Укучының эзләнү-тикшеренү эше "Бүлмә гөлләре-тормыш бизәге"
творческая работа учащихся на тему

Гарипова Минниса Миннегалиевна

Бу проект эзләнү-тикшеренү эше. Иҗади биремнәрне үтәү иҗади башкарыла һәм бүлмә гөлләре турындагы белемнәрне тирәнәйтүне күздә тота. Проект өстендә эш барышында укучыларда бүлмә гөлләренең күптөрлелеге турында күзаллау формалаша, кеше тормышы өчен бүлмә гөлләренең әһәмиятен, күзәтү, чагыштыру, нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Минем укучым  эзләнү эшчәнлеге барышында бүлмә гөлләренең дәвалау үзенчәлекләрен ачыклады. Бирелгән презентация балаларның гөлләр турында белемнәрен киңәйтә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esh.doc950.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

 муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

 “Түбән Яке урта гомуми белем мәктәбе”

Эзләнү-тикшеренү эше

Бүлмә гөлләре-тормыш бизәге

Эшләде:Абдуллин Рәдис Әсгать улы

                                                                                 4 нче  класс укучысы

                                     Җитәкчесе:Гарипова Минниса Миннегали кызы,

                                                 башлангыч класслар укытучысы

2015

Аннотация

Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын

салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим

бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

Галимҗан Ибраһимов

Бу проект эзләнү-тикшеренү эше. Иҗади биремнәрне үтәү иҗади башкарыла һәм бүлмә гөлләре турындагы белемнәрне тирәнәйтүне күздә тота. Проект өстендә эш барышында укучыларда бүлмә гөлләренең күптөрлелеге турында күзаллау формалаша, кеше тормышы өчен бүлмә гөлләренең әһәмиятен, күзәтү, чагыштыру, нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Минем укучым  эзләнү эшчәнлеге барышында бүлмә гөлләренең дәвалау үзенчәлекләрен ачыклады. Бирелгән презентация балаларның гөлләр турында белемнәрен киңәйтә.

Эчтәлек

1.  Аннотация

2.. Эшнең максаты

3. Бурычлар

4. Гипотеза

 5. Эзләнү эшчәнлегенең алымнары

Эш планы

      Проектның бүлекләре:

  1.   Тарих битләреннән
  2. Өем гөлләре-тормыш бизәге
  3. Тикшеренүләр.
  4.  Табиб-гөлләр
  5. Йомгак.
  6.  Кушымта

(Презентация, музыкаль язма ”Гөлләрем”, кулланылган әдәбият Гөлләрнең дә үз кагыйдәсе. Күңел күтәренкелеге бүләк итүче гөлләр "Дозиметр" гөлләр Акча гөлләре .Бәхет гөлләре . Өйдә үстерергә ярамаган гөлләр )

Проектның  темасы : "Өем гөлләре-тормыш бизәге"

Җитәкчесе: Гарипова Минниса Миннегали кызы, башлангыч класслар         укытучысы.

Проектта катнашучы: 2 нче класс укучысы: Абдуллин Рәдис Әсгать улы

Проектның максаты:  Аңларга- ни өчен бүлмә гөлләре безнең өйнең бизәге

            Белергә- бүлмә гөлләрен үстерүнең иң эффектлы алымнарын

Бурыч:

  • Бүлмә гөлләрен үстерү өчен кирәкле шартларны ачыкларга
  • Кеше тормышы өчен бүлмә гөлләренең әһәмиятен ачыкларга

Гипотезалар:

  • Мөгаен, гөлләргә үсү өчен аерым үзгә шартлар кирәктер
  • Гөлләр кеше тормышында әһәмиятле урын алып торалар дип күзаллыйм
  • әгәр без үсемлекләрне тикшерәбез икән, без аларның кеше организмына йогынтысын  белербез

Эзләнү эшчәнлегенең алымнары:

Эксперимент            

  Күзәтү

                                                Тарих битләреннән

 Бүлмә гөлләре бөек географик ачышлар вакытында барлыкка килгән. Бу вакытта Америка, Азии и Африка илләреннән күпләп экзотик чәчәкләр керткәннәр.  Россиядә бүлмә гөлләрен үстерүне Петр беренче исеме белән бәйләп күрсәтәләр. Дворян семьяларында нигездә пальма, фикус кебек гөлләр үстергәннәр. Ә ярлы гаиләләрдә гадирәк чәчәкләр-яран, бальзамин, колеус кебек гөлләр үстергәннәр            

