1 сыйныф өчен татар теленнән календарь - тематик план.
календарно-тематическое планирование по чтению (1 класс) по теме

Перспектива УМК сы нигезендә эшләүче укытучылар өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele.docx68.01 КБ

Предварительный просмотр:

Татар  теле

Аңлатма язуы 

Укытучы  Зәйнуллина Лилия Фәритовна            

Сәгатьләр саны:

Барлыгы:  99сәгать;  атнага 3   сәгать

Эш программасы статусы.

Татар теленнән эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде :

- «Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, № 273 – ФЗ, декабрь, 2012ел.

- Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” гы Законы (кулланылыштагы нөхсә)

- Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында” гы Законы, № 443 РТ,

18.07. 2004 ел

- Россия Федерациясенең “ Россия Федерациясе халыклары телләре турында” гы Законы, № 126 – ФЗ, 24.07, 1998 ел

- Гомуми белем бирү учреждениеләренең типовой положениесе (Россия Федерациясе хөкүмәте карары нигезендә расланган, 19.03. 2001 ел, № 196

- 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы

боерыгы (Приказ № 373);

- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2012 нче елның 1 нче февралендә чыккан 74 нче номерлы “2004нче елның 9нчы мартында кабул

ителгән 1312 нче номерлы федераль базислы укыту планына һәм гомумбелем учреждениеләренең якынча укыту планына үзгәрешләр кертү турында”гы

приказы;

- Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспектива” башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа

стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлеге;

- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 23.06.2012 елгы 7699/12 номерлы “Об учебных планах для 1-2 классов школ РТ,реализующих в 2012-2013 учебном году основные образовательные программы начального общего образования в соответствии с ФГОС НОО” 4 модель” инструктив хат;

- Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе “Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбе”

пед.коллективының 2014 нче елның 31 августындагы 1 нче номерлы педсовет карары буенча 2014/15 нче уку елына кабул ителгән укыту планы.

- ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы “Татар телендә башлангыч белем бирү мәктәбендә ана теле укыту: гомуми программа. 1-4нче сыйныфлар” (Ч.М.Харисова,

Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова авторлыгында, Казан, 2011нче ел).

Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы түбәндәге бүлекләрдән тора: аңлатма язуы, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр, уку курсы темаларының эчтәлеге,

календарь - тематик планлаштыру, белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары, әдәбият.

Укыту фәненә гомуми бәяләмә.

Башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче

сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өйрәнә башлый. Бу чорда телдән сөйләмнең башлангыч күнекмәләре үстерелә һәм балада язма сөйләм формалаша

башлый. Язарга өйрәтү өч (әзерлек, төп (аваз-хәреф) һәм әлифбадан соңгы чор) этаптан тора.Әзерлек этабында I сыйныф укучылары график системаның структур

берәмлекләре, яки татар алфавитының язма хәрефләре элементлары белән таныша. Язарга өйрәнүнең төп этабында (ул әлифба чорына туры килә) балалар барлык

язма хәрефләрне иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә кушып (тоташ) язу күнекмәләрен алалар. Йомгаклау этабында балаларның язуларындагы график һәм каллиграфик

хаталар төзәтелә, график күнекмәләр ныгытыла. Сөйләм күнекмәләренең үсүе укучының ана телендә фикерләү эшчәнлеген камилләштерүдә хәлиткеч роль уйный.

Баланың сүз байлыгын даими тулыландырып баруы синоним, антоним сүзләргә һәм сүзнең күпмәгънәлелегенә караган мәгълүматлылыгына да бәйле була.

Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирүнең максатлары:

- татар телендә аралашу күнекмәләре булдыру;

- тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;- тел белеменең фонетика, лексика, грамматика бүлекләре буенча башлангыч белем бирү, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә һәм куллана белү

күнекмәләрен булдыру;

- сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;

- укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау. Телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Тәкъдим ителә торган программада татар теленә өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

2. Балаларга татар теленең төрле бүлекләре буенча белем бирү:

а) фонетика,лексика грамматикага караган башлангыч мәгълүмат бирү;

ә) телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән

сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү.

3. Укучыларны дөрес,матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темалар буенча әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы

файдаланырга өйрәтү.

4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

Уку предметы эчтәлегенең юнәлешләре

Башлангыч сыйныф укучыларының программаны үзләштерү нәтиҗәләре:

укучыларның милли традицияләргә таянып, мораль нормаларны кабул итеп әхлакый үсеше:

- гаилә тормышында; региональ-культура оешмаларында;

- үз халкыңның культурасында; Россия гражданнар милләтләрендә;

- дөньяви оешмаларда;

- укучыларның әхлагын үстерү һәм дәрестә, дәрестән тыш, мәктәптән тыш һәм иҗтимагый эшләрдә файдалы эшчәнлек тәрбияләү

    Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп эшләнде.

 Курсның максаты — укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү. Бу үз чиратында укучыларда тел турында белем һәм күнекмәләрнең формалашуына нигез булып тора.

Грамотага өйрәнү чорында график эшчәнлекне үзләштерү — I сыйныф укучысының төп бурычы. Чөнки бу эшчәнлек нәтиҗәсендә балаларда уку һәм язу күнекмәләре формалаша.

 Грамотага өйрәнү процессында балаларда татар теле системасының төп тел берәмлекләре (аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст) турында күзаллау туа, фонематик ишетү һәм авазны әйтү культурасы үсә. Алар, беренчедән, төрле шартлы модельләр (квадрат, түгәрәк) һәм махсус транскрипция билгеләре системасы нигезендә сүзнең аваз формасын күз алдына китереп әйтә алу; икенчедән, сөйләмнең фонетик язуын тиешле басма яки язма хәрефләргә күчерү; өченчедән, сүзнең хәреф моделе буенча аваз формасын төзү эшчәнлеген, ягъни уку күнекмәләрен үзләштерәләр. Шул ук вакытта укучылар язма хәрефләрне, аларны иҗекләргә, сүзләргә тоташтырып язу технологиясен дә үзләштерәләр.

