1 сыйныф өчен әдәби укудан календарь - тематик план.
календарно-тематическое планирование по чтению (1 класс) по теме

Перспектива УМК сы нигезендә белем бирүче башлангыч сыйныф укытучылары файдалана ала.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әдәби уку.

Аңлатма язуы

1 класс өчен грамотага өйрәтү буенча эш программасы яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган Р.Г.Чуракова тарафыннан тәкъдим ителгән «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнгән И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдиновалар авторлыгындагы “Грамотага өйрәтү программасы: уку һәм язу” программасына нигезләнеп (Казан. «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты. 2012) төзелде.

Курсның максаты — укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү.

Грамотага өйрәтү – баланы, аңлап, дөрес укый һәм яза белергә өйрәтү дигән сүз.

Грамотага өйрәтү ике чорга бүленә: укый-яза белергә әзерләү чоры (Әзерлек чоры) һәм укый-яза белергә өйрәтү чоры (Әлифба чоры яки төп чор).

Грамотага өйрәтүнең асылы булып аналитик-синтетик аваз методы тора. Бу методик системада ул принцип дип атала. Бу принцип түбәндәге методик алымнар аша тормышка ашырыла:

  • сүздәге аваз-фонемаларны көчлерәк итеп аерып өйтү;
  • аерып алынган авазларны аерып үзләрен генә әйтү;
  • авазларның үзенчәлекле билге характеристикасы;
  • бирелгән аваз-фонеманың график образы – хәрефне хәтердә формалаштыру яки актуальләштерү;
  • сүзнең хәреф формасын аваз формасына (укыганда) һәм, киресенчә, аваз формасын хәреф формасына (язганда) үзгәртү;
  • алгоритм буенча билгеле кул хәрәкәте ярдәмендә сүзнең хәреф формасын төзү.

Программа эчтәлеге.

Әзерлек чоры ( 2 сәгать)

Әкият текстын тыңлау. Иллюстрацияләрнең (рәсемнәрнең) текст өлешләре белән бәйләнешен (мөнәсәбәтен) ачыклау. Әкият эчтәлеген сөйләү.

Балаларда текст турында, беренчедән, мәгънә ягыннан үзара бәйләнгән һәм хәбәр итү интонациясе белән әйтелә торган, якынча тәмамланган фикерне белдерүче, билгеле бер эзлеклелектә килгән сүз һәм җөмләләр җыелмасы буларак, икенчендән, нәрсә турында да булса хәбәр итүче һәм ишетеп, күреп зиһенгә алына торган мәгълүмат буларак башлангыч күзаллау булдыру. Иллюстрация темасы буенча җөмләләр төзү. Конкрет җөмләләр белән текстның график моделе арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү (исем кушу). Текст төзү элементлары. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү.

Укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән укытучы сорауларына җавап бирү. Текст эчтәлеген сайлап алып сөйләү, шигырь ятлау.        

Телнең структур берәмлеге буларак сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең элемент-өлгеләре белән танышу.

Әзерлек чоры ахырына балалар түбәндәгеләрне белергә һәм эшли белергә тиешләр:

1. Элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма һәм язма хәрефләр системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;.

2. Рәсем, график модель яки тиешле фишкалар кулланып, беренчедән, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2 — 4 сүздән торган җөмләләр һәм 3 — 4 җөмләдән торган хикәя төзи; икенчедән, парта артында дөрес утыра һәм язма әсбаплардан дөрес файдалана, алгоритм буенча яки тактлап язма хәрефләрнең барлык элементларын да дөрес яза белергә тиешләр.

Әлифба чоры ( 17 сәгать)

Сузык авазлар

Сузык [а, ә, ы, э, и, у, ү, о, ө] авазларының сүздә төрле позициядә килгән һәм аерым кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. График схема буенча сузык авазны әйткәндә, сузыкка басым куеп әйтү. Сүзнең график схемалары буенча сүзне көйләп,иҗекләргә бүлеп салмак һәм орфоэпик дөрес уку. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү.

Схемада сузык авазны башта түгәрәк, соңыннан транскрипция билгесе белән билгеләү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өйрәнелгән сузык аваз кергән сүзләр сайлау.

Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни «киеме» буларак образлы күзаллау булдыру.

            Парсыз сонор тартык авазлар

[м, н, л, р, й, ң] сонор тартык авазлары. Бирелгән авазларның артикуляциясе : үпкәдән килә торган һава агымы бер сөйләм органында, мәсәлән иреннәрдә, тешләрдә, тел алдында, тел уртасында, тел артында киртәгә яки тоткарлыкка очрый, бу авазларны әйткәндә тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә ул авазларны ярым сузыклар дип тә йөртәләр.

Калын һәм нечкә яңгырашлы сүзләрдә сонор тартык авазлар әйтелешен чагыштыру; язуда аларның калын яңгырашын калын сузык аваз хәрефләре (а, у, о, ы) белән (ма, му), нечкә яңгырашын нечкә сузык аваз хәрефләре (ә, и, ө, ү, э) белән белдерү. Сүздә һәр авазны аерып әйтү алымы. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы. Анализлана торган сүз составына кергән аерым аваз артикуляциясе. Тартык авазларның яңгыраулыгын белдерүче билге — уртасында нокта булган квадрат белән билгеләү.

Чагыштыру өчен бирелгән сүзләрдәге (мал-мәл) авазларның аермалы билгеләренең мәгънә функциясенә ия булуын билгеләү.