                       Өем гөлләре-тормыш бизәге         

Гөлләр өйгә әйтеп бетергесез ямь өсти. Чәчәк ату-атмауларына карамастан, алар үзләренең төрле-төрле ботаклары, сабак-яфраклары белән безгә эстетик ләззәт бирәләр, табигатькә мәхәббәт уяталар. Бүлмә гөлләреннән башка өйне күз алдына да китерү мөмкин түгел. Көзгә кереп, урамнар аклыкка төренгәч, алар аеруча да күзләрне иркәли, җанга җылы биреп тора, үзләренең яшел яфраклары белән матур җәй көннәрен искә төшерәләр.  Әлбәттә, гөлләр – өй өчен һәркем ала алырлык бизәк. Бездә үсә торган бүлмә гөлләре — җылы як үсемлекләре. Кайберләренең ватаны — дымлы тропик урманнар, ә икенчеләренең — сусыз чүлләр. Алар анда рәхәтләнеп табигать кочагында үсәләр. Кайбер кешеләр бүлмә гөлләренең әһәмиятен бәяләп бетерә алмыйлар. Алар турында өй бизәге, дару, яки квартираның микроклиматын үзгәртү чарасы итеп күрәләр. Гөлләр иҗади сәләтне үстерәләр, йөрәк-кан тамырлары системасына, физик, психологик торышына тәэсир итәләр. Бүлмә гөлләре үз тирәлеген сафландыралар, өйне начар тәэсирләрдән саклый. Бүлмә гөлләрен һәрвакыт тәрбияләп, аларга мәхәббәтеңне бүләк итәргә кирәк, шул вакытта гына алар сине тормышыңның теләсә нинди күңелсезлекләреннән саклаячак.  Шул турыда бервакытта да онытма. Бүлмә гөлләре һәрвакыт гөрләп үссен өчен, аларны дөрес утыртырга һәм белеп тәрбияләргә кирәк. Бүлмә гөлләре һаваны гына чистартып калмый, ә өйнең мохитен энергия белән дә баета. Гөлләр яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге, гаилә җылысы, матди уңыш китерсен дисәк, аларны дөрес сайларга һәм тиешле урынга урнаштыра белергә кирәк.  Мин һәм әнием гөлләр үстерергә яратабыз. Безнең өйдә гөлләр бик күп. Кайбер гөлләрнең яфраклары матур, икенчеләре бик матур чәчәк ата. Ләкин аларның барысына да тәрбия кирәк. Һәрбер үсемлеккә матур, сәламәт булып үссен өчен аерым игътибар кирәк.

Тикшеренүләр.

Бүлмә гөлләрен үстерүнең иң эффектлы алымнарын аңлау өчен  мин эксперимент үткәрдем.

Эксперимент 1. 2 чүлмәккә яран гөлен  утырттым. Беренчесенә- тамырлы үсенте , икенчесенә орлык утырттым.

Үземнең күзәтүләремне таблицага язып бардым:

Утырту алымы

1 нче атна

2 нче атна

1 ай

3 ай

Орлык

-

Үсенте барлыкка килде

Үсентенең буе 3 см

Тагын үсентеләр барлыкка килде

Тамырлы үсенте

Үсемлек тернәкләнде

Үсемлек үзен яхшы хис итә

Яңа яфрак чыгарды

Яңа яфрак һәм чәчәк күренде

Үземнең күзәтүләремнән чыгып мин нәтиҗә ясадым:

  1. Бүлмә гөлләрен үстерүнең иң эффектлы алымы-тамырлы үсенте
  2. Орлыктан үсемлек акрынрак үсә, әмма үстерергә мөмкин
  3. Үсемлекне үстерү өчен гөлләрне тәрбияләү кагыйдәләрен белергә кирәк.

Эксперимент 2.  Мөгаен, гөлләргә үсү өчен аерым үзгә шартлар кирәктер. Бу сорауга җавап бирү өчен тәҗрибә үткәрдем: бегония һәм кактуска бер үк күләмдә су сиптем. Бегония яхшы үсеп, яфраклар чыгып, учарланып китте.