«Әлифба» һәм шулай ук «Язу дәфтәре»ндә аваз һәм хәрефләрне өйрәнү эзлеклелеге татар графикасының позицион (иҗек) принцибына нигезләнгән.

Сузык авазлар һәм аларга билге булып килгән хәрефләр беренче чиратта өйрәнелә, чөнки алар иҗек төзи, шуның нигезендә укучылар уку технологиясе белән таныша.

Сузыклардан соң сонор тартыклар өйрәнелә. Бу аларның яңгырау һәм саңгырау парларының булмавы, яңгырашы ягыннан сузык авазларга якын торуына бәйле. Нәкъ менә шушы тартык аваз төркемнәре аша графиканың позицион принцибы төшенчәсе кертелә, ә бу үз чиратында хәрефнең үзенчәлеген янындагы хәрефләр йогынтысында гына белергә мөмкинлекне аңлата. Моны алда өйрәнелгән сузык аваз хәрефләре ярдәмендә күрсәтергә мөмкин: а, ы, у, о хәрефләре — тартык авазның калынлыгын; ә, э, и, ү, ө, е хәрефләре нечкәлеген белдерә. Калын сузык аваз хәрефләре янында тартыкларның — калын, нечкә сузык аваз хәрефләре янында нечкә әйтелүен төшендерү аеруча мөһим.

Моннан тыш, кыска [й] авазын өйрәнү е, ю, я хәрефләре ике аваз кушылмасына, ягъни [й] һәм тиешле сузыкка билге булып килүе белән дә танышырга ярдәм итә.

Алга таба тартыкларның яңгырау һәм саңгырау парларын өйрәнгәндә, мисалларга таянып, балалар язуда тартыкларның калынлык һәм нечкәлекләрен белдерү кагыйдәләрен ныгыталар.

Соңыннан алар аеру билгеләре [ь,ъ] булган сүзләргә аваз анализы ясарга һәм ул сүзләрне укырга өйрәнәләр, шуннан соң гына парсыз шаулы тартыклар белән танышалар, аларның язылыш үзенчәлекләрен үзләштерәләр.

I сыйныф укучысы кыска гына вакыт эчендә өйрәнелә торган аваз еш кулланылган сүзләрне, текстларны укырга өйрәнә, нәтиҗәдә хәрефләрне тиешле авазларга күчерә.

«Әлифба»да уку өчен махсус төзелгән текстлардан тыш, балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән һәм балаларда танып белү эшчәнлеген формалаштырырга ярдәм итә торган башка жанрдагы әсәрләр: шигырь, табышмак, мәкаль, әйтем, тизәйткеч, санамышлар даурын алган. Грамотага өйрәтү дәресләрендә балаларның фонематик ишетеп аңлау һәм аваз культурасы үсешенә сүзләрне «үстерү» һәм сүзләрне үзгәртеп төзү алымнарын куллану нәтиҗәсендә ирешелә. Сүзләрне «үстерү»нең асылы сүзнең авазлар санын акрынлап үстерә баруда, бу башлангыч сүзнең үзгәрүенә һәм яңа сүзләр ясауга китерә. Мәсәлән: бал — бала — балан — баланлы — баланлык. Бу дәреслектәге лексик материалны баетып кына калмый, ә укучыларда күзәтүчәнлекне үстерүгә һәм аңлап уку техникасын формалаштыруга җирлек тудыра. Мондый чылбырдагы сүзләрне уку берьюлы ике дәрәҗәдә башкарыла: а) иҗекләп (җырлап, йөзмә, салмак) уку; ә) авазларны дөрес әйтеп (орфоэпик), басымнарны дөрес куеп уку.

 Шулай ук сүзләрне үзгәртеп төзү алымы да кулланыла, бу укучыларга сүзгә бер аваз өстәү яки аның бер авазын үзгәртү нәтиҗәсендә сүзнең мәгънәсе тулысынча үзгәрүне күзәтергә мөмкинлек бирә, мәсәлән: көн — төн, бала — балан һ.б.

Бу этапта җиде яшьлек балалар алдында торган төп бурыч булып, басма һәм язма хәреф билгеләренең формаларын үзләштерү тора. Басма һәм язма хәрефләр системасына структур-системалы якын килү нәтиҗәсендә, хәрефләрне төзү максатыннан, аларның элемент-өлгеләре эшләнде. Аларны кулланып, укучы үз куллары белән өйрәнелә торган хәреф формасын мөстәкыйль төзи алуга ирешә.

I сыйныфта балалар укырга өйрәнү белән параллель язарга да өйрәнә. Укудан аермалы буларак, язу кул хәрәкәте компоненты булып тора. Язуның график күнекмәләре (хәрефләрнең рәвешләрен, тоташ язу, язу тизлеген үзләштерү) — хәрәкәт күнекмәләренең бер төре. Язу процессында һәр авазның язма хәрефен күңелдә тудырырга, бу очракта шул аваз нинди хәреф билгесе белән белдерелүен искә төшерергә һәм кул чугы мускулларын хәрәкәтләндереп, шул хәрефне дөрес язарга кирәк. Катлаулы кул хәрәкәте эшчәнлеге буларак, язуны автоматлашу дәрәҗәсенә җиткерү нәтиҗәсендә график күнекмә барлыкка килә.

Язарга өйрәтү, уку кебек үк, өч (әзерлек, төп (аваз-хәреф) һәм йомгаклау) этаптан тора.