Сонор авазларны белдерүче басма баш һәм юл хәрефләрнең формаларын үзләштерү. Ябык иҗекләрне (ай) һәм калын һәм нечкә яңгырашлы кушылмаларны (ма, мә, му, мү һ.б.), шулай ук парсыз тартык авазлар уртада һәм ахырда булган сүзләрне (май, малай) уку. Сүзләрне иҗекләп уку белән чагыштырып, орфоэпик уку һәм әйтү алымы.

Сүз башында һәм сүз уртасында |й] авазы

Я, е, ю хәрефләренең ике авазга [йа], [йә], [йы], [йә], [йу], [йү] билге булып килүләре: яра, ял, юл, куян, баян.

Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү.

Я, е, ю хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм иҗекләрне уку. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү.

Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны  калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү:  нечкәлек яңгырау, саңгырау ([д-т],[з-с],[г-к],[гъ-къ] һ.б.) парларның  үзара мөнәсәбәтен ачыклау. Мәсәлән бар-бар, бар-пap һ.б. Өйрәнү тәртибендә басма хәреф формаларын үзләштерү.

Авазларында аерма булган сүзләрне, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне әйтеп карау, чагыштыру күнегүләре (бар-пар).

Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку.

Башлангыч сүзне һәм сүзнең авазын алмаштыру яки аваз өстәү юлы белән ясалган яңа сүзләрне (бур-бура-буран), шулай ук ике яктан да бертөрле укыла торган (ана) сүзләрне уку. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

Аваз. иҗек.сүз.җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау формалаштыру.

Аеру билгеләре булып торган  ь  һәм  ъ  тан соң [й] авазы

Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е,я, ю; ъ+е, ю, я) аңлату. (Я, е, ю хәрефләре алдындагы иҗек калын сүзләргә (алъяпкыч)  ъ билгесе, алдагы иҗек нечкә сүзләргә (дөнья)  ь билгесе куелуын аңлатыла).

Аеру билгеләре һәм сузык аваз хәрефләре белән белдерелгән [й] авазлы сүзләрнең аваз анализы. [Й] авазы кергән сүзләрнең аваз схемасын уку. аны хәреф формасына үзгәртү, соңыннан башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп уку.

Ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү.

(Бу билгеләрнең [гъ], [къ] авазларының калынлыгын белдерү өчен дә кулланылуын аңлату (игътибар, тәкъдим). Калын[гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын ассызыклан үтәргә кирәк. Мәсәлән мәкаль сүзендә[къ] калын кече тел тартыгы, аның калынлыгын белдерү өчен к дан соң а язабыз, укыганда [мәкъәл] дип укыйбыз, икенче иҗекне нечкә итеп уку өчен сүз ахырына ь билгесе куябыз.)

Әлифба чорының ахырына балалар белергә һәм эшли белергә тиешләр:

1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш      , бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлыйбелергә тиеш.

2. Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңахарактеристика бирә;

- анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;

- сүзне иҗекләргә бүлә;

- схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- сүзнең аваз формасын шартлы график формадан хәреф формасына һәм киресенчә үзгәртә;

- элемент-шаблоннар нигезендә басма һәм язма хәрефләрне төзи һәм анализлый;

- аерым график биремне үтәү дәвамында дөрес итеп утыра һәм язма әсбаплардан файдалана ала;

- билгеле бер алгоритм буенча хәрәкәт элементлары нигезендә хәрефләр яза;

- иҗекләрдә һәм сүзләрдә тоташтыруның өч алымын үти;

- тактлап язганда кул чугы мускуллары киеренкелеген йомшарта;

- күчереп язганда һәм диктант вакытларында җөмләләрне һәм үз исемнәрен дөрес яза;

- бизәк-бордюрлар ясый ала белергә тиешләр.

Әлифбадан соңгы чор(14 сәг)

Төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру. Текстагы «авыр» (озын һәм таныш булмаган) сүзләрне укыганда иҗекләп укырга мөмкин. Җөмләнең тыныш билгеләренә карап җөмләләр арасында тукталыш (пауза) ясау. Хикәяләү, сорау, тойгылы җөмләләрнең интонациясен бирү. Укылган текст буенча бирелгән сорауларга тулы җавап бирү. сайлап алып эчтәлеген сөйләү, текстның башын, ахырын үзгәртү, аңа яңа исем бирә белү күнекмәләренә ия булу.

Текстның 1) башлам (вакыйга нәрсәдән башлана). 

2) төп өлеш (катнашучы-геройлар белән нәрсә була), 

3) йомгаклауга(нәрсә ничек төгәлләнә) туры килә торган кисәкләрен табу һәм уку. Текста сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәбәтен белдерә белү.

Грамотага өйрәтүнең йомгаклау чорында беренче сыйныф укучылары белергә һәм эшли белергә тиеш:

      1. Туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлыкүзаллый;

- татар алфавиты басма һәм язма хәрефләренең график системасын;

- һәр хәрефнең элемент формаларын;

- дөрес утыру һәм язма әсбапларны куллану кагыйдәләрен белергә тиеш.

2. Һәр укучы үзенә генә хас темпта басма һәм язма текстларны офоэпик нормаларга туры китереп укый;

- текстның аерым бер өлешләрен сөйли (2 — 3 җөмлә белән) ;

- укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә;

- тыңланган текстка исем куша;

- төрле методик шартларда: 1) басма яки язма текстны күчереп язганда, 2) хәтер буенча яки 3) укытучы әйтеп яздырган вакытта, үзләштерелгән алгоритмга туры китереп аерым да, җөмлә эчендә дә сүзләрне өзмичә язу күнекмәләрен үзләштерә һәр укучы, шәхси мөмкинчелеген истә тотып, язу темпын арттыра белү кебек эш төрләрен башкара белергә тиеш.

