Сыйфат. Кабатлау
план-конспект урока (2 класс) на тему

Татар теленнән ачык дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш районы

                                Салахова Миләүшә Дәниф  кызы

                             

                                                       

Класс: 2

Дәрес:  татар теле

Тема:  Фигыльләр. Кабатлау.

Максат:  “Фигыль” темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү,

                   укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, игтибарлылыгын үстерү;    

                   туган як табигатенең матурлыгын тоя һәм саклый белү теләге,    

                   үзең дә матурлык тудырырга теләү омтылышы тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютерда “Яз килә” җыры, сюжетлы рәсемнәр, таблица, мәкальләр, сынамышлар,      

                  агач, чәчәк, күбәләк һ.б. рәсемнәр.

Дәрес тибы: катнаш.

Методы:  эврестик әңгәмә, күнегүләр, күзәтү, чагыштыру, анализ.

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

        - Хәерле көн, укучылар. Кәефләрнең яхшы булуын теләп дәресне башлыйбыз.

II. Актуальләштерү.

  1.Өй эшен тикшерү . Сезгә өй  эше итеп сюжетлы картина буенча хикәя язарга һәм фигыльләрне әйтергә иде. Әйдәгез, тикшереп алыйк.

Үзбәя.

  -Бүгенге дәресебезне “Дәрес- шатлык” дип атарбыз. Шатлык булган җирдә җыр да була. Ягез әле, игътибар белән җыр тыңлап алыйк. Нәрсә турында икән ул?

2.Җыр тыңлау. “Яз килә”. М.Ярмиева көе, Ә.Авзалова сүзләре. 1 куплет.

  • Җыр нәрсә турында? (Яз).
  • Җыр сүзләре сезнең алдыгызда. Игътибар белән укып чыгыгыз әле, анда нәрсәләр җитми? (Хәтер тикшерү).
  • Яз көне нинди үзгәрешләр була? (Көн җылына, агачлар яфрак яра, басуда эшләр башлана, табигать матурлана һ.б.)

(Картинага рәсемнәр беркетү)

3. Матур язу.

        -Ягез әле без дә матур язу өстендә эшләп алыйк.

Яя Яя Яя

Яз килә, яз килә-

Табигать уяна.

4. Җыр тексты өстендә эш. (2 слайд)

- күп нокталар урынына хәтердән җыр сүзләрен кую:

Җир җылы һәм иркә

Кояш та ...(елмая)

Бар дөнья ...(уяна),

Бар дөнья ...(куана).

        Яз килә, яз ...(килә),

        Чәчәкләр ...(уяна).

        Йөрәккә яз ...(килде)

        Бар дөнья ...(куана).

Төшеп калган сүзләрне уку (елмая, уяна, куана, килде).

        -Бу сүзләр нинди сүз төркеменә карый инде? (Фигыль).

5. Дәрес темасын ачыклау.

        - Димәк, дәрестә нинди тема өстендә эшләячәкбез? (Фигыльләр турында өйрәнүне дәвам итәрбез).

        - Нәрсә ул фигыль? (Кагыйдә искә төшерелә). (3,4 слайд)

                                                                                        Үзбәя.

III. Белем – күнекмәләрне ныгыту.

  • Яз көне кешеләр дә җанлана. Күңелләр күтәрелә, җырлыйсы, биисе килә. Шигырьләр язу теләге дә яз көне көчлерәк була. Сезнең шигырь язып караганыгыз бармы? Кемнәр  шигырь яза?

1. Шигырь өстендә эш. 236 күнегү.

        -Шәйхи Маннур да язны бик яраткан күрәсең, яз турында шундый матур шигырь язган. Әйдәгез тыңлыйк әле. (1 укучы шигырьне  укый).

        - Язның нинди билгеләре турында әйтелә? (Картинага елга рәсеме элү) Әле бу билгеләр күренәме? (5 слайд)

1 укучы биремне укый.

 -Фигыльнең барлык, юклык формаларын кабатлау. (6 слайд)

Таблица.

Барлыкта                  Юклыкта

оча                             очмый

килә                           килми

                                           кочар                          кочмас

                                           гөрләр                        гөрләмәс

-Биремне башта телдән, соңыннан язып үтәү.

                                                                     

4. “Тамчылар” хикәясе өстендә эш.

        - Яз килүен иң башта нәрсәләргә карап беләбез? (Түбәләрдән тамчылар тама).

        - Сезнең тамчы тамганны күзәткәнегез бармы?

“Тамчы тама- тама бозны тишә” дигән әйтем сезгә танышмы? Сезнең күзәтүләргә туры киләме? Килешәсезме? Димәк, кечкенә генә тамчы көне буе тама торгач каты бозны тишә ала. Кешеләр дә шулай, бик тырышып эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.