Әзерлек этабында I сыйныф укучылары график системаның структур берәмлекләре, яки татар алфавитының язма хәрефләре элементлары белән таныша. Язарга өйрәнүнең төп этабында (ул әлифба чорына туры килә) балалар барлык язма хәрефләрне иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә кушып (тоташ) язу күнекмәләрен алалар.

Йомгаклау этабында балаларның язуларындагы график һәм каллиграфик хаталар төзәтелә, график күнекмәләр ныгытыла.

Темалар бүленеше

Әлифбага кадәр чор – 6сәгать

Әлифба чоры - 50 сәгать

Әлифбадан соңгы чор - 43 сәгать

Программа эчтәлеге

Әзерлек чоры 6 сәгать

Язганда дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре белән танышу. Дәфтәр битләрендә ориентлашу, андагы сызыклар белән танышу. Вертикаль, горизонталь һәм авыш сызыклар турында белешмә.

Татар алфавиты хәрефләре график системасының структур берәмлеге буларак кулланылган элемент-сызыклар. Алгоритм буенча элемент-сызыкларны язу. Язма хәрефләрнең өлге формалары белән танышу. Бордюр-бизәкләр ясау процессында язма хәреф элементлары турында күзаллау тудыру.

График системаның структур берәмлеге булган язма хәреф элементларын чагыштыру, төркемләү һәм йомгаклау, гомуми нәтиҗә ясауга корылган логик күнегүләр үтәү.

Әзерлек чоры ахырына балалар:

1. Элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма һәм язма хәрефләр системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;.

2. Рәсем, график модель яки тиешле фишкалар кулланып, беренчедән, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2 — 4 сүздән торган җөмләләр һәм 3 — 4 җөмләдән торган хикәя төзи; икенчедән, парта артында дөрес утыра һәм язма әсбаплардан дөрес файдалана, алгоритм буенча яки тактлап язма хәрефләрнең барлык элементларын да дөрес яза белергә тиешләр.

ӘЛИФБА ЧОРЫ – 50 сәгать

Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре.Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү.

Уку дәресләрендә элемент-өлгеләр ярдәмендә басма хәрефләрне төзү күнегүләре. Балалар хәтерендә барлык басма хәрефләрнең күрмә образларын формалаштыру.

Язу дәресләрендә элемент-өлгеләрдән язма хәрефләр төзү һәм анализлау. Гомуми уртак элемент формалары буенча хәрефләрне төркемләү һәм чагыштыру буенча логик биремнәр үтәү.

Балалар хәтерендә язма баш һәм юл хәрефләренең төгәл күрмә-хәрәкәтле образларын формалаштыру. Бу хәрефләрне алгоритм һәм тактлап (санап) язу технологиясен камилләштерү.

Язуда оч төрле (өске, урта-йөзмә, аскы) тоташтыру алымы белән танышу.Дәрестә өйрәнелә торган хәрефне элек өйрәнелгән хәрефләр белән тоташтыру алгоритмнарын үзләштерү.

Тактлап язу алымы нигезендә кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарту (киметү) белән ритмик чиратлаштыру күнегүләре.

Сүзнең аваз схемасын график формага үзгәртү һәм алга таба язма хәрефләр белән язу. Язма хәрефләр белән бирелгән иҗек, сүз, җөмлә үрнәкләрен уку. үрнәк буенча язу. укучыларның үз язуларының нәтиҗәләрен тикшерүләре.

Әлифбачорыныңахырынабалалар:

1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;

- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

2. Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңахарактеристика бирә;

- анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;

- сүзне иҗекләргә бүлә;

- схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- сүзнең аваз формасын шартлы график формадан хәреф формасына һәм киресенчә үзгәртә;

- элемент-шаблоннар нигезендә басма һәм язма хәрефләрне төзи һәм анализлый;

- аерым график биремне үтәү дәвамында дөрес итеп утыра һәм язма әсбаплардан файдалана ала;

- билгеле бер алгоритм буенча хәрәкәт элементлары нигезендә хәрефләр яза;

- иҗекләрдә һәм сүзләрдә тоташтыруның өч алымын үти;

- тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарта;

- күчереп язганда һәм диктант вакытларында җөмләләрне һәм үз исемнәрен дөрес яза;

- бизәк-бордюрлар ясый ала белергә тиешләр.

Әлифбадан соңгы чор – 43 сәг.

Алгоритм буенча сүзләрдә язма хәрефләрнең һәм аларны тоташтыру сызыкларын язу технологиясен ныгыту.

Тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшару халәте белән чиратлаштыра белү.

График хаталарны төзәтү һәм каллиграфик язу сыйфатын камилләштерү эшләре. Тизләтелгән темпта язу шартларында график грамоталылыкны һәм каллиграфик сыйфатны формалаштыру.

Язма һәм басма текстлардан сүз һәм җөмләләрне күчереп язу. әйтеп яздыра торган текстны язу.

п/п

Дәреснең темасы

Сәгать

саны

Дәрес тибы

Контроль һәм

 бәя төрләре

Дәрестә үзләште          релергә тиешле белем

һәм

күнекмәләр.

Эчтәлек

План

Факт

1.

Язу юлы белән танышу.             Җөмлә, сүз схемаларын сызу.

1

Яңа  матери-алны аңлату

Индивидуаль эш

Тигез ара калдырып, туры һәм элмәкле туры сызыклар сызу.Татар алфавиты хәрефләре график системасының структур берәмлеге буларак кулланылган элемент-сызыклар. Алгоритм буенча элемент-сызыкларны язу

Барлык мәктәпләрдә беренче уку нөне башлану, беренче мәртәбә укырга килү турында әңгәмә; язарга өйрәнү дәфтәре белән танышу Язганда дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре белән танышу. Дәфтәр битләрендә ориентлашу, андагы сызыклар белән танышу. Вертикаль, горизонталь һәм авыш сызыклар турында белешмә.

