Татар теленнән тематик план (4 нче сыйныф ). Авторы : Җамалетдинова З.И.
календарно-тематическое планирование (4 класс) на тему

Лилия Фанавилевна Гизатуллина

Аңлатма язуы

Милли мәктәптә укыту-тәрбияләү процессын оештыру укытыла торган фәннәр системасына нигезләнгән. Аларны үзләштерүче укучылар хәзерге белем бирү нигезләрен өйрәнәләр, шулай ук тиешле дәрәҗәдәге психик үсешкә ия булалар.

Укытыла торган фәннең үзәге булып программа тора. Ә программа — үзләштерергә тиешле белем һәм куллана белү тасвирламасы. Аның буенча укыту сроклары һәм уку про­цессының башка моментлары билгеләнә. Программага карап билгеле бер типтагы фикерләү проектлаша. Ә фикерләү тибы тәкъдим ителгән уку материалын үзләштергәндә формалаша. Шуңа күрә программа төзү мәсьәләсе методик тәрбия систе­масында тамырдан һәм комплекслы программа итеп кара­лырга тиеш.

Бу программа психология фәннәре докторы Ә. 3. Рәхимовның психодидактика фәнни концепциясенең иҗади үсеш тех­нологиясенә нигезләнеп язылды һәм А. Ш. Нурмөхәммәтованың әлифба дәреслегенең дәвамы күздә тотылды. Программа үсешне булдырып укыту өчен әһәмиятле булган мәсьәләне хәл итүгә юнәлдерелгән.

Татар теле курсының бурычы — аңлап һәм дөрес укырга, сөйләргә, грамоталы язарга һәм китап белән эшләргә өйрәтү.

Балаларны укырга-язарга өйрәтү уку елының I—III чирекләрендә тәмамлана. Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә карап, әлеге чорны 10—15 көнгә элегрәк тә төгәлләргә мөмкин. Бу вакыт эчендә балалар фонемаларны дөрес ишетергә, укырга, язарга һәм сөйләргә өйрәтелгән була. Ә инде иҗади үсеш технологиясендә эшләгәндә укучыларда уку эшчәнлеге дә бу чорга формалаша башлый, чөнки бала бу этапта инде эзләнүче позициясенә баскан була.

Беренче сыйныфтан ук балаларны дөрес язуның гомуми принцибын үзуку эшчәнлекләре нигезендә ачу дәрәҗәсенә җиткерү өчен, язарга өйрәтүдә авазлар системасын өйрәнүне салу урынлы. Дөрес язарга өйрәтү фонематик принципка корылган, шуңа күрә укыту процессында сүзне эзләү, атау Функциясен ачыклау һәм сөйләмнән сүзне аерып алу ысулын | кертү мөһим момент булып тора.                 

Сүзнең аваз формасын күрсәтү, аваз төзелешенең моделен бирү, иҗек төзү функциясен үзләштерү сүзне хәрефләр белән дөрес язу ысулын ачыклауга китерә. Монда инде орфограмма төшенчәсе кертелә.

Грамотага өйрәтү чорында ук [о], [ө], [э], [ү] авазларының хәрефләр белән тамгалану үзенчәлекләрен үзләштерәләр. [й] авазын хәрефләр белән билгеләү шартларын, ъ һәм ь хәрефләренең эшләрен күзәтәләр.

Традицион методикадан аермалы буларак, ь хәрефе иң элек я, ю хәрефләренең дөрес укылышын күрсәтүче буларак кертелә.

[к], [г], [ң], [г] авазларыннан алда [ң] авазы килгән очрак­лар карала.

[в], [w], [һ] авазларын өйрәнүдә зур эш башкарыла.

1 нче һәм 3 нче сыйныфның беренче яртыеллыгында фоне­тика тирәнтен өйрәтелә, катлауландырыла. Өченче сый­ныфның икенче яртыеллыгында һәм дүртенче сыйныфта орфограммаларны кабатлау системалы рәвештә күнегүләргә кертелә. Күнегүләр фонетика, грамматика белән тыгыз бәйләнештә өйрәнелергә тиеш дигән принциптан чыгып төзелә. Грамматик формаларны өйрәнү, грамматиканы белү өчен генә булмыйча, ә шул формаларны сөйләмдә дөрес куллану, дөрес әйтү һәм дөрес язу максатларын берләштерүне күздә тота. Монда сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү сү:з төркемнәренең төрләнешенә, кушымчалар язылышының морфологик принципка нигезләнүенә бәйле.

Программада сүз лексик һәм грамматик планда карала, сүзлек эше аеруча зур урын алып тора. Һәр дәрестә 1-2 яңа сүз бирелә, 10 дәрес үткәннән соң ул сүзләрне үзләштерү дәрәҗәсен тикшерергә мөмкин. Сүзлек өстендә эш планлы һәм системалы үткәндә генә аның нәтиҗәсе күренә.