  • Ә хәзер хикәянең үзе белән танышыйк. Кая ашыгалар икән тамчылар? (укытучы укый). (Сорауга җавап алына).
  • Нәтиҗә ясыйк инде. (Димәк, кечкенә генә тамчылар бергә кушылып гөрләвек ясый, ә гөрләвекләр елгага кушыла. Анда алар безгә иң кирәкле булган электр барлыкка китерергә булышалар икән.)

Сүзлек эше: Турбина.

  • Электрның су ярдәмендә ничек барлыкка килүен сез әле югары классларда өйрәнерсез. Ә хәзер, биремен үтик.(1 укчы укый, 2 укучы тактада 2 җөмләне язалар, биремне үтиләр). 

                                                                                          Үзбәя.

  • “Тамчыдан күл җыела”, диләр. Нәрсә соң ул тамчы? Су ни өчен кирәк? (Үсемлекләр үсү өчен. Кешегә су керү, чыныгу, юыну, үсү өчен кирәк).
  • Эшне һәм ялны дөрес оештырганда гына сәламәт булып үсеп була. Әйдәгез без дә ял итеп алыйк.

                                 

                                      Ял минуты. (7 слайд)

Гөлчәчәкләр күренде,

Кояш астында рәхәт.

Җил исте кинәт кенә

Чәчәкләрне селкетеп.

Уңга да бөгелделәр,

 Сулга да бөгелделәр.

Җиргә дә иелделәр,

Өскә дә үрелделәр.

Бар, син, җил, моннан кит,

Чәчәкләргә тими үт.

Алар зур булып үссен,

Безгә шатлык китерсен.

 

5. 240 күнегү өстендә эш. (Картинага кош рәсеме элү)

        - Яз белән бергә сыерчыклар да килә. Димәк, кошлар, хайваннар тормышы да үзгәрә. Алар да яз килүгә шатланалар. Ләкин нишләптер, әллә шул шатлыктан, кошлар һәм хайваннар ялгышканнар. 240 күнегүне укыгач моңа үзегез дә ышанырсыз. (Бирем һәм җөмләләрне укыту).

        -Әйдәгез, аларга ярдәм итик, кошлар бит безнең дусларыбыз.

-Күнегүне язып башкару.

-Парларда тикшерү.                                            Үзбәя.

IV. Белемнәрне тикшерү.

1. Тест алу. (8 слайд)

  1. Фигыль нәрсәне белдерә?

      а) билге          б) эш, хәрәкәт               в) предмет

     2.Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

       а) нишли? нишләде? нишләр?

       б) кем? нәрсә?

       в) нинди? кайсы?

    3. Сайрый фигыленә сорау куй.

      а) нишләде?

      б) нишли?

      в) нишләр?

    4. Хәрәкәтне белдерүче фигыльләр төркемен билгелә.

      а) сикерә, оча, бии;

      б) сыза, казый, пешерә;

      в) уйлый, җырлый, йоклый.

   5. Фигыль сүз төркеменә караган төркемне билгеләгез.

      а) яшеллек, ямь, күңел.

      б) сайрый, ямьләнә, яшелләнә.

      в) яшел, ямьле, күңелле.

2. Тестның дөреслеген тикшерү. (9 слайд)

                                                                                Үзбәя.

V. Иҗади эш. (Өстәмә эш) (10 слайд)

- Сынамышларны тәмамларга.

Апрельдә җылы яңгыр яуса, җәй җимеш, иген (уңар).

Март башында тамчы тамса, ел яхшы (килер).

Яз көне елгада ташу көчле булса, иген (уңар).

Кыр казлары биектән очып үтсәләр, иген (уңар).

Карлыгач килгәч, борчак (чәчәргә) кирәк.

                                         Үзбәя.  

VI. Картинаны төгәлләү. Картина буенча әңгәмә.

- Бу картинабыз язның кайсы аена туры килә?

- Дәрестә нинди шатлыклы хисләр кичердегез?

VII. Белемнәрне бәяләү.( Үзләренә билге куйдыру).

VIII.Өй эше бирү. (11 слайд)

1. Дәреслектәге “Тамчылар” хикәясен укып, биремне үтәргә.

2. Кроссвордны чишәргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау. Презентация (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

"Сыйфат" темасын кабатлау өчен тест

Кулланма 4 нче сыйныф укучыларына “Сыйфат” темасы буенча белемнәрен контроль тикшерү максатыннан төзелде....

Сыйфат дәрәҗәләре. 4нче сыйныф. Кабатлау дәресе.

Сыйфат дәрәҗәләре темасын кабатлау....

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

Урок по татарскому языку. Тема: "Обобщение имени прилагательного"...

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау. Презентация.

Презентация по теме: "Обобщение имени прилагательного"...