3. О, ө хәрефләрен беренче иҗектә генә язу;

- әйтмә һәм язма сөйләмне тел берәмлекләренең төзелеше турында беренче сыйныф укучыларында формалашкан күзаллау нигезендә анализлау һәм тиешле символлар белән модельләштерү;

- тыныш билгеләренә игътибар итеп. иҗекләп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку алымнарын куллану;

- хәрефләрне язуда тоташ һәм тиз итеп язу алымнарын тормышка ашыру;

- татар теленең позицион принцибына нигезләнеп, [гь] [кь] авазларын язуда белдерү турында үзләштергән белем һәм күнекмәләрен уку эшчәнлегендә һәм көндәлек тормышта кулланырга өйрәнергә тиешләр.

Әдәби уку

Т/н

Тема

Д/ с

Дә-рес ти-бы

Укучыларның эшчәнлеге яки уку эшчәнлеге төре

 Контроль төре

Укучыларның белемнәренә таләпләр

Дата

план

факт

1

“Әзерлек”  чоры.(2 сәг)  Кереш дәрес.”Өч кыз”, “Куян кызы”әкиятләре.

Җөмлә.Интонация

1

Яңаны өйрәнү

Укучыларны дәреслек  белән таныш тыру. Сөйләм, җөмлә турында аң-лату.Фәнгә кызыксыну уяту. Сүз, иҗек төшенчәсе белән таныштыру. Сүзне иҗеккә бүлергә өйрәтү Телнең структур берәмлеге буларак сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең элемент-өлгеләре белән танышу.

Агымдагы,ил-люстрацияләр нигезендә сөйләү

-Китап элементларын,җөмлә турында  белергә;

-Рәсемгә карап 3-4 җөмләле хикәя төзи белергә Әкият текстын тыңлау. Иллюстрацияләрнең (рәсемнәрнең) текст өлешләре белән бәйләнешен (мөнәсәбәтен) ачыклау. Әкият эчтәлеген сөйләү.

2

Предметны,билге-не, хәрәкәтне белдерүче сүзләр.Ярдәмлек сүзләр

1

Яңаны өйрәнү

Кем? Нәрсә?Нинди? Нишли? сорауларына җавап бирүче сүзләр

Балаларда текст турында, беренчедән, мәгънә ягыннан үзара бәйләнгән һәм хәбәр итү интонациясе белән әйтелә торган, якынча тәмамланган фикерне белдерүче, билгеле бер эзлеклелектә килгән сүз һәм җөмләләр җыелмасы буларак, икенчендән, нәрсә турында да булса хәбәр итүче һәм ишетеп, күреп зиһенгә алына торган мәгълүмат буларак башлангыч күзаллау булдыру

Агымдагы,

Сорауларга җавап

Телнең структур берәмлекләре: сүз, җөмлә,текстны белергә;

-Тиешле фишкаларны кулланып график модельләргә таянып, рә-семгә карап 3-4 җөмләле хикәя төзи, предметны,билге-не, хәрә-кәтне белдерүче сүзләр таба  белергә. Иллюстрация темасы буенча җөмләләр төзү. Конкрет җөмләләр белән текстның график моделе арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү (исем кушу). Текст төзү элементлары. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү.
Укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән укытучы сорауларына җавап бирү. Текст эчтәлеген сайлап алып сөйләү, шигырь ятлау.        

3

“Әлифба”  чоры Сузык авазлар. 3сәг. 

Сузык [а],[ә],[ы] авазлары.А,а,Әә, Ыы хәрефе.Сузык аваз хәрефләре.

Калын һәм нечкә сузыклар

1

Яңаны өйрәнү

Сузык [а] [ә]  [ы] авазларын фонематик ишетеп, дөрес әйтеп танырга өйрәтү. А,ә  ы хәрефләре белән танышу. Җөмлә төзү күнекмәләре булдыру. Сузык [а, ә, ы, э, и, у, ү, о, ө] авазларының сүздә төрле позициядә килгән һәм аерым кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре.

Агымдагы,

Сорауларга җавап

-Сузык [а] [ә]  [ы] авазларын, Аа,Әә,Ыы хәрефләрен белергә.

-Сузык [а] [ә]  [ы] авазларын дөрес әйтә, ишетеп таный белергә

4

[ э],[и] авазлары, Э, и хәрефләре.[ у,  [ ү] авазлары.У, у хәрефләре.

1

Яңаны өйрәнү

Сузык [э] , [ и], [у] авазлары ,           [ ү] авазлары. И,Э,У,Ү хәрефләре белән танышу. Авазны ишетеп танырга өйрәтү. Кечкенәләргә игътибарлылык тәрбияләү. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. График схема буенча сузык авазны әйткәндә, сузыкка басым куеп әйтү. Сүзнең график схемалары буенча сүзне көйләп,иҗекләргә бүлеп салмак һәм орфоэпик дөрес уку. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү.

-[э] , [ Ө], [о] авазларын, Ээ(е),У,у, Ии хәрефләрен белергә.

-Сузык [э] ,[у] [и] авазларын дөрес әйтә, ишетеп таный, башка авазлар арасыннан аерып ала  белергә

5

Сузык [о],[ө] авазлары.О,о, Ө.ө хәрефләре.