Грамоталы язуның тагын бер өлеше булып сүз төзелешен ныклы үзләштерү тора. Сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын билгеләү ысулы «Сүз төркемнәре» кебек зур теманы аңлап үзләштерүгә нык булышачак.

4 нче сыйныфта өйрәнелгән материалны ныгыту һәм бәйләнешле сөйләм

телен үстерү дәресләренә зур урын бирелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhamaletdinova_4.docx40.17 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы

предмет

метапредмет

шәхси

план

факт

1

3нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. Сүз, сүзтезмә, җөмлә төшенчәләре      

Төркемнәрдә, парларда эшләү, мөстәкыйль эшләү. Сүз, сүзтезмә , җөмлә төшенчәсен искә төшерү.

3нче сыйныфта үтелгән материалны ныгыту, күнекмәләр формалаштыру.

Телнең төп аралашу чарасы булуын, дөрес, хатасыз һәм грамоталы язу кешенең гомуми культурасы күрсәткече булуын аңлау

2

Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнеше

Сүзтезмәдә сүзләр бәйләнешен ачыклау, иярүче. ияртүче сүзләрне билгеләү.

Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү, сүзтезмәләрне аеру.

Туган илгә горурлану хисләре формалаштыру

3

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре белән танышу.

Җөмләнең  баш  һәм иярчен  кисәкләрен тану.

Үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру

4

Җөмләдә ия һәм хәбәрне табу

Җөмләдә ия һәм хәбәрне аерып табу ысулын чыгару.

Җөмләдә баш кисәкләрне таба белү.

Укуга карата кызыксыну уяту

5

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр белән таныштыру.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аеру. Җыйнак җөмләләрне җәенкеләндерә белү.

Татар теленә кызыксыну уяту

6

Контроль диктант

Кереш контроль диктант язу. Белемнәрне тикшерү.

Грамоталы итеп язу күнекмәсе булдыру.

Татар теленә омтылыш уяту

7

Хаталар өстендә эш. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч.

Хаталарны төзәтү. Аергыч турында төшенчә бирү.

Дөрес язу күнекмәләре формалаштыру. Җөмләдә аергычны тану.

Татар теленә мәхәббхт хисләре тәрбияләү

8

  Җөмләдә аергычны табу.

  Җөмләдә аергычны табу күнекмәсен ныгытуга күнегүләр эшләү.

Җөмләдә аергычны табу күнекмәсен үстерү..

Ана телен өйрәнүгә кызыксыну уяту

9

Тәмамлык.

Тәмамлык турында төшенчә бирү.

Җөмләдә тәмамлыкны тану.

Ана теленә омтылыш уяту

10

Җөмләдә тәмамлыкны табу

  Җөмләдә тәмамлыкны  табу күнекмәсен ныгытуга күнегүләр эшләү..

Җөмләдә тәмамлыкны табу күнекмәсен үстерү

Татар теленә ярату хисләре тәрбияләү

11

Хәл.

Хәл  турында төшенчә бирү

Җөмләдә хәлне тану.

Укучыларны татар телендә аралашырга өйрәтү

12-14

Җөмләдә хәлләрне табу.

  Җөмләдә хәлләрне  табу күнекмәсен ныгытуга күнегүләр эшләү.

Җөмләдә хәлне таба белү.

Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру

15-16

Җөмләнең иярчен кисәкләре турында өйрәнгәннәрне ныгыту.

Җөмләнең иярчен кисәкләре турында өйрәнгәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү. Күнекмәләр   формалаштыру.

Җөмләнең иярчен кисәкләрен аерып таный белү.

Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү

17

Контроль  күчереп язу.

Бирелгән текстны күчереп язу.

Грамоталы итеп күчереп яза белү.

Телнең төп аралашу чарасы булуын, дөрес, хатасых һәм грамоталы язу кешенең гомуми культурасы күрсәткече булуын аңлау

18-19

Җөмлә кисәкләренең сүз төркемнәре белән белдерелүе.

Һәр җөмлә кисәгенең нинди сүз төркеме белән белдерелүен ачыклауга күнегүләр эшләү. Күнекмәләр формалаштыру.

Һәр җөмлә кисәгенең нинди сүз төркеме белән белдерелүен ачыклый белү.

Туган илгә горурлану хисләре формалаштыру

20

Җөмлә кисәкләре турында өйрәнгәннәрне ныгыту.

Җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан  тикшерүгә күнегүләр эшләү.

Җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерә белү.

Үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру

21

Рәсем буенча хикәя язу.

Рәсем буенча фикер алышу, план төзү, мөстәкыйль  рәвештә хикәя язу.

Рәсемдә чагылдырылган күренешне грамоталы итеп язмача ачып бирү күнекмәсе булу.

Укуга карата кызыксыну уяту

22

Контроль эш .