2

Иҗек схемасын сызу.Предмет рәсемнәрен ясау.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

Җөмлә төзелеше, җөмлә схемасын төзү.

Язма хәрефләрнең өлге формалары белән танышу.

Озын туры сызык, астан элмәкле туры сызыклар  сызу. Сөйләмнең төзелеше белән танышу;Бордюр-бизәкләр ясау процессында язма хәреф элементлары турында күзаллау

3

Җөмлә, сүз һәм иҗек схемаларын сызу.

1

Теманы ныгыту

Индивидуаль эш

Предмет исемнәрен иҗекләп уку;

Сүзләрне иҗекләргә бүлү

Җөмләсхемасынтөзү.

Графиксистеманыңструктурберәмлегебулганязмахәрефэлементларынчагыштыру, төркемләүһәмйомгаклау, гомуминәтиҗәясаугакорылганлогиккүнегүләрүтәү

4

Ярымтүгәрәкләр, дулкынлы                             сызыклар сызу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

Овал яздыру. Сораулардан башка гына рәсем эчтәлеген сөйләтү

5.

Астан һәм өстән ыргаклы хәреф элементлары язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

Кушылма авазларны билгели белү;

Иҗектәге аваз санын ачыклау, сүзләрне хор белән әйтү

Сүзләрне иҗекләргә бүлү

6.

Озын туры сызык, астан элмәкле туры сызыклар һәм аларны тоташтыру

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

гомуми нәтиҗә ясауга корылган логик күнегүләр үтәү

7.

А,а хәрефләрен язу.        

      1

Катнаш дәреc

Индивидуаль эш

Мөстәкыйль язу. Ә, с авазларының әйтелешен чагыштыру

Укытучы күзәтүе астында язу. Сузык һәм тартык авазларны.Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре.Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү. әйтеп һәм ишетеп аеру;

8.

Ә, ә хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

Ике хәрефле ябык һәм ачык иҗекләрне язу

а авазын аерып тану, л кушылмасын төзү

9.

Ы, ы хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

Кушылмадан башланган иҗекләрне әйтеп- ишетеп тану, сүздәге иҗек санын схема сызып күрсәтү

Уку дәресләрендә элемент-өлгеләр ярдәмендә басма хәрефләрне төзү күнегүләре. Балалар хәтерендә барлык басма хәрефләрнең күрмә образларын формалаштыру.

10.

Э, э, И,и хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

Ә, и авазлары белән телдән л, н, с, ш, м кушылмаларын төзү

Хәрефне өзмичә язарга өйрәнү .

Язу дәресләрендә элемент-өлгеләрдән язма хәрефләр төзү һәм анализлау. Гомуми уртак элемент формалары буенча хәрефләрне төркемләү һәм чагыштыру буенча логик биремнәр үтәү.

11.

У, у  хәрефләрен  язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

Хәбәр итү интонациясе белән уку, а, у сузыклары булган кушылмалар

язу

У хәрефен язарга өйрәтү;

Сүзләрдән у авазын аерып тану, телдән кушылмалар төзү

12.

Ү,ү  хәрефләрен  язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

У, Ү хәрефләреннән башланган сүзләр язу. Гаиләң турында эзлекле сөйли белү

Ү, ү хәрефләрен язарга өйрәтү;

Сузык авазларны парлап әйтү;

13.

О, о хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

Бирелгән сузык авазны телдән әйтелгән сүзләрдә ишетә һәм сүзнең кайсы урынында килүен әйтә белү

О, о хәрефләрен язарга өйрәтү;

О хәрефе булган кушылмаларны язу;

О авазына характеристика

14.

Ө,ө хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Хәреф диктанты

Иҗекләп әйтеп яздыру. Китапларны саклый белергә өйрәнү

У, у – Ү, ү; О, о – Ө, ө хәрефләрен чагыштырып, охшаш һәм аермалы якларын билгеләү

15

Өйрәнелгән хәрефләрне язуны ныгыту

1

Катнаш дәрес

Хәреф диктанты

Өйрәнелгән хәрефләрне дөрес итеп язу

Балалар хәтерендә язма баш һәм юл хәрефләренең төгәл күрмә-хәрәкәтле образларын формалаштыру. Бу хәрефләрне алгоритм һәм тактлап (санап) язу технологиясен камилләштерү.

16.

Н,н хәрефләрен язу

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

Бан Н хәрефе белән юл хәрефләрен тоташ язу

Баш  Н  хәрефен язарга өйрәтү;

Бер һәм ике иҗекле сүзләрне язу

17.

Л, л хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

     Индивидуаль эш

Сүз, иҗек һәм хәрефләрне язу

Л, л хәрефләрен язарга өйрәнү.

18.

Мм хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Сүзлек диктанты

Баш А, Л, М хәрефләренең уртак элементларын билгеләү. Кушылмалар һәм баганалап бирелгән сүзләрне язу

М, м хәрефләрен язарга  өйрәтү;

Сүзләргә иҗек, аваз анализы ясату

19.

Р, р хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Хәреф диктанты

Язылышы читен булган баш хәрефләргә юл хәрефләрен тоташтырып язу. Р авазы булган кушылмалар әйтү

Р, р хәрефләрен язарга өйрәтү;

Авазлар, кушылмалар, иҗекләр;

Р авазына характеристика

20.

Й, й хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

Укылганны эзлекле рәвештә сөйли белү

Басма, язма и һәм й хәрефләрен чагыштыру;

Й авазын сузыклар алдына һәм сузыклар артына куйдырып әйттерү

21.