1

Яңаны өйрәнү

Сузык [о], [ө]  авазларын фонематик ишетеп, дөрес әйтеп танырга өйрәтү. А,ә  ы хәрефләре белән танышу. Җөмлә төзү күнекмәләре булдыру .Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни «киеме» буларак образлы күзаллау булдыру. Укытучы укыган текстны тыңлау, эчтәлеген аңлау, куелган сорауларга җавап табу, ишетеп кабул ителгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләү.

Схемада сузык авазны башта түгәрәк, соңыннан транскрипция билгесе белән билгеләү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өйрәнелгән сузык аваз кергән сүзләр сайлау.

6

Парсыз  сонор тартык авазлар

2 сәг.

Тартык Лл,Мм,Нн хәрефләре белән сүзләр уку

1

Яңаны өйрәнү

Укучыларны тартык [л], [м] , [н] авазын сөйләмдә ишетеп танырга өйрәтү.Бер дәрәҗәле сүз моделе нигезендә авазларны аерып әйтергә, икедәрәҗәле сүз моделе нигезендә сүзнең  аваз формасын хәреф формасына үзгәртү. [м, н, л, р, й, ң] сонор тартык авазлары. Бирелгән авазларның артикуляциясе : үпкәдән килә торган һава агымы бер сөйләм органында, мәсәлән иреннәрдә, тешләрдә, тел алдында, тел уртасында, тел артында киртәгә яки тоткарлыкка очрый, бу авазларны әйткәндә тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә ул авазларны ярым сузыклар дип тә йөртәләр. Чагыштыру өчен бирелгән сүзләрдәге (мал-мәл) авазларның аермалы билгеләренең мәгънә функциясенә ия булуын билгеләү.

Агымдагы,пар-ларда уку

Тартык [л], [м] , [н] авазын,Лл,Мм, н хәрефләрен, тартыклар-ның яңгырау һәм саңгырауга бүленгәнен белергә;

-Сүзнең аваз формасын шартлы графиктан хәреф формасына  һәм киресенчә күчерә,парсыз яңгырау [й]авазын дөрес укый   белергә .

Калын һәм нечкә яңгырашлы сүзләрдә сонор тартык авазлар әйтелешен чагыштыру; язуда аларның калын яңгырашын калын сузык аваз хәрефләре (а, у, о, ы) белән (ма, му), нечкә яңгырашын нечкә сузык аваз хәрефләре (ә, и, ө, ү, э) белән белдерү. Сүздә һәр авазны аерып әйтү алымы. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы. Анализлана торган сүз составына кергән аерым аваз артикуляциясе. Тартык авазларның яңгыраулыгын белдерүче билге — уртасында нокта булган квадрат белән билгеләү.

7

Тартык [й], [р],[ң] авазлары. Р,р,Й,й, ң хәрефләре.

1

Яңаны өйрәнү

[й [ р],[ң] авазларын ишетеп таныр-га, Йй,Рр,ң хәрефләрен күреп  белергә,аваз моделендәге урынына карап авазны дөрес әйтергә өйрәтү.

Схема буенча җөмлә төзү, сүзгә иҗек-аваз анализы ясауны ныгыту.

Укучыларны тартык  [н], [л] , [м] авазы.Нн,Лл, Мм хәрефләре белән таныштыру. Бер дәрәҗәле сүз моде-ле нигезендә авазларны аерып әй-тергә, сөйләмдә авазны дөрес әй-тергә өйрәтү. Сүз байлыгын арттыру.

Агымдагы,

Сорауларга җавап

-Тартык  [й [ р],[ң] авазларын, ,  Йй,Рр,ң хәрефләрен белергә.

- Авазларын дө-рес әйтә, ишетеп таный, башка авазлар арасыннан аерып ала,бу авазларга сүзләр таба  белергә

- Тартык [й] , [ң] авазын, Йй, ң хәрефләрен, тартыклар белергә;

-Схемалардан һәм тексттан сүзләрнең  аваз һәм хәреф язылышын иҗекләп, дөрес әйтеп укый белергә .Сонор авазларны белдерүче басма баш һәм юл хәрефләрнең формаларын үзләштерү. Ябык иҗекләрне (ай) һәм калын һәм нечкә яңгырашлы кушылмаларны (ма, мә, му, мү һ.б.), шулай ук парсыз тартык авазлар уртада һәм ахырда булган сүзләрне (май, малай) уку. Сүзләрне иҗекләп уку белән чагыштырып, орфоэпик уку һәм әйтү алымы.

8

Сүз башында һәм сүз уртасында |й] авазы. 1 сәг. [йа],[йә], [йы] [йэ] [йу][йү] аваз ку-шылмалары. Яя,Юю,Ее хәрефләре.

1

Яңаны өйрәнү

Яя,Юю,Ее хәрефләренең  ике авазга билге булып йөрүен һәм,күрше иҗектәге сузыкларга карап, калын да, нечкә дә укылганын аңлату. Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү.

- Яя,Юю,Ее хәрефләренең ике аваз белдерүен, [йа],[йә], [йы] [йэ] .[йу][йү аваз кушылмалары булып килүен белергә;

-. Схема буенча җөмлә төзү, сүзгә иҗек-аваз анализы ясый, дөрес,аңлап укый белергә;

9

Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар      7сәг.

Тартык [д,], [т,]  авазлары. Дд,Тт хәрефләре.

1

Яңаны өйрәнү

Укучыларны тартык [д,], [т,]  аваз-лары. Дд,Тт хәрефләре. белән та-ныштыру, авазларын фонематик ишетеп, дөрес әйтә белүне,өйрәнелә торган авазларны яңгыраулык- саңгыраулыкта аера алу юлларын гамәли  өйрәтү. Сүзлек запасын, аңлап уку күнекмәләрен үстерү.