Биремнәрне үтәү.  Җөмлә ,җөмлә кисәкләре,сүзтезмәдә сүзләр бәйләнешен үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.,.

Биремнәрне мөстәкыйль  эшли белү.

Татар теленә кызыксыну уяту

23

Контроль эшкә анализ һәм хаталар өстендә эшләү.

Хаталарны төзәтү.Күнегүләр эшләү.

Күнекмәләрнең  формалашуы.

Татар теленә омтылыш уяту

24

Грамматик биремле диктант.

Диктант язу.Грамматик биремнәрне эшләү.Алган белемнәрнең дәрәҗәсен, грамоталы язу күнекмәсен тикшерү.

Алган белемнәрнең үзләштерү дәрәҗәсен , грамоталы язу  күнекмәсе булу.

Татар теленә мәхәббхт хисләре тәрбияләү

25

Хаталар өстендә эш.

Хаталарны төзәтү.Күнегүләр эшләү.

Күнекмәләр формалаштыру

Ана телен өйрәнүгә кызыксыну уяту

26-27

Җөмлә кисәкләре турындагы белемнәрне ныгыту.

Күнегүләр эшләү.

Күнекмәләр формалаштыру.

Ана теленә омтылыш уяту

28

Баш килешнең иялек һәм төшем килешләренә синоним булу очраклары.

Баш килешнең иялек һәм төшем килешләренә синоним булу очракларын үзләштерүгә күнегүләр эшләү.

Баш килешнең иялек һәм төшем килешләренә синоним булу очракларын күрә белү..

Татар теленә ярату хисләре тәрбияләү

29

Күнекмәләр булдыру.

Баш килешнең иялек һәм төшем килешләренә синоним булу очракларын гамәлдә тану күнекмәсен үстерү..

Баш килешнең иялек һәм төшем килешләренә синоним булу очракларын гамәлдә таный белү.

Укучыларны татар телендә аралашырга өйрәтү

3-

Җөмлә кисәкләренең сүзтезмә белән белдерелүе.

Җөмлә кисәкләренең сүзтезмә белән белдерелгән очракларын үзләштерүгә күнегүләр эшләү.

Җөмлә кисәкләренең сүзтезмә белән белдерелгән очрагын тану.

Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру

31

Ия дә, хәбәр дә исем белән белдерелгәндә ,алар арасында сызык кую.

Ия дә, хәбәр дә исем белән белдерелгәндә ,алар арасында сызык куелу очрагын үзләштерүгә күнегүләр эшләү..

Ия дә, хәбәр дә исем белән белдерелгәндә ,алар арасында сызык куя  белү.

Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү

32

Ия һәм хәбәр арасына сызык кую.

Ия дә, хәбәр дә исем белән белдерелгәндә, алар арасында сызык куелу очрагын үзләштерүне ныгыту.

Ия дә, хәбәр дә исем белән белдерелгәндә , алар арасында сызык куя  белү күнекмәсе булу.

Телнең төп аралашу чарасы булуын, дөрес, хатасых һәм грамоталы язу кешенең гомуми культурасы күрсәткече булуын аңлау

33

Изложение.

Изложение язу.

Изложение язу күнекмәсе булу.

Туган илгә горурлану хисләре формалаштыру

34

Грамматик биремле диктант

Контроль диктант язу.

Грамоталы итеп яза белү.

Үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру

35

Хаталар өстендә эш.

Хаталарны төзәтү. Күнегүләр эшләү.

Күнекмәләр формалаштыру.

Укуга карата кызыксыну уяту

36

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.

Җөмләнең тиңдәш  кисәкләре белән танышу..

Тиңдәш кисәкләрне таба  белү.

Татар теленә кызыксыну уяту

37

Тиңдәш кисәкләр арасында тыныш билгеләре. Теркәгечсез тиңдәш кисәкләр.

Җөмләдә теркәгечсез тиңдәш кисәкләрне үзләштерүгә күнегүләр  эшләү.

Теркәгечсез тиңдәш  кисәкләр арасына  тыныш билгеләре  куя белү.

Татар теленә омтылыш уяту

38-39

Теркәгечле тиңдәш кисәкләр: һәм, ләкин, тик, я, яки теркәгечләре.

Теркәгечләр белән танышу.Теркәгечле тиңдәш кисәкләр арасында тыныш билгеләрен үзләштерү.

Теркәгечле тиңдәш  кисәкләр арасына тыныш билгеләре  куя белү.

Татар теленә мәхәббхт хисләре тәрбияләү

40-41

Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне табу  ысулы

Җөмләдә  тиңдәш кисәкләрне  табу ысулын  карау.

Җөмләдә  тиңдәш кисәкләрне табу белү.

Ана телен өйрәнүгә кызыксыну уяту

42

Аңлатмалы диктант

Тиңдәш кисәкләрне җөмләдә  тану, аңлату күнекмәсен тикшерү.