 ң хәрефен язу.

1

Катнаш дәрес

Сүзлек диктанты

Орфограммалар астына сызу. Укылганны эзлекле рәвештә сөйли белү

Сүз һәм җөмләләрне язу;

Н һәм ң хәрефләре булган кушылмаларны билгеләү

22.

Я, я хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

Үрнәк буенча сүзләр язу. Хикәяне өлешләргә бүлеп исем бирү

сүздә калын сузык аваз хәрефе булса я хәрефе ничек укылуын, нечкә сузык аваз хәрефе булса я хәрефе ничек укылуын күзәтү

23.

Ю ,ю, Е, е хәрефләрен язу

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

Текстны күчереп язу. Ел фасыллары турында фикер алышу

Җөмләләр язу. Табышмаклар уйлап табу

Үрнәкләр өстеннән карандаш белән йөртеп язу. Бер иҗекле сүзләрдә сүз башында я, ю, е хәрефләре “йа, йу, йы” дип укыла

24

Өйрәнгән хәрефләрне язу күнекмәләре.

1

Катнаш дәрес

Сүздәге иҗек санын схема сызып күрсәтү

Тактлап язу алымы нигезендә кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарту (киметү) белән ритмик чиратлаштыру күнегүләре.

25

Өйрәнгән хәрефләрне язуны кабатлау.

1

Катнаш дәрес

Сүздәге иҗек санын схема сызып күрсәтү

26.

Юл  д  хәрефен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

Укылганны эзлекле рәвештә сөйли белү

Юл  д хәрефен язарга өйрәтү;

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар;

Кушылмалар язу

27

Баш Д хәрефен язу

1

Теманы ныгыту

Индивидуаль эш

Дәфтәрдәге үрнәкләргә карап язу. Үтелгән материалны кабатлап уку

Баш Д хәрефен язарга өйрәтү. Иҗек өстендә, кисмә хәрефләр, кисмә иҗекләр белән эшләү

28

Т, т хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Хәреф диктанты

Кушылмаларны һәм кушылмага кермәгән авазларның хәрефләрен билгеләү. Схема төзү, әзер схема буенча сүзләрдән җөмләләр

Баш Т хәрефен язарга өйрәтү;

Җөмләдәге  тыныш билгеләренә, хикәяләүгә игътибар итү

28.

З, з хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Җөмләләр күчереп язу

Укылганны эзлекле рәвештә сөйли белү

З,з хәрефләрен язарга өйрәтү;

Төрле сузыклар белән з кушылмалары төздерү, хәреф исемен, шул хәрефләр белдергән авазларны әйттерү

29

С, с хәрефләрен язу.

1

Теманы ныгыту

Сүзлек диктанты

Язуда оч төрле (өске, урта-йөзмә, аскы) тоташтыру алымы белән танышу.Дәрестә өйрәнелә торган хәрефне элек өйрәнелгән хәрефләр белән тоташтыру алгоритмнарын үзләштерү.

30

Өйрәнелгән хәрефләрне язуны ныгыту

1

Катнаш дәрес

Хәреф диктанты

Сүздәге иҗек санын схема сызып күрсәтү

Тактлап язу алымы нигезендә кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарту (киметү) белән ритмик чиратлаштыру күнегүләре.

31

Г,г  хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

Сүзләрне басмачадан күчереп язу. Сәнгатьле итеп укырга өйрәнү

Г, г хәрефләрен язарга өйрәтү;

Калын һәм нечкә сузыклы кушылмалар язу;

Яңгырау һәм саңгырау тартыктан башланган кушылмаларны билгеләү

32.

Баш  К хәрефен язу.

1

Катнаш дәрес

Хәреф диктанты

График анализ ясап, к хәрефен, шул хәреф белән иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу. Сорауларга җавап бирә белү

К, к  хәрефләрен язарга өйрәтү;

Къ авазын әйтергә өйрәнү;

Җөмләдәге  тыныш билгеләренә, хикәяләүгә игътибар итү

33

Юл  к  хәрефен язу.

1

Теманы ныгыту

Сүзлек диктанты

34

Баш  В хәрефен язу.

1

Катнаш дәрес

Җөмләләр күчереп язу

Өстәмә рәвештә сүзләр язу. Укылганны эзлекле рәвештә сөйли белү

Ирен – теш тартыгын белдергән ва, во, ве, ви, ву кушылмаларын уку, язу

35

Юл  в  хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

36

Ф,ф хәрефләрен язу.

1

Теманы ныгыту

Сүзлек диктанты

Сүзләрнең орфограммаларын билгеләү.Укылганны эзлекле рәвештә сөйли белү

Баш Ф хәрефен язарга өйрәтү;

Җөмләдәге  тыныш билгеләренә, хикәяләүгә игътибар итү

37

Юл  б  хәрефен язу.

1

Катнаш дәрес

Хәреф диктанты

Басмачадан күчереп язу

Юл  б хәрефен язарга өйрәтү;

 Калын һәм нечкә сузыклы кушылмалар язу;

Б авазына характеристика бирү

38

Баш Б  хәрефен язу.

1

Катнаш дәрес

Җөмләләр күчереп язу

39

П, п хәрефләрен язу.

1

Теманы ныгыту

Сүзлек диктанты

Кыен языла торган хәрефләрне белү. Кышкы эшләр турында сөйләү

ПА, пә, пу, пү, пы, пе кушылмаларын әйтеп яздыру. Кушылмаларны иреннәр белән генә уку;

Авазларны чагыштырып әйтү

40

Ж, ж хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Хәреф диктанты

Тактадан җөмлә күчереп язу. Аңлап, йөгерек уку

кушылмаларны язу. Язылышы читен булган хәрефләрне язу

41.

