«Тамчы – шоу» интеллектуаль уен.
материал (3 класс) на тему

Шайхелмарданова Нурания Абударовна

«Тамчы – шоу» интеллектуаль уен.Башлангыч класслар өчен кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tamchy-shou.docx16.9 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Тамчы – шоу» интеллектуаль уен

Максат: Укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып белү, күзаллауларын арттыру, баету, тел культурасын үстерү,мөстәкыйльгә өйрәтү,туган телгә, күренекле әдипләребезгә ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Уен тәртибе: Уенда 2 команда катнаша. Өй эшенә исем , девиз, Ш. Галиев шигырьләрен укып, татар халык  мәкальләре бәйгесенә әзерләнүләр керә.

                                                        УЕН БАРЫШЫ

   Залда тыныч кына күңелле татар көе яңгырый. Бүлмәгә төрле плакатлар эленә. Уенчылар үз урыннарын алалар.

       А.б. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! “Тамчы- шоу” уенын башлап җибәрәбез. Шат елмаеп бер- беребезгә карыйк, ачык йөзле булыйк. Безнең бүген

уеныбыз татар тәленә, халкыбызның гореф-гадәт, өрлаларына, күренекле  шәхесләребезгә багышлана.

      (Сүз командаларга бирелә. Алар үзләре белән таныштыра.)

1 тур. 2нче слайд “Кайсыгыз җитез”

А.б.   Уенга кереп китү, җылынып алу өчен сораулар биреләчәк.

1. Яшелчә бакчасында бабай, әби, онык, эт мәче, тычкан шалкан тарталар. Бакчада ничә кеше?  (3)

2. Кубикның һәр ягы төрле төскә буялган. Моның өчен ничә төрле буяу кирәк?  (6)

3. Машинага биш кәҗә бәтие утырган. Һәрберсенең 8 км юл үткәнлеге билгеле булса, машина күпме юл үткән?  (8)

4. Каз һәм мәче аякларының саны 8 булса, ишек алдында ничә каз бар?    (2)

5. Бер рәттә 8 урындык. Алия сулдан бишенче урыега, ә Рәйсә уңнан бишенче урынга утырган. Алар икесе бер урынга туры килмәгәннәрме?  (Юк)

6. Җәй көне самолет Казаннан Мәскәүгә 95 мин ,ә кышын 1сәг35мин оча. Бу ни өчен шулай?  (95мин=1сәг35мин)

7. Йосыфның 7 таякчыгы бар. Бер таякчыкны урталай сындырса, аның ничә таякчыгы булыр?  ( 8)

Каз бер аякта басып торганда 5кг, ике аякта басса ничә кг булыр?   ( 5кг)

1тур. 3 слайд “Табышмаклар”

                                           1 нче команда

      Көзме,кышмы, язмы, җәйме,

Тыңламый, нишләтәсең-

Кар-буранда, җил яңгырда

Салмый ул эшләпәсен.    Кадак

  1. Авызыны башны тыгып

Карадым, курыкмадым.

Аннары, башына менеп,

Рәхәтләнеп йокладым.   Мич

  1. Башка җирләре бик дөрес,

Бер генә ялгыш монда:

Түгел никтер урынында

Мөгезе – борынында!  Мөгезборын

  1. Сакаллы булып туган ул,

Сакаллы сабый булган.

Парикмахерга бармаган,

сакалын кырдырмаган.   Кәҗә

  1. Су өстендә җәяү йөрим,

       Тып-тып басып атлыйм мин.

       Иң тирән җирдән үтәм ,

       Әз генә дә батмыйм мин.   Боз өсте

     

                              2 нче командага

1. Бар җирне кызылга буяр,

Әмма канга буямас.

Кайчан гына атса да ул,

Беркем куркып уянмас.  Таң

2. Бик күп телләрне белсә дә,

Сөйләшми бер телдә дә.