Агымдагы,

Сорауларга җавап

- Тартык [д,], [т,]  авазын, Дд,Тт хәрефләрен,тартыкларның яң-гырау һәм саңгырауга бүлен-гәнен белергә;

-Дөрес укый, рәсем буенча һәм укыганны аңлап   сөйли, сорауларга җавап бирә белергә;

10

Тартык [з], [с]  авазлары. Зз, Сс хәрефләре.

1

Яңаны өйрәнү

Укучыларны тартык [з], [с]   авазын сөйләмдә ишетеп танырга өйрәтү. Бердәрәҗәле сүз моделе нигезендә авазларны аерып әйтергә, икедәрә-җәле сүз моделе нигезендә сүзнең  аваз формасын хәреф формасына үзгәртү

Агымдагы,үз-ара тикшереп уку

- Зз, Сс хәрефләрен таный,  өйрәнгән яңгырау һәм саңгырау тартыкларны белергә;

-Сүзгә иҗек-аваз анализы ясый, дөрес аңлап укый белергә;

11

Тартык [г], [к], [гъ], [къ] авазлары. Гг,Кк хәрефләре.

1

Яңаны өйрәнү

Укучыларны тартык [г], [к], [гъ], [къ] авазлары. Гг,Кк хәрефләр бе-лән таныштыру,бердәрәҗәле сүз моделе нигезендә авазларны дөрес әйтергә өйрәтү, икедәрәҗәле сүз моделе нигезендә сүзнең  аваз фор-масын хәреф формасына үзгәртү

Агымдагы,

Сорауларга җавап

-Гг,Кк хәрефләрен таный,  г,к хәрефләренең 2 аваз белдерүгә хезмәт итүен белергә;

- Өйрәнгән хәрефләр белән сүзләр, җөмләләр, текст укый белергә.

12

Тартык [в [w],[ф] авазлары. Вв , Фф хәрефләре.

1

Яңаны өйрәнү

Тартык [в [w] авазларын дөрес әйтә,укый  һәм куллана белергә өйрәтү.Басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп укуларына ирешү. Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны  калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү:  нечкәлек яңгырау, саңгырау ([д-т],[з-с],[г-к],[гъ-къ] һ.б.) парларның  үзара мөнәсәбәтен ачыклау. Мәсәлән бар-бар, бар-пap һ.б. Өйрәнү тәртибендә басма хәреф формаларын үзләштерү

Агымдагы,

Сорауларга җавап

- Тартык [в [w] авазларын дөрес әйтә,укый  һәм куллана белергә;

- Өйрәнгән хәрефләр белән сүз-ләр, җөмләләр, текст укый, со-рауларга җавап бирә,рәсемнәр буенча җөмлә төзи һәм сөйли  белергә; Авазларында аерма булган сүзләрне, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне әйтеп карау, чагыштыру күнегүләре (бар-пар).

13

 Парлы [б] ,[п]  авазлары һәм Бб, П,п хәрефләре.

1

Яңаны өйрәнү

Парлы [б] ,[п]  авазлары һәм Бб, П,п хәрефләре белән таныштыру. Уку тизлеген арттыру өстендә эш.

Өйрәнелә торган авазларны яңгыраулык- саңгыраулыкта аера алуны камилләштерү.

Агымдагы,үз-ара тикшереп уку

- Парлы [б] ,[п]  авазларын  һәм Бб, П,п хәрефләрен белергә;

- Өйрәнгән хәрефләр белән сүзләр, җөмләләр, текст укый, сорауларга җавап бирә, рәсем-нәр буенча җөмлә төзи һәм сөйли  белергә;

14

Тартык [ж], [ш]  авазлары,Жж, Ш,ш хәрефләре.

1

Яңаны өйрәнү

Укучыларны ж], [ш]  авазлары,Жж, Ш,ш хәрефләре белән та-ныштыру. Жж хәрефләренең рус теленнән кергән алынма сүзләрдә очравын аңлату.Дөрес,аңлап уку к үстерү.

Тематик, сәнгатьле уку

- Тартык [ж], [ш]  авазларын, Жж, Ш,ш хәрефләрен белергә;

-Текстны укый һәм сөйли белергә

15

[җ] авазы .Җҗ  хәрефләре.

ч] авазы,

Чч хәрефләре

1

Яңаны өйрәнү

 Яңгырау тартык [җ] авазы Җҗ  хәрефләре  белән таныштыру. Рәсем буенча сөйләү күнекмәләрен үстерү

Яңа аваз, хәреф белән таныштыру. Сүз-дә танып белергә өйрәтү. Укыганны үз фикерең белән әйтү күнекмәсе булдыру.

Тематик , Сорауларга җавап

Агымдагы,

Сорауларга җавап

-[җ] авазы .Җҗ  хәрефләрен белергә;

- Текст буенча сорауларга җавап бирә,рәсемнәр буенча җөмлә төзи һәм сөйли  белергә.

[ч] авазы, Чч хәрефләрен

белергә;

- Текст буенча сорауларга җа-вап бирә һәм эчтәлекне сөйли  белергә.

16

Парсыз тартык авазлар 2 сәг.

Тартык [х] [һ]  авазлары. Х,х , Һ,һ хәрефләре.

1

Яңаны өйрәнү

Укучыларны яңа аваз, хәрефне ишетеп, күреп танырга өйрәтү.Йөгерек укуларына ирешү. Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку. Парсыз [х, һ, ] тартыклар артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр һәм сүзләр, текстлар уку. Текстның эчтәлеген үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү. Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.