Басмачадан күчереп язу күнегүләре.

1

Теманы ныгыту

Индивидуаль эш

42

Ш,ш хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

Авазлардагы аермаларны билгеләү; кушылмаларны билгеләү

43

Җ, җ  хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Сүзлек диктанты

Тактадан җөмлә күчереп язу. Аңлап, йөгерек уку

Сүзнең аваз схемасын график формага үзгәртү һәм алга таба язма хәрефләр белән язу

44.

Ч, ч  хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Басмачадан күчереп язу

Җөмләгә график анализ ясау.

Яңгырау һәм саңгырау тартыктан башланган кушылмаларны билгеләү

45

Баш һәм юл хәрефләрен дөрес язу күнегүләре.

1

Теманы ныгыту

Сүзлек диктанты

Язма хәрефләр белән бирелгән иҗек, сүз, җөмлә үрнәкләрен уку. үрнәк буенча язу. укучыларның үз язуларының нәтиҗәләрен тикшерүләре.

46

Х, х  хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Хәреф диктанты

Парлап бирелгән сүзләрне дөрес әйтү

Х хәрефен язу, характеристика бирү;

Х авазы булган сүзләр уйлау

47.

Һ, һ  хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

Иҗекләп язу, орфограммалар астына сызу. Сәнгатьле итеп укырга өйрәнү

48

Өйрәнгән хәрефләрне язу күнегүләре.

1

Теманы ныгыту

Индивидуаль эш

49.

Ё, ё хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Җөмләләр күчереп язу

Сүзләрне әдәби дөрес әйтү, авазларны ачык артикуляцияли белү

ё хәрефләре  кергән сүзләрне язу кушылмаларны билгеләү

50.

Щ, щ хәрефләрен язу.

1

Катнаш дәрес

Басмачадан күчереп язу

Кушылмаларны өстән аска таба парлап язу

Авазлардагы аермаларны билгеләү; кушылмаларны билгеләү

51.

Өйрәнгән хәрефләрне язу күнегүләре.

1

Теманы ныгыту

Индивидуаль эш

52

Ц, ц хәрефләрен язу

1

Катнаш дәрес

Сүзлек диктанты

Ясалышын, әйтелешен чагыштырып, сузыкларны тартыклардан аеру

Ц, э хәрефләре   кергән сүзләрне язу Кушылмаларны дөрес әйтергә өйрәнү

53

ь хәрефе һәм сүзләр язу.

1

Катнаш дәрес

Индивидуаль эш

Парлап бирелгән сүзләрне дөрес әйтү

Ь  булган сүзләрне язарга өйрәнү;

Авазлардагы аермаларны билгеләү

54.

Әйтеп һәм күчертеп яздыру.

1

Теманы ныгыту

Басмачадан күчереп язу

55

ъ хәрефе һәм сүзләр язу.

1

Катнаш дәрес

Җөмләләр әйтеп яздыру

Парлап бирелгән сүзләрне дөрес әйтү

ъ  булган сүзләрне язарга өйрәнү;

Авазлардагы аермаларны билгеләү

 56

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язу. Басмачадан күчерү

1

Катнаш дәрес

Сүзлек диктанты

Сүз һәм җөмләләрне язу;

Баш хәрефләргә юл хәрефләрен тоташтырып язу

57

Дәреслек белән танышу.

Алфавит.

1

Яңа материалны өйрәнү.

Агымдагы

Алфавитны яттан белү; сүзләрне алфавит тәртибендә яза белү.

Сөйләмнең билгеләмәсе белән танышу, төзелешен ачыклау

58

Сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру.

1

Өйрәнгәннәрне системалаштыру.

Агымдагы фронталь

Алфавитны яттан белү; сүзләрне алфавит тәртибендә яза белү.

Татар алфавитының хәресләр саны, тавышсыз хәрефләр, баш һәм юл хәрефләрне кабатлау  

59

Алфавит турындагы белемнәрне ныгыту.

1

Практик дәрес.

Татар алфавитын яттан белү. Текстны күчереп язу.

60 - 61

Җөмлә. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.

2

Яңа материалны өйрәнү.

Агымдагы

фронталь

Җөмлә төрләре. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.

Җөмлә төшенчәсе белән танышу;

Беренче сүзе баш хәреф белән язылуын, ахырында нокта куелуын өйрәнү

62

Җөмлә турында кабатлау.

1

Катнаш

м/э

тикшерү.

Җөмләне интонация буенча аеру һәм дөрес язу.

Тыныч тавыш белән хәбәр итүне белдергән җөмлә ахырында нокта куела.

Хис белән хәбәр итүне, өндәүне белдергән җөмләләр ахырында өндәү билгесе куела.

Белергә теләп әйтелгән җөмлә ахырында сорау билгесе куела

63

Предметны белдергән сүзләр.

1

Яңа материалны өйрәнү.

Агымдагы индивидуаль

Предметны белдергән сүзләр- исемнәрне белү.

Сүзләрнең нәрсә белдерүен, нәрсәләрдән ясалуын ачыклау.

Кем? Нәрсә? сорауларына җавап булган сүзләрне ачыклау

64

Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр.

1

Яңа материалны өйрәнү.

Фронталь

Агымдагы

Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне, сорауларын танып белү; фигыль төшенчәсе белән таныштыру.

Эшләү, йөрү, очу, йөзү, үсүнең хәрәкәт итү икәнен аңлату.

Хәрәкәтне белдергән сүзләргә карап, предметны белдергән сүзләрне табу

65

66

Билгене белдергән сүзләр.

Өстәмә предметны белдергән сүзләр

1

1

Яңа материалны өйрәнү.