Тиңдәш кисәкләрне җөмләдә  тану, аңлату күнекмәсе булу.

Ана теленә омтылыш уяту

43

«Кышкы урман»  темасына сочинение  язу.

Бирелгән  темага сочинение  язу

Бирелгән темага сочинение яза белү.

Татар теленә ярату хисләре тәрбияләү

44

Хаталар өстендә  эш. Текст,  тема, план.

Язма  эшкә  анализ.  Текст турында  искә төшерү,  тема, план  белән танышу.

Текст  турында белү,  аның темасын,  төп фикерен  аера белү.

Укучыларны татар телендә аралашырга өйрәтү

45

Хикәяләү,  тасвирлау,    фикер  йөртү характерындагы   текстларны аеру,  сөйләмдә куллану.

Хикәяләү,  тасвирлау, фикер йөртү характерындагы текстлар  белән танышу;  аларны аеру,  сөйләмдә куллану.

Текстның  төрләрен   аера белү.

Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру

46

Контроль изложение.

Бирелгән  текстның эчтәлеген  язу.

Бирелгән  текстның эчтәлеген  язма бирә   белү.  

Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү

47

Грамматик биремле диктант

Контроль  диктант язу. Грамоталы  язу   күнекмәсен тикшерү.

Грамоталы  яза белү.

Телнең төп аралашу чарасы булуын, дөрес, хатасых һәм грамоталы язу кешенең гомуми культурасы күрсәткече булуын аңлау

48

Хаталар өстендә эш.

Хаталарны төзәтү. Күнегүләр эшләү.

Күнекмәләр формалаштыру.

Туган илгә горурлану хисләре формалаштыру

49

Сүз төркемнәре (Гомуми төшенчә).

Сүз төркемнәре турында белемнәрне   искә төшерү.  

Сүз  төркемнәрен белү.

Үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру

50-51

Исем.  Ялгызлык исемнең уртаклык исемгә әверелүе.

Ялгызлык исемнәргә –лы, -ле, -чы, -че кушымчалары ялганып, уртаклык  исемнәр  ясалуны үзләштерү. Күнекмәләр формалаштыру.

-лы, -ле, -чы, -че кушымчалары ярдәмендә ясалган исемнәрне  дөрес яза  белү.

Укуга карата кызыксыну уяту

52-54

Исемнәрнең лексик   һәм грамматик  мәгънәләре.

Исемнәрнең  лексик, грамматик мәгънәләре турында  төшенчә бирү.  Күнекмәләр булдыру.

Исемнәрнең лексик  һәм грамматик мәгънәләрен  аера һәм  аңлата  белү.

Татар теленә кызыксыну уяту

55

Грамматик биремле диктант

Исем темасы буенча белемнәрне тикшерү.

Исемнәрне  дөрес яза  белү.

Татар теленә омтылыш уяту

56

«Яз»темасын эченә  алган рәсем буенча сочинение.

Рәсем буенча сочинение язу күнекмәсен үстерү.  Исем турында белемнәрне ныгыту.

Рәсем  буенча сочинение  яза белү.

Татар теленә мәхәббхт хисләре тәрбияләү

57

Контроль  эш .

Исем темасы буенча белемнәрне тикшерү.

Исемнәрне дөрес яза , аларның лексик  һәм грамматик  мәгънәләрен аңлата  белү.

Ана телен өйрәнүгә кызыксыну уяту

58

Хаталар өстендә  эш.Сыйфат.

Хаталарны  төзәтү . Сыйфатның  сөйләмдәге  ролен   ачыклау. Җөмләдә сыйфатны  тануга күнегүләр  эшләү.

Сыйфатларны  сөйләмдә дөрес куллана,  җөмләдә таба  белү.

Ана теленә омтылыш уяту

59-60

Сыйфатларның лексик мәгънәләре.

Сыйфатларның лексик мәгънәләрен ачыклау. Күнекмәләр формалаштыру.

Сыйфатларның лексик мәгънәләрен аңлата  белү.

Татар теленә ярату хисләре тәрбияләү

61-63

Сыйфатларның  исем мәгънәсендә  кулланылу очраклары.

Сыйфатларның  исем мәгънәсендә  кулланылу очракларын  үзләштерү. Күнекмәләр формалаштыру.

Сыйфатларның  исем  мәгънәсендә  кулланылу очрагын  таный белү.

Укучыларны татар телендә аралашырга өйрәтү

64

Иҗади  диктант.

Иҗади    диктант язу  күнекмәсен үстерү..

Бирелгән сүзтезмәләр белән җөмләләр төзи һәм  дөрес  яза белү.

Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру

65

Кыргый хайваннарга характеристика язу.

Характеристика язу  тәртибе белән таныштыру.

Кыргый хайваннарга характеристика  бирү  схемасын белү.

Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү

66

Грамматик биремле диктант

Хатасыз  язу күнекмәсен ,сыйфат  темасын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

Грамоталы  яза белү.

Телнең төп аралашу чарасы булуын, дөрес, хатасых һәм грамоталы язу кешенең гомуми культурасы күрсәткече булуын аңлау

67

Хаталар өстендә эш.

Хаталарны төзәтү. Күнегүләр эшләү.

Күнекмәләр формалаштыру.

Туган илгә горурлану хисләре формалаштыру

68

Зат алмашлыклары.

Зат алмашлыклары турында белемнәрен  искә төшерү..

Зат алмашлыкларын тану.

Үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру

69-70

Алмашлыкларның  җөмләдәге һәм  текстагы роле.

Алмашлыкларның  җөмләдәге  һәм  текстагы  ролен ачыклау.    

Алмашлыкларның  җөмләдәге  һәм  текстагы  ролен  билгели, дөрес куллана  белү.  

Укуга карата кызыксыну уяту

71-72

Текст белән эшләү.     Текста алмашлыкларны  дөрес куллану.

Текста кабатланып килгән  исемнәр урынына  - алмашлык, алмашлыклар урынына  исем куллану күнекмәсен камилләштерү.

Текста кабатланып килгән  исемнәр урынына  - алмашлык, алмашлыклар урынына  исем куллана  белү.

Татар теленә кызыксыну уяту

73

«Минем гаиләм» темасына сочинение   язу.

Тема буенча

сочинение язу күнекмәсен үстерү.  Алмашлыклар турында белемнәрне ныгыту.

Тема  буенча сочинение  яза белү.

Татар теленә омтылыш уяту

74

Контроль  күчереп язу.

Бирелгән текстны күчереп язу.

Грамоталы итеп күчереп яза белү.

Татар теленә мәхәббхт хисләре тәрбияләү

75

Контроль изложение.

Бирелгән  текстның эчтәлеген  язу.Алмашлыкларны  дөрес куллану.

Бирелгән  текстның эчтәлеген  язма бирә   белү.  

Ана телен өйрәнүгә кызыксыну уяту

76

Хаталар өстендә эш.

Хаталарны төзәтү. Күнегүләр эшләү.

Күнекмәләр формалаштыру.

Ана теленә омтылыш уяту

77

«Зат алмашлыклары »  темасын ныгыту.

«Зат алмашлыклары »  темасын ныгытуга күнегүләр эшләү.

Алмашлыкларның  җөмләдәге  һәм  текстагы  ролен  билгели, дөрес куллана  белү.  

Татар теленә ярату хисләре тәрбияләү

78

Фигыль. Фигыльнең күпмәгънәлелеге

Фигыль  турында белемнәрен   искә төшерү, фигыльнең  күпмәгънәлелеге төшенчәсен бирү.

. Фигыльнең күпмәгънәлелеге турында белү.

Укучыларны татар телендә аралашырга өйрәтү

79

 Фигыльләрнең туры  һәм күчерелмә мәгънәләре.

 Фигыльләрнең туры  һәм күчерелмә мәгънәләрен аерырга  өйрәтү.

 Сөйләмдә фигыльләрне туры  һәм күчерелмә мәгънәдә  куллана белү.

Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру

80

Фигыльнең җөмләдә  хәбәр булып  килүе.

Фигыльнең җөмләдә  гадәттә  хәбәр  булып  килү  үзенчәлеген. үзләштерү.

Фигыльнең җөмләдә  хәбәр булып  килүен тану.

Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү

81

Синоним һәм антоним фигыльләр.

Синоним һәм антоним фигыльләрне сөйләмдә  куллана  белергә өйрәтү..

Синоним һәм антоним фигыльләрне сөйләмдә  куллана  белү.

Телнең төп аралашу чарасы булуын, дөрес, хатасых һәм грамоталы язу кешенең гомуми культурасы күрсәткече булуын аңлау

82-83

Фигыльләрнең ясалышы.

Фигыльләрнең ясалышына карап, төркемнәргә бүленешен үзләштерү.

Фигыльләрнең  төркемнәрен белү.

Туган илгә горурлану хисләре формалаштыру

84

И.И.Шишкинның  «Имән урманында яңгыр» картинасы буенча сочинение.

Картина буенча сочинение  язу күнекмәсен үстерү.  Фигыль турында белемнәрне ныгыту.

Рәсем  буенча сочинение  яза белү.

Үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру

85

Фигыль турында кабатлау.

Фигыль турында  белемнәрен гомумиләштерү.

Фигыль турында белү.

Укуга карата кызыксыну уяту

86

Грамматик биремле диктант

Хатасыз    язу күнекмәсен ,фигыль  темасын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

Грамоталы  яза белү.

Татар теленә кызыксыну уяту

87

Хаталар өстендә эш.