Агымдагы,

Сорауларга җавап

- Тартык[х] [һ] авазларын дөрес ишетә,әйтә,аера,Хх,Һһ хәреф-ләрен дөрес куллана белергә.

- Шигырьне сәнгатьле уку төшенчәсен белергә;

17

Тартык [щ] авазы. Щщ, Тартык [ц] авазы. Ц,ц хәрефләре

1

Яңаны өйрәнү

Укучыларны яңа аваз, хәреф белән таныштыру. Ишетеп, күреп тану, йөгерек уку, рәсем буенча сөйләү күнекмәләрен үстерү. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

Аваз. иҗек.сүз.җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау формалаштыру. Парсыз [х, һ, щ, ц] тартыклар артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр һәм сүзләр, текстлар уку. Текстның эчтәлеген үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү. Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.

Агымдагы, дөрес һәм сәнгатьле уку

- Тартык [щ] авазы., Щщ, хәрефләрен белергә; Башлангыч сүзне һәм сүзнең авазын алмаштыру яки аваз өстәү юлы белән ясалган яңа сүзләрне (бур-бура-буран), шулай ук ике яктан да бертөрле укыла торган (ана) сүзләрне уку.

18

Аеру билгеләре булып торган ь һәм ътан соң [й] авазы. 1сәг

 Ёё хәрефләре.

 ъ,ь хәрефләре.

1

Яңаны өйрәнү

Тартыкларны яңгырау, саңгырауга аера белергә. Басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп укуларына ирешү. Аеру билгеләре булып торган  ь  һәм  ъ  тан соң [й] авазы Ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү.

(Бу билгеләрнең [гъ], [къ] авазларының калынлыгын белдерү өчен дә кулланылуын аңлату (игътибар, тәкъдим). Калын[гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын ассызыклан үтәргә кирәк. Мәсәлән мәкаль сүзендә[къ] калын кече тел тартыгы, аның калынлыгын белдерү өчен к дан соң а язабыз, укыганда [мәкъәл] дип укыйбыз, икенче иҗекне нечкә итеп уку өчен сүз ахырына ь билгесе куябыз.)

Агымдагы,үз-ара тикшереп уку

 ъ,ь хәрефләре

- Текст буенча сорауларга җавап бирә,рәсемнәр буенча җөмлә төзи һәм сөйли  белергә

19

Туган тел. Туган җир.

Шигырьләр һәм хикәяләр уку.

1

Катнаш

 Басма текстны орфоэпик нормалар-га туры китереп  сәнгатьле укула-рына ирешү.

Укыганны аңлап сөйләү һәм  рәсем буенча сөйләү күнекмәсе  үстерү

Басма текстны орфоэпик нормалар-га туры китереп  сәнгатьле укула-рына ирешү.

Укыганны аңлап сөйләү һәм  рәсем буенча сөйләү күнекмәсе  үстерү

Агымдагы, дөрес һәм сәнгатьле уку

Тематик, дөрес һәм сәнгатьле уку

- Басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп укый ,  рәсемнәр буенча җөмлә төзи һәм сөйли белергә

- Шигырьне сәнгатьле укый, сорауларга җавап бирә,сүзләрнең мәгънәләрен аңлата белергә

Әлифбадан соңгы чор(14сәг.)

Әдәби уку

Сәяхәткә чыгу. (3 сәг)

Дәрес темасы

Дәрес тибы

Дәрес эчтәлеге

Укучыларның белемнәренә таләпләр

Тикшерү төрләре

Өстәмә материал эчтәлеге

Сәг.

саны

Вакыты

Тиеш

Үткән

20.

Сәяхәт башы. Аптыраткыч әкиятләр сере

Яңа материалны өйрәнү.

Халык авыз иҗаты әсәрләре, өйрәнеләсе әсәрнең жанр үзенчәлеге: кече фольклор жанры, халык әкиятләре, аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр сере.Төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру. Текстагы «авыр» (озын һәм таныш булмаган) сүзләрне укыганда иҗекләп укырга мөмкин.

Белә: әдәби укуның нинди фән икәнен; аптыраткыч әкиятләрнен төзелешен

Эшли белә:китап белән эшли, китапның эчтәлек битен таба

Сәнгатьле уку

Кече фольклор жанры әсәрләре; җанландыру турында беренчел мәгълүмат

1

21.

Санамыш серләре

Борынгы санамышлар

Катнаш

Халык авыз иҗаты әсәрләре. Яттан белгән әсәрләрне дөрес сөйләү.

Халык авыз иҗаты әсәрләре.  Укылган яисә тыңланган әсәрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кору.Җөмләнең тыныш билгеләренә карап җөмләләр арасында тукталыш (пауза) ясау

Белә: санамышларның төзелешен

Эшли белә: санамыш әйтеп уен оештыра

Белә: борынгы санамышларны яттан әйтә

Эшли белә: парлашып эшли, кече фольклор әсәрләрен аера, сәнгатьле укый

Парлашып эшләү

Парлашып эшләү

Рифма

1

22.

Табышмак ничек төзелә

Эндәшләр

Яңа материалны өйрәнү.

Халык авыз иҗаты әсәрләре.  Укылган яисә тыңланган әсәрнең эчтәлеге. Дөрес һәм йөгерек уку.Хикәяләү, сорау, тойгылы җөмләләрнең интонациясен бирү. Укылган текст буенча бирелгән сорауларга тулы җавап бирү. сайлап алып эчтәлеген сөйләү, текстның башын, ахырын үзгәртү, аңа яңа исем бирә белү күнекмәләренә ия булу.