Агымдагы

Билгене белдергән сүзләр аның төшенчәсе,соравы.

Предметның билгесе булган сыйфатларны табу.

 Предметның билгесен белдерүен ачыклау

67

Җөмләдә ярдәмчел сүзләр. Җөмлә схемасы.

1

Яңа материалны өйрәнү.

Фронталь

Агымдагы

Сүз төркемнәрен анализлый һәм таный белү.Текстагы сүзләргә сорау куя белү аларны сүз төркемнәренә аеру.

68

69

Телдән һәм язма сөйләм серләре.

Басым

1

1

Яңа материалны өйрәнү.

Индивидуаль

Җөмлә төрләрен танып белү; җөмлә интонациясе белән таныштыру.

70 - 71

Җөмлә төрләре:өндәү,сорау,хикәя.

2

Комбинированный

Индивидуаль

Интонация буенча җөмләләрне аера һәм билгели белү.  Дөрес итеп тыныш билгеләрен кую.

Хис белән хәбәр итүне, өндәүне белдергән җөмләләр ахырында өндәү билгесе куела.

Белергә теләп әйтелгән җөмлә ахырында сорау билгесе куела

72

Ялгызлык исемнәр.

Җөмлә башы баш хәрефтән.

1

Яңа материалны өйрәнү.

Агымдагы

Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән язу. Җөмлә башын дөрес билгели белү.

Баш хәреф белән языла торган сүзләр булуын аңлату

73

74

Сузык авазлар.

Сузык авазлар.Кабатлау.

1

1

Яңа материалны өйрәнү.

Комбинированный

Индивидуаль

фронталь

Сузык авазларны танып белү. Калын һәм нечкә сузыкларны аеру. Нечкә һәм калын әйтелешле сүзләр.

Сузык авазларны тартык авазлардан аеру.

Сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып танырга өйрәнү

75 - 76

(о),(ы),(э)- сузык авазлары.

2

Яңа материалны өйрәнү.

Агымдагы

Сузык авазлары турындагы белемнәрне ныгыту; О,Ы,Э-сузыкларының ике төрле әйтелеше.

77

Иҗек.

1

Яңа материалны өйрәнү.

Фронталь

Сүзләрне иҗекләргә бүлү; 1,2,3 иҗекле сүзләр;

Сүзләрнең иҗекләргә бүленүен, сузык авазның иҗек төзүен, һәр иҗектә сузык авазның бер генә булуын, иң кечкенә иҗекнең бер сузык аваздан торуын ачыклау

78 - 79

Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

2

Агымдагы

Сүзләрне юлдан юлга күчерү кагыйдәләре.

Сүзләрне юлдан – юлга күчерергә өйрәнү. Сүзнең бер хәрефен юл ахырында калдырырга да, икенче юлга күчерергә дә ярамавын аңлату

80

Тартык авазлар.

1

Комбинированный

Агымдагы

Яңгырау һәм саңгырау, парлы һәм парсыз тартыкларны белү.

Й хәрефенең сүз башындагы язылышын өйрәнү.

Басма, язма и һәм й хәрефләрен чагыштыру;

Й авазын сузыклар алдына һәм сузыклар артына куйдырып әйттерү

81

Диктант (биреме белән).

1

Контроль

Диктант

Белемнәрне тикшерү.

82 - 83

Сузык аваз хәрефләренең хикмәтләре.

Э,е хәрефләре.

2

Яңа материалны өйрәнү.

Фронталь

Сузык авазларының нечкә һәм калын төрләнешләре. Э,е сузыкларның башында , уртасында, ахырында язылышлары.

85

Ө-е хәрефләре.

2

Комбинированный

Агымдагы

Ө- хәрефе сүзнең беренче иҗегендә, калган иҗекләрдә –е хәрефенең язылуы.

Ө хәрефенең сәзнең беренче иҗегендә генә язылуын аңлату. У, у – Ү, ү; О, о – Ө, ө хәрефләрен чагыштырып, охшаш һәм аермалы якларын билгеләү

86 - 87

О-ы хәрефләре.

2

Яңа материалны өйрәнү.

Агымдагы

О- хәрефе сүзнең беренче иҗегендә, калган иҗекләрдә –ы хәрефенең язылуы.

О – ы  хәрефләренең язылышын өйрәнү, кайсы хәреф кагыйдәсенә охәавын ачыклау;

Сүзләрне дөрес әйтеп, чагыштырып уку

88

Я- хәрефе.

1

Яңа материалны өйрәнү.

Фронталь

Я- хәрефенең ике аваз белдерүе; калын һәм нечкә әйтелеше.

Я хәрефенең сүз башында һәм сузык аваз хәрефләреннән соң калын һәм нечкә сүзләрдәге укылышын өйрәнү.

Я хәрефе булган сүзләрне язу;

сүздә калын сузык аваз хәрефе булса я хәрефе ничек укылуын, нечкә сузык аваз хәрефе булса я хәрефе ничек укылуын күзәтү

89

Ю- ХӘРЕФЕ.

1

Яңа материалны өйрәнү.

Агымдагы.

Ю,е хәрефләренең ике аваз белдерүләре;

90 - 91

 Е-е хәрефләре.

Фронталь

 Ю,е хәрефләренең калын һәм нечкә әйтелеше.

Үрнәкләргә карап язу. Бер иҗекле сүзләрдә сүз башында я, ю, е хәрефләре “йа, йу, йы” дип укыла

92

Тартык аваз хәрефләре.

Й- хәрефе.

1

Яңа материалны өйрәнү.

Тематик

Й хәрефенең сүз башында о,ө – сузыклары алдыннан язылуы, о,ө сузыклардан соң да язылуы.

93

В- хәрефе.