Хаталарны төзәтү. Күнегүләр эшләү.

Күнекмәләр формалаштыру.

Татар теленә омтылыш уяту

88

Рәвеш.

Рәвеш турында төшенчә бирү.

Җөмләдә рәвешләрне тану.

Татар теленә мәхәббхт хисләре тәрбияләү

89

Рәвешләрнең җөмләдәге роле.

Рәвешләрнең  нинди  җөмлә кисәге  булып килүен  ачыклау күнекмәсен формалаштыру.

Рәвеш турында белү.

Ана телен өйрәнүгә кызыксыну уяту

90-91

Рәвешләрнең сөйләмдәге роле.

Рәвешне сөйләмдә  дөрес куллана  белү , җөмләдә, текстта тану  күнекмәсен үстерү.

Рәвешне сөйләмдә  дөрес куллана  белү , җөмләдә, текстта тану. .

Ана теленә омтылыш уяту

92

Рәвеш турындагы белемнәрне ныгыту.

Күнегүләр эшләү.  Күнекмәләр формалаштыру.

Сөйләмдә актив кулланышлы рәвешләрне дөрес язу һәм сөйләмдә куллана белү.

Татар теленә ярату хисләре тәрбияләү

93

«Минем әни» темасына сочинение .

Тема буенча

сочинение язу күнекмәсен үстерү.  Рәвеш турында белемнәрне ныгыту.

Бирелгән  теманы тулы  итеп  ача белү.  

Укучыларны татар телендә аралашырга өйрәтү

94

Контроль диктант.

1-4 сыйныфларда үзләштерелгән белем  дәрәҗәсен тикшерү.

Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру

95

Хаталар өстендә эш.

Хаталарны төзәтү. Күнегүләр эшләү.

Күнекмәләр формалаштыру.

Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү

96-97

Кабатлау. Текст.Сүз төзелеше.

Татар теле курсы буенча белемнәрне төрле юнәлештә куллана белү күнекмәсен үстерү,ныгыту.

Татар теле курсы буенча белемнәрне төрле юнәлештә куллана белү .

Ана теленә омтылыш уяту

98

Кабатлау   . Аваз,  хәреф, фонетик анализ.

Сүзгә тулы фонетик анализ ясау күнекмәсен үстерү.

Сүзгә тулы фонетик анализ ясый белү.

Татар теленә ярату хисләре тәрбияләү

99-102

Сүз төркемнәрен кабатлау.

Сүз төркемнәре турында белемнәрне ныгыту.

Татар теле курсы буенча белемнәрне төрле юнәлештә куллана белү .

Укучыларны татар телендә аралашырга өйрәтү

Тематик план түбәндәге  ярдәмлекләр нигезендә төзелде:

Татар мәктәпләре өчен программалар”. Дүртьеллык башлангыч татар мәктәпләре өчен үстерелешле укыту программалары. Казан. “Мәгариф” нәшрияты.

Дәреслек: Татар теле: Татар телендә баш. гомуми белем бирү мәкт. 4 с-ф өчен дәреслек/ З.И.Җамалетдинова.-Казан: Мәгариф, 2010.-151 бит:  рәс. б-н

Өстәмә әдәбият (дидактик материаллар): 

1-3 нче сыйныфларда изложениеләр  М.Х.Хәсәнов  Казан

Диктантлар җыентыгы 1-3 нче класслар өчен М.Х.Хәсәнова       Казан

Методика обучения татарскому произношению Ч.М.Харисов   Казань

1-3 сыйныфлар өчен язма эшләр җыентыгы Х.И.Шафигуллина Казан

1-4 с. диктантлар җыентыгы М.Х.ХәсәноваЛ.И.Галиева Казан

Диктантлар З.Н.Хабибуллина Казан

Диктантлар, изложен Н.В.Максимов Казан

Татар теленнән диктантлар М.Х.Хәсәнова Казан

Татар теленннән мөстәкыйль эшләр 4 кл. Ф. С. Фасеев Казан

Кызыклы грамматика С.Г.Вагыйзов Казан

Башлангыч сыйныф. өчен тат. теленн. дид матер. А.И.Газизова К

4 сыйныфны тәмамлаганда, укучылар белергә тиеш:

сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымча, ясагач һәм төрләндергеч кушымча һәм парлы сүзләр;

сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, алмашлык, рәвеш, кисәкчә;

җөмләнең баш кисәкләре һәм иярчен кисәкләре;

җөмлә кисәкләренең тиңдәшләнеп килүе.

Укучылар башкара алырга тиешләр:

сүзләрдәге орфограммаларны таба һәм аларның язылышын кагыйдәләргә нигезләнеп аңлата белергә;

үтелгән орфограммалар кергән 75-80 сүзле текстны хатасыз һхм каллиграфик итеп күчереп һәм ишетеп, тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен дөрес куеп язарга;

сүзгә тулы фонетик анализ ясарга;

сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерергә;

сүзләрне сүз төркеме булу ягыннан тикшерергә;

хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстларны аера белергә.