 Ул дым ярата икән. Ә кактус дым күп булганлыктан һәлак булырга мөмкин

 Моннан үсемлекләрнең дымга ихтыяҗы төрлечә икән дип нәтиҗә ясадым.

 Гөлләргә суны җәй айларында-көн саен яки көн аралаш, ә кыш көннәрендә сирәгрәк сибәләр.

Эксперимент 3. Ике бертөрле спатифиллум гөлен алдым. Берсенә җылымса су, икенчесенә кран астыннан салкын су сиптем.

 Беренче гөл яхшы үсеп чәчәк атты, ә икенчесе чирләде, саргайды. 

Нәтиҗә:  сибү өчен суны 24-48 сәгать бүлмәдә тотарга кирәк икән.

Эксперимент 4.  Ике гибискус гөле алдым. Берсен якты, җылы бүлмәгә , ә икенчесен караңгы, салкынча бүлмәгә куйдым.   Икесенә дә бүлмә температурасындагы су сиптем. Якты, җылы бүлмәдә гибискус яхшы үсеш алды, ә караңгы, салкынча бүлмәдәге гөлнең яфраклары коелды.

Нәтиҗә: бүлмә гөлләренең күбесен якты, җылы бүлмәгә куярга кирәк.

Эксперимент 5. Ике фикус гөле алдым. Бер гөлнең яфрагын дымлы, йомшак чүпрәк белән сөрттем, су бөркеп юдырдым. Беренче гөл яхшы үсеш алды аның яңа яфраклары чыкты, гөл-“сулый”, ә икенчесе  начар үсте.

   

       Нәтиҗә: гөл “суласын өчен”  үсемлекнең яфрагын дымлы чүпрәк белән сөртеп, су бөркеп юдырырга кирәк  

Авыл халкы арасында һәм мәктәптә анкета уздырдым

  1. Сезнең өегездә гөлләр бармы? (93%, 7%)
  2. Бүлмә гөлләре сезнең кәефегезгә тәэсир итәме? (83%, 17%)
  3. Бүлмә гөлләре сезнең өегездәге һаваның сыйфатына тәэсир итәме? (72%, 28%)
  4. Бүлмә гөлләре кешенең сәламәтлегенә тәэсир итәме? (78%, 22%)
  5. Бүлмә гөлләреннән ясалган дарулар кулланганың бармы?(53%, 47%)
  6. Сезнең өегездә дәвалаучы гөлләр бармы? (62%, 38%)
  7.  Сез бүлмә гөлләре кулланып дәвалау  рецептлары беләсезме? (64%,36%)

Мин 50 кешедән сорашу уздырдым.

1. Бөтен соралган кешеләр дә безнең тирәдә бүлмә гөлләре күбрәк булырга тиеш дип саный.

2. Бүлмә гөлләре турындагы белем җитәрлек дәрәҗәдә түгел. 50 кешенең 28е шулай җавап бирде

3. Анкеты шуны аңларга ярдәм итте: бүлмә гөлләрен үстерергә өйрәтер өчен әзерлекле кешеләр бар икән.

Табиб-гөлләр

Сез беләсезме соң, сезнең өйдә үсүче гөлләр матурлыктан тыш сезгә сәламәтлек бүләк итә. Гөлләр- безнең иң якын һәм ышанычлы дусларыбыз һәм саклаучыларыбыз. Мин кайсы гөлләрнең табиб буларак кулланылуын ачыкларга тырыштым. Чәчәк атып утыручы цикламен безгә йокысызлыктан котылырга ярдәм итә.

Саксифрага, яки ташъяргыч. Аны кан басымын төшерү өчен кулланалар. Моның өчен даими рәвештә ташъяргычның әчкелтем тәмле яфрагын чәйнәргә кирәк. Аның ярдәмендә гипертонияне, ашказаны авыруларын, ангина, фарингитны дәвалыйлар.

Традесканция һәркемгә таныш.  Ул кан туктату, яраларны төзәтү сәләтенә ия. Традесканциядән ясалган препаратларны ашказаны-эчәк авыруларын дәвалаганда, ангина, салкын тигәндә кулланалар.                                                                                                                                                                              

Фикус-иң файдалы гөлләрнең берсе, һава чистарту сәләтенә ия. Радикулите, остеохондроз, артрит, бронхит, трахеит булганда: фикусның яфрагын 3 минут кайнаган суда тотарга, бал сыларга һәм күкрәк белән аркага куярга

Диффенбахия, антуриум, филодендрона, монстера- бүлмәдә су-газ алмашын җайга сала.