Белә: “җанландыру”, “чагыштыру” сүзләренең асылын

Эшли белә: табышмакларның җавапларын таба, предметларны чагыштырып табышмак төзи

Белә: “эндәшләр” жанры, аның үзенчәлекләрен

Эшли белә: текстны дөрес интонация белән укый, уку өчен темп сайлый

Сәнгатьле уку

Җанландыру. Табышмак һәм аптыраткыч әкиятләр

Эндәшләр

1

23.

Тизәйткечләр

Охшаш яңгырашлы сүзләр

Яңа материалны өйрәнү

Халык авыз иҗаты әсәрләре.  Укылган яисә тыңланган хәлләргә дөрес бәя куя белә, диалог төзүдә катнаша.

Хәзерге татар әдәбияты әсәрләре. Текстларны аңлап, йөгерек уку. Эчтәлек буенча фикер алышуда катнашу, текст ахырындагы биремнәрне төгәл үтәү.

Белә: “тизәйткеч” жанры

Эшли белә: фольклорның кече жанрларын аера: табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәш, аптыраткыч әкиятләр

Белә:әсәрнең эчтәлеген

Эшли белә: текстны анализлаганда, сәнгатьле итеп сөйли. Шигъри һәм чәчмә әсәрләр турында гомуми күзаллау булдырыла

Парларда эшләү

Эчтәлек сөйләү. Ятлаганны сөйләү.

Тизәйткечләр

Рифма белән танышу.

1

24

Рифма һәм шигырь мәгънәсе

Шаян шигырьләр

Ш.Галиев, Р.Газизов шигырьләрендә рифма.

Катнаш

Хәзерге татар әдәбияты әсәрләре. Әкиятләр һәм шигырьләрнең жанр үзенчәлекләре белән таныштыру.

Хәзерге татар әдәбияты әсәрләре.

Белә: әсәрләрнең эчтәлекләрен

Эшли белә: проза әсәрләрен шигъри әсәрләрдән аера

Белә: бер әсәрне яттан

Эшли белә:сүзләрне рифмалаштыра

Сорауларга җавап бирү

Яттан сөйләү

Рифма

1

25

Чылбыр әкиятләр

Катнаш

Хәзерге татар әдәбияты әсәрләре. Төрле жанрдагы әсәрләрне ишетеп аңлау, укылган әсәрләрнең эчтәлеген сөйли белү. Сәнгатьле уку күнегүләре.

Белә: чылбыр әкиятләрнең композиция үзенчәлекләрен

Эшли белә:чылбыр тәртибендә укый

Сәнгатьле уку

Чылбыр әкиятләр жанры белән танышу. Әкияттә кабатлануларның төрле мәгънә белдерүе.

1

26

Яңгыравык шигырьләр

Поэзия һәм прозада сүзләрнең үзенчәлекле яңгырашыФәнис Яруллин  шигырьләре.

Яңа материалны аңлату

Хәзерге татар әдәбияты әсәрләре.Ишеткәннәргә карата үз фикереңне белдерү.

Әдәби әкият, шигырьләрдә жанр үзенчәлеге. Төрле жанрдагы әсәрләрне тыңлый белү, аларның эчтәлеген аңлау, әсәр эчтәлеге буенча диалог төзүдә катнашу

Белә:авторларның бер шигырен яттан

Эшли белә:укылган әсәр эчтәлеге буенча фикер алыша, бәхәсләшә, үз фикерен әйтә

Белә:укылган әсәрнең эчтәлеген

Эшли белә: поэзия һәм прозада сүзләрнең үзенчәлекле яңгырашын тоемлый,таба

Яттан уку

Әсәрнең эчтәлеген сөйләү

Әсәрне яттан кычкырып укыганда аның характерын бирү өчен тавыш сайлау.

Сүзләрнең үзенчәлекле яңгырашы

1

27

Урман мәктәбендә

Малайлар һәм кызлар турында

Яңа материалны аңлату

Төрле жанрдагы әсәрләрне кычкырып уку, сөйләм үзенчәлеген ачыклауТекстның 1) башлам (вакыйга нәрсәдән башлана).

2) төп өлеш (катнашучы-геройлар белән нәрсә була),

3) йомгаклауга(нәрсә ничек төгәлләнә) туры килә торган кисәкләрен табу һәм уку

Белә: урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен

Эшли белә: әсәрләрне сәнгатьле итеп укый

Белә:авторларның бер шигырен яттан

Эшли белә: әсәрне рольләргә бүлеп укый, текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чараларын таба

Сәнгатьле уку

Җәнлекләр һәм кошлар турында әсәрләр

Әсәрне яттан яки кычкырып укыганда аның эятәлеген, характерын төрле сурәтләү чаралары аша бирү

1

28.

Санамыш, тизәйткеч, үртәвеч

Шигырьдә юмор хисе

Катнаш

Әдәби әсәрнең тел үзенчәлекләрен аеру. Санамыш, тизәйткеч яисә үртәвечләрне яттан белү

Кече яшьтәге мәктәп баласы аңлый алырлык әдәби әсәрләр

Белә: әсәрләрнең кайберләрен яттан

Эшли белә:кече фольклор жанрларын аера: санамыш, тизәйткеч, үртәвеч һ.б.

Белә:юмористик әсәрләрне сәнгатьле итеп укый

Эшли белә:шигъри әсәрне анализлый

Парлап уку

Сәнгатьле уку

Кече  фольклор жанрлары: санамыш, тизәйткеч, үртәвеч һ.б.

Әсәрдәге юмор хисе бирелеше, кызыклы урыннарны аеру

1

29.

Язучы фантазиясе

Дөньяны кем ничек күрә?