Татар мәктәпләре өчен татар теленнән программа (1-4 сыйныф)

                                                           

Аңлатма язуы

Милли мәктәптә укыту-тәрбияләү процессын оештыру укытыла торган фәннәр системасына нигезләнгән. Аларны үзләштерүче укучылар хәзерге белем бирү нигезләрен өйрәнәләр, шулай ук тиешле дәрәҗәдәге психик үсешкә ия булалар.

Укытыла торган фәннең үзәге булып программа тора. Ә программа — үзләштерергә тиешле белем һәм куллана белү тасвирламасы. Аның буенча укыту сроклары һәм уку процессының башка моментлары билгеләнә. Программага карап билгеле бер типтагы фикерләү проектлаша. Ә фикерләү тибы тәкъдим ителгән уку материалын үзләштергәндә формалаша. Шуңа күрә программа төзү мәсьәләсе методик тәрбия системасында тамырдан һәм комплекслы программа итеп каралырга тиеш.

Бу программа психология фәннәре докторы Ә. 3. Рәхимовның психодидактика фәнни концепциясенең иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп язылды һәм А. Ш. Нурмөхәммәтованың әлифба дәреслегенең дәвамы күздә тотылды. Программа үсешне булдырып укыту өчен әһәмиятле булган мәсьәләне хәл итүгә юнәлдерелгән.

Татар теле курсының бурычы — аңлап һәм дөрес укырга, сөйләргә, грамоталы язарга һәм китап белән эшләргә өйрәтү.

Балаларны укырга-язарга өйрәтү уку елының I—III чирекләрендә тәмамлана. Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә карап, әлеге чорны 10—15 көнгә элегрәк тә төгәлләргә мөмкин. Бу вакыт эчендә балалар фонемаларны дөрес ишетергә, укырга, язарга һәм сөйләргә өйрәтелгән була. Ә инде иҗади үсеш технологиясендә эшләгәндә укучыларда уку эшчәнлеге дә бу чорга формалаша башлый, чөнки бала бу этапта инде эзләнүче позициясенә баскан була.

Беренче сыйныфтан ук балаларны дөрес язуның гомуми принцибын үзуку эшчәнлекләре нигезендә ачу дәрәҗәсенә җиткерү өчен, язарга өйрәтүдә авазлар системасын өйрәнүне салу урынлы. Дөрес язарга өйрәтү фонематик принципка корылган, шуңа күрә укыту процессында сүзне эзләү, атау Функциясен ачыклау һәм сөйләмнән сүзне аерып алу ысулын | кертү мөһим момент булып тора.                

Сүзнең аваз формасын күрсәтү, аваз төзелешенең моделен бирү, иҗек төзү функциясен үзләштерү сүзне хәрефләр белән дөрес язу ысулын ачыклауга китерә. Монда инде орфограмма төшенчәсе кертелә.

Грамотага өйрәтү чорында ук [о], [ө], [э], [ү] авазларының хәрефләр белән тамгалану үзенчәлекләрен үзләштерәләр. [й] авазын хәрефләр белән билгеләү шартларын, ъ һәм ь хәрефләренең эшләрен күзәтәләр.

Традицион методикадан аермалы буларак, ь хәрефе иң элек я, ю хәрефләренең дөрес укылышын күрсәтүче буларак кертелә.

[к], [г], [ң], [г] авазларыннан алда [ң] авазы килгән очраклар карала.

[в], [w], [һ] авазларын өйрәнүдә зур эш башкарыла.

1 нче һәм 3 нче сыйныфның беренче яртыеллыгында фонетика тирәнтен өйрәтелә, катлауландырыла. Өченче сыйныфның икенче яртыеллыгында һәм дүртенче сыйныфта орфограммаларны кабатлау системалы рәвештә күнегүләргә кертелә. Күнегүләр фонетика, грамматика белән тыгыз бәйләнештә өйрәнелергә тиеш дигән принциптан чыгып төзелә. Грамматик формаларны өйрәнү, грамматиканы белү өчен генә булмыйча, ә шул формаларны сөйләмдә дөрес куллану, дөрес әйтү һәм дөрес язу максатларын берләштерүне күздә тота. Монда сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү сү:з төркемнәренең төрләнешенә, кушымчалар язылышының морфологик принципка нигезләнүенә бәйле.

Программада сүз лексик һәм грамматик планда карала, сүзлек эше аеруча зур урын алып тора. Һәр дәрестә 1-2 яңа сүз бирелә, 10 дәрес үткәннән соң ул сүзләрне үзләштерү дәрәҗәсен тикшерергә мөмкин. Сүзлек өстендә эш планлы һәм системалы үткәндә генә аның нәтиҗәсе күренә.