КАЛАНХОЭ

 Көнкүреш техникасының зарарлы нурланышын йота, шуңа күрә бу үсемлекне телевизор, КОМПЬЮТЕР кырыена куялар

Йомгаклау

Мин белдем:

  • матур, күзләрне сөендерүче бүлмә гөлләре эстетик кыйммәткә ия.. Алар-өебезнең бизәге.
  • Бүлмә гөлләре дәвалау сәләтенә ия. 
  •  бүлмә гөлләре тузанны йота, сулау өчен кислород бүлеп чыгара
  • бүлмәдә гөлләр булу кешенең кәефенә һәм эшләү сәләтенә яхшы тәэсир итә .

Мин өйрәндем

Күзәтергә һәм күзәтүләрдән нәтиҗә ясарга

Эш нәтиҗәләре буенча классташлар белән фикер алышырга

Сораулар бирергә һәм кирәк вакытта ярдәм сорарга

Энциклопедияләрдән мәгълумат эзләргә

Электрон энциклопедияләрне кулланырга

Интернет ярдәмендә мәгълумат эзләргә

НәтиҗәБүлмә гөлләре:

  • бүлмәдәге климатны яхшырталар;
  • һавадагы тузан бөртекләрен фильтрлыйлар;
  • парлану нәтиҗәсендә җәй көне һаваны салкынча итәләр
  • һаваның дымлылыгын күтәрәләр;
  • һавадагы  углекислый газ күләмен киметәләр;
  • һавадагы кислород күләиен арттыралар;
  • стрессны бетерергә һәм  кәефне күтәрергә ярдәм итәләр;
  • кунакларны сөендерәләр;

Мин берничә генә гөлне күзәттем, ләкин бик күпне белдем. Гипотезада әйтелгәнчә  гөлләргә үсү өчен аерым үзгә шартлар кирәк Гөлләр чынлап та кеше тормышында әһәмиятле урын алып торалар. Гөлләр кеше организмына йогынты ясыйлар. Димәк, минем эзләнү эшчәнлегем  максатына иреште.

Кулланылган әдәбият

Всё о комнатных растениях = The House Plant Expert / Пер. с англ. — М.: КладезьБукс, 2008. — 256 с.

Гесдерфер М. Комнатное садоводство (рус. перевод Семенова);

Ященко «Растения для жилых комнат и уход за ними»;

Э. Регель, «Содержание и воспитание растений в комнатах»

http://www.klumba.info/flowers/krasivie


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад: "Укучының үсеш юлында портфолионың роле"

Һәрбер  укучының  эшендә булган шатлыклы, кызыклы, уңышлы вакыйгаларны җыеп бара торган  уңыш папкасы булырга тиеш. Мондый папка укучының портфолиосы дип атала. Сыйны...

эзләнү-тикшеренү эше"Сугыш чоры балалары"

Башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт мәгариф стандартына күчү һәм дәрестән тыш эшчәнлек башлану башлангыч класс укытучыларына эшләрен үзгәртеп,яңа форма һәм методлар куллануга этәргеч булып ...

Башлангыч сыйныф укучылары белән фәнни тикшеренү һәм проект эшчәнлеге.

       Табигый байлыкларның кимүе,әйләнә - тирәнең пычрануы, кешелек җәмгыяте алдында зур бурычлр куя.  Планетабызның киләчәк язмышы, кешелекнең  яшәеше иң беренче...

Мысыр тауығы. Тикшеренеү эше (Исследовательская работа. Цесарка)

3 класс уҡыусыһы Ситдиҡов Денис үҙе йәй буйы ҡарап үҫтергән мысыр тауыҡтары тураһында тикшеренеү эше яҙҙы...

Мысыр тауығы. Тикшеренеү эше (Исследовательская работа. Цесарка)

Мәҫкәү урта мәктәбенең 3 класс уҡыусыһы Ситдиҡов Денистың Мысыр тауығы тураһында тикшеренеү эшенә фотолар...

Укучының өйдә дәрес хәзерләвен оештыру

Беренче тапкыр укырга кергән баласына яшь әти-әнигә дәрес хәзерләтергә өйрәтүдә ярдәмлек...