Катнаш

Хәзерге татар әдәбияты әсәрләре. Яттан уку

Әдәби әсәрләрнең эчтәлеген аңлау. Тема, әсәрнең төп фикере, әсәр геройлары.

Белә: язучылар турында гомуми күзаллау

Эшли белә: рольләргә бүлеп укый, әсәрне анализлый

Белә: яттан бер әсәр

Эшли белә: рольләргә бүлеп укый, шигъри һәм проза әсәрләрен аера белә

Сәнгатьле уку

Сорауларга җавап

Әдәбиятта фантазия

Риыма. Әсәрдәге образны чагыштырып анализлау

1

30.

Шагыйрь нәрсә күрә һәм Хакимҗан Халиков  Әгәр күрә белсәгез...ишетә?

Яңа материалны аңлату

Әсәрләрдә сурәтләү чаралары. Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне тыңлау, уку, аңлау

Белә: текстны сәнгатьле итеп укый, эчтәлеге буенча сораулар бирә һәм аларга җавап таба

Эшли белә: хикәя һәм шигырь турында гомуми күзаллау

Сорауларга җавап

Әсәр геройларына карата үз фикерләрен белдерү

1

31.

Такмазалар, уйдырмалар, әкиятләр, бишек җырлары

Яңа материалны аңлату

Халык авыз иҗаты әсәрләре. Әсәр буенча диалог төзү.Җөмләнең тыныш билгеләренә карап җөмләләр арасында тукталыш (пауза) ясау. Хикәяләү, сорау, тойгылы җөмләләрнең интонациясен бирү. Укылган текст буенча бирелгән сорауларга тулы җавап бирү. сайлап алып эчтәлеген сөйләү, текстның башын, ахырын үзгәртү, аңа яңа исем бирә белү күнекмәләренә ия булу.

Белә: такмазалар, уйдырмалар, әкиятләр, бишек җырларын аера

Эшли белә:текст һәм иллюстрациядәге уртаклык, текстта парлы рифмаларны таба

Сайлап уку күнегүләре

Чагыштыру, сынландыру, кабатлаулар, риыма, ритм турында беренчел күзаллау булдыру

1

32.

Рәссам нәрсә күрә?Рифмалашкан сүзләр.

Яңа материалны аңлату

Халык авыз иҗаты әсәрләре. Әсәргә ясалган иллюстрацияләр һәм аларның әсәрне аңлауда ярдәме

Эшли белә: текстны сәнгатьле итеп укый, текст һәм иллюстрация арасындагы уртаклыкны таба

Сайлап уку күнегүләре

Рифма

1

33.

Йомгаклау.Риф-малашкан сүзләр.

катнаш

Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнешен табу.

Эшли белә:укылган әсәрнең эчтәлеген аңлый, әсәрнең нинди жанрга каравыннан чыгып, дөрес интонация, темп сайлый

Сәнгатьле уку

Рифма

1

1 сыйныфны тәмамлаганда, укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр:

-        Әсәрне иҗекләп аерым сүзләрне дөрес әйтеп уку белү;

-        Текст эчтәлеген аңлау;

-        Проза һәм шигъри әсәрләрне аера белү;

-        Фольклор әсәрләрен аеру (табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәшләр һ.б.);

-        Тексттагы кабатлаулар, рифма, эндәш сүзләрне табу, сорау һәм өндәү җөмләләрне тану;

-        Эчтәлек битеннән кирәкле әсәрләрнең кайсы биттә булуын ачыклау;

-        Бирелгән текстка карата сорауларга җавап табу.

Укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш:

-        Төрле авторларның 3-4 әсәрен яттан;

-        Укылган әсәрләрнең эчтәлеген

Түбәндәге укыту-методик комплекты файдаланыла:

1. И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова “Әлифба” Казан. “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты. 2012.

2  И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова “Әлифба. Методик кулланма” Казан. “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты. 2012.

3. И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова “Грамотага өйрәтү   программасы: уку һәм язу” Казан. «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты. 2012.

4. Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова  “Әдәби уку”, Казан.“Мәгариф-Вакыт” нәшрияты. 2012.

5. Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова  “Әдәби уку”(дәреслек - хрестоматия) . Казан . ”Мәгариф-Вакыт” нәшрияты. 2011

6. Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова “Әдәби уку” (методик кулланма) Казан. “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты. 2012.

7.  Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова “Әдәби уку” (мөстәкыйль эш дәфтәре)   Казан. “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты. 2011.                                


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

календарь-тематик план -4

Әдәби укудан календарь-тематик план...

Тәрбия эшенең календарь-тематик планы

Класс җитәкчесе – класста тәрбия эшен оештыручы һәм укучыларның остазы.         Класс җитәкчесенең оештыру-тәрб...

1 сыйныф өчен татар теленнән календарь - тематик план.

Перспектива УМК сы нигезендә эшләүче укытучылар өчен....

1нче сыйныф өчен Фәтхуллова дәреслегенә туган телдә укудан календарь тематик план

1 нче сыйныф рус төркемнәре өчен календарь тематик план...

Әдәби укудан календарь-тематик планлаштыру. 3 класс

Әдәби укудан  календарь-тематик планлаштыру. 3 класс...

1нче А сыйныфы өчен туган (татар) телдән (рус төркеме) календарь-тематик план

1нче А сыйныфы өчен туган (татар) телдән (рус төркеме) календарь-тематик план...

3 сыйныф өчен туган телдән календарь тематик планлаштыру

3 сыйныф өчен туган телдән календарь тематик планлаштыру...