Грамоталы язуның тагын бер өлеше булып сүз төзелешен ныклы үзләштерү тора. Сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын билгеләү ысулы «Сүз төркемнәре» кебек зур теманы аңлап үзләштерүгә нык булышачак.

4 нче сыйныфта өйрәнелгән материалны ныгыту һәм бәйләнешле сөйләм

телен үстерү дәресләренә зур урын бирелә.

Контроль диктант өчен нормалар

                  Сыйныф

I яртыеллык

II яртыеллык

1

-

15-17 сүз

2

25-30 сүз

35-40 сүз

3

45-50 сүз

55-60 сүз

4

65-70 сүз

75-80 сүз

          Изложениеләр өчен текстларның күләме һәр сыйныфта 15-20 сүзгә артыграк була.

          Билгеле бер теманы үтеп бетергәннән соң, язма эшләр бер-бер артлы бирелә, чөнки укучылар үзләренең белемнәрен тикшерхгә һәм яңа шартка күчерергә психологик яктан әзер булалар.

3 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге программа нигезендә төзелде.

1.“Татар мәктәпләре өчен программалар”. Дүртьеллык башлангыч татар мәктәпләре өчен үстерелешле укыту программалары. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2005, 21 бит

2. Дәреслек : Татар теле, 2 нче сыйныф, автор З.И.Җамалетдинова. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2005

4нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге программа нигезендә төзелде.

1. “Татар мәктәпләре өчен программалар”. Дүртьеллык башлангыч татар мәктәпләре өчен үстерелешле укыту программалары. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2005, 21 бит

2. Дәреслек : Татар теле, 4 нче сыйныф, автор З.И.Җамалетдинова. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2005

Аңлатма язуЫ.

Татар теле фәненнән киңәйтелгән тематик планлаштыру  Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим  ителгән, «Татар урта гомуми белем бирү  мәктәбенең 1 – 4 сыйныфлары өчен программа, татар теле, 3 сыйныф» нигезләнеп (автор: З.И.Җамалетдинова,    Казан. «Мәгариф» нәшрияты. 2006), фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тотып,  «Татар теленнән календарь-тематик план» (төзүчеләр: Кәримова Ф.С., Батькова Г.З. – Яр-Чаллы, 2008) методик кулланманы файдаланып  төзелде. Ул  дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен төзелгән һәм Татарстан  Республикасы Мәгариф министрлыгы рөхсәте белән басылган. «Татар теле» дәреслеге   белән тәэмин ителгән. Автор: З. И. Җамалетдинова  – Казан: Мәгариф, 2006.            

Киңәйтелгән тематик планның әчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомүмкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем һәм кунекмәләр тәшкил итә.  

Тематик план, укыту планы нигезендә, 3 нче сыйныфта атнага 3 сәгать исәбеннән прпограмма материалын 105 сәгатькә бүлеп төзелде, бәйләнешле сөйләм  үстерү сәгатьләре кертелде.

Тематик планлаштыруны тормышка ашырганда куелган иң әһәмиятле максатлар:

  • Уку эшчәнлеген оештыра белү, эшнең дөреслеген  тикшерү,  эш сыйфатына бәя бирү;
  • Китап-өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү: дәреслек белән эш итә белү, эчтәлекне аңлап, дөрес уку, сүзлекләрдән файдалана белү;
  • Фикерләү сәләтен үстерү:

-танып-белү активлыгын үстерү,

-кагыйдәләрне аңлап кабул итү,

Укучы  бала белергә тиеш:

  • Грамматик анализ төрләре: сүзләргә фонетик анализ ясау, лексик сүз ясалышы,  сүз төзелеше;
  • Җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү, сүз төркемнәрен аера белү;
  • Телдән һәм язма сөйләм:

- Кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү;

-Сорауны формалаштыра белү, тулы җавап бирә белү;

  • Дөрес язу күнекмәләре формалаштыру.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

Татар теленнән эш программасы. 3 нче сыйныф

Авторы А.Х.Нуриева, 3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы. "Школа России"...

Татар әдәбиятыннан тематик план

Рус төркемендә укучы балаларга укыту- тиматик планы...

Татар әдәбиятыннан тематик план

Рус төркемендә укучы балаларга укыту- тиматик планы...

1 сыйныф өчен татар теленнән календарь - тематик план.

Перспектива УМК сы нигезендә эшләүче укытучылар өчен....

4 нче сыйныф татар теленнән методик кулланма(Җамалетдинова дәреслеге буенча)

4 нче сыйныф татар теленнән (Җамалетдинова дәреслеге буенча) дәрес эшкәртмәләре...

Татар теленнән дәрес конспекты.2 сыйныф

Татар теле һәм әйләнә-тирәдән интеграл дәресТема: Билгене белдерә торган сүзләр. 2 сыйныф...