Өйрәним дисәң өйрәтә,

Карышмый беркемгә дә.   Сүзлек

3. Йөртәләр аны һәрвакыт

Каты-каты типкәләп.

Җан фәрманга йөгерә ул,

Тормый бердә үпкәләп. Футбол тубы

4. Морзе азбукасы белән

Тукылдата тук-тук-тук:

-Тик торганым юк,юк,юк,

Шуңа күрә мин тук,тук!  Тукран

5.Эшне генә ярата ул,

булганы юк уенда;

 Аннан башка үткәрәләр-

 Үзе килми туена.  Сабан

3 тур. 4 нче слайд: ”Әсәрне таныйсыңмы?”

( Ш. Галиев шигырьләрен ни дәрәҗәдә белүләре тикшерелә)

1. Шәвәлинең бабасы кем?   (Хуҗа Насретдин)

2. Шәвәлигә ничә яшь?   (5-15 арасында)

3. “Рәхмәтләр хакында” шигырендәге балалар исеме.   (Гафур,Динә)

4. Шәвәли нәрсәдән туйган?   (Конфеттан)

5. Доктор ни өчен Шәвәлине орыша?  (Күп итеп дару ашаган өчен.)

6. Тимершаны Сабантуй мәйданына күтәреп алып салган малайның исеме ничек?  (Сабир)

7. Малайның туган көненә әтисе һәм әбисе нәрсә пешерүне үтенә?  (Әбисе-бәлеш, әтисе-пәрәмәч)

8. Шәвәли күрше дустын нәрсә белән сыйлый?  (Күкәй)

4 тур. 5 нче слайд: “Капитаннар бәйгесе” (Мәкальләрне әйтеп бетерү)

             1 нче капитанга:

  1. Ана яхшылыгын (авырсаң белерсең.)
  2. Анасыз корт бал җыймас,(бал җыйса да мул булмас.)
  3. Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр.)
  4. Әткәй- шикәр, (әнкәй бал.)
  5. Атасы барның (бәхете бар.)

              2 нче капитанга

  1. Үзең бел, ата-анаңа (киңәш ит.)
  2. Атасын алдаган (илен дә алдар.)
  3. Ана кәңеле балада,(бала күңеле далада.)
  4. Өйнең яме (ана белән.)
  5. Ачтан үлсәң дә, (ата-анаңны ташлама.)

5 тур. 6 нчы слайд :”Игътибарлылык” конкурсы

           7,8 нче слайд (бирем), 9 нчы слайдта җаваплар  , 10 нчы слайд “Бүләкләү”

                 

                                                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тамчы шоу

Внеклассное мероприятие по теме " Сказки" для проведения с учащимися 4-5 классов русских школ....

Тамчы-шоу "Без Тукайны беләбезме?"

Внеклассное мероприятие в виде игры-соревнования между двумя командами. Проверяет усвоенные знания учащихся начальных классов о жизни и творчестве великого татарского поэта Г. Тукая....

тамчы шоу

Максат: балаларның әйләнә-тирә дөнья, татар                     теле, укудан белемнәрен тикшерү, интел- ...

Уен "Игътибарлы бул" (тамчы-шоу)

Тамчы - шоу уены өчен рәсемнәр . Балалар бакчалары һәм кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен....

«Тамчы - шоу» бәйгесе.

Балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, җитезлек, игътибатлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү....

«Тапкырлар һәм зирәкләр” тамчы-шоу

Тема: «Тапкырлар һәм зирәкләр” тамчы-шоуМаксат: укучыларда укуга карата аңлы караш булдыру, сөйләм телен, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру, укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтл...

"Тамчы шоу" интеллектуаль уен кичәсенә сценарий.

Интеллектуальная игра «Тамчы шоу»  к празднику 9 МаяАвтор: Мингазова Гульназ Маратовна, учитель начальных классов,  МБОУ «Старо Ямкинская ООШ» Алькеевский район, Республика ТатарстанЦел...