.   Көчле.   Биек. Караңгы.   Зур.   Сай. Кайнар. Салкын. Киң.

Үрнәк:   кайнар, кайнаррак, кап-кайнар, бик кайнар!

                                                             

  Тест. “Җөмлә” 4 класс

1. Текстны җөмләләргә бул.

Яз җитте.апрель табигатькә тагын бер гүзәллек китерде, язның беренче чәчәкләре уяна башлады.үги ана яфрагы чәчәк атты урманда умырзаялар күренде май башларында язгы яшенле яңгырлар явыл үтте, күк күкрәде.агачлар яфрак ярды,урмаң тагын да матурланды,

2.Кучереп языгыз. Ия белән хәбәрнең астына сызыгыз.

Балалар зур каен төбендә утыралар. Әйләнә-тирәдә биек юан агачлар үскән. Агам башлары арасыннан зәңгәр кук күренә. Җиргә түшәлгән сары яфраклар өстендә алтын нурлар уйнаклый. Яфракларда иртәнге чык ялтырый.

3.        Җөмләләргә иярчен кисәкләр өстәп яз.

Җил исә.   Болыт килә.   Яңгыр ява.   Гөрләвекләр ага.

 4.Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп яз.

1. таң, урман, өстендә, атты, сызылып

 2.тавышы тирә-якны, кошлар, яңгырата

 З.ететләр,керештеләр, чабарга, печән

  1. күңелле,һавада, саф,иртәнге, эшләве,нинди
  2. Тексттагы җөмләләрнең тәртибе буталган. Аларны дөресләп языгыз.

Су өсте тып-тын. Менә  инде  аларның  балык  сала торган   чиләкләре дә тул ы п ки л ә.Таҗи аларньгң барысын да чиләккә сала бара. Кармакны бер дә тик тотмыйлар. Балыклар бик яхшы чиртәләр. Балык яхшы эләккәнгә, вакыт үтүе дә тоелмый. Таҗиның әтисе баглыкларны тарта да чыгара

б.Бирелгән  сузтезмэләре   кертеп,  хикәя, сорау һәм өндәү җөмләләр төзе. Ям.ле җәй;   кара бол.т;   к.зык хикәя.



Предварительный просмотр:

Тема: Исем

  1. Нинди сүз төркеме исем дип атала?

А) Предметның  билгесен белдерә;

Б) Предметның эшен белдерә;

Предметны белдерә.

  1. Ялгызлык исеме дөрес язылганмы?

А) “Идел” журналы;

Б) Идел журналы;

В) идел журналы.

  1. Бу нинди исемнәр? Кошлар, кеше, илгә.

 А) кушма;

Б) тезмә;

В) тамыр;

Г) ясалма.

  1. Кайсы җөмләдә тартым кушымчаларына караган стилистик хата бар?

А) Алар китапханәгә киттеләр;

Б) Минем күлмәгем яңа;

В) Синеке әти килгән.

  1. күп нокталар урынына тартым кушымчаларының кайсын куяр идең?

Агач яфраклары әкрен генә чайкалалар.

А) –ым;

Б) –ың;

В) –ы.

 

  1. Исем нинди сорауларга җавап бирә?

А) нинди? Кайсы?

Б) ничә? Күпме?

В) кем? Нәрсә?

  1. Татар телендә ничә килеш бар?

А) 7;

Б) 8;

В) 6.

  1. Кайсы рәттәге исемнәр чыгыш килешендә?

А) урманга, өйгә;

Б) киемне, китапны;

    В) дәфтәрнең; урындыкның;

      Г) Бакчадан, мәктәптән.

  1. Бу исем нәрсә белән төрләнгән? Яулыгым.

А) килеш белән;

Б) тартым белән;

В) килеш һәм тартым белән.

  1. Күп нокталар урынына нинди кушымчалар куярга кирәк?

Баба… авыр гына сулап куйды.

А) кечерәйтү кушымчасы;

Б) иркәләү кушымчасы.

  1. Кайсы килешнең кушымчасы юк?

А) урын –вакыт килеше;

Б) юнәлеш килеше;

В) баш килеш.

  1. Бу сүз нәрсә белән төрләнгән? Дәфтәрне.

А) тартым белән;

Б) килеш белән.

  1. Кайсы рәттәге сүзләр күплек санда килгән?

А) ипи, балык;

Б) урамнар, гөлләр;

В) Җиләккә, урманга.

  1. Кайсы рәттәге исемнәрдә иркәләү кушымчалары бар?

А) Әбекәй, абыкай, куянкай;

Б) кошчык, шәһәрчек.

  1. Кушымча ялгау ысулы белән ясалган исемне билгелә?

А) утын;

Б) такта;

В) төзүче.

Тема: Бәйлек.

  1. Хаталы сүзне табыгыз.

  Кебек               саен

  Таба                  төсле

Белен                  өчен

Шикелле             кадер

Аша                     турында.

  1. Дөрес тәрҗемәне табыгыз. До праздника Сабантуя осталось несколько дней.

 А) Сабантуй бәйрәме ике атнадан соң була;

Б) Сабантуй бәйрәме берничә атна элек булды;

В) Сабантуй бәйрәменә кадәр берничә атан калды

Г) Сабантуй бәйрәменә бергә бардык.

  1. Кирәкле бәйлекне сайлап алыгыз.