1

Яңа материалны өйрәнү.

Агымдагы.

Татар телендә һәм рус телендәге әйтелешләрен аерып, дөрес язу.

В хәрефенең сүз һәм иҗек башында язылын аңлату.

Ирен – теш тартыгын белдергән ва, во, ве, ви, ву кушылмаларын уку, язу

94

К-г хәрефләре.

1

Яңа материалны өйрәнү.

Фронталь Агымдагы.

Калын әйтелешле сүзләрдә калын, нечкә сузыклар булган иҗекләрдә нечкә укылышы.

К, г хәрефләренең калын һәм нечкә укылуын ачыклау;

К, г хәрефләре булган алынма сүзләрне дөрес уку  

95

К-г хәрефләрен кабатлау.

1

Комбинированный.

Агымдагы.

К-г хәрефләренең дөрес язылышы.

96

Контроль диктант

1

Контроль.

Диктант

Ел буена үтелгәннәрне кабатлау.

97

М,Н,Ң- хәрефләре.

1

Яңа материалны өйрәнү.

Фронталь

М,Н,Ң- хәрефләре –борын авазлары, аларның язылышы.

М, н, ң хәрефләрен дөрес әйтеп, сүзләрне парлап уку. Шул сүзләрне кертеп җөмләләр төзү

98

Ныгыту күнегүләре.

Җөмлә. Җөмлә төрләре.

1

Комбинированный

Фронталь

Җөмлә төрләре. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре. Җөмләне интонация буенча аеру һәм дөрес язу.

Сөйләмне җөмләләргә аеру.Әйтеп һәм язып аралашу үзенчәлекләрен гамәлдә күзәтү

99

Йомгаклау.Җәйге биремнәр.

1

Комбинированный

Фронталь

Предметны, билгене,эшне белдергән сүзләрне аеру.

Түбәндәге укыту-методик комплекты файдаланыла:

1. И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова “Әлифба” Казан. “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты. 2012.

2  И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова “Әлифба. Методик кулланма” Казан. “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты. 2012.

3. И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова “Грамотага өйрәтү   программасы: уку һәм язу” Казан. «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты. 2012.

4. И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова”Әлифба” Язарга өйрәнү      дәфтәре №1,2, ” Казан. «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты. 2012.

5. И.Х.Мияссарова, Ч.М.Харисова “Татар теле” ,  Казан. «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты. 2012.

6. И.Х.Мияссарова, Ч.М.Харисова “Татар теле”(мөстәкыйль эш дәфтәре). Казан. «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты.

1 сыйныфны тәмамлаганда, укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр:

1. Тугантелнеңсөйләмтөзелешенаңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, тексткебектелберәмлекләренобразлыкүзаллый;

- татар алфавиты басма һәм язма хәрефләренең график системасын;

- һәр хәрефнең элемент формаларын;

- дөрес утыру һәм язма әсбапларны куллану кагыйдәләрен белергә тиеш.

2. Һәр укучы үзенә генә хас темпта басма һәм язма текстларны офоэпик нормаларга туры китереп укый;

- текстның аерым бер өлешләрен сөйли (2 — 3 җөмлә белән) ;

- укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә;

- тыңланган текстка исем куша;

- төрле методик шартларда: 1) басма яки язма текстны күчереп язганда, 2) хәтер буенча яки 3) укытучы әйтеп яздырган вакытта, үзләштерелгән алгоритмга туры китереп аерым да, җөмлә эчендә дә сүзләрне өзмичә язу күнекмәләрен үзләштерә һәр укучы, шәхси мөмкинчелеген истә тотып, язу темпын арттыра белү кебек эш төрләрен башкара белергә тиеш.

3. О, ө хәрефләрен беренче иҗектә генә язу;

- әйтмә һәм язма сөйләмне тел берәмлекләренең төзелеше турында беренче сыйныф укучыларында формалашкан күзаллау нигезендә анализлау һәм тиешле символлар белән модельләштерү;

- тыныш билгеләренә игътибар итеп. иҗекләп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку алымнарын куллану;

- хәрефләрне язуда тоташ һәм тиз итеп язу алымнарын тормышка ашыру;

- татар теленең позицион принцибына нигезләнеп, [гь] [кь] авазларын язуда белдерү турында үзләштергән белем һәм күнекмәләрен уку эшчәнлегендә һәм көндәлек тормышта кулланырга өйрәнергә тиешләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар әдәбиятыннан тематик план

Рус төркемендә укучы балаларга укыту- тиматик планы...

Татар әдәбиятыннан тематик план

Рус төркемендә укучы балаларга укыту- тиматик планы...

Укудан 2нче сыйныф укучылары өчен тематик план

Рус төркемендә укучы балаларга укыту- тиматик планы...

1 сыйныф өчен әдәби укудан календарь - тематик план.

Перспектива УМК сы нигезендә белем бирүче башлангыч сыйныф укытучылары файдалана ала....

Татар теленнән тематик план (4 нче сыйныф ). Авторы : Җамалетдинова З.И.

Аңлатма язуыМилли мәктәптә укыту-тәрбияләү процессын оештыру укытыла торган фәннәр системасына нигезләнгән. Аларны үзләштерүче укучылар хәзерге белем бирү нигезләрен өйрәнәләр, шулай ук тиешле дәрәҗәд...

1нче сыйныф өчен Фәтхуллова дәреслегенә туган телдә укудан календарь тематик план

1 нче сыйныф рус төркемнәре өчен календарь тематик план...

1нче А сыйныфы өчен туган (татар) телдән (рус төркеме) календарь-тематик план

1нче А сыйныфы өчен туган (татар) телдән (рус төркеме) календарь-тематик план...