Әлинә көн ..... бишле ала.

А) шикелле;                 в) кадәр;

Б) саен;                         г) белән.

Музейга әти..... бардым .

А) башка;                      в) бирле;

Б) белән;                        г) чаклы.

Кичке аштан .... кино карадык.

А) соң;                           в) кадәр;

Б) таба;                          г) буенча.

  1. Бу җөмләдә кайсы бәйлекне кулланып булмый?

 Мәктәпкә Айдардан ...... кеше килмәде.

А) башка;                         в) бүтән;

Б) тыш;                            г) белән.

Сыйфат.

1.Сыйфатка туры килгән билгеләмәләрне күрсәт

а) Предметны белдерә

б)Предметның билгесен белдерә

в)Предметның эшен хәрәкәтен белдерә;

г)Төрле сүз төркемнәрен алыштырып килә;

2.Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

А) кем? Нәрсә?

Б)Нинди? Кайсы? Кайда?

В?Нишли? Нишләгән?

Г) Ничә? Ничәнче?Күпме?

3.Матур сыйфатының антонимын тап.

А)Чибәр;

Б)Күркәм;

В)Ямҗсез;

Г) Гүзәл;

4.Җылы сыйфатының синонимын тап.

А) Эссе;

Б) Суык;

В) Кызу;

Г)Салкын

Фигыль.

1)Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт

а) предметның билгесен белдерә;

б)предметны белдерә

в)предметның эшен, хәрәкәтен белдерә;

г) предметның санын белдерә;

2)Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

А) Кем? Нәрсә?

Б) Нишли? Нишләде?

В) Нинди? Кайсы?

Г) Ничә? Ничәнче?күпме?

3)Укы  фигыленең юклык төре   нинди кушымча ялганып ясала?

А) –ма;

Б) –мә;

В) –ми;

Г) –мый;

4. Җырладым фигыле нинди заманда?

А) хәзерге заман;

Б) үткән заман;

В)киләчәк заман;

5)Киләбез фигыле ничәнче затта?

А) 1 зат;

Б) 2 зат;

В) 3 зат;

Авазлар һәм хәрефләр.

  1. Татар алфавитында ничә хәреф бар?

 А) 39.

 Б) 40.

 В) 33.

  1. Артык хәрефне табып астына сызыгыз:

 Ә, У, Ө, О, И, Й, Ы.

  1. Кайсы сүздә хәрефләргә караганда авазлар күбрәк?

    А) Ялкын

    Б) Кыш.

     В) Яшь

  1. Бер генә иҗектән торган сүзне табыгыз?

    А) Кояш.

    Б) Җәй.

    В) Җәя.

  1. Нечкә әйтелешне сүзне табыгыз:

 А) Көзге.

Б) Каз.

В) Яңгыр.  

  1. Кайсы сүздә Ъ (аеру билгесе) бар?

А) ашъяулык.

Б) Аръяк.

В) Вәгъдә.

  1. Кайсы сүздә Ь (аеру билгесе) бар?

А) Ямьле.

Б) Көньяк.     В) Сәгать.

Сүз.

  1. Тамыр сүзне табыгыз:

А) Элгеч.

Б) Башлык.

В) Күз.

  1. Тамырдаш сүзләр нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

А) Килеш кушымчалары ярдәмендә.

Б) Сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә.

В) Күплек кушымчалар ярдәмендә.

  1. Тамырдаш сүзләрне табыгыз:

А) Тозлы, тоз, тозлый.

Б) Сүз, сүзне, сүзләр.

В) Ташчы, ташчыга, ташчыдан.

4.Матур сүзенә антоним табыгыз:

А) Тырыш.

Б) Чибәр.

В) Эшчән.

  1. Саран сүзенә антоним табыгыз:

А) Юмарт.

Б) Шаян.

В) Усал.

  1. Нинди сүзләр сызыкча аша языла?

А) Тезмә сүзләр.

Б) Кушма сүзләр.

В) Парлы сүзләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән тестлар 3-4 класс.

Татар теленнән тестлар "Исем","Сыйфат", "Фигыль" темаларын үткәннән соң укучыларның белемнәрен тикшерү өчен үткәрелә....

Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән  минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару  отышлы.      Хәзерге вакытта, минем фикерем...

Татар теленнән тестлар

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән тестлар...

Татар теленнән тестлар

1. Исем нәрсәне белдерә?          А)предметның билгесенБ) билгенең билгесенВ) предметны2. Кем? соравы кайсы очракта бирелә?    ...

Татар теленнән тестлар

Тестлар кыска вакыт эчендә укучыларның белемен тикшерүдә, теманы үзләштерүне тикшерүдә уңайлы һәм отышлы ысулларның берсе. Алар укучыларның белемнәрен системага салырга, материалны үзләштерү дәрәҗәсен...

Татар теленнән тестлар.

Ел ахырында укучылыларның татар теленнән  алган белемнәрен тикшерү өчен....

Татар теленнән тестлар. УМК "Перспектив башлангыч мәктәп".

Тестлар-  кыска вакыт эчендә  укучының белем күнекмәләрен тикшерүдә, теманы үзләштерүне тикшерүдә отышлы һәм уңайлы ысулларның берсе. Алар укучыларның белемнәрен системага салырга, материалн...